Әмирхан Еники күргәзмәсе ачылды
Әмирхан Еникинең иҗаты һәм шәхси тормышы белән кызыксынучылар өчен шәп яңалык!
1 мартта Горький һәм Шаляпин музеенда татар әдәбиятын матур һәм мәгънәле хикәяләре белән баеткан Әмирхан Еники күргәзмәсе ачылды. «Әмирхан Еникинең әйтелмәгән васыяте» күргәзмәсе публицист һәм танылган прозаик тууына 115 ел тулу хөрмәтенә оештырылды.
Күргәзмә Татарстан Республикасы Милли музее фонды ярдәмендә оештырылган. Килгән һәр кунак биредә Әмирхан Еникинең архивы белән таныша ала. Алар арасында ул язган яисә дуслары һәм туганнары аңа җибәргән хатлар, көндәлекләр, кулъязмалар һәм язучыларның автографлары белән китаплар бар. Әлеге экспонатларны 2009 елда язучының кызы Резеда Әмирханова тапшырган. Ул вакытта Әмирхан Еникинең 100 еллыгы бәйрәм ителгән булган.
Милли музей фондында язучы үзе тапшырган җәүһәрләр дә шактый. Мәсәлән, фронт блокноты, язучыларның һәм үзенең фотосурәте, авторлык, редакторлык төзәтмәләре. Ә күргәзмәнең нәкъ үзәгендә рәссам Виктор Куделькин хезмәте – Әмирхан Еникинең портреты эленеп тора. Шулай ук публицистка укучысы бүләк иткән чигүле тышлыклы курай да игътибарга лаек.
-
Ениикеев Әмирхан Нигъмәтҗан улы (Әмирхан Еники) 1909 елның 17 февралендә (яңа стиль буенча – 2 март) Уфа губернасының Түбән Каргалы авылында туган. Еникеевлар гаиләсе, борынгы татар морзалары нәселенә караган булса да, крестьян булган.
-
Әмирхан Еникинең беренче хикәяләре 1926 елда басыла. Башка күп кенә татар язучылары кебек үк, 1941 елның июлендә ул фронтка китә, сугышны кичә. 1950 елдан Әмирхан Еники тормышын әдәби-иҗади эшчәнлеккә багышлый. Язучыга киң танылуны «Вөҗдан газабы», «Соңгы китап», «Рәшә», «Саз чәчәге» повестьлары китерә.
-
Әмирхан Еникинең әсәрләрендә тирән психологизм һәм камиллеккә җиткерелгән татар теле чагылыш тапкан. Аның “Матурлык” һәм “Әйтелмәгән васыять” әсәрләре мәктәптә үк өйрәнелә.
- Күргәзмә 26 мартка кадәр эшләячәк, анда билет яки Пушкин картасы белән керергә мөмкин. Музей Горький урамындагы 10 нчы йорт урнашкан.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА