Журнал «Безнең мирас»

Запас тәгәрмәч

(Мәгариф отличнигы Роза Мостафина сөйләгәннәрдән)

 

Күп еллар инде моңа, ә һаман истә әле. Бәхетсезгә җил каршы, дигәндәй, ул көнне безгә, чыннан да, иртәдән алып җил каршы булды. Бер туры килмәсә килми икән шул.

Җиңү көне алдыннан иде бу. Әлмәттә яшәүче әтиебез янына көтмәгәндә барып кереп, аны кочаклап, бәйрәм белән котларга теләдек. Әниебезнең каберен тәртипкә китерәсе, чәчәкләр утыртасы бар иде. Эльза апам белән 8 май көнне китәргә сөйләштек. Апам – табиб, сугыш елларыннан калган үпкә чире белән интеккән әтиебез аның даими күзәтүе астында, кирәк даруларны да Чаллыдан алып барабыз.

Сөйләшкән вакытка апамнар фатирына килдем. Ә апам, борчулы бер кыяфәттә, ишекле-түрле йөренеп ята. «Ни булды?» – мин әйтәм. Машинаны алырга киткән җизни һаман юк икән. Апам нәрсә уйларга да белми. «Әллә гаражга барып килимме?» – ди. «Анда китсәң, аймылыш булырсыз бит», – дим мин. Ул вакытта әле мобиль телефоннар юк.

Ниһаять, җизни кайтып керде: бер тәгәрмәче тишелгән дә, шуны алыштырып булышкан. Хәзер менә запас тәгәрмәч юк, ансыз ничек курыкмый ерак юлга чыгарга? Җизни инде уйлап куйган икән: юл уңае дустына кереп, шуңардан тәгәрмәч алып торырга исәбе. Әзерләп куелган төргәкләрне, тартмаларны алып чыгып машинага салдык та, кузгалдык.

Бераз гына шәһәр буйлап барганнан соң, апам әйтә: «Володя, әтинең яраткан ипиен алырга иде, бүгенге ипине китергәннәрдер инде, әнә теге кибеткә генә кереп чыгыйк әле». Җизнинең болай да борчулы йөзенә тагын бер болыт күләгәсе өстәлде, ләкин ул дәшми-нитми генә рульне кибеткә таба борды. Ипине алып чыксак, җизни, тезләнгән дә, иелеп, машина астын карап тора. Машинаны борганда нәрсәгәдер барып менгән дә, төтен торбасы килеп төшкән. Җитмәсә, кызу торбага барып тотынып, кулын пешергән. Торбаны монда гына беркетеп булмый икән әле, нәрсәседер сынган. Киттек запас частьлар кибетенә, шуннан эстакада эзләп йөрдек. Бу эшләр ике сәгатьтән артыкка сузылды.

Без инде онытканбыз да, запас тәгәрмәч кирәк бит әле. Җизнинең дусты шәһәрдән чыккан җирдә яши икән. Төп юлдан борылып, кереп киттек иске шәһәрнең тар тыкрыкларына. Бер йорт янында тукталдык. Җизни озак тормады, килеп тә чыкты, ләкин ялгызы гына: дусты өйдә юк икән, машинасы белән балыкка киткән.

Инде нишләргә? Апам ашыктыра: «Әйдә инде, киттек, моңарчы бернәрсә дә булганы юк бит әле. Тишеген тегендә ямарсың».

Җизни трассага чыгу белән бар ачуына педальгә басты һәм китте куып. Шәһәрдән чыгып бераз гына баргач та юл хезмәткәре туктатты: тизлек артып киткән. Җизни чыкты, үзен тыярга тырышып, сабыр гына сөйләште. Ничектер бер фикергә килделәр һәм без ары киттек. Апам белән керпе энәләре өстендә утырган кебек барабыз: нәрсә булыр тагын?

Зәйгә җитеп киләбез, тынычлана башладык. Апам әйтә: «Володя, бу пычрак машина белән барып керергә оят, Зәй буенда туктап, машинаны юып алыйк әле». Күпергә җитәрәк, асфальттан чыгып, юл кырые буйлап бара башлаган гына идек, «пышш-ш...» Һәм машина, бер якка янтая биреп, туктап калды. Машинадан чыктык һәм, көләргә дә, еларга да белмичә, тәгәрмәчкә текәлдек. Җизни, тәгәрмәчне игътибар белән карап чыкканнан соң, шинга кадалган кәкре кадакны тапты. Ул: «Нәрсәгә кирәк булды бу, йә? Пычрак булса, барып җитә алмас идекме? Сине тыңлаган мин дурак», – дип сөйләнә-сөйләнә, багажниктан домкрат алды, машинаны күтәртә башлады.

Без апам белән читкәрәк барып бастык. Күп тә үтмәде, җизнинең: «Шайтан алгыры!» – дигән сүгенүе ишетелде. «Нәрсә, ни булды тагын?» – дип сорады апам. «Җилем кипкән, ямап булмый». Апам шунда ук юлдан үтүче машиналарга кул күтәрә башлады. Берничә машина туктамыйча узып китте. Менә берсе туктады, җилеме юк булып чыкты. Аның артыннан килгәне «урын юк» дигәнне аңлаткан кул хәрәкәте ясап узды. Ун минутлап шулай торганнан соң, тагын берәү туктады. «Нәрсә, кызлар, кая барыш?» – дип сорады урта яшьләрдәге таза гына ир ачык тәрәзә аша. Шуннан, безнең машинага ымлап: «Әллә берәр проблема бармы?» – дип, гозеребезне тыңлап бетәр-бетмәс машинасыннан чыкты, багажнигын ачты, запас тәгәрмәчен чыгарып җиргә салды да, дәшми-нитми машинасына кереп утырды. Без торабыз аптырап.

– Безгә калдырасызмыни? Ә кая илтеп бирергә? – ди апам.

Коткаручыбыз бардачогыннан кәгазь, каләм алды, нәрсәдер язды һәм безгә сузып:

– Чаллыдагы шушы адрес буенча китерерсез, – диде дә, безнең исемнәрне дә сорап тормыйча, китеп тә барды. Без шаккатып тәгәрмәчкә текәлдек. Шуннан, бер-беребезгә карашып алганнан соң, көлеп җибәрдек. Шатлыгыбыз кайнап чыккан чәйнектәй ташый, түгелә башлады, тыела алмый көләбез. Апам, җизнигә кул болгап: «Володя, кил! – дип кычкырды. – Бар икән бит әле дөньяда шундый кешеләр!»

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару  өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру