Кәләш күлмәге кагыйдәләре
Никах һәм туй – һәр татар кызының тормышында иң мөһим, иң җаваплы һәм иң көтелгән вакыйгаларның берсе. Гомумән, татар халкының тормышның әлеге мизгеленә игътибары бик зурдан һәм бу милләтебезнең гореф-гадәтләрендә дә чагылыш тапкан. Кызны сорый килү, никах, туй, килен токмачы әзерләү кебек йолалар бүгенге көнгә кадәр сакланып килә. Әмма шунысы аяныч: кайбер йолалар, матур гадәтләр тарих битләрендә генә калган, хәзерге яшьләрнең гади көнкүрешендә алар бөтенләй юк. Мәсәлән, кәләш күлмәгенең үзенчәлеге.
Кыз сорый килгәндә, егет әти-әнисе белән кыз йортына бүләкләр алып килгән. Татарлар ул бүләкне «калым» дип атаган. Булачак кияү бик бай калым бирергә тырышкан: баш киемнәре, күлмәк һәм башка киемнәр, чәчтараш әйберләре, өй җиһазлары, төрле тукымалар, мендәр белән юрган тышлары, җәймәләр һ.б. Егет шулай ук кызга бирнә әзерләр һәм туйны оештырыр өчен акча да калдырырга тиеш булган. Борынгы бабаларыбыздан килгән гореф-гадәт буенча, туй күлмәген кызга әти-әнисе теккән яисә аны тектерергә тукыма биргән. Ләкин шул ук вакытта кыз кеше кияү алып килгән бүләкләр арасыннан үзенә ошаган тукыманы да ала алган.
Ислам динендә әйберләргә артык игътибар бирмәү, ә иң мөһимен генә алга чыгару турында гыйбарә бар. Татар халкы шулай ук тыйнаклыгы белән дә аерылып торганга күрә, билгеле, бу тенденция туй күлмәгендә дә чагылыш тапкан. Шуңа күрә кызлар еш кына туй күлмәгенең көндәлектә дә киеп була торган фасоннарын сайлаган. Мәсәлән, күкрәкчә, җиңелчә күлмәк яисә күлмәк белән чалбар. Соңыннан исә модага камзул һәм бишмәт тә кергән. Камзулны ,гадәттә, йон, алтын җепле чигү һәм көмеш төймәләр белән бизәгәннәр.
Төсләренә килгәндә, хәзерге вакытта татар кызлары кияүгә ак күлмәктән чыга. Бу гадәт Европа илләреннән ХХ гасырда килеп кергән. Ләкин аңарчы татар кызлары үз туйларында бөтенләй икенче төсле күлмәкләр кигән. Мәсәлән, кызыл, зәңгәр яки яшел (зөбәрҗәт сыман) төсләр.
Татар туй күлмәгенең үзенчәлекләре, аңа гына хас нечкәлекләре шактый. Иң мөһим фактор – күлмәк кызның бар гәүдәсен каплап, тәнен күрсәтмәскә тиеш. Шуңа күрә муен, күкрәк урыны, изү, куллар һәм аяклар һәрвакыт тукыма белән уратылып алынган. Кунаклар кызның нибары йөзен һәм учларын гына күрә алган.
Күлмәкнең фасонына күз салсак, итәк һәрвакыт аякны тулаем капларга һәм идәнгә хәтле сузылырга тиеш. Ул алтын чигү, төрле татар орнаментлары белән бизәлгән. Күлмәкнең якасы басып торган. Киемнең җиңнәре озын, сыланып торырга яки иркен булырга мөмкин. Камзул, һичшиксез, күлмәкнең төсен кабатларга тиеш саналган.
Баш киеменә килгәндә, кызлар еш кына XX гасырда төрки халыктан кергән фәс яисә калфак кияргә яраткан.
Аяк киеме буларак натураль тиредән ясалган туфли яисә төрле орнаментлар белән бизәлгән читекләр каралган.
Бизәнү әйберләре һәр хатын-кыз образының аерылгысыз бер өлеше булып санала. Татар кызлары да бу тенденциядән артта калмаган. Кәләшләр солпа кигән, зур алкалар таккан, беләзек һәм йөзекләр кигән. Нәкъ менә бизәнгечләрнең күплеге һәм матурлыгы булачак иренең никадәр дәрәҗәле һәм бай булганлыгын күрсәткән дә инде. Ләкин, иң мөһиме – алар артык күп булмаска тиеш, дип, татар кызлары һәрнәрсәнең чамасын белергә тырышканнар.
Ир-атларга килгәндә, кияүнең киеме артык зур бизәлеш, оригинальлек белән аерылып тормаган, ул классик киемгә якын булган. Әлеге кием – ак күлмәк, камзул һәм чалбар. Аяк киеме буларак читек яки туфли киелгән. Кияүне аерып торган төп билгеләрнең берсе булып кәләпүш саналган. Шуны да әйтергә кирәк: егетләргә, кәләшләргә караганда, кагыйдәләр йомшаграк булган.
Татар туйларында үтәлергә тиешле кагыйдәләр, бераз үзгәрешләр кичерсә дә, әле дә сакланып килә. Гомумән, татар кәләшләренең традицион киемнәрен без ешрак никах вакытында күрә алабыз. Алар – чәчләрне каплап торган яулык, төрле татар халык орнаментлары белән бизәлгән ачык төстәге күлмәк, күз явыңны алырлык алка һәм башка бизәнгечләр. Гомумән, ислам дине безгә бу традицияләрне саклап калырга ярдәм иткән. Яшьләр, бигрәк тә кәләшләр арасында традицион туй күлмәгенә мөрәҗәгать итүчеләр, аны кияргә теләүчеләр юк түгел. Шунысы бигрәк тә куандыра!
"Безнең мирас". – №8. – Б. 28-29.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА