Яңалыклар
-
XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары Казанга килә башлады
Бүген, 16 май көнне, Казан шәһәрендә XV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы үз эшен башлап җибәрде. Форум кысаларында делегатларны теркәү процессы иртәдән үк башланды. Катнашучыларны Казанның төрле кунакханәләрендә каршы алалар һәм теркәлү эшләрен алып баралар. -
Серле цивилизация
Дөньяда берәр цивилизация тарихы, дине, мәдәнияте белән кызыксынып китеп, аны ныклап торып өйрәнә башласаң, ни гаҗәп, анда үз татар телебездәге сүзләргә тап буласың. Кайчан, тарихның кайсы дәверендә, нинди шартларда татар телендәге сүзләр әлеге телләрдә барлыкка килде икән дип аптырыйсың. Бу очраклы хәлме, әллә монда безгә билгеле булмаган тирән серләр ятамы?!. -
Мөхәммәт САДРИ: «Берлинда»
Бункерлары асты өскә килде, – Мәкер ерткыч посып ятмасын! Каерып ачты совет солдатлары Җитмеш катлы Берлин капкасын!.. -
Казанда ХIХ гасыр бинасын реставрацияләячәкләр: фасадны торгызачаклар, кирпечтән өелгән корылмадагы ярыкларны тутырачаклар
1845 – 1846 елларда анда Лев Толстой яшәгән. -
Ибраһим хан
Ибраһим хан (?-1479) – Казан ханлыгының дүртенче идарәчесе. Ул 1467 елдан алып 1479 елга кадәр хакимлек иткән. -
Офыкларны киңәйткән мәгърифәтче
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында, Каюм Насыйриның персональ энциклопедиясе нәшер ителү уңаеннан, бик күркәм тәкъдим итү кичәсе уздырылды. -
МОГҖИЗАНЫ ТИЗРӘК ИЛТЕГЕЗ!.. (АУДИО)
Татарстан радиосының эфирдагы беренче адымнары турында сөйләүче истәлекләр байтак. Ул елларда Шамил Усманов белән иңгә-иң торып эшләгән радиотехник В.Тимофеевның хатирәләре алар арасында аерым урын алып тора, чөнки ул республикабыз авылларына радио кертү эшендә турыдан-туры катнашкан кеше. -
Шагыйрь Ирек Сабировның тууына – 75 ел
Шагыйрь, публицист, инженер, муниципаль җитәкче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2002), Россия Федерациясе Журналистлар берлеге әгъзасы (2004), ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре (2008) Ирек Нәгыйм улы Сабиров 1950 елның 14 апрелендә Татарстанның Биектау районындагы Мәмдәл авылында туган. 2020 елның 20 октябрендә вафат булды. -
Бакый Урманче: «Чыбыркылыйм, камчылыйм үземне!»
Татар сынлы сәнгатенең нигез ташын салучыларның берсе Бакый Идрис улы Урманче (1897-1990), беренчедән, ХХ гасырдагы дәһшәтле елларның шаһите булса, икенчедән, шул гасыр тудырган үзгәрешләргә, корылышларга үзеннән зур өлеш керткән кабатланмас талантка ия олуг шәхес. Без укучыга тәкъдим ителәчәк чыганакта, нигездә, уймачы-скульпторның Арча районының, Яңа Кырлай авылындагы, Тукайга багышланган мемориаль музей комплексы төзелешенә бәйле кайбер мәгълүматлар белән таныштырып, аның эшчәлегенә җитәкчелекнең нинди мөнәсәбәтә булуын күрсәтергә телибез. -
Без сугышны әле онытмадык...
«Хәзинә» милли сәнгать галереясындагы Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Ташка уелган язмышлар» күргәзмәсендә таш та елар иде, мөгаен. Картиналар күргәзмәсе генә түгел бу. Биредә Казан заводларының Җиңүгә керткән өлеше дә чагыла. Солдатларның архивларда сакланып калган хатларын да, тыл хезмәтчәннәренең хатирәләрен дә укып белергә мөмкин. Сәнгать әсәрләре һәм архив материаллары бер-берсен тулыландырып, ул дәһшәтле елларны тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә. -
Казанда «Үлемсез полк» хәтер акциясе быел офлайн-форматта узачак
Колонна хәрәкәте Карл Маркс урамыннан 15:00 сәгатьтә башлана. -
9 майда Казанда бәйрәм салюты башкала акваториясенең алты ноктасыннан тешәчәк
Фейерверк 6 минуттан артык дәвам итәчәк. -
№ 18 Айга кырын карама (10-16 май)
Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур! -
Шиһабетдин Мәрҗани һәм Бәрәңге ягы авыллары
Тарихчы һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең ХIX гасыр уртасында төзелгән ике томлык «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» дип аталган хезмәте бигрәк тә кыйммәтле. Бу хезмәтнең беренче томы Ш. Мәрҗани исән чагында, Казанда 1885 елда басылып чыга, ә икенче томы вафатыннан соң, 1900 елда нәшир ителә. Китапның исеме «Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр» дип тәрҗемә ителә. Хәзерге татар әдәби теленә тәрҗемә ителгән хезмәт 1989 елда Татарстан китап нәшриятында галим Әнвәр Хәйри тарафыннан басылып чыга. -
Тукай маршы (АУДИО)
Заһидулла Яруллин музыкасы. Җәләл Садриҗиһанов җитәкчелегендәге оркестр башкаруында.
