Журнал «Безнең мирас»

Күн һәм «хәләл җефет»не нәрсә берләштерә?

Идел буенда урнашкан Болгар дәүләте урта гасырларда төрки дөньяда иң танылган сәүдә, һөнәрчелек һәм мәдәният үзәге саналган. Болгарлар чит мәмләкәтләрдә сәүдә иткәннәр. Шундый сыйфатлы һәм кирәкле тауарларның берсе булып күн һәм күннән ясалган эшләнмәләр саналган. Гомумән, болгарлар күн осталары булган.

 

Идел болгарлары «болгар» дип аталган күн җитештергәннәр. Ул үзенең сыйфаты, хуш исле һәм нык булуы белән базардагы башка эшләнмәләрдән аерылып торган. Күн ясаучылар аны җитештерер өчен бары тик яшь терлекнең тиресен генә кулланганнар, моның өчен зур осталык таләп ителгән. «Болгар» күне бик күп гарәб сәяхәтчеләренең язмаларында да телгә алына. Шулай ук алар арасында кәҗә тиресен эшкәртеп әзерләнгән сафьян һәм юфть булган. «Юфть» сүзенең килеп чыгышы да үзенчәлекле. Ул «җефт» дигән фарсы сүзеннән алынган. Юфтьне ясар өчен, башта күннең һәрьягын имән яки башка агач кайрысы белән каплыйлар, аннары берберсе өстенә куялар һәм кайрыйлар. Күн парлап куела. Нәкъ шуңа нигезләнеп, «хәләл җефет», ягъни синең икенче парыңны аңлатучы сүзтезмә барлыкка килгән дә инде.

 

Археологик материалларга мөрәҗәгать итсәк, монгол яуларына кадәрге болгар күне безнең көннәргә кадәр сакланмаган. Күн ул – органик материал, аның саклануы өчен бихисап факторларның тәңгәл килүе мөһим: йә бик коры грунт, йә, киресенчә, бик дымлы, юеш туфрак кирәк.

 

Ләкин бу Болгар чорындагы күн бөтенләй юк дигәнне аңлатмый. Күн җиһаз яки киемнәрнең кечкенә кисәкләре коеларда табылган. Мәсәлән, Биләрдәге казу эшләре барышында коелардан берничә күн кисәге чыккан. Аларны хәрби калканның бер өлеше дип фаразлыйлар. Шулай ук коеларда аяк киеменең табан асты өлеше дә табылган.

 

Болгар шәһәрлеген казу вакытында археологлар 800дән артык күн кисәге таба һәм, тикшеренүләрдән соң, аларның күбесе Алтын Урда чорына караганлыгын билгеләп үтәләр. Аларның кайберләре Болгар чорына ук килеп тоташа дигән фараз да бар. Тикшеренүчеләр бу казу урынында утта янган агач бура булган һәм анда күнче яшәгән дип тә фаразлыйлар. Моны иң элек табылган пычак тоткасы кисәге, энә һәм без табылуы белән дәлиллиләр. Шулай ук күнче йорты янында бакыр кою белән шөгыльләнүләре, бакырның кайбер кисәкләре, күнгә эләгеп, аның озак сакланып калуына китергәнлеге дә билгеле. Ләкин кайбер археологлар бу фикер белән килешми. Ник дигәндә, аларны XI гасырдан XIV гасырга кадәр бер урында күн ясау урыны булуы бик шикләндерә. Археологларның сүзләре буенча, Болгарның безгә таныш терраса өлешендә генә түгел, ә су астында калган җирләрендә дә күн кисәкләре табылган. Аларның зурлыкларына килсәк, якынча 10х10 см тәшкил итә.

 

Болгар чорында җитештерелгән күн бик сирәк табылса, Алтын Урда чорының күн эшләнмәләре археологларны һәрвакыт сөендереп тора. Мәсәлән, еш кына аяк киеме, башмаклар, күн итекләрнең аерым кисәкләре табыла. Аларга реконструкция ясарга да мөмкин.

 

Күнчеләр Болгар чорында урта хәлле кешеләр рәтендә саналган. Оста һөнәрчеләргә, гомумән, кул эшен белүчеләргә һәрвакыт хөрмәт белән караганнар. Күннән алар кием, йорт җиһазлары, шулай ук хәрби өлкә кирәк-яраклары ясаганнар. Күн белән эш итү – пычрак һәм авыр хезмәт. Күнне эшкәртү берничә этаптан торган. Башта күнне суга салганнар, тиресе яхшы купсын өчен, суга тоз өстәгәннәр. Аннары шул тиренең эчке өлешеннән ит һәм май кисәкләрен сыпырып төшергәннәр һәм күндәге йоннарны кырып, аны яхшылап тозлаганнар. Соңыннан инде әчетү процессын үткәргәннәр, тирене тигезләгәннәр, кайраганнар һәм, нык булсын өчен, аңа хайван мае сылаганнар. Кайрау процессыннан соң, күнчеләр тиредән күн җитештергәннәр.

 

Күнчеләрнең остаханәләре, археологларның күзәтүләре буенча, шәһәрнең читендә булган. Елганың аскы өлешендә урнашкан алар, чөнки күн эшкәрткәндәге начар сулар шунда гына аккан. XIX гасырга кадәр күн ясауның әлеге алгоритмын үзгәртмәгәннәр.

 

Борынгы мари каберлекләрендә күн каешлар сакланып калганлыгы билгеле. Әлеге каешларга металлдан төрле детальләр беркетелгән. Аларның кайберләрен болгарлар җитештергәнлеге дә билгеле. Димәк, болгарлар мариларга әзер эшләнмәләр саткан булып чыга.

 

Болгарлар күнне иң элек кәҗә һәм сарык тиресеннән җитештергәннәр. Шулай ук үгез һәм тана тиресен дә кулланганнар. Белгечләр ат тиресен дә эшкәрткәннәр дип тә фаразлыйлар, чөнки кайбер чыганакларда «хаз» дигән сүз очрый. Ул ат сыртының тиресеннән ясалган күнне аңлаткан.

 

Болгар чорыннан ук сакланган күн табу хәзерге археологиядә бик зур уңыш булып санала. Безгә күн ясауның болгарларның төп һөнәрләре, сәүдә итү тауарларының берсе булуы да мәгълүм. Киләчәктә дә күнчеләр остаханәләре, күн эшләнмәләр һәм күн ясау белән бәйле башка урыннар да табылыр дип өметләнәсе генә кала.

 

 

P.S. Материалны әзерләүдә ярдәм итүе өчен Археология институтының өлкән гыйльми хезмәткәре Ринат Рафаэль улы Вәлиевкә рәхмәтебезне белдерәбез! 

 

"Безнең мирас". – №8. – Б. 4-5.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру