Татар тормышында су
Су гомер-гомергә төрле халыкларда мөһим яшәү чыганагы, сихәт һәм дәва бирүче шифа саналган. Татар халкы тормышында исә су аеруча зур урынны алып торган, алар аңа сак караган. Моның чагылышын халкыбызның гореф-гадәтләрендә, йолаларында да күрә алабыз.
Су хуҗасы кем ул һәм алар нинди төрләргә бүленә? «Тукай бозы» нәрсә ул? Кызга су юлын күрсәтү йоласының тагын нинди максатлары бар? Су белән бәйле нинди татар йолалары бар? Бу сорауларга җавапны «Татар халык мәдәнияте һәм су» лекториясендә Татарстанның баш фольклорчысы, филология фәннәре кандидаты, «Татар ядкарьләре» шәхси оешмасы директоры Фәнзилә Җәүһәрова һәм филология фәннәре кандидаты Зәлия Брусько сөйләде.
Су – төрки татарлар күзаллавында иң хөрмәт ителеп килүче дүрт стихиянең берсе. Татарның мифик күзаллавында, бар дөнья су белән капланган булган һәм Җир Дөнья океаны (суы) төбеннән мифик үрдәк томшыгында алып чыгылган балчыктан яралтылган. Үрдәк образын борынгы Болгар чорыннан калган бизәнгечләрдә, җиһазларда күрә алабыз. Мәсәлән, атаклы казылма – чигә алкасында үрдәк образы сурәтләнгән. Димәк, суга карата олы хөрмәт татар халкына борынгыдан килә. Ул – яшәү чыганагы, яшәү башы. Шуңа татарның суга бәйле йолалар, тыюлар, яхшы исәпләнүче гамәлләр, изге исәпләнүче сулар системасы булдыруы табигый. Кайбер йолаларны без хәзерге вакытта да белсәк, кайберләре билгеле бер төбәккә генә хас, бөтенләй юкка чыкканнары да бар.
«Атабай авылында су хуҗаларының барлыгына ышаналар. «Су хуҗаларына сәдака, корбан бирмәсәң, су үзенә корбанны үзе алыр», – диләр. Шуңа балалар су коенырга керешкәнче, авыл халкы суга җиде төрле корбан бирә. Ул – күмер, сөяк, тимер, җеп, бакыр, көмеш һәм икмәк. Шул корбанны гына биргәч, авыл халкының күңеле тынычланган», – дип сөйләде Фәнзилә ханым.
Бөтен төрки дөньясы өчен әйләнә-тирәдәге табигатьнең, күренешнең, һәрнәрсәнең үзенең хуҗасы бар. Бу – аларга гына хас билгеле бер экосистемага салынган институт. Кеше исә бу дөньяда кунак кына, ул бернигә дә хуҗа түгел. Ул табигать һәм көнкүреш нигъмәтләре белән рөхсәт сорап кына куллана ала. Мәсәлән, элек юлчылар елга аша Су хуҗасына корбан калдырып, рөхсәт сорап кына чыккан, чөнки су тотуыннан курыккан. Ул чир булдырырга, гарип итәргә, юлыңны уңдырмаска мөмкин. Су коеныр алдыннан да кешеләр кечкенә генә корбан ясаган (үсеп утырган чирәмне суга аткан яки киеменнән бер җеп кисәген калдырган). Татар кешесе һәрвакыт үзен дөньяның бер кыйпылчыгы итеп хис иткән һәм аның белән рөхсәт сорап мөнәсәбәткә кергән. Хуҗаларга килсәк, татар дөньясында Су хуҗасы итеп Сылубикә саналган. Су анасы исә билгеле бер сулыкның саклаучысы булып торган.
«Нәселе бер булмаса да, бер суны эчкән халыкның холкы бер була» дигән мәкаль бар. Аның асылында суга аеруча зур ихтирам һәм саклык белән карарга кирәк дигән фикер ята. Борынгы кешеләр бер чишмәдән чыккан суны эчкән, су хәрәкәте бер авылдан икенчесенә аккан. Син инешеңне пычратсаң, үзеңнеке генә түгел, башка авылныкы да зыян күрәчәк икәнен бик яхшы аңлаганнар. Экология торышы элек бик актуаль булганын күрә алабыз, чөнки борынгы кеше үзеннән соң табигатьне яхшы халәттә калдырырга тиешлеген аңлаган. Кеше тормышында иң мөһиме – үзеннән соң буын калдыру. Тик булачак нәселгә җан бирү – бер мәсьәлә, ә аның яшәешен тәэмин итү кыенрак проблема булып тора. Моны татар халкы бик яхшы аңлаган.
Йолаларга килгәндә, татарда боз китү дигән күренеш бар. Татар халкында ул зур идеяга ия булган, чөнки алар су хәрәкәте начар көчләрне, хисләрне, чирләрне алып китеп, яңа су белән яңа рәхәт һәм матур тормыш башланганына ышанган. Яңа су килә, яңа су башлана дип боз китүдә татарлар шатлык һәм сихәт күргән. Мәсәлән, Саба районының Шыгар авылында «Тукай бозы» дигән әйбер бар. Ул Габдулла Тукай белән бәйле түгел. Ул – иң нәзек, үтәкүренмәле боз өстендәге элпә. Бу табигать нигъмәте халыкта бик файдалы дип исәпләнгән. Шуңа батыр егетләр нечкә бозга басып, шул элпәне җыйганнар һәм авылда өләшеп йөргәннәр. Бу бик кадерле күчтәнәч булып саналган.
Татар халкында суга карата тыюлар шактый: суны пычратмау, кирәгеннән артык тотмау, суны бумау һәм башкалар. Яхшы гамәлләр булып чишмә ачу, су табу, үлем түшәгендә яткан кешегә су каптыру саналган. Су башында торган кеше изге булган. Шулай ук татар халкы суның шифалылыгына ышанган. Аны өшкергәндә кулланганнар, таң суы белән авыруларны дәвалаганнар.
Су белән бәйле татар халык гореф-гадәтләре санап бетергесез. Алар кешенең дөньяга килүеннән үлем түшәгенә ятканга кадәр янәшә йөргән. Шулар белән Зәлия ханым таныштырды. Аларның берсе дә уйланма түгел, барысы да реаль кешеләр сөйләвеннән алынган.
Бала туу белән бәйле йолалар
- Кешенең кайда җирләнүе, аның тормышы турындагы мәгълүмат ана карынында яткан суына ук салынып куелган була. Аны фәрештәләр килеп сала.
- Аксубай районында балага уза алмаучы хатыннарга яңа гына казылган коедан иң беренче булып су эчергәннәр.
- Бала таптырганнан соң кендек әбиләре һәрбер кулланган җиһазын суда өч тапкырдан да ким итмичә юган. Шул суны аулак җиргә түккәннәр.
- Бала тапкан хатынны сылау йоласы хәзерге массаж ролен үтәгән. Бу гадәт кендек әбиләре юкка чыгу белән югалган. Яңа бала тапкан хатынны сабын белән сылаганнар һәм, гәүдәсен ышкып, буыннарына рәхәт биргәннәр, умайны утыртканнар.
- Бәби мунчасы. Ул өч, җиде һәм кырык көнгә хәтле дәвам итә алган. Бу «гөнаһсыз мунча» булып саналган һәм аңа һәркем килергә ашыккан. Яшьләр мунчага тиң ярларын табар өчен, әби-бабалар сызлаган урыннарын басар, дәваланыр өчен кергәннәр. Бәби мунчасында су сихәте белән теләкләр теләнгән.
- Себер һәм Әстерхан татарлары савытка 41 кашык су салалар һәм баланың кырык көнен уздырган көндә өстендә түгәләр. Бала өстендә беренче көненнән бирле киелгән күлмәге була һәм су аны чылатырга тиеш. Аннары күлмәкне салдырып, аны этнең муенына тагып җибәргәннәр. Шул көннән башлап баланың начар холыклары әлеге эт белән киткәненә ышанганнар.
- Балага күз тиюдән әниләр тәрәзәдәге парны, ишек тоткаларын сөртеп, шул су белән баланың йөзләрен сөрткән. Бу – килгән кеше баланы имезгән шикелле кабул ителгән. Шулай ук кунаклар чәй эчкән чынаякларны юган су белән дә баланы сөртү йоласы яшәгән.
Туй йолалары
- Мишәрләрдә никах вакытында графин белән баллы су – никах ширбәте белән сөлге куелган. Аны кияү белән кәләш эчеп куярга тиеш булган. Ә тастымалны яңа хатын гомере буе саклаган. Шуның белән алар беренче мунчадан соң сөртенгән.
- Су юлы күрсәтүнең берничә максаты булган. Ул икенче көндә башкарылган һәм кыз үз авылында булса да, аңа су юлын күрсәткәннәр. Беренчедән, киленнең эш эшли белүен күрер өчен. Яңа киленгә су юлын күрсәтүне карар өчен, бөтен авыл капка төбенә чыккан һәм үзенең бәясен биргән. Икенчесе – су хуҗасы белән таныштыру максатында.
- Чишмәдән алып кайткан су белән, гадәттә, чәй ясаганнар. Шулай ук нәкъ әлеге көннән килен иренең әнисенә «әни» дип эндәшә башлаган. Кайбер якларда каената кызның су алып кайткан бер чиләген җиргә түнтәргән. Су җиргә сенгән. Бу кызның әлеге йортка, нәселгә мәңгегә килүен, хәзер бу аның төп йорты икәнен аңлаткан.
Үлем белән бәйле йолалар
- Урын өстендә яткан кешенең авызына су тидерү гамәле. Юеш тукыма белән булса да аны чылатып торырга кирәк. Бу гамәл зур савап булып саналган.
- Мәетне юу. Аны так санда җыелган кешеләр башкарган. Ахырда һәр катнашкан кешегә әйбер бирү каралган. Элек оекбаш биргәннәр. Мәет юган су бик куркыныч саналган, чөнки аның белән төрле бозымнар ясап була, шуңа күрә әлеге суны аулак җиргә генә түккәннәр.
- Мәет юган суны элек дус, ләкин хәзер дошман булган кешеләр бергә түксә, ахыр чиктә алар янәдән дус булачак дигән ышану да булган.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА