Журнал «Безнең мирас»

Индира ГАБДУЛЛИНА: «Ике яр арасындагы күпер»

🏷 Admin

Индира Ринат кызы Габдуллина – Казанда туып-үскән. КФУда укый. Шигырьләр, хикәяләр һәм пьесалар яза. «Яңа исем» проектында катнаша. Остазы – әдәбият галиме, тәнкыйтьче, шагыйрь, драматург Галимҗан Гыйльманов.

 

Ике яр, ә алар арасында тын гына елга ага. Кешеләр ике яктан да йөриләр. Бер хәрби чемоданына утырган, карашын еракка төбәгән.

– Иптәш капитан, белмисезме, без кайчан үтә алырбыз? – дип сорады аннан икенче бер хәрби.

– Сез дә монда килдегезме, иптәш лейтенант?! Сезне бераз узып киттем, – диде капитан гаҗәпләнеп.

– Иптәш капитан, сезне танымадым да. Ничек инде алай? Сез дә монда? – диде лейтенант, моңсуланып.

– Алдан белеп булмый торган тормыш. Менә бергә чират көтәбез. Күпер тар бит, бер кешегә генә чыдый... Бер кеше үткәнче, күпме вакыт үтә, – диде капитан һәм фуражкасын төзәтте. – Тумышыгыз белән кайдан буласыз? Сөйләшеп тә өлгермәдек.

– Мин Мәскәүдән, – дип елмайды лейтенант.

– Мәскәүнең үзеннән? Мин Ленинградтан, – дип көрсенеп куйды капитан. – Авиаһөҗүм вакытында бөтен гаиләмне югалттым…

– Бик кызганыч, иптәш капитан, – диде лейтенант, ул да чемоданына утырды.

– Ә сезнең гаиләгез бармы? – дип кызыксынды капитан.

– Әнием шәһәрдә, исәнсау. Сеңлем бар тагын. Узган айда шәфкать туташы булып госпитальгә урнашты. Университетны бетерергә өлгермәде генә. Аңа хатлар яздым, ләкин җавап алмадым. Өйләнергә өлгермәдем.

– Күргәнегезчә, тормышның үз планнары бар. Ә сугыш? Ул кайчан бетәчәк? Беркемне дә кызганмый. Әнә монда хәтта балалар да үзләренең кечкенә сумкалары белән. Алар нәрсәдә гаепле? Аларның хәзер йөгерер, уйнар һәм көләр чаклары бит.

– Иптәш капитан, ә ни өчен күпер шундый тар? – дип кызыксынды лейтенант, күпергә карап.

– Ә-ә, сез килгәнче миңа монда сөйләп өлгерделәр. Теге ярга үзеңә генә барырга кирәк. Сине беркем дә якламас, алдан басып, кылган эшләреңне беркем дә яшермәс. Аргы якка чыксаң, бетте инде. Кире кайту юлы юк, әгәр моннан алмасалар. Әлегә беркем дә чакырмый.

– Их, яшәргә өлгермәдем. Университетка керергә, китап язарга, йорт салырга теләдем. Хәзер бу хыял гына булып калачак инде, – дип лейтенант башын түбән иде.

– Сез өметсезлеккә бирелмәгез. Без күпергә кергәнче өмет бар әле. Тик минем монда каласым килми. Минекеләр теге якта. Мине көтәләр. Аларны тизрәк кочаклыйсым килә.

– Сезгә нәрсә әйтергә дә белмим, – дип, егет капитанның күзләренә карады.

– Тормышка ябышмыйм дип уйлыйсызмы? Дөрес уйлыйсыз. Юк, мин куркак түгел. Мин генерал дәрәҗәсенә ирешмәкче идем. Шуңа күрә артиллерия училищесына кердем, аны «бишле»ләр белән тәмамладым. Күпме медальләрем бар. Мин бит фин сугышында да сугыштым. Ә хәзер нәрсә? Иң кыйммәтле медаль – гаилә... иде... Аны да югалттым, – диде капитан моңсу гына. – Тиздән безнең чират булачак. Безнең якка еш карый башладылар.

– Их, ә мин тагын яшәр идем. Берлинга кадәр барып җитәсе, өйгә кайтасы килә. Һәм яшәргә дә яшәргә, озак һәм бәхетле.

Ак киемле бер кеше лейтенант янына килде.

– Минем чиратмы күпергә керергә? – диде ул.

– Юк, сезне коткарырга өлгерделәр. Кире кайтыгыз. Сезгә иртә әле, – дип ак киемле бер кеше лейтенанттан чемоданын алды.

– Кайтыргамы? Миңа? – дип гаҗәпләнде солдат. – Ә чемоданны нигә алдыгыз?

– Сезгә әле яшәргә кирәк, ә чемодан тулыланачак. Кабат монда килгәндә, авыррак булыр инде. Ләкин сез ашыкмагыз…

– Лейтенант, барыгыз. Һәм яшәгез. Ишетәсезме? Мин сезгә озак яшәргә кушам! Китап та языгыз, һичшиксез! – дип яңа танышының кулын кысты капитан.

– Әлбәттә, иптәш капитан. Сезнең турыда да язармын…

Лейтенант госпитальдә операция ясаганнан соң аңына килде. Аның янында шәфкать туташы чиста бинтлар төреп утыра иде.

– Мин кайда? Эчәргә бирегез, эчәргә, – дип ыңгырашты солдат.

– Абыем? Син уяндың. Әлегә эчәргә ярамый. Әлегә иреннәреңне генә чылата алам. Түз инде.

– Сеңлем? Сөмбел, синме? – Мин, мин. Ял ит. Мин янәшә. Хәзер табиб янына барып киләм, – дип елмайды Сөмбел.

Лейтенант тагын берничә тапкыр яраланса да, Берлинга кадәр барып җитә. Тик аңа хәтле ерак иде әле…

 

***

– Ә ул китап яздымы соң? – Җиде яшьләрдәге малай кинәт шулай дип сорап куйды.

– Язды. Бу – аның китабы, – дип елмайды бабай, килеп чыккан күз яшьләрен сөртә-сөртә.

– Дәү әти, тукта әле. Бу бит... синең китабың?.. Димәк, ул лейтенант... син?! – дип гаҗәпләнде малай.

– Әйе, мин. Бу китапны мин яздым. Әйдә, сине туңдырма белән сыйлыйм әле. Ял итеп алыйк. Аннан тагын китап укырбыз, – диде бабай һәм малайның кулыннан тотты. – Әйдә. Безгә әле күп нәрсәне эшләп өлгерергә кирәк.

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару  өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру