Журнал «Безнең мирас»

Без сугышны әле онытмадык...

🏷 Admin

«Хәзинә» милли сәнгать галереясындагы Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Ташка уелган язмышлар»
күргәзмәсендә таш та елар иде, мөгаен. Картиналар күргәзмәсе генә түгел бу. Биредә Казан заводларының Җиңүгә керткән өлеше дә чагыла. Солдатларның архивларда сакланып калган хатларын да, тыл хезмәтчәннәренең хатирәләрен дә укып белергә мөмкин. Сәнгать әсәрләре һәм архив материаллары бер-берсен тулыландырып, ул дәһшәтле елларны тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә.
ТАШКА УЕЛГАН ЯЗМЫШЛАР
Картина һәм скульптуралар өчкә бүленгән. Беренче төр әсәрләрдә сугыш алдыннан ил тормышын күрәбез. Социалистик җиңүләр, зур төзелешләр, җитештерүдәге рекордлар бәйрәмчә төсләр белән гәүдәләндерелгән. Фаҗига якынлашканны сизенгәндәй, шомлы хисләр белән иҗат ителгәннәре дә бар. Икенче бүлектә фронтовик рәссамнар Х.Якупов, В.Куделькин, Л.Фәттахов, М.Усманов һәм башкаларның картиналарын һәм И.Рәфыйков, М.Хәертдинов, Ә.Мәҗитов кебек кылкаләм осталарының сугыштан соң иҗат ителгән сурәтләрен күрергә мөмкин. Һәрбер рәссамның фронт еллары турында белешмә бар. Татарстан рәсем сәнгатенең классигы Лотфулла Фәттахов, мәсәлән, сәнгать училищесының бишенче курсыннан совет-фин сугышына китә. Шуннан Бөек Ватан сугышы фронтына эләгә, Брест крепостен яклап сугышканда контузияләнеп әсирлеккә эләгә. Концлагерьдан берничә тапкыр качарга омтыла, рәссамны тоталар, аңын җуйганчы кыйныйлар. Ниһаять, бер лагерьдан икенчесенә алып барганда, идәнен сүтеп, ыжгырып барган товар поездыннан сикерә ул. Хат-хәбәре
булмагач, Казанда аны инде үлгән дип уйлаганнардыр. Исән-имин кайтып кергәч исә, якыннары шатланып туя алмый. Казанда Лотфуллага Якуповлар гаиләсеннән дә якынрак кеше булмый. Ятим бала бит. Күренекле рәссамыбыз Харис Якуповның гаиләсе аны тәрбиягә алган була. Харис белән бертуган кебек үсәләр. Х.Якупов та – сугыш ветераны. Бу ике егеткә кеше дигән бөек исемгә лаек икәннәрен дәлилләр өчен фронтта гына түгел, тыныч тормышта да көрәшергә туры килә. Фашистлардан качып исән-имин котылган Лотфулланы озак еллар Черек күлгә чакыртып интектерәләр. Талантына да карамастан, Л.Фәттаховка иҗат итәргә мөмкинлек бирмәсләр иде, мөгаен. Х.Якупов яшьлек дустын яклап чыкмаса… «В.И.Ленинның ТАССР оешу турында декретка кул куюы» картинасы өчен, мәсәлән, Якуповка Сталин премиясен бирергә карар чыгып, аның белән бергәләп бу картинаны иҗат иткән Фәттаховны исә, әсирлектә булганын сылтау итеп, бүләктән коры калдыргач, Габдрахман улы Харис, Лотфуллага бирмәсәгез, миңа да кирәкми, дип Сталин премиясеннән баш тарта. Сталин үзе исән чакта!.. Нәтиҗәдә, икесенең дә Сталин премиясе белән бүләкләнгәнен беләбез... Лотфулла Фәттахов  сугышны сурәтләми. Аның картиналарында алтын төсле тулышкан игеннәрне, Сабан туен, яңа төзелешләр өчен киселгән агач кәүсәләрен, матур табигать күренешләрен, самими бала-чаганы күрәбез. Рәссам тормышка гашыйк. Аның һәрбер картинасы үлемгә илтүче сугышларга протест булып яңгырый.
Александр Родионов исә, киресенчә, гел сугыш күренешләре сурәтли. Бу рәссам Казаныбызга Ташкент рәсем сәнгате училищесын тәмамлагач күчеп килә, «Татхудожник» оешмасында эшли. Бөек Ватан сугышы елларында фронт газетасына рәсемнәр ясый, үзе өчен рәсемле көндәлек алып бара. Әйләнеп кайткач, шулар нигезендә картиналар иҗат итә. Әмма А.Родионовның сугыш турындагы сурәтләре дә яшәүгә гимн булып яңгырый. Ул геройларын яз көнне яфракка бөреләнгән каеннар арасында («Солдат язы»), йә булмаса алтын төсле иген кырларында («Икмәк») сурәтләп, сугышларга тормышны каршы куя.
Виктор Куделькин язмышы бик гыйбрәтле. Сугышның беренче көннәреннән фронтка китә ул, Мәскәүне яклап сугышкан, Кенигсбергны алуда катнашкан егет элемтәче булып дан казана. Элемтә ул – сугышның үзәге, нервы. Хатлар исә – фронт белән тыл арасындагы элемтә. Бервакыт Куделькинга Казаннан коточкыч хәбәр килеп ирешә. «Мин башканы яраттым»дигән юллар була хатта. Шуннан соң Викторның берәр танк астына ташланмыйча ничек исән калганын бер Аллаһ кына белә. Хәзер аның тыл белән элемтәсе өзелгән. Солдатлар өйләренә хат язганда, Виктор аларның портретларын ясап, үзләренә бүләк итеп бирә, кайберләрен рәсем блокнотында саклый. Әнә шулай рәсемнәр Виктор өчен тормыш белән элемтәне саклаучы бердәнбер чарага әйләнә. Рәсем блокноты аны үлемнән саклап кала, дисәк тә ялгыш булмас. Сугыштан кайткач ул Казан сәнгать училищесына укытырга керә, аның директоры була. Кабат өйләнгәч, кызчыклары дөньяга килә.
Анасының юньсез булуын төшенгәч, беренче хатыныннан туган улы да Куделькин янына күчеп килә...
ӨЧПОЧМАКЛЫ СОЛДАТ ХАТЛАРЫ
Диварларда – солдат хатлары. Аларны укыганда йөрәк кысылып куя. Нәрсә турында язган яшәү белән үлем арасында чайкалган солдатлар? «Тәтә, минем сиңа гозер шул: семьям бик начар хәлдә икән. Ничек булса да, балаларга сипарат сөте белән ярдәм итә күр. Исән-сау кайта калсам, онытмам», дип гаиләсен кайгыртып язган билгесез солдат сугышның иң кызган вакытында 1943 тә. «Исән булсак, бер кайтырбыз. Нәнәм, үзебез кайтканчы ничек булса да исән торырга тырышыгыз. Атнасына бер генә пот булса да бәрәңге алу ягын карагыз», – дигән Миңнегали Габдрахманов. Солдатлар кайту турында хыялларын да язган. «Көнбатыш Украинада булган чакта урта яшьтәге дингә бирелгән бер украин хатыны Пасхага өеңә әйләнеп кайтачаксың, дип юрады. Кайсы Пасхага икәне Евангелиедә язылмаган иде, күрәсең. Ышанмасам да, чын күңелдән дингә бирелгән бу хатынның хәтерен калдырмас өчен җитди кыяфәт чыгарып тыңладым», – дигән Владимир Карпушкин. 1941 дә язган хатында Сәетҗан Мозаффаров төшендә куркыныч булып аккан суга кереп тә батмавын исән-имин кайтуга юрап болай дип язган: «Шулай да кердем шул елгага. Су атның корсак астыннан булды. Ат та чыкты, минем дә бер төшем чыланмады. Шулай булгач, мин үземчә кайтам дип йөрим, Алла боерса. Сугыш кына озакка бармасын. Сез нәрсә юрарсыз тагын...» Берише балаларына үгет-нәсыйхәт биргән. «Дуся, Сережа мәктәптә начар укый дип язасың. Әйт син аңа, укуына комачаулаган бөтен юк-барны башыннан чыгарып ташласын. Хәзер олысы, кечесе Ватан сагына басарга тиеш. Завод эшчеләре, авыл хезмәтчәннәре планны арттырып үтәве белән оборона тотса, укучылар яхшы билгеләре белән Җиңү көнен якынайта, диген...» Гыймай Вәлиуллинның хаты нишләптер русча язылган. «Кызым Розаны сагындым. Ул да мине искә аладыр. Хәер, бу хакта миңа язма, укуы авыр булыр. Кызым, багалмам, мине сагынганда җырлар өчен бергә чакта җырлаган җырны җибәрәм:
«Страну родную, милую
не взять фашистам силою.
Пусть будет им могилою
Советская земля...», дигән...
СУГЫШ БАЛАЛАРЫ ИСТӘЛЕКЛӘРЕ
«Сугыш елларында хуҗалык хатын-кыз, карт-коры, бала-чагага калды. Бакчада ни үссә, шуның белән тукландык, һәм мал-туар коткара иде. Ләкин продукциянең күп өлешен налог рәвешендә тапшырырга мәҗбүр идек. Безнең йортка, мәсәлән, 40 килограмм ит, 8 кило май тапшыру йөкләнде. Шуның өстенә, бәрәңге, сөт, йон. Аларның күләмен хәтерләмим. Җирне чиратлап сөрәләр иде. Җиде хатын-кыз җигелеп тарта, берсе суканы йөртә. Бәрәңге беткәч, кычыткан, алабутага күчә идек», – дип язган Михаил Киселев. «Итне еллар буе ашамадык. Комбайнердан ялварып берничә бөртек бодай ала алсаң, шундук ашыйсың. Аны өйгә алып кайтырга түземлегең җитсә, табада кыздырып аласың. Кыздырылган бодай исеннән башлар әйләнә», – дип искә алган Александр Кушимов. «Заводта эшләүче әтигә көненә 700 грамм икмәк бирә иделәр. Өйдә бала караучы әнигә – 250, балаларга – 350, институтта укучы апабызга – 500 грамм. Шуны өчкә бүләбез дә – иртә белән, төшке ашка һәм кичен ашыйбыз. Бөтен ипине берьюлы ашап бетерәсе килә югыйсә. Ипи, балчык кебек, кискәндә пычакка ябыша, кисәр алдыннан пычакны су белән чылата иде әни. Әмма аның тәмлелеге... Әни өстәл уртасына бер чәй кашыгы шикәр комы сибә дә, шуңа ипине манып ашыйбыз... Сухая Рекага кычытканга җибәргәннәре хәтеремдә. Чәнечкеле тимерчыбык артында кычыткан күп, әмма йорт хуҗалары якын җибәрми. Кайвакыт кычыткан белән шундый итеп китереп манчыйлар, бөтен тән кайнар су койган кебек була», дип искә алган бала чагын Роза Волкова.
ДОГАЛАРЫМ ЯРДӘМ ИТТЕ...
Алабуга районы Дөм-Дөм авылында туып үскән Галим Гатинны фронтка алып киткәндә кызы Рәмзиягә нибары 2 яшь була. Нарасыен күккә чөеп уйнаганын күреп, Галим, әйдә, кызыңны да үзебез белән алабыз, дип шаярта дуслары. Әнисе Мәрзия апа, кызым, әтием кайтсын, дип дога укы, сабыйларның догалары кабул була, дип әйтә торган булган. Бервакыт өйләренә бер хатын килеп, сумкасыннан язу чыгара. Аннары Мәрзия апа белән кунагы маңгайны-маңгайга терәп озак кына елашалар. Бернәрсә аңламаса да, нәни Рәмзия дә аларга кушылып елый. Әтисе Галим абыйның хәбәрсез югалуы турында кәгазь була ул. Еллар үтә, Рәмзия исә дога укудан туктамый. «Кайтмый инде, өметләнмә, син бала-чага түгел, – ди дусты Мәгълүмә. 2015 елның 25 маенда исә Рәмзиягә Псков өлкәсе Харино-Бор авылы янында әтисенең җәсаде табылуы турында хәбәр килеп ирешә. Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатларны эзләүче «Поиск» отряды Галим Гатинны жетоныннан ачыклаган. 74 ел үткәч авылына әйләнеп кайткан солдат. «Догаларым гына ярдәм итте», – ди тавышының калтыравын сиздермәскә, күз яшьләрен җиңәргә тырышып сөйләгән Рәмзия Сабирова.
ҖИҢҮГӘ ИРЕШТЕРГӘН КАЗАН САМОЛЕТЛАРЫ
Билгеле булганча, Бөек Ватан сугышы башлангач, Мәскәү, Лениградтагы завод- фабрикаларны бүтән шәһәрләргә күчерү турында хакимият карары чыга. Казаныбызга, мәсәлән, Мәскәүдән 22 нче авиация заводы күченә. Безнең С.П.Горбунов заводы белән кушылып, алар икесе бергә «Пе-2», «Пе-8» самолетлары җитештерә. Ирләр фронтка китеп беткән, эшләргә кеше юк. Завод эшчеләренең өчтән берен 14-18 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр тәшкил итә. Гөнаһ шомлыгына, 1941 нең кышы гадәттән тыш суык була. 50 градус салкыннарда 10-14 километр йөреп эшләргә туры килә, чөнки заводка ул вакытта бер генә трамвай белән барып була, анысы да әллә нигә бер йөри. 1941-1945 елларда Казан авиация заводы 10 меңнән артык хәрби самолет җитештерә. Һәр тәүлек саен 10-12 самолет станоктан чыга. «Пе-2» самолетын зур тизлеге, төрле маневрлар ясый алуы, шәп кораллануы һәм чыдамлыгы өчен бәяләгәннәр», – дип сөйләделәр завод вәкилләре күргәзмәне ачу тантанасында. «Пе-2», «Пе-8» самолетлары Мәскәү, Сталинград сугышларында, Курск дугасында катнаша, Берлинга кадәр оча. 1942 елда исә «Пе-8» самолетында В.Молотов җитәкчелегендәге совет дипломатлары вәкиллеге АКШка оча.
Казан самолетларының конструкторы – ике тапкыр Ленин ордены, Кызыл Байрак ордены һәм Дәүләт премиясе белән бүләкләнгән В.Петляков 1942дә авиаһәлакәттә һәлак була... Хакимият йөкләмәсен уңышлы үтәгәне өчен, сугыш беткәч, Казан заводын Кызыл Байрак ордены белән бүләклиләр. СССР Оборона Дәүләт комитетының Кызыл байрагы әле дә заводның музеенда саклана...
Күргәзмә киләсе елның 11 гыйнварына кадәр эшләячәк.


Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру