Журнал «Безнең мирас»

№ 18 Айга кырын карама (10-16 май)

🏷 Admin

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

 

10 май (шимбә). Зөлкагдә аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 17.28 сәгатьтә калка, 2.49 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы  15.57 сәгать.

 

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала.  Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

 

Карабодай сихәте

 

Кандагы холестерин микъдарын киметү, кан басымын нормальләштерү өчен, көненә 2 тапкыр 100-150шәр грамм карабодай кесәле эчәргә кирәк. 1 стакан суга 3 аш кашыгы карабодай оны салып, яхшылап болгаталар. Аерым савытта 1 литр су кайнатып чыгарып, шуңа әзерләнгән катнашманы әкренләп кушалар. Тәмлерәк булсын өчен бал яки чикләвек белән дә эчәргә ярый.

 

11 май (якшәмбе). Зөлкагдә аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 18.46 сәгатьтә калка, 2.50 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы  16.01 сәгать.

 

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән. Тәэсирләнүчән кешегә  аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы.

 

Балан шешне кайтара

 

Йөрәк яки бөер авыртканда аяк шешсә, гөлҗимеш һәм балан җиләкләрен, сары умырзая (язгы утчәчәк, адонис) үләнен тигез микъдарда кушалар да, шуның 2 аш кашыгын термостагы 0,5 литр кайнар суга салып, төнгелеккә калдыралар, иртән, сөзеп, көненә 3-4 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр.

 

12 май (дүшәмбе). Зөлкагдә аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 20.06 сәгатьтә калка, 2.58 сәгатьтә бата. 19 сәгать 56 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы  16.05  сәгать.

 

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

 

Әрекмән сызлауны баса

 

Җилкә буыннары сызлаганда, әрекмән яфрагы булыша. Яңа гына өзеп алынган яфракны салкын суда чылатып, йонлач ягы белән авырткан урынга бәйлиләр. Дәва курсы – 10-14 көн. Кул буыннары сызлаганда умырткалыкның муен өлешенә, аяк буыннары сызлаганда исә бил өлешенә массаж ясату нәтиҗәле.

 

13 май (сишәмбе). Зөлкагдә аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 21.27 сәгатьтә калка, 3.09 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы  16.09 сәгать.

 

Иҗат көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

 

Эчәклекне чистарту

 

100 әр грамм кара җимеш, күрәгә, йөзем һәм кычытканны иттарткычтан чыгаралар, 100 грамм бал, 100 миллилитр зәйтүн мае кушып, яхшылап болгаталар, пыяла банкада суыткычта саклыйлар. Кичке аштан соң 3 сәгать үткәч, 2 аш кашыгы кабалар, артыннан 300 миллилитр җылы су эчәләр. Иртәнге сәгать 7 дә һәм 10 да әлеге чараның организмга тәэсире сизелә. Дәва курсы - 1 ай. Тагын бер курсны ярты елдан соң үткәрергә була.

 

14 май (чәршәмбе). Зөлкагдә аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай  Укчы йолдызлыгында, 22.42 сәгатьтә калка,  3.28 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы  16.12 сәгать.

 

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

 

Бронхиттан – андыз тамыры

 

100 әр грамм вакланган мәче борчагы, татлы тамыр, андыз тамырларын кушып, шуның 2 аш кашыгын 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр дә, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 2 шәр аш кашыгы эчәләр.

 

15 май (пәнҗешәмбе). Зөлкагдә аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Укчы йолдызлыгында, 23.43 сәгатьтә калка, 4.00 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы  16.16 сәгать.

 

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәва чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

 

Чикләвекле лимон

 

Аритмиядән (йөрәк ритмы бозылудан) дәвалану өчен, дарулар белән бергә болай «сыйлану» да яхшы. 4 лимонның һәркайсын дүрткә бүләләр, 1 литр суда боткага әйләнгәнче пешерәләр. 0,5 кг вакланган әстерхан чикләвеге, 250 мл көнҗет мае, 200 г шикәр оны (пудра) йә бал  кушып, яхшылап болгаталар, суыткычта саклыйлар. Көненә 3 тапкыр, ашарга 20 минут кала, 1әр аш кашыгы кабалар.

 

16 май (җомга). Зөлкагдә аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай   Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 0.09 сәгатьтә калка,  4.51 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы  16.20 сәгать.

 

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

 

Манный коймагы

 

250 г манный ярмасы, 250 мл кефир, 2 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр, 1 әр чәй кашыгы тоз һәм сода кирәк. Йомырка, шикәр, тозны яхшылап туглыйлар, шуңа җылы кефир кушалар, аннары манный өстәп, яхшылап болгаталар, тастымал каплап, ярты сәгать тоталар. Аннан соң сода салып болгаталар да, тагын 10 минут тастымал каплап тоткач, кыздыралар. Кокос маенда кыздырсаң, аеруча тәмле була.

 

Алсу Зәйдуллина

«Мәдәни җомга» газетасы

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру