Журнал «Безнең мирас»

Рузанна КАЮМОВА: Гаилә

🏷 Admin

 

Фото ru.pinterest.com сайтыннан алынды.

 

– Әни! Мин куркам!

 

– Алинә, кызым, курыкма. Мин бит синең янда! Басма биек түгел, елга сай, тот кулымнан.

 

Нәфисә кызын кулыннан җитәкләп, басмадан алып чыкты. Елга буе чабылган, печәне корыган иде. Алып кайтырлык инде.

 

– Әни, кире юлда су керәбезме?

 

– Әлбәттә.

 

Су буйлары матур, ике урам арасы киң, үлән-чәчәккә баткан. Үлән исе күңелне иләсләндерә, кичке авыл һавасы башны әйләндерә. Кояш инде бату ягына бара, шуңа да әни белән кызның яулыклары җилкәләренә төшкән.

 

– Шушында яшиме Илнур абыйлар, әни? – дип, кыз елга артындагы йортларга күрсәтте.

 

– Әйе, кызым. Ә анда – укытучы апаларыгызның йорты. Сары бүрәнәлесе. Төзелеп кенә килә.

 

– Ә безгә бу якка барырга кирәк, әйеме? Зираткамы? Анда куркыныч... Әби белән көтүчеләргә ашарга илткәндә гел аның коймалары яныннан үтәбез. Әллә ничек... салкын анда. Ә өрәкләр юкмы? Булса?!

 

– И, кызым, курыкма. Үлгәннәр куркыныч түгел ул. Алар инде йоклый. Йокыларын бозмас өчен бик кычкырып сөйләшмә, яме. Аннары яулык кияргә кирәк, шул.

 

– Яулыгым бар минем. Апаныкын алдым.

 

– Менә хәзер килгәч, кергәч, апаңа да, бабаңа да күрсәтерсең.

 

– Күрәләрме соң алар җир астыннан?

 

– Аларның рухлары оҗмахта инде. Ә аннан алар барысын да күрәләр.

 

– Аңламадым мин, әни... Ничек инде ул?! Үзләре зиратта, үзләре…

 

– Кызым... Бу әйберләрне аңлатырга кыенрак. Бер иркенләп утырып сөйләшербез, яме? Тынычрак вакытта.

 

Әни кеше кызын җитәкләде дә, алга атлады. Болыннар ямьяшел, төрле чәчәккә баткан. Өз дә ал! Җый рәхәтләнеп, бүләк ит берәрсенә. Өстәл түрендә торсын, хуҗасын шатландырсын. Ул ак чәчәкләренең таҗларын өзеп, сорауларына җавап тапсын; тузганагына сер сөйләсен, мәтрүшкәсен чәйгә салсын... Биек киң талларның күләгәсе каплаган зират юлындагы сазлыкта камышлар үсә. Башакларының авырлыгына чыдый алмыйча, башларын түбән игәннәр. Зират урнашкан тау битендә җил сызгыра.

 

– Яулыгыңны бәйлим, әйдә, кызым.

 

Әни кеше кызын алдына бастырып, аның муенындагы яулыгын башына салды, ике очын артка җибәреп, бәйләп куйды. Чәчләрен эчкә кертеп, яулык очын кыстырды.

 

– Бик матур, сиңа ничек килешә!

 

30 яшьлек әни кешенең авыр авыл эшеннән арган-талган, ярылып беткән куллары кызның башын сыйпап үтте. Хатын, чүгәләгән килеш, зират капкасына борылып карады. Монда керү һәрчак авыр. Капка ачылу белән, кичерелгән газаплар җилкәгә авыр йөк булып төшә. Инде төзәлә башлаган яралар янәдән ачыла, каный башлый.

 

Монда килү аның өчен тынычлыкта үз кайгысын кичерергә бер җай гына. Монда ул бәхетсез дә, бәхетле дә. Әйе, бәхетле дә! Өйдәге ыгы-зыгыдан, ирдән качып, ике кызы янәшәсендә (берсе – янда, берсе... кабердә) утырып, табигать тавышларын тыңлау – аның өчен бәхет шул.

 

Ана кеше иң элек кайнатасының кабере янына килеп, баш иеп, күңеленнән «Фатиха» сүрәсен укып алганнан соң: «Исәнме, әткәй. Киленең Нәфисә килде яныңа, – диде. – Инде өч ел була, синең киткәнеңә. Күпме вакыт мине хәсрәтләрдән, малаеңның авыр кулыннан сакладың. Урының оҗмахта булсын, әткәй». Менә ул, Алинәне җитәкләп, бераз алгарак узды.

 

Алар алдында җыйнак кына кабер калыкты. Буйга үскән, зиһенле, бөдрә чәчле Фәридәсенең кабере. Беренче балалары иде ул аларның. Инде бүген аны югалтуына ике ел була. Көтүдә адашып калган сыерны алып кайткан чакта, аны машина бәреп китә. Юлның бер ягында Фәридә, икенче ягында сыер ятып кала. Ә гаепле кеше юк…

 

Ана терәге, күңел кояшы, Фәридәсе…

 

Кечкенәдән һәр җан иясен иркәләп, һәммәсенә ярату хисен белдереп, йомшак күңелендә һәр бөҗәккә, һәр тереклек иясенә, һәр кешегә урын таба иде ул. Гел елмаеп, сикергәләп, җырлап-биеп йөри иде. Алинә дә шул. Нәкъ апасы булып килә. Күз карашларыннан, чәчләреннән алып, йөрешләренә кадәр.

 

Нәфисә кызының кабер коймасын сыйпап үтте. Чүп үләннәрен чистартты, тагын догалар укыды. Сүз башлап, булган-кичергәннәрен, яңалыкларын җиткерде.

 

– Тыныч йокла, кызым, – дип, кайту юлына кузгалды.

 

Шулвакыт апасының кабере башында тып-тын калып, моңарчы үзен тыеп торган Алинәнең дә «теле ачылды»:

 

– Сау бул, апам. Синсез бик моңсу миңа.

 

Авыл елгасы артык тирән түгел. Алай да, балаларга уйнарга, су коенырга менә дигән. Нәфисә, яр буена утырып, Алинәнең курка-курка гына басма ягына барганын карап торды. «Басма астында тирән. Су комаклары да яши», – дип кисәтә иде аны апасы. Шуннан бирле суга уйламый чуммый ул. Ә коенырга бик тә ярата!

 

Менә кыз, басмага тотынып, бер-ике адым ясады, коенып алды. Аннан яр буена килеп, аякларын суга чумдырып, көннең соңгы кояш нурларында иркәләнергә кереште.

 

Нәфисә үзе дә шундый шук кыз иде. Абыйлары, сеңелләре белән авыл елгасында су коенып үсте. Ул вакытта уйламаган да ул, берничә елдан гашыйк булып, шундый мәхәббәтле, ләкин хәсрәтле тормыш күрәчәген. Кем уйлаган ди?! Киләчәкне белеп булмый шул. Иң яхшысы, Нәфисә шушы томанлы караңгылыкта якты ут таба белде. Иң кыен чакларда да, елмаерга, булганыннан ләззәт алырга балаларыннан өйрәнде ул.

 

Басмага килеп утырган әнисен күреп, аның җыр көйләячәген аңлап, Алинә якынрак килде. Ләкин әтисенең тавышы бүлдерде аларны.

 

– Кызларым! Моңаеп утырасызмы әллә?

 

– Әти! – дип шатланып, Алинә Айратның каршысына йөгерде, куенына сырылды.

 

– О-о-о, минем кызым! Кайларда йөрисез сез? – Айрат кызына сорау бирсә дә, хатынына карады. – Сезне чак эзләп таптым. Әйдәгез, ашарга кайтыгыз.

 

Нәфисә җавап кайтармады.

 

– Без зиратка бардык! Мин бер дә курыкмадым, әти! – диде Алинә. – Бабыкайны күрдек, апаны!

 

– Ярый, кызым, булдыргансыз. Үсәсең бит инде. Аннан нәрсәсе бар инде аның. Куркыныч урын түгел ич ул. – Бераз тынып торганнан соң, әти кеше тагын кызына карады. – Алинә, син бар, уйнап ал бераз.

 

– Мин уйнап туйдым инде, әти!

 

– Әниең белән бераз серләшеп аласы бар иде.

 

– Ә, ярар! – Кыз моңайды. – Чәчәкләр җыя торыйммы? – дип елмаерга тырышты.

 

– Шәп булыр! Аннан аш өстәленә куярбыз!

 

Алинә чәчәк эзләп тау башына менеп китте. Айрат әкрен генә Нәфисә янына килеп утырды. Бераз тын торганнан соң, сүз башлады:

 

– Нәфисә, син гел алай йөрмәле. Ничә тапкыр әйткәнем бар. Күңелеңне генә әрнетәсең... Җитмәсә, Алинәне дә иярткәнсең. Ул нарасый бала синең кичерүләреңне күз белән генә түгел, күңел белән күрә. Үзе дә аңламыйча, югалту-кайгысын синең белән бергә кичерә.

 

– Кичерсен! Ул бит аның апасы! Исендә тотсын! – дип, каты тавыш белән эндәште Нәфисә иренә.

 

– Ул апасын болай да исендә тота. Бергә уйнаганнарын белә, киемнәрен яратып кия, уенчыкларын саклый. Болай да бит инде апасының шәүләсе астында үсеп килә. Анасының якты йөзен күрми.

 

– Сиңа нәрсә кирәк монда?! – Хатын бу сүзләрне бар күңеле белән кычкырып, сикереп торып әйтте. Аның тавышы су буен яңгыратты. Еракта йөргән Алинә дә, әнисен ишетеп, йөгереп килә башлады.

 

– Нәфисә, утыр әле, сөйләшик әйдә. Ни дип тагын кычкырасың?! Аңлыйм мин сине. Ләкин син дә аңла: Фәридә юк башка. Әнә, Алинә бар, Нәфисә. Алинә монда. – Ул кызларына күрсәтте. – Аңа әти белән әни кирәк.

 

– Син мине бала тәрбияләргә өйрәтмә! Мин син түгел. Югалткан баламны бер көн эчендә оныта алмыйм! – Нәфисәнең уйлары буталды, телләре көрмәкләнде. Аны ачу буып алды, куллары калтырый, аяклары тотмый башлады. Үзен кая куярга белмичә, ул басманың икенче ягына чыкты. Кыек басып, егылып китә язды. Айрат, сизенгән кебек, алдан ук торып, вакытында кулын бирергә ашыкты.

 

– Тотынма! – дип кычкырды аңа хатын. – Тотынма миңа! Җирәнәм мин синнән!

 

– Нәфисә, саташасыңмы әллә? Баланы куркытасың хәзер. Болай да юк-бар тавыштан да сискәнә. Аңыңа кил! Мин сиңа әйттем бит – башкача тимим, кул күтәрмим сиңа. Булганнары өчен дә гафу ит.

 

– Кит минем яннан! Кит!

 

– Әти! Тимә әнигә! – дип, Алинә дә әтисенә атылды . Ул елый иде.

 

– Алинә, кызым! – Айрат кызы алдына чүгәләде. – Мин әниеңә кул белән дә тотынмадым. Без сөйләшәбез генә. Барысы да яхшы, балам. Борчылма, – дип, аның аркасыннан сыйпады, маңгаеннан үпте.

 

Алай да, әтисенә ышанмаган кебек, Алинә әнисенә борылып карады:

 

– Бар да яхшы, кызым. Бар да яхшы. Әйдә кайтыйк, – диде ана.

 

Алинәнең йөрәге каты тибә башлады. Ул бер әтисенә, бер әнисенә карап, Нәфисәгә иярде.

 

Ана белән кыз, кулга-кул тотынып, урамга менеп китте. Озак та тормый, аларның гәүдәләре күршеләрнең йорт коймалары артында югалды. Ярсуларын күңеленә сыйдыра алмыйча, су буенда калган Айрат ачу белән аяк астындагы бүрәнәне суга тибеп төшерде. Өйдә үзенә урын таба алмый, көндә шунда чыгып китә башлады Нәфисә. Җитмәсә, Алинәне дә зиратка өстерәп барган! Шул баланы кабер арасында йөрткән! Ә сүз әйтсәң, ошамый. Аны, Айратны, җан дошманы итеп күрә, якын да китерми. Иренең бер сүзен тыңламый, балага кагылышлы бер сүз сөйләшеп булмый. Инде мәктәпкә дә әзерлисе бар кызларын, әзрәк китаплар укырга, хәреф таный башларга кирәк. Ә ул үз кайгысына баткан, беркемне күрми дә.

 

Җил елга буендагы агачларны бер яктан икенче якка аудара башлады. Агачлар моңа риза булмаган кебек, шаулый башлады. Айрат кичке салкын һаваны йотлыгып сулады. Аңа кыен түгелме әллә?! Ул кызын югалтмадымы?! Үз куллары белән Фәридәгә кабер казыды, кәфенлеккә төрелгән сабыен салкын җир куенына салды. Салды да, җылы йортка кайтып китте. Бару түгел, зират ягына карыйсы да килми аның. Фәридәсен күмеп кайткач, Айрат ике атна эчте эчүен. Туктамас та иде бәлки, Алинәгә карап тыелды. Бер көнне кызы әтисе янына елап килде:

 

– Әти! Әтием, минем өйгә кайтасым килә! Әти! – кыз үкси-үкси, тын да ала алмый иде.

 

Әти кеше кызын кочаклап алды, тынычландырырга тырышты:

 

– Хәзер, кызым. Хәзер, – диде.

 

Шушы ике атнада Алинә күршеләрдә торган икән. Ә Нәфисә үзләренең йокы бүлмәсендә зур кызының күлмәкләрен кочаклап, бер ноктага карап тик яткан. Алинә янына дип, күршеләргә кергәләгән. Ләкин күрешмичә чыгып китә торган булган.

 

Алинә елап кергәч, Айрат үзен аякка бастырды. Үзен, хатынын, йортларын рәткә китереп, кызын тәрбияләргә тотынды. Бердәнбер күз нуры Алинәсен кайгыртты.

 

Хәзер ике еллап вакыт үтте инде. Ничек кенә авыр булса да, ул Алинә белән Нәфисә өчен яши. Моңарчы холыксыз, эчкече булса, хәзер ул бөтенләй үзгәрде: яхшы эштә эшли, йорт эшләрен карый, гаиләсенә бирелеп яши. Тик Нәфисә белән кабат дуслаша алмадылар. Хатыны әле дә иренә ачулы иде. Әйтерсең лә, Фәридәнең юл буенда йөргәненә Айрат гаепле. Ничә тапкыр кисәтте ул Нәфисәне дә, кызларны да: «Сыерга берни булмый. Йөрсен шунда, аннан кайтыр. Минсез кичен беркая да чыкмагыз», – дип... Шул сыер дип кызларын югалттылар.

 

– Юк, болай булмый бу. Хәзер тагын тирән уйларга кереп китәм. Кайтырга кирәк! – дип эндәште Айрат үз үзенә.

 

Ничек тә Нәфисәсе белән сөйләшеп, ыгы-зыгыларны туктатып, икәү бергә Алинәне аякка бастырырга нияте бар аның. Ир-атларча сүзендә тора ул. Бирешергә исәбе дә юк.

 

Иртән көтү тавышына уянып, Айрат сикереп торды. Калган бит үгезләр! Ашыгып, җүнле-рәтле киенергә дә өлгермичә, ул ихатага чыкты. Урам капкасында Нәфисә күрендә. Ул иренең күзенә карарга кыенсынган кебек:

 

– Үгезләрне чыгардым, – дип әйтте дә, тиз генә йортка кереп китте.

 

Менә сиңа мә! Ике ел буена көтү озатмаган Нәфисә үгезләрне чыгарган бүген! Айрат, салкынча таң томаныннан сискәнеп, өйгә кереп китте.

 

Көннән-көн Нәфисә үзенең гадәти тормышына кайта башлады. Әле һаман да зиратка тартылды ул, ләкин тыелырга тырышты. Онытылыр өчен, эшкә бирелде. Айрат белән бик сөйләшмәсә дә, талаш-тиргәш тукталды бераз. Алар бергә Алинәне мәктәпкә әзерләделәр: киемнәр, дәфтәрләр алдылар. Чиратлашып хәреф, сан өйрәттеләр. Ирнең күңеле өмет белән тулды.

 

Җәйге матур, аеруча җылы кичне Нәфисә ирен эштән каршы алды. Айрат ни әйтергә белми, шаккатып карап торды. Өйдә аш пешкән, үләнле чәй исләре борыннарны иркәли. Куркып кына ул:

 

– Нәфисә, ни хәл? – дип, хатыны белән исәнләште.

 

Нәфисә тиз генә сүзгә керешә алмады. Бераз уйланып торды. Аның сөйләшәсе килгәнен аңлап, Айрат өстәл түренә барып утырды да, бар күңеле белән бирелеп, көтә башлады.

 

– Алинәне дус кызында кунакта калдырдым бүген.

 

Аннан урыныннан торып, бүлмә буйлап йөри башлады ул. Ниһаять, «теле ачылды».

 

– Айрат, бераз тынычландым кебек мин. – Ул бу сүзләрне бик әкрен генә, ялгыш, шул бөртекләп җыйган күңел тынычлыгын югалтмас өчен, шыпырт кына әйтте. Әйтте дә, шундук куллары белән күзләрен каплап, елый башлады. Айрат моны күреп, хатыны янына килеп, аны куенына алды.

 

Ир белән хатын, кызларын югалтканнан соң, беренче тапкыр кочаклашып елый иде. Кояш нурлары офыкка кереп югалганчы еладылар алар. Шул арада сөйләшеп тә, хәтта көлешеп тә алдылар. Алар кайгыларын җан аша үткәреп, сугышта җиңгән кебек, арып-талып, кире асылларына әйләнеп кайттылар. Бер сыенышып тын калдылар, бер Фәридәләренең сурәтенә төбәлеп, тагы күз яшьләренә ирек куйдылар. Аннан Алинәләре турында сөйләштеләр. Төн уртасында гына, бер-берсенә сыенышып, йоклап киттеләр.

 

Төн бик тыныч булды. Урамда кеше дә йөрмәде, этләр дә өрмәде, кош тавышлары да ишетелмәде. Айрат белән Нәфисә йортында да тын иде. Бүгеннән бу нигездә барлык тормыш авырлыкларын җиңгән, бер-берсен кичерә белгән, кызларын аякка бастырырга, гаиләләрен ничек тә сакларга ният кылган ир белән хатын һәм пар канатлы, бәхетле бала яши иде. Караңгы төннән соң, тәрәзәгә әкрен генә беренче кояш нурлары тартылды.

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару  өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру