Шиһабетдин Мәрҗани һәм Бәрәңге ягы авыллары
Тарихчы һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең ХIX гасыр уртасында төзелгән ике томлык «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» дип аталган хезмәте бигрәк тә кыйммәтле. Бу хезмәтнең беренче томы Ш. Мәрҗани исән чагында, Казанда 1885 елда басылып чыга, ә икенче томы вафатыннан соң, 1900 елда нәшир ителә. Китапның исеме «Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр» дип тәрҗемә ителә. Хәзерге татар әдәби теленә тәрҗемә ителгән хезмәт 1989 елда Татарстан китап нәшриятында галим Әнвәр Хәйри тарафыннан басылып чыга.
Шиһабетдин Мәрҗани бик күп авылларны өйрәнә
«Мөстәфадел-әхбар...»ның эчтәлегеннән аңлашылганча, Ш.Мәрҗани хезмәтенең беренче томын татар халкының Казан ханлыгы таркатылганнан соңгы тарихын өйрәнүгә багышлый. Шушы максаттан ул Казан тирәсендә урнашкан күп кенә татар, шулай ук рус, чуаш һәм мари авылларын йөреп чыга. Бу сәфәрләрендә аерым торак пунктларының тарихын өйрәнүгә юнәлтелгән фәнни эзләнүләр белән бик бирелеп шөгыльләнә, аларда мәчетләр булуы һәм мәдрәсәләр эшчәнлеге белән кызыксына, халыкның көнкүрешенә игътибар итә.
Ш.Мәрҗани төрле урыннарга сәяхәте вакытында борынгы кабер ташларын, алардагы язуларны игътибар белән өйрәнә, халык авыз иҗаты әсәрләрен, риваятьләрне язып ала. Аннан соң эшләгән галимнәр Ш.Мәрҗанинең XIII-XVIII гасырларның эпиграфик һәйкәлләрен уку буенча эзләнүләрдә югары эрудицияле булуын ассызыклыйлар.
Шиһабетдин Мәрҗани «Илләт урманы» турында искә алып үтә
«Мөстәфадел-әхбар...» китабының икенче томының, өченче бүлегендә Ш.Мәрҗани Казанда һәм аның әйләнә-тирәсендә урнашкан торак пунктлардагы 130 мәчет һәм мәдрәсә эшчәнлеге турында мәгълүматлар бирә. Танылган галим-руханиның игътибарын җәлеп иткән урыннар арасында хәзерге Бәрәңге районы җирләрендә урнашкан кайбер авыллар булуын да билгеләп үтәргә кирәк. Мәсәлән, Казанның төньягындагы Алат юлы турында язганда, Мәрҗани бик куе һәм иге-чиге булмаган данлыклы «Илләт урманы» турында искә алып үтә. Бу урман артында мари халкы яшәгән авыллар башланганын да искәртә.
Бәрәңге, Лажы һәм Мазарбашы авылларын да искә ала
Ш.Мәрҗани татар авылларының кыскача тарихы турындагы бүлектә Казан тирәсендә урнашкан кайбер салалар турында мәгълүмат бирә, алар арасында Бәрәңге һәм Лажы авыллары да бар. Шулай ук хәзерге Мари Иле Республикасының Бәрәңге районы җирләрендә урнашкан татар авылларындагы мәчет һәм мәдрәсәләр дә телгә алына. Ш.Мәрҗани үзенең китабында шундый авыллар арасында берничә тапкыр Мазарбашы авылын искә алып: «Мазар башы авылы – Казаннан дүрт тукталыш төньякта, ике мәчетле бер авыл. Рус телендә «Алашайка» дип әйтелә. Казан елгасы буенда урнашкан Югары Ише авылыннан күчкәнлектән, «Мазар башы» дип аталуы исеменә бераз аңлашылмаучылык кертә...» – дип яза.
«Ведомости о магометанских школах Уржумского уезда» («Өржем өязенең мөселман мәктәпләре исемлеге») документыннан билгеле булганча, Вятка губернасының Өржем өязе Ирмучаш һәм Төрәк волостьларындагы татар авылларында революциягә кадәр 18 мәчет эшләгән, алар барысы да бер катлы агач биналарда урнашкан. Күрсәтелгән шушы һәрбер мәчет каршында гарәп язуына, Коръәнне һәм ислам нигезләрен өйрәнүгә юнәлтелгән башлангыч мәктәпләр булган. Алар арасында тик Мазарбашы мәчете генә аерым проект буенча төзелгән ике катлы кирпеч бинада эшли. Бу Мазарбашы Җәмигъ мәчетенең шушы җирлектәге барлык мөселманнар өчен башка мәчетләр арасында аерым әһәмияткә ия булган дини учреждение икәнлеген күрсәтә.
Мазарбашының мәшһүр имамнары – Мәрҗани китабында
Мазарбашы Җәмигъ мәчетендә халык арасында ихтирамга лаек булган күп кенә муллалар имам-хатыйб булып хезмәт иткән. Ш.Мәрҗани үзенең «Мөстәфадел-әхбар...» китабында шундый имамнар арасында Ашыт авылы имамы Биккол хәзрәтнең улы мулла Халид бине Бикколны күрсәтә.
Мазарбашы Җәмигъ мәчете имамнарының ислам мәгарифенә керткән өлешләре имам-хатыйп Фазыйл хәзрәт җитәкчелегендә бигрәк тә ныгый, ә аның вафатыннан соң, Әхмәд хәзрәт бине Ихсан бине Гомәр Кадермәт бине Сәед бине Ирман бине Исәнкол әл-Мәмсәви бу эшне дәвам итә. Шиһабетдин Мәрҗанинең алда күрсәтелгән хезмәтеннән шул билгеле: «Мазар башы Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы вафатыннан соң, Әхмәд бине Ихсан хәзрәт Мазар башы авылындагы таш мәчеттә мөдәррис, имам һәм имам-хатыйб була. Чыгышы белән Ташкичү күршесендәге Мәмсә исемле авылдан. Аның атасы Ихсан бине Гомәр Бөре башы авылында имам булып гомер итте һәм шунда вафат булды. Әхмәд хәзрәт дини белемне Яхъя мәдрәсәсендә ала, шунда ук яшьләй хәлфә була. Дөреслек тарафдары, инсафлы булуы белән зур шөһрәт казанды, гадел хөкем йөртүе, аек акылы, тыйнаклыгы белән аерылып тора иде. Аның шәкертләре – бертуган энеләре мелла Мөхәммәд, мелла Борһанетдин, шулай ук мелла Хафизетдин бине Насыйретдин бине Габдессәлам, Габдулла бине Габделгаффар бине Сәгыйдь әл-Казани, мелла Габделгани бине Салих һәм башкалар яхшы имамнар булдылар. Әхмәд бине Ихсан хәзрәт һиҗри белән 1287 елда (милади белән 1870 елда) рамазан аенда вафат булды. Мазар башы авылы каберлегендә җирләнде. Үлем авыруы белән ятканда мәхәллә халкына: «Мин үлгәч, минем углымны имам итеп куегыз, дип әйтмим. Бөек Аллаһ ризалыгын бирер. Зур авылга яхшы белемле имам кирәк», – дигән.
Шиһабетдин хәзрәт Мазарбашы авылында үзе дә булган
Мәшһүр Шиһабетдин Мәрҗанинең Мазарбашы Җәмигъ мәчетенә һәм аның имамнарына игътибарлы мөнәсәбәте галимнең Мазарбашы авылында һәм бу мәчеттә шәхсән булуы белән аңлатыла, чөнки Порт-Маматово (хәзерге Купай) авылында туган, Мазарбашында яшәгән, Маматовлар нәселеннән булган Сөләйман Каһармановка сеңлесе Биби-Сәйидә кияүгә бирелә һәм анда 1886 елда вафатына кадәр яши. «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» китабында Шиһабетдин Мәрҗани бу турыда болай дип язган: «Хөрмәтле атабыз мелла Баһаветдин бине Сөбхан бине Габделкәрим әл-Мәрҗани 1239 (1823) елда мөхәррәм аеның өчендә Бибихәбибәгә өйләнеп, аларның Бибифатыйма, мелла Садретдин, Әхмәд, Бибисаҗидә, Каваметдин, Бибидәрданә, Бибисәйидә, Галяэддин, Мәхмүд исемле балалары дөньяга килделәр, ләкин Каваметдин, Бибидәрданә кечкенә вакытларында вафат булдылар»; «Сеңлебез Бибисәйидә Сөләйман бине Каһарман бине Гобәйдулла бине Рахманколый бине Мөхәммәд әл-Мазарбаши никахында булып, Габделгазиз һәм Бибимәрьям исемле бер ул белән бер кызлары дөньяга килде. Сеңлебез Бибисәйидә 1304 (1886) елда, шәгъбан аеның алтысында, җомга көнне, Мазар башы авылында, иреннән бер ай соң вафат булды. Шимбә көнне җирләнде. Җеназасын мулла Сабир бине Әхмәд хәзрәт укыды».
Мәрҗани бу кызларны ике мәртәбә искә ала
Шиһабетдин Мәрҗанинең үзенең китабында ул чордагы Маматов ыруыннан булган танылган сәүдәгәр һәм сәнәгатьче Монасыйп Мәкъсудовның кызлары хакында ике урында телгә алуын искәртергә кирәк: «1210 (1795) елда, рабигыль-әүвәл аенда мелла Фәтхулла бине әл-Хөсәин бине Габделкәрим, Мөнәсиб бине Мәкъсуд бине Рахманколый бине Мөхәммәд кызы Сәхибкамалга өйләнә»; «Казан шәһәренең борынгы Апанай мәчетендә хезмәт иткән мелла хаҗи Салих бине Йосыф бине Исмәгыйль бине Апанай әл-Казани 1305 (1887) елда, зөлхиҗә аеның 20сендә, хаҗ сәфәреннән кайтканда, изге Җиддә шәһәрендә 84 яшендә вафат булып, шуның каберлегендә җирләнгән. Тумышы 1221 (1806) елда зөлхиҗә аеның 21ендә Казан шәһәрендә. Анасы – Мазарбашы авылында туган Мөнәсиб бине Мәкъсуд бине Рахманколый бине Мөхәммәд кызы Мөһервафа».
***
Билгеле, аз күләмле мәкаләдә Шиһабетдин Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» хезмәтененең бөтен эчтәлеген һәм авылларыбыз тарихын өйрәнүгә ярдәм итүдәге әһәмиятен ачып бирү мөмкин түгел. Үз вакыты өчен чын мәгънәсендә тулы тарихи әсәр булган әлеге хезмәт хәзерге көндә дә үзенең фәнни кыйммәтен җуймаган. Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулып үткәннән соң да, бу әсәр туган төбәк тарихын өйрәнүчеләр өчен, шул исәптән безнең җирлектәге татар авыллары тарихын өйрәнүдә дә, әһәмиятле чыганак булып кала.
«Безнең мирас». – 2025. – №4. – Б.24-27.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА