Ибраһим хан
Ибраһим хан (?-1479) – Казан ханлыгының дүртенче идарәчесе. Ул 1467 елдан алып 1479 елга кадәр хакимлек иткән.
«Хәлил хан 1467 елда бакыйлыкка күчә. Аның балалары булмый, шунлыктан, хан итеп аның энесе Ибраһимны игълан итәләр. Йола үтәп, Нурсолтан ханәш мәрхүм иренең энесенә – Ибраһимга кияүгә чыга. Оппозиция, хөкемдарлар алмашынуыннан файдаланып, дәүләт эшләренә йогынты ясарга, хакимиятне үз кулына алырга омтылып карый. Габделмөэмин фиркасы хан тәхетенә Хәлил белән Ибраһимның абзыйсы Касыйм ханзадәне куярга тели. Казан ханлыгындагы төрле фиркаларның үзара алышы белән бергә рус хөкүмәтенең тыкшынуы тәхет өчен көрәшне кыздырып җибәрә».
Михаил Худяков «Очерки по истории Казанского ханства» (1923)
«[1469 елның] 21 маенда рус гаскәре Казанга килеп җитеп, Казан халкының һичнәрсәдән хәбәрләре булмаган хәлдә, төнлә Казанга кереп туры килгән бар кешене үтерергә вә таларга керешәләр. Рус әсирләрен азат итәләр, ут төртәләр. Мөселманнар, куркулары сәбәпле, хатын-кыз, бала-чагалары белән мәчетләргә кереп тулалар, руслар исә шул мәчетләргә ут төртәләр, эчләре адәм җаны белән тулы хәлдә һәммәсе бергә өелешеп яналар».
Ризаэддин Фәхреддин «Казан ханнары» (1995)
«Ибраһим хан бине Мәхмүд хан. Борадәреннән соң Казан тәхетенә утыра, «Атасының туганы Касыйм хан бине Мөхәммәд ханның үги углы иде», – диләр. Гасырында Казан түрәләреннән Габделмөэмин бәк исемле кеше, берничә бәк белән берләшеп, дөрес ният беләнме, яки алданыпмы, Ибраһим хан өстеннән яшерен шикаять кылып, Россия мәмләкәтендәге Касыйм ханны үзләренә ханлыкка чакыралар. Касыйм хан бу хәбәрне алып шатлана һәм үзенә буйсынган татарлардан гаскәр ясап, Мәскәү хөкемдары Иван бине Василий да ярдәм йөзеннән аңа күп гаскәр куша, 873 (1468) елның сәфәр аенда Казанга юнәлә».
Шиһабетдин Мәрҗани «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» (1880)
- Ибраһим – Мәхмүд ханның икенче (төпчек) улы. Хәлил ханның энекәше. Рус тарихчысы Н.М.Карамзин аны Касыйм ханның үги улы дип телгә ала.
- Касыйм, Олуг Мөхәммәднең улы, Мәхмүд ханның энекәше буларак, Казан тәхетенә дәгъвасын белдерергә омтыла. Бәлки әлеге омтылышлар Хәлил хан идарәсе вакытында ук беленгәндер, ләкин Хәлил аз вакыт эчендә хакимлек иткәнгә күрә, бу турыда мәгълүматлар юк. Хәлил вафатыннан соң, Касыймның теләге көчәеп-гайрәтләнеп китә.
- Тотрыклылыкны, даимилекне хуплаган мирзалар Ибраһим яклы булган, чөнки ул – Казанда туып-үскән ханзадә. Ибраһим – Казан ханлыгына тыныч һәм мул тормыш китергән Мәхмүд ханның улы, варисы, ул Казан ханлыгының көндәлек тормышы белән яхшы таныш булган. Мәхмүд, Хәлил заманында кыерсытылган, яңалык көткән бәкләр исә чит мәмләкәттән килгән, Касыйм ханлыгы хакиме Касыймны тәхеткә утыртмакчы була.
- Касыйм Ибраһим ханны тәхеттән бәреп төшерергә ниятли һәм, әлеге максатына ирешер өчен, кенәз Иван III көченә таяна. Иван Васильевич Оболенский-Стрига армиясе белән 1467 елның 14 сентябрендә Казанга таба кузгала. Касыйм рус гаскәренә юл күрсәтә, чөнки асылда аның үз чирүе аз санлы була. Шуны да әйтү урынлы булыр, Иван III, хакимияткә килгәч, Казан ханлыгына каршы агрессив сәясәт алып бара башлый. 1460 нчы елларда Казан белән Мәскәү арасындагы мөнәсәбәт яңа чорга күчә һәм руслар Казанга каршы беренче тапкыр корал күтәрә.
- Касыйм хан кинәттән һөҗүм итәргә теләсә дә, Ибраһим аның исәбен алдан белеп эш итә, һәм аңа каршы төшәргә өлгерә. Ике гаскәр Идел буенда очраша. Ибраһим рус чирүенә Идел аркылы чыгарга мөмкинлек бирми. Руслар көченә таяну Касыймга зарар гына китерә.
- 1469 елда Касыйм дөнья куя. Ләкин чын дошман ачыкланган була һәм Ибраһим хан үзе һөҗүмгә күчә. Казан чирүе Галич шәһәренең тирә-ягын яулый, ләкин каланың үзенә бәреп керә алмый. Соңрак, Галичтан руслар Казан ханлыгына яу оештыра. (Р.Фәхреддиннең мәкалә башында китерелгән сүзләре шул вакыйгаларга нисбәтле.) Казан халкы үзе дә тиздән рус шәһәрләренә каршы гаскәр җибәрә. Мәскәү кенәзе исә Хлыновтан Казан ханлыгының сәүдә корабларын талар өчен хәрби отряд та юллый.
- 1469 елның язында руслар үзләре Казанга каршы беренче зур һөҗүм оештыра. И.Д.Рун җитәкчелегендәге гаскәр 21 майда Казанга килеп җитә, алар Казан бистәсендә янгын чыгаралар һәм Түбән Новгородка чигенәләр. Устюг яугирләре Казанга якынлашкач, аларны Казан корабларыннан торган флотилия каршы ала. Казан ханлыгы тарихындагы бик сирәк күренеш – су өстендәге бәрелеш була.
- Август ахырында янә һөҗүм башлана. 1 сентябрьдә руслар Казанны чолгап ала, тиздән солых төзелә. «Солых нидән тәшкил булуы билгесез, 40 ел тупланган әсирләрне кире кайтару гына билгеле», – дип яза рус тарихчысы С.М.Соловьев. Әлеге күренеш Казан ханлыгы икътисадына гаять тискәре йогынты ясый.
- Солых сигез ел дәвамында саклана. 1478 елның язында рус гаскәре Идел буйлап Казанга төшә. Шулчак Казан халкын табигать саклап кала: көчле давыл һәм яңгыр һөҗүм итәргә комачаулый.
- Ибраһим хан 1479 елда вафат була. Аның ике хатыныннан: Фатыйма ханәкәдән өч улы – Гали, Ходайкол һәм Мәлик Таһир, Нурсолтан ханәкәдән (мәрхүм Хәлил хатыныннан) ике улы – Мөхәммәд Әмин белән Габделлатыйф кала. Ибраһим ханның тагын берничә кызы була. Шуларның берсе – Гәүһәршад.
Сурәтләр:
- «Ибраһим хан». Рушан Шәмсетдинов рәсеме
- «Иван III». «Царский титулярник» хезмәтеннән алынган сурәт. 1672 ел
- Касыйм белән Ибраһим ханның Идел буенда очрашуы. Билгесез рус миниатюрачылары эше. 1560-1570 нче еллар
- Рус тарихчысы Сергей Михайлович Соловьев (1820-1879)
«Безнең мирас». – 2025. – №5. – Б.25-28.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА