Чулпан ӘХМӘТОВА: «Купшы көзнең куенында таптым Бар дөньямның җете балкышын...»
МӘХӘББӘТ ЧИРЕ
Төн пәрдәсен ертып таң атканда,
Алсуланган чакта кабат офык.
Шәфәкъ нуры белән бәйләп куйдым,
Йөрәгемнең яраларын кысып.
Шәфәкъ нуры... Шундый кайнар иде,
Җанны өтеп, тәмам пешерде.
Җөйләнергә торган иске яра
Барлыгыңны искә төшерде…
Ал офыкның сүрән яктылыгын
Учка җыеп җилгә таратам.
Мин бит сине янда булмасаң да,
Мең чакрымнар аша яратам!
Ымсындыра кайчак синле дөньям,
Сагынуларым – мең газапка тиң.
Мәхәббәткә дәва кирәк түгел,
Авырмадым...Яраландым мин.
КАПКА
Балаларын көтеп, ялгыз ана
Ачып куйды кабат капкасын.
Җыерчыклы, йомшак кулы белән
Барлап чыкты һәрбер тактасын.
Мүкләр кунган такта ярыгыннан
Җил сызгырып өзә бәгырьне…
Күпне күргән иске капкасының
Сыңар кадагы да кадерле.
Ялгызлыктан арган газиз ана
Елап алды – күңеле түзмәде.
Төсен җуйган капка коймасыннан
Әллә инде үзен эзләде?
Шәфәкъ яктысыннан шәфкать эзләп,
Өмет уты пыскый күңелендә.
Җиргә сеңгән чалыш капкасы да
Терәү көтә, әнә, бүген дә.
Елны елга ялгап узган гомер…
Кем дәвалар йөрәк ярасын?
Гүя шушы капка тотып тора
Яшьлек белән картлык арасын…
БЫЕЛ КӨЗЛӘР БАШКА
Көзләр быел никтер башка төрле…
Төсле-төсле хискә күмелгән.
Җиргә яткан яфрак келәме дә
Чуар җепләр белән чигелгән.
Быел көзләр башка... Җилләре дә…
Ачып куйган иркә кочагын.
Алтын яфрагыдай бөтерелеп,
Күңелем канатында очамын.
Кызгылт-сары чуклы өрәңгеләр,
Гүя тапты миндә тиңдәшен…
Ак пәрәвәз-тоҗым урап алган,
Уттай янган миләш тәлгәшен.
Әрсез яңгырына исем китми,
Юып алсын күңел юшкынын.
Тәңкә-яфрак зилзиләсе йотты
Иләс-миләс уйлар ташкынын.
...Төсле-төсле муенсалар тезәм:
Гөлҗимешен тезәм, артышын.
Купшы көзнең куенында таптым,
Бар дөньямның җете балкышын.
СИН ГЕНӘМЕ
Син генәме үлеп гашыйк булган,
Син генәме әллә ялгышкан?
Ялгышлардан үргән язмышыңның
Юлларында калып адашкан?
Син генәме гүзәл яшьлегеңдә
Хыял канатларын канаткан?
Өметеңне өзгәч, хисләреңне
Ачы җилләр белән тараткан.
Син генәме ерак үткәннәрдән,
Берәүләрне мең кат сагынган?
Язмыш бураннарын ера-ера,
Хыяллардан сукмак салдырган.
Син генәме шулай яраткан да,
Син генәме шулай сагынган?
Бер син генә түгел үткәннәргә
Ярты җанын биреп калдырган?
ЯКТЫ САГЫШ
Кемнәр кемгә «сөям» димәгән дә,
Кемнәр ялкын-утка кермәгән?
Мәхәббәтнең иркә куенында,
Бәхет диңгезендә йөзмәгән?..
«Онытмам» дип онытылган ярлар,
«Ташламам» дип ташлап киткәннәр…
Ә кемнәрдер, яңа язмыш көйләп
Гомер көзләренә җиткәннәр…
Хатирәләр генә җибәрмиләр…
Араларны бәйли бүген дә.
Онытылмас якты сагыш булып
Язылганнар күңел түренә.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА