Чүпрәле районы – һөнәрчелек асылташы
Бер көндә районның бар матурлыгын һәм үзенчәлеген, халкының уңган-булганлыгын күрсәтергә кирәк. Татарстан башкаласында ел саен, нәкъ шундый идея белән республиканың иң яхшы районын сайлау буенча бәйге уза.
Аның кысаларында быел да Чүпрәленең талантлы һәм булдыклы кул осталары һәм артистлары бер урында җыелды. Безгә исә эшләре белән танышу бәхете татыды.
Бар асылы – картада
Исегездә булса, Россия халыкларының мәдәни мирасы елы уңаеннан, 2022 елда Россия картасын кулдан чигәргә тәкъдим ясалган иде. Бу проект күпләрне илһамландырды һәм, билгеле булганча, Татарстан Республикасының чигелгән уникаль картасы барлыкка килде.
Чүпрәле районы әлеге паннода урнаштырылачак өлешенә бик җитди караган, чөнки әлеге фрагментта аның мәдәни һәм тарихи, табигый-географик үзенчәлекләре күрсәтелергә планлаштырылган. Татарстан картасын төзү турында игълан ителгәч, материалны сайлап алу, тарихи мәгълүматларны җыю, рәсем төсен сайлау буенча зур эш башкарылган. Чүпрәле районы бу өлештә күпмилләтле халкын һәм күпсанлы авыл хуҗалыгы культуралары үстерелә торган уңдырышлы җирен чагылдырырга карар кылган. Әлеге мәсьәләне осталар кызык ысул белән чишкән – чигүдә халыкларның милли орнамент үрнәкләрен һәм уңдырышлы җирне тасвирлаган алтын бодай формасы кулланылган. Бу фрагментны чиккәндә шома чигү техникасы һәм район гербы төсләре кулланылган. Нәтиҗәдә, зур иҗади һәм уңышлы эш килеп чыккан. Ул исә районның һәр авыл җирлегенең уникальлеген тасвирлаган җентекләп чигелгән картасына тотынырга рухландырган.
Чүпрәле районының җентекле картасын ясау тарихтан башлана. Һәр торак пункт тиешле рәвештә өйрәнелгән һәм шуның нигезендә аның территориясе буенча барысына да таныш булган символлар, орнаментлар һәм фрагментларның төсләр гаммасы билгеләнгән. Аннары тиешле эскизлар ясалган һәм алар янәдән район мәдәният йортында белгечләр, музей хезмәткәрләре һәм тарихчылар тарафыннан тикшерелгән. Бәхәсле урыннар буенча фикер алышынган, җитешмәгән элементлар өстәлгән, урынсыз бизәлеш исә алынган. Эскизлар расланганнан соң, рәсемнәрне тукымага күчерү һәм авыл җирлекләрендә осталар тарафыннан чигү процессы башланган. Шома чигү техникасыннан тыш, тамбур техникасы һәм француз төенчеге кулланылган.
19 авыл җирлегенең әзер эшләнмәләре район мәдәният йортында җыелганнан соң, халык һөнәрләре буенча методист Лилия Яфизова барлык элементларны Чүпрәле районының зур картасына берләштергән. Мондый картаны булдыру идеядән алып бер тукымага берләштерүгә кадәр ярты ел вакыт таләп иткән. Район халкының уртак иҗат җимеше үзенең сәнгать теле белән Чүпрәле районының тарихы, мәдәнияте, географиясе һәм һөнәрләре турында сөйли һәм аларны янәдән искә алырга өнди. Нәкъ менә аның аша төбәкнең тарихи үзенчәлеге белән танышырга мөмкин.
Күзебез сул яктан өскә таба юнәлсә, каршыбызга Иске Кәкерле авылы килеп баса. Бу авыл, башка татар авылларыннан аермалы буларак, гаҗәеп бер үзенчәлеккә ия: монда данлыклы балта осталары яши. Әлеге һөнәр XVIII гасыр башыннан ук килә. Балта эше белән беррәттән, такта яру кәсебе дә үсеш кичергән. Иске Кәкерле осталары чәчәкләп-чуклап төзегән йортлар, каралты-кура, капкалар, күперләр бөтен Россия киңлекләрендә калкып чыккан. Бәлкем шуңадыр да, картада Кәкерле авылының төп символы булып тәрәзә йөзлекләре сурәтләнгән.
Картада шулай ук 1890 елда Олы Акса авылында төзелгән гыйбадәтханә дә лаеклы урынын алып тора. Бик күп дистә еллар дәвамында ул якындагы округта бердәнбер булып саналган. Аның төп байлыгы булып, Иверская Божья Матерь иконасы тора. Һәр якшәмбе гыйбадәте вакытында аның янына православие халкы килгән, анда балалар өчен беренче мәктәп булдырылган. Әлеге гыйбадәтханә бүгенге көндә дә район кунакларын һәм халкын җәлеп итә.
Б.А.Гафуров җитәкчелегендәге Кече Чынлы авылы җирлеге Татарстан буенча гына түгел, бөтен Россиягә дә танылган нык һәм икътисади яктан тотрыклы хуҗалык. Карта фрагментында шушы җирлектә җыелып алынган уңыш та чагылыш тапкан.
Кәрзин үрүче нумизмат
Чүпрәле районының чигелгән картасы искитмәле көчкә ия, ул детальләре белән үзенә җәлеп итә, аларны өйрәнеп, карап кына торасы килә. Аның аша без районның асылына төшенә алабыз, бу төбәкнең матурлыгын һәм һөнәрләренең күптөрлелеген күрәбез. Ләкин иң кызыклы өлеш район һөнәрчеләре белән күзгә-күз аралашу булды.
Түбән Чәке авылыннан Анатолий Иванов беренче кәрзинен 10 яшьтә үргән. Бу һөнәргә аны әнисе өйрәткән, ләкин тормыш мәшәкатьләренә батып, ул яраткан эшен туктатып торган. 20 елдан соң, Анатолий янәдән кәрзиннәр үрергә тотынган. «Кечкенәдән үз теләгемә ирешә торган кеше идем. Күрше бабайларның ничек кәрзин үреп утыруларына хозурланып, мин дә бу шөгыльгә өйрәндем. Бик күп еллар үткәч, тал чыбыгын янәдән кулга алдым. Күңел кушты, җан сорады», – дип аңлатты кәрзинче.
Анатолий Иванов һәр кәрзинен бер үк ысул белән үрә. Башта юкә чыбыгын җыя һәм аны суга сала. Суда торгач, аның кабыгы тиз алына икән. Кышын исә оста аларны карда калдыра. Аннары килеп чыкан чималдан кәрзин үрелә башлый. Бер кәрзингә якынча 1 сәгать сарыф ителә. Кайберләрен спрей форматындагы лак белән дә капларга мөмкин. Әлбәттә, кәрзин ясауның нечкәлекләре шактый һәм бу ысул иң гади мисалларның берсе генә.
Анатолий Иванов, кәрзиннәрдән тыш, бутыльләр өчен савытлар, аш-су бүлмәсендә кулланылырга мөмкин булган җиһазлар да үрә. «Иң мөһиме – җиһаз матур гына түгел, уңайлы да булырга тиеш. Кәрзин ясаучыга шуны да уйлап эш итәргә кирәк. Эшләнмәләремне дусларыма бирәм, шуңа, үргәндә, икеләтә уяу булам», – дип шаяртып та алды.
Анатолий Иванов, кәрзиннәрдән тыш, борынгы тәңкәләр һәм башка төр акчалар җыю белән дә кызыксына. Бәхеткә, Чүпрәле районы әлеге кызыксынуга «уңдырышлы җирлек» тудыра, бу якларда борынгы акчалар еш очрый. Нумизмат үзе дә: «Борынгы акчалар монда үзеннән-үзе табыла», – дип әйтә. 40 елдан артык кызыксыну дәвамында Анатолий әфәнде Явыз Иван чорындагы тәңкәләрдән алып Екатерина II чыгарткан акчаларга кадәр тапкан.
Урманчы Анатолий Ивановның һөнәрләре шактый һәм, иң кызыгы – алар бер-берсеннән бик аерылып тора.
Тукучылык
2013 елда Иске Уби авылында тукучылык остаханәсе эшли башлаган. Аны оештыручыларның берсе Наталья Куракина туку станокларын үзе эзләп тапкан, тукучылык өчен башка җиһазлар да булдырган һәм бу һөнәргә тотыну теләге белән яна башлаган. «Остаханәгә олылар да, балалар да бик яратып йөри. Килгән кешеләрне тукучылыкның төрле ысуллары белән мавыктырырга тырышабыз. Мәсәлән, станокта, тактада туку», – ди ул.
Остаханәдәге туку станогы да гадәти түгел, аның зур тарихы бар. Ул –Наталья Куракинага әбисеннән калган мирас. Елизавета ханым Адьютантова бу станокта балалар тудырганчы эшләгән, бик күп киемнәр өчен һәм өйдә кулланыласы тукымалар тукыган. Аннары бу җиһаз күп еллар буе чардакта пәрәвез белән капланган. «Станокны мин очраклы рәвештә генә таптым. Иң авыры – анда эшләргә өйрәнү иде. Интернетта әлеге темага кагылышлы файдалы видеолар, материаллар юк иде. Шуңа тукучыларны үземә эзләп табарга туры килде һәм алар безгә үз белем-күнекмәләрен тапшырды. Хәзер инде без борынгы станокта туку һөнәрен балаларга тапшырып, мирасны саклап калырга омтылабыз», – диде ул.
Туку станогында чуаш халкының бик күп милли кием үрнәкләрен җитештереп була. Мәсәлән, чуаш кызлары кияүгә чыкканда кия торган яулык-сөлге – сурбан. Шулай ук станокта күлмәкләр, билбаулар өчен материалда тукыганнар. Түбән һәм югары чуашларның билбаулары – хӳрилары бер-берсеннән аерылып торса да, кулланылышы бер үк булган: көндәлектә, бизәлгәнен исә бәйрәмнәрдә кию. Хӳриларга еш кына бодай башакларын хәтерләткән бизәк төшерелгән, ул байлык һәм мул тормышны чагылдырган. Ир-атларның билбаулары хатын-кызларныкыннан күпкә калынрак булган.
Наталья Куракинаның эзләнүләре аны борынгы туку станогына гына түгел, ә тукуның үзенчәлекле мисалларын саклаган борынгы сурбанга да китергән. Аның сүзләре буенча, алар әлегә борынгы тукучыларның осталыгына ирешеп җитмәгән. Әмма остаз һәм аның укучылары бирешми һәм бүгенге көндә кулланылган әйберләрне туку станогында җитештерергә һәм милли орнаментларны көндәлек җиһазларга яраклаштырырга тырыша.
Иске Чүпрәле авылыннан Светлана Пурлова шулай ук кызыксынуын халык һөнәренә багышлаган. Ул тукымага бизәк суктыру белән шөгыльләнә һәм заманча кием-салымнарга милли орнаментлар төшерә. Бизәк суктыру борынгы һөнәрләрдән санала, ул Борынгы Русьта XII гасырда ук билгеле булган. «Бизәк махсус штамп, буяу һәм чүкеч белән ясала. Без бу халык һөнәрен заманча җиһазларда, киемнәрдә кулланырга тырышабыз. Шулай итеп, әлеге борынгы шөгыльне саклап калырбыз дип өметләнәм», – дип сөйләде Светлана ханым.
Иске Шәймәрдән авылыннан Фәридә ханым Җаббарова 40 елдан артык авыл мәдәният йортында хезмәт куйган. Безне ул тукыма белән эшләүнең халыкчан ысулы белән гаҗәпләндерде. Ул лускытлы тегү дип атала. Бу борынгы тегү һөнәренә бала табар алдыннан булачак әниләр мөрәҗәгать иткән һәи иске кием өлешләреннән юрганнар теккән. Аны бөтиле юрган дип атаганнар. Бөтине яңа туган бала бишегенә начар күзләрдән һәм көчләрдән саклар өчен куя торган булганнар. Шулай ук бу тегү ысулы тиз үсеп китүчән балаларның киемнәрен зурайтуга да ярдәм иткән.
«Халык һөнәрләре кире әйләнеп кайта. Без хәзер лускытлы тегүне яңа тукымалар белән башкарабыз, төрле бизәкләр ясарга тырышабыз. Мәсәлән, келәмнәр җитештерәбез. Һәр детальне бер-берсенә тоташтырыр өчен, җепне әбиләр кебек энәгә эрләмибез, ә тегү машинасын кулланабыз», – дип белдерде Фәридә ханым.
Фәридә Җаббарованың иҗат үрнәкләре Чүпрәле районының гербы да бар. Һәр детален ипләп, төрле тукымалар кулланып һәм төс палитрасын саклап теккән ул аны. Бу шөгыльдә төрле тукымаларны куллану мәҗбүри түгел, бер үк булса да, кабул ителә. Оста һөнәренең юкка чыгуын теләми һәм шуңа күрә үз белемнәрен оныгына тапшыра. Шулай итеп, лускытлы тегү әле бик күп еллар яшәячәк.
Районның мирас саклаучылары
Чүпрәле районында халык мирасын саклап калучылар, замана сүзе белән әйтсәк, коллекционерлар шактый булып чыкты. Безгә алар туплаган мирас белән танышырга мөмкинлек туды.
Иске Чокалы авылыннан Илфак Асхаров мәдәният йортында тормыш иптәше белән 26 ел буе хезмәт куя һәм 3 ел дәвамында самавырлар җыю белән шөгыльләнә. Бу авылда самавыр төзәтүчеләр шактый булган һәм күп очракта алар башка авылларда да хезмәт күрсәткәннәр. Арифулла Зиннәтуллин һәм Әтәү Шәрәфутдинов бабайларны авыл кешеләре әле дә сагынып искә ала. Самавырны төзәткән өчен бабайларга йә акча биргәннәр, йә икмәк белән бәхилләткәннәр. Шулай итеп, бу авыл осталары әлеге һөнәр белән гаиләләрен туендырган.
Мәдәният йортында барлыгы 15 самавыр саклана. Аларның күбесе күмер белән кайный торган арада, электр энергиясе белән эшләгәннәре дә бар. Бу мирасны Илфак әфәндегә авылдашлары тапшырган яки, чормада тик ятмасын, дип, танышлары биргән. Мәдәният йортына килгән кунаклар, таныш самавырларын күреп, әби-бабаларын искә ала икән. Алар элеккеге хуҗаларының истәлеген саклап тора.
«Самавырны кайнату гади эшләрдән түгел. Иң беренчесе – самавыр кайнаганда бер урында торырга тиеш. Самавырны башта су белән чайкыйсың, аннары эченә чиста су саласың. Чишмәдән алып менгәне булса, бигрәк тә шәп. Икенче эш итеп агачтан нечкә чыра телергә һәм самавыр эченә салырга кирәк. Кипкән үләннәр, бигрәк тә нарат әкәләсе белән чәй икеләтә тәмле килеп чыга», – дип аңлатты Илфак әфәнде. Илфак Асхаровның гаиләсе, җәйгә бер булса да, самавыр белән чәй кайнатырга тырыша. Ул – аларның матур гаилә гореф-гадәте.
Түбән Чәке авылында исә гармунчылар яши, ә Шамил Мөбинов гармуннар җыю белән шөгыльләнә. Шамил әфәнде гармуннар белән 4 нче сыйныфта укыганда ук кызыксына башлаган, соңыннан аларда уйнарга да өйрәнгән. Армия сафларында да әлеге шөгылен ташламаган, ул музыкант булган. Туган якларына кайткач, янәдән гармунга тартылган, үзе дә көйләр иҗат итә башлаган.
Гармуннар коллекциясе зур темплар белән туплана, берсе артыннан шунда ук икенчесе пәйда булган. Бүгенге көндә аның шәхси коллекциясендә барлыгы 36 музыка уен коралы бар. Арасында казан гармуннары, тальяннар, тула, саратов һәм киров гармуннары, аккардеон, ике баян бар. Мәсәлән, 1936 елгы гармун Алманиядән ук кайткан һәм коллекционерга сугыш ветераны тарафыннан тапшырылган. Вакыйф Зәбиров биргән әлеге гармунны Шамил әфәнде бик кадерләп саклый. Ул аны төзекләндерә алмый, чөнки юка кәҗә тиресеннән ясалган күрекләре чыдам түгел, клапаннары да таралып китәргә мөмкин.
1940 елда җитештерелгән Тула гармуннары да игътибарга лаек. Иң кызыклы экспонатларның берсе – бер клавишасында 2 ноталы гармун. Анда уйнар өчен зур осталык кирәк, чөнки тартканда бер тавыш чыгарса, кире җыйганда икенче нота яңгырый. Аларны бергә тоташтырсаң, гармунда көй килеп чыкмаячак. Шундый кызыклы һәм үзенчәлекле гармуннар туплаган Шамил Мөбинов.
Зур Чынлы авылында яшәүче Гелфруз Баһаутдинова көбе җыю белән шөгыльләнә. Көбе яки әдәби телдә гөбе – май атлый торган җиһаз. Сыеры булган кешенең, һичшиксез, гөбесе булырга тиеш. «Аерткан сөтне йә кайнатып, йә кайнатмыйча гөбегә саласың да атлыйсың. Шуңа күрә атланмай дип атала да инде. Ул 1-2 сәгать атланырга тиеш. Аннары майны гөбедән агач кашык белән аласың һәм салкын суга салып, озак итеп тотасың. Шуннан соң майны йомарлыйсың, май йомарламы дип атала ул», – дип аңлатып бирде Гелфруз ханым.
Гөбеләр коллекциясендә оригиналь һәм үз тарихы булган экспонатлар шактый. Мәсәлән, борынгы әбиләребез кулланган гөбе. Аны эче куыш агачтан ясаганнар. Ике гөбе исә үзенчәлекле тарихка ия һәм хәзерге хуҗасы безне алар белән таныштырырга ашыкты. Куе яшел төстәге уртача зурлыктагы гөбене Бөек Ватан сугышы ветераны ясаган. Сугыштан кайтканда, аның 10 бармагының нибары 2се генә калган булган. Ул әлеге гөбене баш бармаклары белән генә ясаган. Янында торучы зур агач гөбенең тарихы исә Зур Чынлы авылында башланган. Аны авылның агач остасы Җәмил бабай ясаган булган. Бөтен авыл ул җитештергән гөбеләрне кулланган һәм, нәтиҗәдә, авыл халкы аны, яратып, «Гөбе Җәмиле» дип йөртә башлаган.
Мәдәният йортында 30 елдан артык хезмәт куйган, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булган Гелфруз Баһаутдинова гөбеләр коллекциясен кунакларга һәр бәйрәм саен күрсәтергә тырыша. Шулай итеп, киләчәк буынга әби-бабайлар көнкүрешен күрсәтергә, аларның мирасын тапшырырга тырыша ул.
Китапханә – халыкны җыючы үзәк
Резидә Фәизова күп еллар дәвамында Чүпрәле районының үзәк китапханәсе мөдире булып эшли. Ул районның һөнәрчелек мирасын һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм киләчәк буынга тапшыруны үзенә максат итеп куйган булган. Нәкъ шундый уйлар аны китапханә өчен махсус брошюра, китапчык ясарга этәргән.
Туган якны өйрәнү тарихы темасын сайлап, алар бу хезмәтне актив рәвештә алып бара башлаганнар. Бер китапчык өчен кимендә 1 ай таләп ителә. Резидә ханым командасы белән Чүпрәле районы буенча сәяхәткә чыга, төрле авылларда яшәүче аксакаллар һәм ак әбиләр белән сөйләшә, кирәкле мәгълүмат туплый.
Бүгенге көндә Үзәк китапханә тарафыннан 30дан артык брошюра чыгарылган. Алар район тарихына бәйле күп темаларны колачлый: авыл атамалары, татар халкының милли ризыклары, чишмәләр тарихы, татар һәм чуаш милләтләренең киемнәре һ.б. Чүпрәле районының һәр авылында милли ризыклар, киемнәр һәм көнкүреш җиһазларының атамалары төрле булганлыктан, китапчыклар күләмле һәм бер-берсенә охшамаган.
Хәзерге вакытта кешене китапханәләргә җәлеп итү зур авырлык тудыра. Резидә ханымның күзәтүләре буенча, брошюралар моңа ярдәм итә. Олылар, китапчыкка өстисе мәгълүмат бар, дип, китапханәгә ашыга, яшьләр исә туган якларының тарихы белән кызыксынып килә. Югары уку йортларында укучылар диплом эшләрен язганда әлеге китапчыклардан файдалана. Кыскасы, Резидә Фәизованың хезмәт җимешләре тузан җыеп ятмый, киресенчә, кулдан-кулга йөри.
Мәгълүм булганча, Татарстан Республикасы чигендә урнашкан Чүпрәле районы – бик үзенчәлекле һәм табигый мохиткә ия булган төбәк. Биредә, күргәнебезчә, сәләтле һәм үз халкының мирасына зур игътибар һәм хөрмәт белән караучылар яши. Бу – башка төбәкләр өчен дә бик яхшы үрнәк.
Рәсем астлары:
- Чүпрәле районының чигүле картасы. 2022 ел
- Түбән Чәке авылыннан кәрзинче Анатолий Иванов
- Кәрзин ясау этаплары
- Иске Уби авылының тукучысы Наталья Куракина укучылары белән
- Хатын-кыз хӳрисында бодай башакларын хәтерләткән рәсем үрнәге. 2024 ел
- Наталья Куракинаның әбисеннән калган туку станогы
- Иске Чүпрәле авылыннан Светлана Пурлова
- Бизәк суктыру ысулы белән җитештерелгән заманча кием-салым
- Иске Шәймәрдән авылыннан Фәридә ханым Җаббарова оныгы белән үзе ясаган Чүпрәле районы гербы фонында
- Лускытлы тегү белән ясалган бизәк. 2024 ел
- Иске Чокалы авылыннан Илфак Асхаров самавыры белән
- Түбән Чәке авылы гармунчысы Шамил Мөбинов кыңгыраулы гармуны белән
- Зур Чынлы авылында яшәүче Гельфрүз Баһаутдинова гөбеләре янында.
- Бөек Ватан сугышы ветераны ясаган гөбе
- Зур Чынлы авылының агач остасы ясаган гөбе
- Резидә Фәизова брошюраларын тәкъдим итә
«Безнең мирас». – 2024. – №11. – Б.63-68.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА