8 май 2025 яңалыклары
-
Бакый Урманче: «Чыбыркылыйм, камчылыйм үземне!»
Татар сынлы сәнгатенең нигез ташын салучыларның берсе Бакый Идрис улы Урманче (1897-1990), беренчедән, ХХ гасырдагы дәһшәтле елларның шаһите булса, икенчедән, шул гасыр тудырган үзгәрешләргә, корылышларга үзеннән зур өлеш керткән кабатланмас талантка ия олуг шәхес. Без укучыга тәкъдим ителәчәк чыганакта, нигездә, уймачы-скульпторның Арча районының, Яңа Кырлай авылындагы, Тукайга багышланган мемориаль музей комплексы төзелешенә бәйле кайбер мәгълүматлар белән таныштырып, аның эшчәлегенә җитәкчелекнең нинди мөнәсәбәтә булуын күрсәтергә телибез. -
Без сугышны әле онытмадык...
«Хәзинә» милли сәнгать галереясындагы Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Ташка уелган язмышлар» күргәзмәсендә таш та елар иде, мөгаен. Картиналар күргәзмәсе генә түгел бу. Биредә Казан заводларының Җиңүгә керткән өлеше дә чагыла. Солдатларның архивларда сакланып калган хатларын да, тыл хезмәтчәннәренең хатирәләрен дә укып белергә мөмкин. Сәнгать әсәрләре һәм архив материаллары бер-берсен тулыландырып, ул дәһшәтле елларны тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә.
