Данис ХӘЙРУЛЛИН: «Сүз астына сүз кыстырып сөйләшәбез, Бора-бора турайтабыз юлыбызны»
Данис Талибулла улы Хәйруллин Татарстанның Азнакай районы Таштуган авылында туган. 1992 елдан ТР Язучылар берлеге әгъзасы. И.Юзеев, Г.Исхакый исемендәге әдәби премияләр лауреаты. «Хәтер», «Йөрәк тибеше», «Казлар ник көлә?», «Сагыш», «Кар исе» исемле китаплар авторы.
КӨЗ ТӨСМЕРЕ
Сәлкәү генә кортлар кыймылдаша –
Кичерделәр җәен күп әләк.
Ак чәчәкнең соңгы таҗын кочып,
Хыялына баткан күбәләк.
Почмак саен үрмәкүчләр поскан,
Соңгы кабымлыкка ымсынып.
Җилләр елый җиде тавыш белән
Куралардан сары моң сыгып.
Болытларның йөзе кара-кучкыл –
Ияләнгән идек гел акка.
Төклетура төксе тавыш белән
Көзнең зеңен коя колакка.
Бер җилли дә бер тын кала урман –
Мин күзәтәм читтән шым калып.
Үрмәли көз агач башларына
Өметләнү катыш шомланып.
КАЗАНДА БЕР КӨН
Кая ашкынасың, Казан – атлы, канатлы барс,
Кай яктан килүең беләм, кай якка китеп барыш?
Ел үсәсен – көн үсәсең, көн үсәсен – бер сәгать,
Мактарга мең сүз телемдә, тәнкыйтьләргә юк сәбәп, –
Дидем дә, туктатап калдым ла – күрү бар, ишетү бар –
Ник әле газиз телемә, и кала, ишегең тар?
Тыңласаң тын – аннан бер сүз, моннан бер аваз килә –
Ул икән безнең авылдан Гали вә Гаваз килә…
Кая ул җанга ятар гәп, кайда ул моңлы мәкам,
Нигә ул фанфараларыңда чыңлый гаҗиз матәм?
Ә юк! Бар икән әле ул концертлар, театрлар –
Туган тел тәмен, диептер, шунда кереп татырлар.
Кая ыргыласың, Казан – адымың аршын-аршын:
Без бизәр юлга юлыкма, як-ягың карап бар син!
Күр, күзәт күрше күләнне – казахын, үзбәкләрен:
Иң тәүдә бар да үз итә үзләрен, үз бәкләрен.
Һич сүзем юк – дустанә без, башкага, башкаларга, –
Аһ! Дуслар дулкыны безне бәрмәсме безнең ярга?
Хуҗа күп булса, йәренгә кучер булып кем калыр, –
Печән базарында, димен, атка печән кем салыр…
Кая ашыгасың, Казан – атлы, канатлы барс, –
Кай яктан килүең беләм, кай якка китеп барыш?
***
Иртәгә без булабызмы, булмыйбызмы –
Гадәтләрдән һич биздереп булмый безне:
Сүз астына сүз кыстырып сөйләшәбез,
Бора-бора турайтабыз юлыбызны.
Акыл җыйган кебек, юкса – торган саен
Күккә ашмак сайраган бер тургай саен;
Һаман да шул – кабарыну, азарыну,
Ниятеңә юл сапмаган бурзай саен.
Иртәгә без булабызмы, булмыйбызмы –
Өйләндерик улыбызны, бирик кызны.
Ничек кенә дәлилләсә дә дәҗҗаллар,
Чат ябышыйк, бирмибез, дип, телне, сүзне!
Гадәт кенә түгел, ахры, безнең гадәт –
Безнең барлык, безнең ярлык, безнең әдәп.
Иртәгә без булабызмы, булмыйбызмы,
Дәвам итәр буыннарда бу сәгадәт!
ПЕСИ
Эндәшмәде. Йонын ялый, битен сөртә,
Балалары сөтен имә төртә-төртә.
Эндәшмәде. Хәлләр ничек, дидем, юкса, –
Әллә инде аның өчен мин бер юк сан.
Беләм инде, бер-бер аваз чыгарачак
Арт ягына йомшак кына итеп суксам.
Тимә, дияр, шомлы күзен шомырайтып, –
Исән булсаң, ун елдан соң сиңа туксан…
Тимәсемне белсә дә ул шулай, дияр,
Бу бабайлар барысы да шомбай, дияр, –
Сабый кебек мәш киләләр безнең белән
Кулларыннан киткәч егәр, киткәч ияр.
Шулай инде, песи сәер булгалый ул,
Эт шикелле койрык-мазар болгамый ул.
Тамак ачса, күзгә карый да сак кына
Сырпаланмак була килеп чак-чак кына.
Тамак туйгач, аңа бездәй көндәш нигә,
Үз юлыннан китеп бара эндәшми дә –
Үз гадәте, үз мәсләге, үз мәзһәбе…
Көнләштерим дә дими ул, көнләшми дә.
Сарык түгел, йонлач булса да йокмый ул –
Пәйгамбәрнең чапанында да йоклый ул!
ҮТЕНЕЧ
Яшәт әле мине, яшәт –
Җибәрмәче җәбер, дәһшәт –
Яшәләсе – яшерен сер,
Яшәлгәне өчен рәхмәт!
Беләсең бит – шәп кеше мин,
Шактый гына шат кеше мин,
Затлы өчен зат кеше мин,
Ятлар өчен ят кеше мин!
Син тудырган җиһаннан мин,
Син – бар, диеп инанган мин;
Күкләр күкерт булганда да
Бизмәм Синең иманнан мин.
Бер-бер мәхлук белеп бәрсә,
Яңак куймасам да, гәрчә, –
Ул – бар! – диеп катгый җавап
Бирермен мин кешеләрчә!
Чират җитсә, тартышмам мин
Бер көн өчен, бер төн өчен.
Калдырмачы үкенечем –
Бу иң соңгы үтенечем!

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА