Журнал «Безнең мирас»

Елизавета МАЛОВА: «Балан җиләк булмас, димә Дөньяныкын кем белгән?!»

🏷 Admin

Елизавета Дмитрий кызы Малова – Татарстанның Мамадыш районындагы Владимир авылы (җырчы, шагыйрь Георгий Ибушев та шушыннан) кызы. Балачактан шигырьләр яза. «Сине уйлап...» китабы авторы.

 

МЕҢ РӘХМӘТ

 

Ел да бер төрле килми шул,

Кышлар да төрле-төрле.

Төнлә җил елады ятып,

Күршенең эте өрде.

Шом керде ялгыз күңелгә,

Төннәре кышның озын.

Җил егете әллә бүген

Югалтты микән кызын?

Югалтулар күп инде ул:

Табасың – югалтасың.

Яхшыга юрап һәр таңны

Күңелне юатасың.

«Алда бар да әйбәт булыр», –

Дип уйлап куанасың.

Шөкер ит, син бит бүген дә

Йокыдан уянгансың.

Өеңә яңа көн кергән –

Чәеңне куеп җибәр.

Матур уйлар белән яшә,

Син бүген бик тә чибәр!

Күңелкәең чиста булсын –

Хатын-кыз гел чибәр ул.

Бер дә тәртәгә кермәгән

Тайларны да җигәр ул.

Ел да бер төрле булмый ул,

Су ердым декабрьдә.

Мең рәхмәтле, зарланырлык

Сәбәп юк әле бер дә…

 

ЕЛЛАР ҮТКӘЧ…

 

Гармун уйнап, җырлап үттең,

Урамны моңга күмеп.

Кызлар түгел, яран гөлләр

Калдылар сине үбеп.

Күктә ай балкыды, җирдә

Син диеп, янды бер кыз.

Юраганнар юш килсен, дип

Атылды шул чак йолдыз.

Тели белсәң генә – теләк,

Ә ул кабул булмагач,

Гармун күрекләрен тартып

Бер урамны урагач…

Китеп бардың җәйге кичтә

Дөньясына төкереп.

«Хисләреңнән качалмассың», –

Дип озатты эт өреп.

Еллар үтте. Син барлыкны

Кайберәүләр онытты.

Кем падишаһ, кем Көлбикә,

Кем отылды, кем отты?

Җавабы юк. Бу тормышны

Һәркем үзенчә кора.

«Теге кыз кем иде ул?» – дип

Үземнән килеп сора.

Тәрәз төпләрендә яран

Чәчәкләре ал да, гөл.

Көткән кешең барда кайт син,

Көтүчеләр булмас гел!

 

КЕМ БЕЛГӘН…

 

Кырау төшкәнен дә көтми

Балан җыйдым бер тырыс.

Барыбер җиләк булмас ул,

Табигать тә бик кырыс.

Җиләк чәчәк аткач, кайчак

Кырау ала көйдереп,

Бер агарта, бер каралта

Тиң түгелне сөйдереп.

Балан әче, ымсындыра

Тәлгәш-тәлгәш җимеше.

Акыл каршы, йөрәк ярсый –

Ничек түзә бу кеше?

Баланга – кырау, җиләккә –

Кояшлы булсын иртә!

Әчесен дә, баллысын да

Тормыш янәшә йөртә.

Алданасың, җиләк диеп

Әче баланнар кабып.

Их, акыл сатарга иде

Шул гамъсез чакны табып!

Уй-хыяллар күкне урый,

Җирдә балан өлгергән.

Балан җиләк булмас, димә

Дөньяныкын кем белгән?!

 

МӨЛДЕРӘМӘ КҮҢЕЛ

 

Эчем поша, җанны нидер ашый,

Бүген шундый мәлем.

Тик сораса иде берсе килеп:

«Ничек синең хәлең?»

Көзге сагыш дисәм, нинди сагыш,

Көн кояшлы, ямьле.

Мөлдерәмә күңелемә, никтер,

Ачы балан тәмле.

Юкса балан кыраудан соң гына,

Тәмлеләнә, пешә.

Әни белән карга бата-чума,

Балан җыйган чаклар искә төшә.

Шундый мәлем, тәмсез миңа – тәмле,

Ямьсез – күзгә ямьле.

Сәерсенеп карамагыз берүк,

Мин озаттым җәйне.

Тиздән көз дә саубуллашып,

Елый-елый китәр.

Ә мин еламамын, елмаермын,

Күп еладым – җитәр!

Ачык йөзем, ачык күңел белән

Яңа көнгә керим.

«Мин яратам сине, тормыш!» – диеп,

Җырлар җырлап йөрим.

Бәхет телим. Берәү «ак бәхет», ди,

Ә минеке – кызыл.

Шулай булмый, мин бит әтиемнең

Иң яраткан кызы.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру