Рашат НИЗАМИ: Бөртекләп җыелган энҗеләр
Соңгы поэма
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ һәм Шәйхи Маннур премияләре лауреаты, язучы, шагыйрь Рашат Низаминың (1950-2023) 2023 елда Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан уздырылган татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсына «Игенче» тәхәллүсе белән тәкъдим ителгән соңгы поэмасы.
(Дәрдемәнд дәвере)
Эпик поэма
Сүз башы
Дәрдмәнд поэзиясенең асылын тирәнтен аңлар өчен зур әзерлек сорала. Бозтауның өчтән ике өлеше су астында яткан кеби, Дәрдмәнд шигъриятенең дә асылы төптә, тирәндә. Аның таш-туфрак астында күмелеп яткан алтын бөртекләренә, яисә диңгез төпләрендәге энҗе-мәрҗәннәргә әверелгән хәзинәгә тиң шигъри мирасы, санаулы гына булып ялтыраса да, шөкер, озын гомерле! Алар моң, әрнү, сагыш, фаҗигале хисләр белән сугарылган. Шагыйрь бәхетсез илнең чуар-сикәлтәле сәхифәләрен кыска гына шигъри юлларда, эзоп телендә әйтеп бирә алган. Нилектән бу? Кайчандыр дәүләтчелеген җуйган халкы, аның киләчәге өчен тирән борчылу кичергәнлектәнме?! Әллә башка сәбәпләре дә булганмы?
Йә, укучым! Аяк басыйк, әйдә,
Дәрдемәнд дигән чиксез дөньяга.
Каләм серен гаян итсен, әйдә!
Гамьнәре ни? Кальбе ник яна?!
Шагыйрьләргә, әйе, шаһ ирләргә
Килә минем башым иясем.
...Сүзләр океаны көтеп торган
Һәр дәвердә каләм иясен.
Тузга язмаганны сөйләмә, дип
Аваз килә шәрык ягыннан.
Тарих эргәсендә... хәтта тузларга да
Бик борынгы сүзләр язылган.
Сүз катламы зур хәзинә булып,
Буыннардан күчкән буынга.
Кемнәр затлы мирас калдырганнар
Яшәү фәлсәфәсе турында?
Мөтәшагыйрь сүнгән, онытылган…
Ә чын шагыйрь данга күмелгән.
Исемнәре күтәрелә әнә
Офыклардан, тарих түреннән.
Әле дә булса милләт гамен яклый –
Безнең замандаш ул Дәрдемәнд.
Аны аклау йә аңлату өчен
Кирәк түгел шәрех, тәрҗемәң.
Без – миллионнар... Әмма дөньялыкта
Фани гомеребез бер генә.
Олы гамьнәр белән яши белгән,
Атлый белгән генә үр менә.
Халкым минем кара заманнарда
Югалтканга дәүләтчелеген
Тирән борчылулар сыгып алган
Дәрдемәнднең үзәк җелеген.
Юк, кычкырып йөрмәгән ул, бары
Хиссиятен
Бикләп куйган җиде йозакка.
Эчтән генә сызып яшәгән ул!
Сызлануы барган озакка, –
Шагыйрь үзенә, әнә, тәхәллүснең
Бик кәттәсен, күрче, сайлаган:
«Дәрд»нең – кайгы,
«мәнд»нең – бәхетсезлек
Икәнлеген, шиксез, аңлаган!
Алтын-көмешләргә тиң булырлык
Парча үргән шигъри сүзләрдән.
Әйтер сүзен, хисен сөйләр өчен
Шигърияткә барып тезләнгән…
Ә пегасны иярлисең килсә,
Көмеш җептән булсын йөгәнең, –
Ныклы куллар тезгененнән тотса,
Чалкан егыласы юк аның.
Канатсызга очыш бирелмәгән,
Тел ачкычы
Чичән-шагыйрьләрнең кулында.
Таш диварлар аударырлык куәт
Яткан кайчак шигырь юлында.
Сәнгать кенә түгел, язмышлар да
Сорый бездән, сорый корбаннар.
(Үлем каршысында Җәлилчеләр
Аягүрә басып торганнар.)
Бәйгеләргә дәшеп тора заман,
Ир-егетләр һәрчак иярдә.
Кардәшләрем, йә, кайсыгыз әзер
Пәйгамбәрлек таҗын кияргә?..
Намус белән яшисеңме, диеп,
Якалардан тотып,
Сорау ала бездән замана.
Кемлегеңне белер өчен сыный –
Утка-суга ала да сала.
Түбәнлеккә төшү ерак түгел,
Бик биектә килсә каласың, –
Әйтер сүзең, асыл гамәл белән
Бизәп кал син гомер арасын!
Яңгыр шавы, чишмә агышында
Фальш булганы юк беркайчан.
Менә шундый ифрат камиллеккә
Ирешербез икән без кайчан?
Әгәр олуг максудың юк икән, –
Тормыш сине
Бер читкәрәк этеп куячак.
Хәят җилкәсендә утыручы
«Сорыкорт» дип мөһер сугачак.
Кеше туа, яши икән җирдә, –
Яшәмәс ул гамьсез, фикерсез.
Әйтер сүзе, кылган гамәлләре
Илгә-көнгә файда китерсен!
Безнең заман геройларын эзләп
Кирәк түгел ерак барасы, –
Бүген дә бит
Кыйтгаларның төрле тарафыннан
Бәреп чыга татар баласы!
Татарымның олуг миссиясе –
Дәүләтчелек, фәкать алгарыш:
Алгы гасырларның михрабына
Барачакбыз әле ялганып!
Аллаһының мәхлук бәндәсенә
Кирәк түгел әзер әлифба.
Әй, яшь шагыйрь!
Сүз әйтергә телең тибри икән,
Чичәннәрдән бер дә калышма!..
Дәрдемәнд һәм Тукай язганнарны
Балта белән юна алмыйсың.
Әдәбият мәйданында бүген
Шаһ шагыйрьләр шундый бармы соң?
Күкләр биеклеге – бөркетнеке,
Сандугачка кирәк тал-тирәк.
Яшәү учагында дөрли-дөрли
Ахыргача, әйдә, ян, йөрәк!
Үз йолдызын эзләп бара кеше –
Таулар кичә, озын юл кичә.
Китеп бара гомер баешының
Ни икәнен кайчак белмичә.
Гомер кичмеш Закир Рәмиевнең –
Дәрдемәнднең узган юлына
Ният кылдым тәфсир кылырга мин,
Каләмемне алып кулыма.
Ана
Ана Ана – бөек исем! Нәрсә җитә ана булуга?!
Һ.Такташ
Баш хәрефтән генә языла торган
Сүзләр бар ул туган телемдә:
«Әннә» дигән, «Әни» дигән исем
Мәңге китми безнең күңелдән.
Сабый белән туа өр-яңа көн, –
Кошлар сайрый, кояш уяна.
Алгарышка старт бирер өчен
Яңа татар туа дөньяга.
Яңа туган җитез бу малайга
Закир диеп исем кушалар.
Алтын Урда, Казан ханлыклары –
Ватан сөте аның шушыдыр.
Ә әнкәсе – чып-чын татар кызы!
Энҗе калфак, толым, чулпылар,
Изү, җилән, итәк, читекләре –
Бар да затлы, милли чуклылар.
Кемнәр генә гашыйк булмагандыр
Бу асыл зат, мәгърур чибәргә.
Садыйк сәүдәгәр дә бәхетен сыный –
Яучы белән бүләк җибәрә.
Яучылыкта нәсел-нәсәпкә дә
Татарларның булган талымы.
Садыйк байга тәңгәл килгән әнә
Хәнифәнең бирнә сандыгы.
Хәнифәнең ата-аналары
Кемнәр дисәң – затлы нәселдән!
Әлмөхәммәт Дашкин үз чыгышын
Вакытлыча гына яшергән.
Чукындырулардан качкан бай ул,
Ирекле кан типкән тәнендә.
Яңа тормыш корып җибәргәнннәр
«Чабаталы морза» хәлендә.
Мәсхәрәле мондый атама тик
Ябышмаган, юкка кушканнар.
Яшәешнең тирән төпкеленнән
Рәмиләр дә, милләт каймагыдай,
Барыбер өскә калкып чыкканнар!
Бу катлауда үтә көчле булган
Белем-мәгърифәткә омтылу:
Әдәби һәм дини китап белән
Киштәләре торган туп-тулы.
Әлифбадан, ана телебездән
Өйдә дәрес биргән әнкәсе.
Рус теленә дә чират җитә –
Үзләштерү фарыз һәммәсен!
Ә улкае мәгърифәткә хирыс,
Белем эстәп йөри, күр әнә:
Иш булсын дип, төрек китапларын,
Гарәп телен хәтта өйрәнә.
Әтисенең берчак төп кәсебе –
Сәүдә эше тора тукталып.
Әлмөхәммәд кода киңәш бирә
Шул чагында җитди сүз алып:
«Әйдә, кияү Садыйк, бәхетеңне
Сынап кара барып Уралга!
Уй-зиһене, малы булганнарга,
Ком иләтсәң, алтын бар анда!»
Садыйк юлга кузгалырга була,
Ният кыла ерак сәфәргә.
Тарантасын җигеп, Җиргән* белән
Саубуллаша яңа сәхәрдә.
Авыл халкы уйда: «Җир читендә
Ниләр табар икән Садыйк бай?»
Ниятләгән икән – хикмәте бар!
Ният бит ул юктан калыкмый.
Озын-озак булачак бу сәфәр.
Ниләр көтә алда – кем белгән?
Тәгаен шул: Садыйк калебендә
Изге теләк шытып өлгергән!
*Җиргән – Садыйк Рәмиевлар нәселе яшәгән авыл.
Дәвамы бар.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА