Журнал «Безнең мирас»

Офыкларны киңәйткән мәгърифәтче

🏷 Admin

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында, Каюм Насыйриның персональ энциклопедиясе нәшер ителү уңаеннан, бик күркәм тәкъдим итү кичәсе уздырылды.

 

Илдәге икътисади хәл шактый киеренке булганга, бу зур юбилейны – бөек мәгърифәтчебез К.Насыйриның тууына 200 ел тулуны киң колачлы итеп уздыра алмасак та, Каюм бабага багышлап персональ энциклопедия чыгару – зур вакыйга ул. Тәкъдим итү кичәсендә чыгыш ясаганнар бу хезмәтне шулай югары бәяләде. Дөрес, әдәбият галиме Фоат Галимуллин гына бераз башкачарак уйлый икән. Энциклопедиягә алынганчы, әүвәл мәгърифәтченең күптомлы сайланма әсәрләрен бастырасы иде дигән фикердә ул. Шайтан – башка, җен – башка дигәндәй, әлеге эшләрне тормышка ашырырга да вакыт җиткәндер, шәт. Әмма кемгә нинди бурыч куела бит. Мөгаен,  Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына шундый бурыч куелса һәм тиешле финанслар бүлеп бирелсә, алар йөзгә кызыллык китермәс иде. Хәер, болар – бер-берсенә комачауламый торган аерым ике юнәлеш. Әле бит шунысы да бар: Татар энциклопедиясе институты хезмәткәрләре бу зур колачлы эшне нибары бер ел ярым эчендә башкарып чыккан. Шул сәбәпле тантаналы чарага килгәннәр институт хезмәткәрләре адресына зурлау, мактау сүзләрен кызганмады.

 

– Әлеге хезмәтне башкарып, татар халкының рухи-мәдәни мирасын саклауга зур өлеш керткәннәре өчен институт хезмәткәрләренә зур рәхмәт! Дөрестән дә, Каюм Насыйриның эшчәнлеге гаять киңкырлы. Энциклопедия моны саллы итеп ачып салган. Мәгърифәтченең  хезмәтләре  халкыбыз өчен бер зур мәктәп булды. Татарны татар итеп танытуда, милли үзаңны уятуда, тарихи хәтерен ныгытуда Каюм баба хезмәтләренең әһәмияте бәяләп бетергесез. Аның халык педагогикасы, тәрбия бирүдәге хезмәтләре бүген дә яңгыраш таба. Татар грамматикасына караган хезмәтләре, татар терминологиясен булдыруга керткән өлеше татар тел белеменең нигез ташларыннан санала (Айнур Тимерханов, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты).

 

– Олуг юбилей уңаеннан без Каюм Насыйриның Казандагы музеен төзекләндерәчәкбез, туган авылында мондый эш инде тәмамланып килә. Шәһәр хакимияте Каюм Насыйрига һәйкәл кую өчен аның исемен йөрткән урамда җир кишәрлеге тәгаенләде, озакламый Каюм баба һәйкәле нисбәтеннән конкурс игълан итәчәкбез. Бу эштә күренекле сынчыларыбыз да катнашыр дип өметләнәбез. Әлеге белешмәлек, Тукай энциклопедиясе сыман, фән әһелләре, укытучылар, укучылар өчен бик кирәкле ярдәмлек булачак (Айрат Фәйзерахманов, Татарстан Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге башлыгы).

 

– Каюм Насыйриның Казан мещаны Мөхәммәтвәли Яхин белән берлектә татар телендә «Таң йолдызы» дигән газета чыгару нияте белән йөргәне дә мәгълүм. Киңкырлы галимнең хезмәтләре татар теленә, әдәбиятына, тарихына, этнографиясенә, эпиграфикасына, дәреслекләр һәм календарьлар чыгаруга, географиягә, ботаникага, медицинага, кулинариягә һәм башка өлкәләргә багышланган. Күренекле галимебез Исмәгыйль Рәмиев аның гыйльми һәм әдәби мирасы турында, ул кырык еллык иҗади эшчәнлеге чорында барлыгы 37 исемдә әсәр яза, 24 календарь төзи, басылган китаплары 4 мең, календарьлары 1200 битлек, барысы 5200 биткә җыела, дип язган. Галимнең фәнни, әдәби әсәрләре татар классик әдәбияты формалашуга зур тәэсир ясаган (Искәндәр Гыйләҗев, институтның баш фәнни хезмәткәре).

 

– Әлеге энциклопедияне чыгару турында указ 2023 елның мартында кабул ителде. Шуңа күрә безгә бу эшне, кем әйтмешли,  куна-төнә дигәндәй эшләргә туры килде. Каюм Насыйри, ни кызганыч, әле бик аз өйрәнелгән икән, без шуңа шаһит булдык. Бу хезмәтебез 500 битле. Анда 330дан артык мәкалә бар. Галим турында чыккан, табылган һәр язманың кыскача эчтәлеген бирергә тырыштык. Календарьларына да аннотация бар. Анда нинди мәкаләләр булуын, нәрсә хакында сүз баруын кыскача гына булса да укучылар белсен дидек. Чөнки ул календарьларны галимнәрдән башка кешенең күргәне юк. Аларда бик кызыклы мәгълүматлар бар. Ул бит башта үз фикерләрен календарьларында язып чык­кан, аннары шуларны киңәйтеп китап итеп язган (Рафаэль Шәйдуллин, әлеге басманың җаваплы сәркатибе).

 

Ни өчен мәгърифәтченең хезмәтләре аз өйрәнелгән соң дигән сорауга институтның баш хезмәткәре Рәмил Исламов җавап бирде. «Беренчедән, Каюм Насыйри татар теле өчен янып яшәсә дә, хезмәтләрен шул чордагы әдәби телдән аера алмаган, шуңа күрә теле шактый катлаулы. Икенчедән, аның хезмәтләрен аңлау, белү, анализ ясау өчен ул кулланган төрек, гарәп, фарсы чыганак­ларын белергә кирәк. Моның өчен шул заман гарәп, фарсы, төрек телләрен белгән кадрлар зарур. Тик андый кадрларыбыз юк. Аспирантурада андый белгечләр әзерләнми дип тә беләм», – дип тә уфтанды ул. Каюм Насыйриның башка халыкларның мәгарифенә, мәдәниятенә тәэсирен өйрәнергә дә чакырды галим.

 

ТР Фәннәр академиясендәге Ислами тикшеренүләр үзәге фәнни хезмәткәре Илдус Заһидуллин да хезмәткә югары бәя бирде. «Халык арасында дөньяви белем таратучы, мәгърифәтче, энциклопедик галим, тарихчы, этнограф шәхес турында әтрафлы, бик уңайлы, куллану өчен җайлы булган хезмәт бу. Әлеге китап – татар гуманитар фәне казанышы гына түгел, төрки халыклар өчен дә әһәмиятле вакыйга. Бу энциклопедия, онытылып баручы бик күп хезмәтләрнең аннотациясен биреп, әлеге хезмәтләрне кабат фәнни әйләнешкә кертү мөмкилеге  бирә.  Китап интернетка куелгач, ул бөтен дөньядагы гуманитар фәннәр белән кызыксынучыларга куллану өчен дә материал булачак», – диде ул. Сүз уңаеннан, июнь аенда Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘһСИ) оештыра торган конференциядә галим яңа хезмәтен – «Великий татарский просветитель Каюм Насыри» дигән хезмәтен тәкъдим итәчәк.

 

ТӘһСИнең әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов  энциклопедияне, татар әдәбият фәненең казанышы, дип зурлаганнан соң, К.Насыйри иҗатын яшь буынга җиткерү мәсьәләсен күтәрде, моның өчен аның әсәрләрен мәктәпләрдә киңрәк өйрәнергә чакырды. Бөек мәгърифәтчебезне киң җәмәгатьчелеккә таныту өчен ул Каюм Насыйриның әдәби образын тудыру мәсьәләсен калку итеп куйды. Шул уңайдан Эльмира Шәрифуллинаның «Каюм коесы» дигән поэмасын үрнәк итеп китерде. Кызганыч, бу әсәр әле һаман әдәби тәнкыйтебез күзлегенннән читтә калып килә.

 

КФУ мөгаллимәсе Миләүшә Хәбетдинова үз чиратында, һәр басмага аннотациясе язылганга күрә, китапны, безнең хәзерге надан буын өчен искиткеч күп мәгълүматлы, титаник хезмәт, дип бәяләде. Күптән түгел генә дөнья күргән «Соединяющий миры» дигән фильмны нигездә мактаса да, аның соңгы нәтиҗәсе – «Каюм Насыйри ачышлары аның үз чоры өчен генә» дигән фикере белән кискен килешмәвен белдерде. «Сез чыгарган бу китаплар – энциклопедия, И.Заһидуллинның хезмәте бу ялгыш фикерне кире кага. Каюм бабаның ачышлары  киләчәк буын өчен дә файдалы булыр», – дип ул К.Насыйриның Нәкый Исәнбәт кебек дәвамчылары, шәкертләре булуын да исәпкә алырга, теркәп калдырырга чакырды.

 

Рәшит Минһаҗ

«Мәдәни җомга» газетасы

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру