Айзилә Сабирова автор яңалыклары
-
Татар тормышында су
Су гомер-гомергә төрле халыкларда мөһим яшәү чыганагы, сихәт һәм дәва бирүче шифа саналган. Татар халкы тормышында исә су аеруча зур урынны алып торган, алар аңа сак караган. Моның чагылышын халкыбызның гореф-гадәтләрендә, йолаларында да күрә алабыз. -
Саба чәе янына күчтәнәч
Заманында атаклы аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов «Бәрәңгедән 100 төрле аш» дигән китап чыгарган булган. Ә татар халкының андый рецептлары санап бетергесез. Кайберләре бүгенге көнгә кадәр сакланмаса да, күбесе әле дә табынга чыгып тора. Иң мөһиме һәм кызыгы – республикабызның һәр төбәгендә ул якка гына хас булган, аларның бабалары гына яратып ашаган һәм идеаль рәвештә пешерергә өйрәнгән ризыклар бар. Татарстанның урманлы районы – Байлар Сабасы да моннан читтә калмаган. -
Милли музейда - яңа ядкяр
18 апрельдә Татарстан Республикасының Милли музеенда реставрациядән соң «Патшабикә Сөембикә һәм аның гаиләсе портреты»н тәкъдим итү кичәсе узды. Әлеге экспонат «Гедеон Рихтер» фармацефтик компаниясе өченче ел уздырган «Хатын-кыз сәламәтлеге» атнасы социаль проекты кысаларында яңартылган. Реставрация вакытында музей хезмәткәрләре картина якынча XVIII гасыр урталарында ясалган дигән нәтиҗәгә килгән. Моңа рәсемдә кулланылган май төре һәм тукыма шаһит. Картина Милли музей коллекциясенә Октябрь инкыйлабына кадәр тапшырылган булган. Портретка соңгы тапкыр XIX гасыр ахырында реставрация ясаганнары да билгеле. -
Әмирхан Еники күргәзмәсе ачылды
Әмирхан Еникинең иҗаты һәм шәхси тормышы белән кызыксынучылар өчен шәп яңалык! 1 мартта Горький һәм Шаляпин музеенда татар әдәбиятын матур һәм мәгънәле хикәяләре белән баеткан Әмирхан Еники күргәзмәсе ачылды. «Әмирхан Еникинең әйтелмәгән васыяте» күргәзмәсе публицист һәм танылган прозаик тууына 115 ел тулу хөрмәтенә оештырылды. -
Кәрим Тинчурин театры оркестрына – 35!
16 февраль көнне К.Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия театрында журналистлар өчен махсус пресс-тур оештырылды. Программада театр оркестрының 35 еллыгы уңаеннан узачак концертына репетициясен күрсәтү, концерт белән бәйле пресс-подход һәм театрның музыка өлеше буенча экскурсия булды. Гомумән, чараның төп темасы – театрның музыкаль тарихы. Бу бай эчтәлекле очрашуда без К.Тинчурин театрының музыкаль тарихы турында бик күп мәгълүмат тупладык. Иң кызыклары белән бүлешергә булдык. -
Фиразия ханымнан малан кесәле рецепты
Татар халкына табигать уңышы белән ләззәтләнү, аның бар сый-нигъмәтен кабул итү сәләте борынгыдан ук килгән. Көз көне исә бу тагы да ачыграк күренә башлый, чөнки елның бу фасылында кыр-басулардан уңыш җыеп алына, агач-куакларда өлгергән җиләк-җимешләр, бакчадагы яшелчәләр, кышка әзерләнеп, хуҗабикәнең киштәсендә үз урынын таба. Чүпрәле районында да бу күркәм гореф-гадәт сакланып килә, кайбер районнардан аермалы буларак, ул хәтта ныграк та үсеш алган. Мисалга Мунчәли авылын әйтеп китәргә кирәк, чөнки нәкъ менә биредә авыл халкы көзен генә ясап булган бик файдалы һәм, иң мөһиме – тәмле, туклыклы үзенчәлекле бер ризык әзерли. Иң кызыгы – аны авылда нибары бер кеше генә бик оста итеп ясый белә икән. Сүзебез балан яки малан (бу якта аны шулай дип атыйлар) кесәле турында бара. Фиразия ханым Мөхәммәтҗанова Мунчәли авылына 1983 елда югары уку йортын бетергәч, билгеләнү буенча укытучы булып килгән һәм, сөйгәнен монда очратып, биредә гомерлеккә төпләнеп калган. Үзе исә – Актаныш кызы. Малан кесәлен аңа әнисе ясарга өйрәткән булып чыкты. «Кечкенә чакта бертуганнарым белән табигатькә чыга һәм кыргый балан җыеп кайта идек, аннары әни шуннан тәмле балан кесәлен ясый иде. Әлеге ризык мине һәрвакыт балачакка илтә», – дип, хатирәләрен уртаклашты ул. Хәзер исә әлеге тәм-томны ул теләге булган һәр хуҗабикәгә өйрәтеп калдырырга тырыша. -
Күн һәм «хәләл җефет»не нәрсә берләштерә?
Идел буенда урнашкан Болгар дәүләте урта гасырларда төрки дөньяда иң танылган сәүдә, һөнәрчелек һәм мәдәният үзәге саналган. Болгарлар чит мәмләкәтләрдә сәүдә иткәннәр. Шундый сыйфатлы һәм кирәкле тауарларның берсе булып күн һәм күннән ясалган эшләнмәләр саналган. Гомумән, болгарлар күн осталары булган. -
Кәләш күлмәге кагыйдәләре
Никах һәм туй – һәр татар кызының тормышында иң мөһим, иң җаваплы һәм иң көтелгән вакыйгаларның берсе. Гомумән, татар халкының тормышның әлеге мизгеленә игътибары бик зурдан һәм бу милләтебезнең гореф-гадәтләрендә дә чагылыш тапкан. Кызны сорый килү, никах, туй, килен токмачы әзерләү кебек йолалар бүгенге көнгә кадәр сакланып килә. Әмма шунысы аяныч: кайбер йолалар, матур гадәтләр тарих битләрендә генә калган, хәзерге яшьләрнең гади көнкүрешендә алар бөтенләй юк. Мәсәлән, кәләш күлмәгенең үзенчәлеге. -
Йомырка белән суган сумсасы – үзе бер бәйрәм!
Татарларның бәйрәмнәре, борынгы гореф-гадәт буенча, ел фасыллары алмашуы һәм кыр эшләре белән бәйле булган. Нәүрүз – кышның тәмамлануын һәм язның килүен белдерсә, Сабан туе кыр эшләренең килеп җитүен аңлаткан. Ә 1 май көнне халык табигатьнең уянганын, яңа тормыш башлавын «Йомырка бәйрәме» белән каршы алган һәм бу бәйрәмне әле дә бик яратып уздыра.