6 май 2025 яңалыклары
-
Шиһабетдин Мәрҗани һәм Бәрәңге ягы авыллары
Тарихчы һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең ХIX гасыр уртасында төзелгән ике томлык «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» дип аталган хезмәте бигрәк тә кыйммәтле. Бу хезмәтнең беренче томы Ш. Мәрҗани исән чагында, Казанда 1885 елда басылып чыга, ә икенче томы вафатыннан соң, 1900 елда нәшир ителә. Китапның исеме «Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр» дип тәрҗемә ителә. Хәзерге татар әдәби теленә тәрҗемә ителгән хезмәт 1989 елда Татарстан китап нәшриятында галим Әнвәр Хәйри тарафыннан басылып чыга. -
Тукай маршы (АУДИО)
Заһидулла Яруллин музыкасы. Җәләл Садриҗиһанов җитәкчелегендәге оркестр башкаруында. -
ҖИҢҮ ТАҢЫНДА (АУДИО)
Татарстан радиосының Бөек Ватан сугышы елларындагы эшчәнлеге үзе бер батырлыкка тиң. Без бу тарихны сәхифәнең киләсе чыгарылышларында бәян итәрбез. Хәзергә 1945 елның май аенда Җиңү көннәрендә булган хәлләргә күз салыйк. Ул вакытта танылган радио журналисты Мөхәммәт Хәмитов истәлекләренә мөрәҗәгать итәрбез.
