Журнал «Безнең мирас»

20 ноябрь 2023 яңалыклары

  • Фиразия ханымнан малан кесәле рецепты

    Татар халкына табигать уңышы белән ләззәтләнү, аның бар сый-нигъмәтен кабул итү сәләте борынгыдан ук килгән. Көз көне исә бу тагы да ачыграк күренә башлый, чөнки елның бу фасылында кыр-басулардан уңыш җыеп алына, агач-куакларда өлгергән җиләк-җимешләр, бакчадагы яшелчәләр, кышка әзерләнеп, хуҗабикәнең киштәсендә үз урынын таба. Чүпрәле районында да бу күркәм гореф-гадәт сакланып килә, кайбер районнардан аермалы буларак, ул хәтта ныграк та үсеш алган. Мисалга Мунчәли авылын әйтеп китәргә кирәк, чөнки нәкъ менә биредә авыл халкы көзен генә ясап булган бик файдалы һәм, иң мөһиме – тәмле, туклыклы үзенчәлекле бер ризык әзерли. Иң кызыгы – аны авылда нибары бер кеше генә бик оста итеп ясый белә икән. Сүзебез балан яки малан (бу якта аны шулай дип атыйлар) кесәле турында бара. Фиразия ханым Мөхәммәтҗанова Мунчәли авылына 1983 елда югары уку йортын бетергәч, билгеләнү буенча укытучы булып килгән һәм, сөйгәнен монда очратып, биредә гомерлеккә төпләнеп калган. Үзе исә – Актаныш кызы. Малан кесәлен аңа әнисе ясарга өйрәткән булып чыкты. «Кечкенә чакта бертуганнарым белән табигатькә чыга һәм кыргый балан җыеп кайта идек, аннары әни шуннан тәмле балан кесәлен ясый иде. Әлеге ризык мине һәрвакыт балачакка илтә», – дип, хатирәләрен уртаклашты ул. Хәзер исә әлеге тәм-томны ул теләге булган һәр хуҗабикәгә өйрәтеп калдырырга тырыша.
Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру