Кәрим Тинчурин театры оркестрына – 35!
Кәрим Тинчурин театры оркестрына – 35!
16 февраль көнне К.Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия театрында журналистлар өчен махсус пресс-тур оештырылды. Программада театр оркестрының 35 еллыгы уңаеннан узачак концертына репетициясен күрсәтү, концерт белән бәйле пресс-подход һәм театрның музыка өлеше буенча экскурсия булды. Гомумән, чараның төп темасы – театрның музыкаль тарихы. Бу бай эчтәлекле очрашуда без К.Тинчурин театрының музыкаль тарихы турында бик күп мәгълүмат тупладык. Иң кызыклары белән бүлешергә булдык.
Өч юбилей
Быел К.Тинчурин театры бер вакытта өч юбилей бәйрәм итә. Ул – театрга филиал буларак нигез салуга 90 ел, әлеге бинага К.Тинчурин исемен бирүгә нәкъ 35 ел һәм, әлбәттә, театрның оркестрына быел 35 яшь тула. Оркестрның тарихы ерак 1980 нче елларга барып тоташа. Ул вакытта сәхнәдә уйнаган артистлар сүзенә таянсак, биредә профессиональ белем алган музыкантлар эшләгән, алар һәрдаим театрның тормышында катнашкан. Тик 90 нчы елларда, җәмгыятьтәге авыр вазгыятькә чыдый алмыйча, төркем таркалган һәм оркестр чокыры ябылган.
Театр оркестры нибары 2013 елда гына ансамбль буларак яңа сулыш ала һәм «Сүнгән йолдызлар» спектакле белән театрдагы нәтиҗәле эшенә керешә. 2019 елдан башлап исә әлеге ансамбльне тулы канлы оркестрга әйләндерү процессы кузгалган. Бүген 18 кешелек оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры булып Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Ильяс Камал тора. «28 февраль узачак концертта һәрвакыт икенче планда калган оркестр алга чыгачак. Концерт дәртле һәм моңлы җырлар белән җанланыр, оркестрның барлык мөмкинлекләре һәм казанлышлары тамашачыга күренер дип ышанабыз», – диде ул.
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: К.Тинчурин оркестры Салих Сәйдәшевның бик күп әсәрләрен торгызу эшен алып бара. Танылган композиторның бихисап әсәрләре нотага салынмаган килеш партитурада сакланган. Партитура – музыкаль әсәрнең барлык партияләрен берләштерүче һәм аларны берсе өстенә икенчесен чагылдыручы оркестр өчен нота язмасы. Салих Сәйдәшевнең кайбер әсәрләрен мөһим дип күрмәгәне билгеле, шуңадыр да аларны нотага салмаган. К.Тинчурин оркестры һәм Ильяс Камал бу хезмәтләрне зур сәхнәдә кую теләге белән янып, эшен дәвам итә.
28 февраль оркестр туган көне кичәсендә, татар халык көйләре, җырлары белән беррәттән, татар классик музыкасы җәүһәрләре, чит ил хитлары, шулай ук Ильяс Камал, Рөстәм Абязов, Эльмир Низамов, Артем Пискунов һәм Артур Исламов композицияләре яңгыраячак. Юбилей чарасы сәгать 18:30да К.Тинчурин театры бинасында узачак.
Ике дус – Кәрим белән Салих
Кәрим Тинчурин һәм Салих Сәйдәшевнең гомерлек дуслар булып К.Тинчурин театры тарихына кереп калганлыгы һәм аларның иҗади тандемы татар театрына кабатланмас җәүһәрләр бүләк иткәне билгеле. Театр бинасында да иҗатташлар, аларның дуслыклары белән бәйле экспонатлар шактый. Мәсәлән, гардероб янында урнашкан тылсымлы бер ишек. Хәзер аны реквизит өчен келәт буларак кулланалар. Тик элек бу бүлмәдә пианино торган һәм көннәрнең берсендә анда Салих Сәйдашевны бикләп куйганнар. Кыскасы, К.Тинчуринга «Кандр буе» спектакле өчен музыка кирәк була, ә дусты тизрәк бу эшне тәмамласын өчен, ул аны бикләп куя. Спектакльгә бер атна кала Салих Сәйдашев бүлмәдән 20 җыр һәм аерым иҗат җимеше – балет белән чыга. Мондый ысул бик шәп нәтиҗә алып килә, премьера да грандиоз рәвештә кабул ителә. Ә бүлмә якты истәлек булып әле дә саклана. К.Тинчурин җитәкчеләре аны киләчәктә кире үз халәтенә кайтарырга планлаштыра.
Сара Садыйкова һәм пианино
К.Тинчурин театрының музыкаль тарихын музейда сакланган клавиатуралары фил сөягеннән ясалган пианинодан башка күз алдына китереп булмый. Танылган композитор Мирсәет Яруллин бу пианинога карап: «Композитор хыялы бу!» – дип әйтә торган булган.
Әлеге пионинода танылган актриса Сара Садыйкова да иҗат иткән. Гомумән, нәкъ әлеге музыка коралы аны композитор буларак ачкан да инде. Берьюлы бер хәл булган. Алда әйтелгәнчә, Салих Сәйдәшевны музыка язар өчен бүлмәдә бикләп калдырганнар. Ә Сарага җыр кирәк булган. Шуңа ул, ишек янына килеп, «Салих абыеннан» аның өчен ария әзер түгелме икәнен сорый. Бүлмәдә бикләнгән композитор ачу тавыш белән: «Үзең яз!» – дип җавап кайтара. Иртән исә ишек астыннан Салих Сәйдәшев инде әзер җыр белән кәгазь битен ала. Җыр аңа ошый, ә Сара Садыйкова композитор буларак та танылып китә.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА