Фирүзә БИКБАЕВА: Яңалыклар дөньясында мәгълүмат тиз суына
Фирүзә Илфир кызы Бикбаева – Саба районының Иске Мичән авылында туган. 2024 елда «Иделем акчарлагы» бәйгесендә җиңү яулап, Гран-прига лаек була. Хәзерге вакытта «Казан утлары» журналының «Яңа исем» проектында катнашып, әдәби осталыгын чарлый. Укучыларга тәкъдим ителгән хикәя – әлеге проектның бер җимеше. Остазы – әдәбият галиме, тәнкыйтьче, шагыйрь, драматург Галимҗан Гыйльманов.
Вахтада утыручы абыйга ачкычларын калдырды да Зөлфия, тынчу редакция бинасыннан тизрәк урамга ашкынды. Әмма ишекне ачып җибәрүгә, аның саф һавага сусаган үпкәләре тагы да кысылып куйды: көнозын аяусыз кыздырган кояш җиһанны тәмам әлсерәткән иде. Кыз күзләрен аска төбәп, вак-вак кызу адымнар белән баскычтан төште дә автобус тукталышына ашыкты.
– Әллә нәрсә булды әле бу чибәркәйгә, – диде вахтер абый, кулындагы газетасын читкә алып куеп. – Яңа гына чыгып киткән кызны әйтәм: элек коңгырт-чия күзләре шундый уйнаклап, очкынланып тора иде.
– Зөлфияне әйтәсеңме?
– Шул инде.
– Бу арада гел кичкә кадәр эшли ул, арый торгандыр, – диде янында утыручы Мәрфуга апа.
Көн кичкә авышып баруга карамастан, җирнең кызулыгы әле һаман да тигез табанлы түфли аша сизелерлек иде. Зөлфия генә никтер берни дә тоймады. Куе сары жилет кигән абыйларның яңа пешеп чыккан сумалалы измәне көрәкләре белән тигезләп җәеп маташканнарын да күрмәде ул. Гәрчә, элек шул юл ясаучыларың эшләгәннәрен туктап күзәтергә, яңа җәелгән асфальт исен күңеле булганчы иснәп, кинәнеп торырга ярата иде. Хәзер ул эштән соң гына чыга да, тирә-юньгә артык илтифат итмичә, үз алдына карап атлавын белә. Бүген дә ул шулай итәр төсле. 89нчы автобусны көтеп алыр да, өенә кайтып, өстен дә салмыйча, тагын «кунак» булып ияреп кайткан язмаларын төзәтеп утырыр кебек. «Яңалыклар дөньясында мәгълүмат бик тиз суына ул, секундыминуты белән язмаларны сайтка эләргә кирәк! Оператив булыгыз!» – дип кенә тора бит җитәкчеләре.
Туктагыз, туктагыз әле... Бу ни бу? Безнең Зөлфиябез гадәти маршруты белән кайтмый түгелме соң бүген?! Әйе, әйе... Әнә бит, «Яшьләр тукталышы» урынына «Дементьев»та ук төштеп калды. Бәлки азрак җәяү кайтырга уйлагандыр? Ә-ә, юк икән, «Лента» кибетенә юл тотты. «Яңалык суынуын суына торгандыр, әмма, ашамый да торып булмый бит, Марат Мөхәррәмович», – дип уйлады, ахры, кыз. Шулай була күрсен... Алайса инде ничәнче көн юньләп ашаганы да юк бит аның. Әнә ул азык-төлек киштәләре буйлап әрле-бирле йөренә. Бәрәңге кыздырып ашасаң әйбәт булыр иде дә, әрчеп торырга озак инде, дип уйлап куйды бугай ул. Шулай булмый ни, яңалыклар суынып өлгергәнче сайтка куярга кирәк бит. Их, күптән аш пешереп ашаган юк, кара ит белән токмачлы аш пешерсәң дә әйбәт инде ул, дигән уйлар да әйләнгәли аның башында. Әмма, ит пешкәнче ачтан үләрмен, дип карар кылды булса кирәк, макаронга үрелде кыз. Аннан тиз генә суда пешереп алырга сарделька юнәтте. Азрак уйланып торганнан соң, хушланып китеп, кыяр белән помидор да салып куйды кәрҗингә. Их, әйбәт! Салат ясап ашар ичмасам! Витаминнар да кирәк бит инде ул организмга. Яңалыклар суына дип, яшелчәләр дә ашамыйча йөрү һич ярамас. Шулай, макарон белән сарделька кызган-пешкән арада, тиз-тиз салат та ясап куяр Зөлфия. Иренмәсә, суган да турап җибәрер, зәйтүн мае белән тугласа, тагы да шәп килеп чыгар ул!
Шул татлы уйлар белән кассага юнәлгән иде дә Зөлфиябез, анда аны, колач җәеп, су буе чират каршы алды. Чиратта үзеннән алда горур гына басып торган, шыплап тулган кәрҗинле егеткә дәшсә дә була торгандыр... Макаронлы, помидор-кыярлы, матур вә моңлы күзле чибәр кызны чиратсыз үткәрер кебек ул сылу егет. Әмма егет дигәннәре кызның уйларын укымас шул... Укымады. Ә Зөлфия үзе бик теләсә дә сүз катырга базмады. Шулай итеп, шактый озак чират торып, кибеттән ашыга-кабалана чыгып йөгерде кызыбыз. Сайтка язманы эләсе бар бит!
Безнең Зөлфиянең әллә нигә генә чит кешеләргә сүз катырга ояла торган гадәте бар шул. Менә бүген дә аны үзе белән эшләүче Самат исемле егет кинога чакырган иде дә бит, сайтка мәгълүмат куясы булгач, бармый калачак инде. Ә егетне бик ошата Зөлфия. Әллә нинди генә сөйкемле сөяге бар аның! Берәр хезмәттәшеннән ярдәм сорарга була иде дә кызга, сорарга батырчылык итмәде. Гомер булмаганны ничек кешедән ярдәм сорыйсың ди! Ярдәм сорамагач, матур егет белән дә күрешеп булмый, кино да калып тора инде…
Зөлфия кибеттән чыкканда көн кичкә авышып, күктә алсу-зәңгәр болытлар пәйда булган иде. Ниһаять, үпкәләрне тутырып суларлык һава! Кыз авызын каплый төшеп, рәхәтләнеп бер иснәп алды да, автобус тукталышындагы эскәмиягә барып утырды. Аякларының ут булып янганын ул әле генә тойды. Аяк януына түзәрсең лә, йөрәк януына ничек түзәргә соң ул!? Самат «Оппенгеймер» дигән кино чыккан икән, барасың килмиме дип дәшкәч, күкнең җиденче катына менеп җиткән иде дә бит Зөлфия. Караңгы күге дә яктырып китеп, салават күперләре дә чыккан иде. Әмма сайтка мәгълүмат урнаштырасы барлыгы исенә төшкәч, бар дөньясы янәдән дөм-караңгыга әйләнде дә куйды. Шуңа да боек Зөлфиябез. Үзенә үзе тудырган караңгылыктан котыла алмавы, котылу юлы таба алмый интегүе әрнетә иде аның күңелен. Эшендә дә өлгерәсе килә кызның, авылга да кайтасы, матур егет белән кинога да барасы... Әйтерсең лә тормыш ул – поезд, ә син – аның артыннан чабучы, соңга калган пассажир.
– Минем менә шундый уенчыгым бар! – диде көтмәгәндә ниндидер нечкә тавыш. Зөлфия уйларыннан уянып ките. Аптырап як-ягына карады.
– Синең дә уенчыкларың бармы? – диде аңа әллә каян гына пәйда булган нәни кызчык. Аллы-сарылы кепка кигән, яшел күзләрен зур итеп ачып Зөлфиягә карап торган бу сабыйга ни дияргә дә аптырады кыз. Ә бала утырган урынында бераз боргаланып алды да, тынлыкка игътибар итмичә, сүзен дәвам итте:
– Аның эчендә тәмлүшкәләр дә бар әле! Син тәмлүшкәләр яратасыңмы? – диде ул, Зөлфиядән күзләрен алмыйча. Берничә минут элек уйлый башлаган уйларына күпме генә кире кайтырга тырышып караса да, җебенең очын югалткан иде инде Зөлфия. Кызчыкка аптырап карап торды да, җавапсыз калмас өчен генә:
– Тәмлеме соң эчендәге тәмлүшкәләр? – дип сорап куйды.
– Әһә, – дип җавап кайтарды сабый һәм уенчык эченнән сары-кызыл түгәрәк конфетлар чыгарып, Зөлфиягә сузды:
– Бу сиңа! – Зөлфия конфетларны рәхмәт әйтеп алды да, кесәсенә салып куйды. Тагын берникадәр вакытка тынлык урнашты. Зөлфия инде янә Самат хакында уйлый гына башлаган иде, әлеге дә баягы нәни тавыш аны янә бүлде:
– Мине корт чаккан иде! Күрсәтимме? – диде сабый һәм, күлмәк җиңен сызгана төшеп, беләген күрсәтте. «Менә сиңа мә! Корт та чаккан икән аны! Шәһәрдә каян корт тапты икән бу бала?» – диде Зөлфия эченнән генә. Әллә берәр кая болында йөрдеме икән? Болын дигәннән, Зөлфиянең инде күптәннән авылга да кайтканы юк... Җиләк тә пешкәндер инде…
– Корт чаккач, беләгең авырткандыр, име? – диде ул нәни кызга. Кыз, «әйе» дигәнне белгертеп, башын какты да, җанланып, кулындагы курчагы белән уйнарга тотынды. Зөлфия онытылып, байтак кына аңа карап утырды. Нинди матур сабый! Аннан ниндидер самими җылылык бөркелә! Зөлфиянең ирен чите бераз җыерчыкланды – сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды. «Их, шушы кызчыктагы иреклелек, табигыйлык, җиңеллек, батырлык миндә дә булсын иде ул!» – дип уйлап алды ул. Шулчак аның гәүдәсе буйлап ниндидер җылы дулкын йөгерде. Зөлфия дә кайчандыр сабый булгандыр бит? Көн дими, төн дими, яшел хәтфәдәй болыннарда йөгергәндер? Йөгерде... Әле ничек кенә! «И-и-и, һич кенә дә тик тора белми бу кызыгыз, корт кергәндер моңа!» – дия торган иде күрше Миңлегөл әби аның әнисенә. Иртә таңнан чыгып китеп, авылның барлык серле почмакларын гизеп, болыннарда җир җиләкләре ашап, таудан ургылып чыккан салкын чишмә суларын эчеп, арыпталып, кичкырын гына кайтып керә торган иде ул өйгә. Кайда соң аның хәзер шул терелеге? Гадилеге? Иреге? Әйтерсең лә аны тормышның ниндидер караңгы почмакларына ташлаганнар, адаштырганнар, алдаганнар. Юк, бурлар түгел. Бурлар түгел шул... Бәлки ул үзен-үзе ташлагандыр? Алдагандыр... Яисә алдангандыр?
Зөлфия тагын тирән уйларыннан бүленергә мәҗбүр булды: офыкта кызыл автобус түбәсе күренде. «89» икәнен кыз әллә каян танып алды. Ул эскәмиядән җәһәт кенә сикереп торды да янында утырган кызчыкны да онытып, тукталыштагы автобуска таба атлады. Әмма аны теге нәни кызның тавышы туктатты:
– Сау булыгыз! – диде сабый, яшел күзләрен сирпеп. Зөлфиянең борылып караганын күргәч, нәни кулларын да болгады. Әлеге мизгелдә, әйтерсең лә, Зөлфиянең тузанланган күңеле, агып торган салкын чишмәдә чайкалган кер сыман, пакьлыкка, чисталыкка күмелде. Менә ул битләренә сөрем булып ябышкан битлекне салып ташлыйсы килгән кебек, күзләрен сөрткәләп алды, тәртипсезләнеп торган чәчләрен артка сыпырып куйды. «Сау бул» диде ул аңа, елмаеп, һәм тынчу автобуска кереп утырды. Кереп утырды да тәрәзәгә карады. Әнисен җитәкләгән килеш артына борыла-борыла китеп баручы кызчык аны эзли иде. Үзе, борылып караган саен: «Сау булыгыз», «Сау булыгыз», – дип кабатлый.
Шулвакыт Зөлфиянең бу нәни төенчекне кысып кочып аласы килде. Аның күңелен ниндидер җылы рәхәтлек биләде. Автобус акрын гына кузгалып китте. Алсу-сары кепка кигән яшел күзле нәни кыз белән әни кеше акрын гына күз уңыннан эреп югалды. Тәрәзәдән кичке шәһәрне күзәтеп, уйланып барды Зөлфия. Аннан кесәсеннән телефонын чыгарды да йомшак кына сыпыргалады. Экранда бер-бер артлы номерлар пәйда булды. Берсенә тукталып, озак кына басыйммы икән, юкмы икән дип торды да, телефонын сүндереп кесәсенә салып куйды. Әмма озак та үтми, телефон янәдән Зөлфиянең кулында пәйда булды. Ул янәдән таныш номерны эзләп тапты һәм «шылтыратырга» дигән төймәгә басып, тын да алмый көтә башлады. Бер-ике гудоктан соң икенче якта тавыш ишетелде.
– Тыңлыйм.
– Алло? Марат Мәхәррәмович? Әйе, бу Зөлфия иде әле. Соң инде, гафу итегез... Сезгә бер үтенечем бар иде. – Әйе, тыңлыйм, Зөлфия, берәр нәрсә булмагандыр бит? Тавышың дулкынланган төсле.
– Юк, барысы да яхшы, рәхмәт! Марат Мөхәррәмович, мин бүген сайтка язманы куярга өлгермәм инде... Яңалыклар иртәгә кадәр суынырмы инде? – Зөлфиянең кыяр-кыймас кына әйтелгән соңгы җөмләсе җитәкче өчен көтелмәгән булды булса кирәк:
– Суынмас, Зөлфия, бер дә суынмас, – диде ул, ирексездән көлеп җибәреп. – Сайт дигәннән, мин инде күптәннән язмаларның бер өлешен Саматка бирергә дип уйлап йөри идем. Шулкадәр зур эшне берүзеңә генә алып бару авырдыр. Планеркада сөйләшербез. Ә бүгенгә сау булып тор, Зөлфия! Матур кичләр сиңа!
Телефонын кесәсенә салып куйгач та, кыз, ниһаять, беренче сулышын алды. Киеренкелектән җыерылган җилкәләре бушанып, җиңеләеп калды. «Яшьләр» тукталышы дигән игъланны ишеткәч, ул сикереп торды да, нык тәвәккәл адымнар белән ачылган ишектән урамга атлады. Аңа күңелендә пәйда булган Саматның мөлаем йөзе иярде…
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА