Журнал «Безнең мирас»

Бакый Урманче: «Чыбыркылыйм, камчылыйм үземне!»

Татар сынлы сәнгатенең нигез ташын салучыларның берсе Бакый Идрис улы Урманче (1897-1990), беренчедән, ХХ гасырдагы дәһшәтле елларның шаһите булса, икенчедән, шул гасыр тудырган үзгәрешләргә, корылышларга үзеннән зур өлеш керткән кабатланмас талантка ия олуг шәхес. Без укучыга тәкъдим ителәчәк чыганакта, нигездә, уймачы-скульпторның Арча районының, Яңа Кырлай авылындагы, Тукайга багышланган мемориаль музей комплексы төзелешенә бәйле кайбер мәгълүматлар белән таныштырып, аның эшчәлегенә җитәкчелекнең нинди мөнәсәбәтә булуын күрсәтергә телибез.

Мәгълүм ки, ХХ гасырның 70 нче елларында Тукайның 90 еллыгы уңаеннан Татарстан хөкүмәте җитәкчелегендә Яңа Кырлайда Тукай музей комплексын төзү эше карала. Ул эшкә рәссам-уймачы Б.Урманче да тартыла. Тукай белән аралашу мөмкинлеге чикле булса да, аны күреп белгән, иҗатына багышлап күп санлы сәнгать әсәрләре иҗат иткән, басылып чыккан шактый гына китапларын бизәгән рәссам-скульптурны бу эшкә җәлеп итү гаҗәп тоелмыйдыр. Хәтта ки, Урманчега музей комплексы проектының архитетурасын эшләү дә йөкләнә. Аның шәхси архивын өйрәнгәндә, музей төзелеше өчен беренчел чынганаклар туплавы, аның сызымнары өчен Арча төбәгенең тарихи биналарының фотосурәтләрен һәм сызымнарын алуы, өлкәннәр белән аралашуы хакында материаллар сакланган. Алар эш барышында әһәмиятле роль уйнаган. Урманче, әлеге төзелешне алып бару өчен, талантлы рәссам-скульпторлардан, архитекторлардан торган төркем туплаган. Бу төркем музей комплексы төзелешенең сыйфатлы башкарылуында проект җитәкчесенең ышанычлы таянычлары булган.

Шунысы аяныч, әлеге изге гамәл дә үзе агымы белән уңайлы гына бармый, көтелмәгән каршылыкларга очрый. Урманченың Тукай заманын ачкан, аның рухын чагылдыра алган проектның күп кенә өлеше, төрле сәбәпләр аркасында, төшеп кала, эш өчен түләү дә авырлыклар белән генә хәл ителә. Шәхси архивта Урманченың бу гамәлләргә ризасызлык белдергән язмалары белән дә таныша алабыз. Кызганыч ки, бу язмада ул чыганаклар белән таныштыру мөмкинлеге азрак шул. Без, нигездә, Тукай музей комплексы хакында гына сүз алып барырбыз.

Шуны да искәртү кирәк: Урманченың татар телендәге барлык кулъязмалары да гарәп имлясында язылган. Укучыга тәкъдим ителгән материаллар кулъязмалардан алынды.

Текстлар, авторда ничек бар, шулай калдырылды. Аңлашылмаган сүзләргә, шәхесләргә яисә вакыйгаларга кыска гына искәрмәләр дә бирелде.

 

Татарстан җөмһүриятенең баш министры урынбасары, фән докторы, профессор Мансур Хәсән угылына[1] сурәтче Габделбакый Урманчедан гарзы-халь[2]

I

...Тукайның корылган Мемориаль туксан еллыгына, Сезнең һиммәтегез, төпкә җигелеп өстәрәвегез белән генә эшкә иңдерелде, дип уйлыйм. Тукайның туксан еллыгына карата ителгән хезмәтләрне әйтәм. Әгәр бу тапкырдагы кебек рәсми даирәләр әйләнмәсендә йөрсә, ул эш вакытында өлгермәгән булыр, дип уйлыйм.

Әгәр сезнең боерыкларга аркаланып, төрле маневрлар белән хәрәкәт итмәсәм, өйнең фасадларын кору түгел, проектлары гына да вакытына өлгермәс иде.

Мин хәзер каба рәвешендә[3] мадди-акча исәпләү тарзына[4] күчәм инде. Ягъни мин проектлар ясаган өчен бер тиен алмадым. Бөтен проектлар өчен тиешле акчаны ассистентларга биреп, эшне тизләттем. Чөнки аларның худфонд кассасыннан акча алырга хаклары юк, аны рәсмиләштерү өчен бетмәс-төгәнмәс формаль бөгөтләрне кичәргә лязем булачак[5], димәк, проектларын ясау гына да күп айларга сузылачак иде. Урманче бушка эшли, халыкка хезмәт итә. Ләкин кем аны тәкъдир итә[6]?

Дөрест, проектның кайбер кисәкләре эшләнми калды.

Өйнең фасадларын ясап өлгертер өчен реконструкция эшләрен башлауны ашыктырырга зарур булганлыктан, бу эшләрне кичектермичән эшкә иңдерергә көч куелды.

Бу эшләрне юлга кую байтак катлаулы булып, төрле интерестлар болганып, гайбәтләргә кермәс өчен сүзне кыскартам. Конкрет фактларга күчеп, Сезгә аерым-аерым укырга уңай хәлгә китерәм.

(Димәк, проектлар өчен Урманчега гонорар юк. Түләнмәгән – З.М.)

II

Тукай фигурасын металлдан кою, бөтен этапларын уйлаганда, минем бер еллык гомеремне алды. Ярдәмче итеп Нуретдин Мифтаховны да йөрттем. Әүвәл күп вакыт сарыф итеп, худфонд почмагында, гипстан коелган фигураны төзәттек. Аннан соң заводка йөрдек: берничә тапкыр заводта салкын тидереп, чирләдем.

Ниһаять, 16 апрельдә, соңгы тапкыр барып: «Инде, ярар инде» – дидек. Кою эше тәмамланды.

Бу эшне министр кешесе А.А.Сластунин[7] яхшы тырышып алып барды. Ә Мифтахов белән безнең эш – үтекчә[8]. Нә түләү, нә дә вәгъдәләшү – трудовое соглашение юк. Иң әүвәл эш, аннары исәпләшербез, дип эшләдек. Түләү мәсьәләсен җае белән кузгалтып барсам да, һаман соңга калдырылып барды. Намус хәзер модада түгел, шуны һаман аңлап беткәнем юк.

Бер вакыт бу мәсьәләне төгәлләү нияте белән министр урынбасары Мөҗип Низамиев[9] Худфонд кешеләрен Суюров, Башмаков[10], Андрееваларны минем остаханәгә җыйган, түләү мәсьәләләрен тикшереп, мәгъкуль карарга китергән, Суюровка шул карарны үтәү генә калган иде. Ул аны эшләмәде. Карарны кәгазьгә дә теркәтмәгән икән. Һавада калды.

Министрның да исенә төшердем. Ул: «Худфонд түләми мени?» – диде. Бу сүзләр дә һавага очты.

Шулай итеп, эш һаман барды, ялын түләүче юк. Бу буталчыкны аралап, баш әйләндереп йөрергә минем хәлем дә, вакытым да юк. Мин йөрсәм эшне кем эшләр? Кем хуҗа? Люция Вәлиевамы[11]? Әстәгъфирулла!

Беренче этап эшләре – гипстан модель хәзерләү – Худфонд карамагында барды. Соңыннан заводта металлдан кою эшләре министр карамаганда А.Сластунин булышуы белән эшкәртелде. Һәр ике этапта миңа дустларча ярдәм итеп йөргән кеше Нуретдин Мифтахов булды. Аның үзенең дә хаҗәтләре бар иде, министрга ирештердем, нәтиҗә булмады. Бу озын сүз. Калдырыйк.

Тукай фигурасының эшләре бетмәгән әле. Бу инде өченче этап: фигураның фактурасын – өстке күренеше – патинасын ясарга кирәк. Кем ясый? Бу да Аллаһ ризасы өчен эшләнергә каламы?

Бу җиңел эш түгел. Мин инде 10-15 скульптураны металлдан кою хафасы белән яшим. Халыкны – химиклар, инженерлар, галимнәрне кузгалтып йөрим. Әле дә шулай, кайберсе белән Кырлайга барып, карап та кайттык.

Уйлау, акыллашу, сынау-тикшерүләр таләп ителә. Практик эш кирәк. Кем майтарыр[12]? Кем җавап бирә?

Элек бетон фигураны куябыз? Аның хуҗасы кем, авторы түгелме? Ул бит төп модель. Мин күргәндә Кырлай мәктәбенең бер почмагындв аунап ята иде. Ник автор белән киңәш-табыш итешмиләр? Һичбер кемне конкрет гаепләргә дәлилем юк. Әмма хәл шулай, ул икенче фигураның хуҗасы мин, дип уйлыйм. Аны минем остаханәгә кайтарып куярга, соңыннан алыш-биреш мәсьәләсен хәл итәргә тиешләр.

Мин бит шул хезмәтләрдән килгән әҗер белән яшим. Шул әҗер миңа киләчәк эшләрне майтарып, барлыкка китерергә мадди-материаль нигез була.

Югарыда әйтелгән эшләрнең берсе дә түләнмәгән. Практик юл – икенче фигураны миннән сатып алу, шуның өчен түләү. Юкса, әллә никадәр сүз, кәгазь әрәм итеп, Худфондның, министрның лабиринтларында карар эзләп йөрергә әвереләчәк. Коры стресс, Урманчега инфаркт китүе мөмкин...

***

Арсланов[13]

Аның, сурәтче булуы өстенә, янә музыкант булуын һәм Салих Сәйдәшевнең[14] якын дустларындан булуын мин соңындан гына ишетдем. Әүвәл мин аның бик наиф, һәвәскәрләрчә ясаган рәсемнәрен, бигрәк дә Тукай әсәрләре өчен ясаган рәсемнәрен күреп белә идем. Тукайның һөҗүви рәсемнәре, андан Каюм Насыйри[15] портретын ясады. Бу эш хакында төрле сүзләр йөри иде. Мәсәлән, рәсемне ясату хакында Мөхетдин ага Корбангалиев[16] хафаланып, ул вакытта Галимҗан[17] да сау әле. Мөхитдин ага үзе Каюм Насыйрине күреп белгән. Рәсемне тагы Каюмны белгән кешеләргә күрсәткәннәр. Шулай итеп, ул шактый дөрест ракруста булган.

***

 

Көндәлек. 1966 ел

30 май. ...Ничә көннәрдән бирле шулай иртән калкып дүрт сәгать кырык минут Тукайның «Шүрәле» һәм башка әсәрләренә сурәтләр эшлим. Азап, ләззәтле азап, иҗад азабы. Нәтиҗәсе ни булыр...

Күргәзмәгә барсалар, халык карап узар, кайсы кырыксыз, кайсы исе дә китмәс...

Кем уйлар Бакыйның тәүлегенә 15 әр сәгать эшләве, интегүе хакында.

Арыйм... Тукай 26 яшендә вафат.

«Нинди дәрд белән каләм сызсам да кәгазь өстенә,

Очмый әүвәлге җүләр саф яшь мәхәббәт чаткысы![18]» –

диеп язган. Мин инде җитмешдә!

Арыйм. Каты чәй эчеп чыбыркылыйм, камчылыйм үземне. Әле дә яхшы, йөрәк сукыранмый, җылатмый.

 

***

Көндәлек. 1981 ел

26 июль. Әнвәрне[19] Кырлайга алып бардым. Хәнәфи алып барды. Айгөл, Айдар-Күчем дә бардылар. Минем эшләр аяныч хәлдә: иң әүвәл Тукай фигурасы – бик яман соры буяуга буяп куйганнар. Андый төссез-ямьсез буяуга хәзер бәдрәфләрне дә буямыйлар. Музейда кизүлек кыла торган ханым каракалпаклар килер алдындан шулай буяп куйдылар, диде. Гаҗәп, зәвыксызлык һәм шапшаклык. Күпме рельефлар – минем Шүрәле темасына ясалган күпме рәвешдәге агач уймалар идәндә аунап ята. Аларның бөтен җирләре керләнгән, кул белән тота-тота...

 

[1] Профессор Мансур Хәсән угылына –Мансур Хәсән улы Хәсәнов (1930-2010), әдәбият галиме һәм дәүләт эшлеклесе.

[2] Хат Б. Урманченың шәхси архивыннан алынды. Хат бүлекләргә бүленеп язылган, һәрберсенең ахырында «Б. Урманче» имзасы куелган. Хат 1986 елның июль аенда язылган Текст «Тирән самимият белән Сезне һаман яхшылык белән искә алучы» дип тәмамлана һәм  «Габделбакый Урманче» имзасы куелган.  

[3] Каба рәвешендә – тупас рәвештә.

[4] Тарзына – тәртибенә, рәвешенә.

[5] Бөгөтләрне кичәргә лязем булачак – каршылыкларны, борылышларны кичәргә кирәк булачак.

[6] Тәкъдир итә – таныту, бәяләү.

[7] Министр кешесе А.А. Сластунин – Анатолий Алексеевич Сластунин (1937-2008), мәдәният хезмәткәре. Б. Урманче искә алганда Татарстан Мәдәният министрлыгында эшли.

[8] Үтекчә – бушка диярлек.

[9] Министр урынбасары Мөҗип Низамиев – Мөҗип Таҗи улы Низамиев (1934-2012), мәдәният эшлеклесе.

[10] Худфонд кешеләрен Суюров, Башмаков – рәссам Фәрит Габдерахман улы Суюров (1939), гамәли бизәлеш сәнгате рәссамы Игорь Николаевич Башмаков (1943).

[11] Люция Вәлиевамы – Люция Гали кызы Вәлиева (1928-?), музей эшлеклесе. 1976-1987 нче елларда Татарстан милли музееның генераль директоры.

[12] Кем майтарыр – кем башкарыр.

[13] Арсланов – Госман Вәли улы Арсланов (1897-1941), график, театр рәссамы.

[14] Салих Сәйдәшевнең – Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев (1900-1954), композитор, дирижёр.

[15] Каюм Насыйри – Каюм Насыйри (1825-1902), мәгърифәтче, тарихчы, этнограф, тел белгече, әдип.

[16] Галимҗан – Галимҗан Ибраһимов (1887-1938), күренекле татар әдибе, галим һәм җәмәгать эшлеклесе.

[17]Мөхетдин ага Корбангалиев – Мөхетдин Хавизетдин улы Корбангалиев (1873-1941), филолог, педагог.

[18] Очмый әүвәлге җүләр саф яшь мәхәббәт чаткысы – бу шигырь юллы Г. Тукайның «Өзелгән өмид» шигыреннән алынган. Беренче тапкыр «Вакыт»ның 1910 елгы 29 ноябрь (700 нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган.

[19] Әнвәрне – Әнвәр Габделхәй улы Назыйров (1918-1990), театр рәссамы, график.

 

«Безнең мирас». – 2025. – №4. – Б.40-45.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру