Шагыйрь Ирек Сабировның тууына – 75 ел
Шагыйрь Ирек Сабировның тууына – 75 ел
Ирек Сабиров (1950-2020)
Шагыйрь, публицист, инженер, муниципаль җитәкче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2002), Россия Федерациясе Журналистлар берлеге әгъзасы (2004), ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре (2008) Ирек Нәгыйм улы Сабиров 1950 елның 14 апрелендә Татарстанның Биектау районындагы Мәмдәл авылында туган. 2020 елның 20 октябрендә вафат булды.
Тукай
Тәүге кайгысы сабыйның
Киң дыньясын тар ясый:
«Әнкәемне кайтарыгыз!..» –
Чәбәләнә нарасый.
Ятим язмыш, фәкыйрь тормыш
Алда тора күренеп:
Сабый бәхете китеп бара
Ак кәфенгә төренеп.
Сөю, назлау, иркәләүдән
Алда тагын бар нием?
Көтә сине, ким дигәндә,
Ике үги әниең.
Тәңре сиңа биргән очкын
Гасырларда йоклаган;
Милләтеңнең бар хыялын
Ходай сиңа туплаган.
Кем бар тагын шулай үсеп,
Әдип булып өлгергән?
Бөеклеккә ятимлектән
Җирдә тагын кем менгән?
Кем әле халыктан шытып,
Шул халыкка моң биргән?
Зар күленнән дан күгенә
Җирдә тагын кем менгән?
Тоярсыңмы бу җиһанның
Рәхмәтен һәм хөрмәтен?
...Иң сәләтле бер баласын
Үги иткән милләтең...
Татарча
Рәхәтләнә җаным-тәнем,
«Әллүки»не көйләсәм.
Мин татарча, саф татарча
Җырлыйм, көйлим, сөйләшәм.
Дөнья белән мин татарча
Баглашам һәм аңлашам;
Төрки туганнар булыша,
Әгәр аңлый алмасам.
«Кирәкми», дип йөз чөергән –
Ул бит бары хөрәсән.
Ә мин исә чын татарча
Укыйм, язам, сөйләшәм.
Бар Чиләбе, бар Әстерхан,
Иң яктысы бар – Казан.
Мин Казанча, саф татарча
Сөйләшәм, укыйм, язам!
Татарлыгым
Татар халкы һаман исән,
чөнки аның тамырлары нык.
Татар кешесе, кайда гына яшәмәсен,
үзенең тамырларын онытмый.
Индус Таһиров
Еллар узган саен, күбрәк
Сизәм җирдә ямь барлыгын:
Язмыш каккан-суккан саен
Ныгый бара татарлыгым.
Булды үзе аптыраган
Мәлләрем юл чатларында;
Ят тарафка, бүтән юлга
Кереп киткән чакларым да.
Хәлсез ауган җирдән мине
Ни күтәрде, ни коткарды?
Чытырманнан туры юлга
Нинди куәт алып барды?
Ул – серле көч. Манкортларга
Һич аңлатып булмый аны:
Ул көч – мине кеше иткән
Татар каны, татар аңы,
Ходай биргән яшәү дәрте,
Тән һәм әхлак чисталыгы,
Борынгыны бүгенгегә
Тоташтырган җеп барлыгы.
Шуңа күрә җиңеп барам
Рух чирлеген, уй тарлыгын;
Айлар-еллар узган саен,
Ныгый бара татарлыгым.
Сәхифәне Ләбиб Лерон әзерләде.
«Безнең мирас». – 2025. – №4. – Б.77-78.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА