Журнал «Безнең мирас»

Казанда «Үлемсез полк» хәтер акциясе быел офлайн-форматта узачак

🏷 Admin

Колонна хәрәкәте Карл Маркс урамыннан 15:00 сәгатьтә башлана, – дип яза Казан мэриясе

Быел «Үлемсез полк» бөтенроссия хәтер акциясе ике елдан соң Татарстан башкаласында офлайн-форматта узачак. Катнашучылар колоннасы формалашу 12:00 сәгатьтә берничә ноктада старт ала, ә «Үлемсез полк» үзе Карл Маркс урамыннан 15:00 сәгатьтә хәрәкәтне башлаячак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шәһәрнең мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.

Хәрәкәт маршруты элеккеге еллардагы кебек калачак һәм Ирек мәйданыннан башланачак. Колонна Карл Маркс, Лобачевский, Кремль урамнарыннан һәм аннары 1 Май урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр узачак.

Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарның портретлары белән йөрешкә һәр шәһәр кешесе дә кушыла ала. Колоннага төп кушылу урыннары Карл Маркс урамы, Гоголь урамы, Мөштәри урамы һәм Толстой урамы киселеше булачак. Шулай ук колоннага Кремль урамында, Казан федераль университеты янында, Профессор Нужин һәм Университет урамында керергә мөмкин булачак.

«Урын җитәрлек булачак, әмма без барлык теләүчеләрне бераз иртәрәк чакырабыз. Барлык контроль-үткәрү пунктлары тикшерү чаралары белән җиһазландырылачак, шуңа күрә эре әйберләрсез килегез. Үзегезнең героегыз фотографиясен, кечкенә шешә су, һава торышы буенча баш киемен алыгыз. Мәйданчыкта игътибарлы һәм әдәпле булыгыз», – дип йомгак ясады Азат Абзалов.

«Үлемсез полк» маршрутының озынлыгы 5 км тәшкил итәчәк, финиш ноктасында – Меңьеллык мәйданында бәйрәм концерты булачак.

Исегезгә төшерәбез, Казанда ике еллык тәнәфестән соң «Үлемсез полк» хәтер акциясе соңгы тапкыр 2022 елда узды. Ул вакытта йөрешкә 170 мең кеше кушылды.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру