Журнал «Безнең мирас»

Милли музейда - яңа ядкяр

18 апрельдә Татарстан Республикасының Милли музеенда реставрациядән соң «Патшабикә Сөембикә һәм аның гаиләсе портреты»н тәкъдим итү кичәсе узды. Әлеге экспонат «Гедеон Рихтер» фармацефтик компаниясе өченче ел уздырган «Хатын-кыз сәламәтлеге» атнасы социаль проекты кысаларында яңартылган.

 

Реставрация вакытында музей хезмәткәрләре картина якынча XVIII гасыр урталарында ясалган дигән нәтиҗәгә килгән. Моңа рәсемдә кулланылган май төре һәм тукыма шаһит. Картина Милли музей коллекциясенә Октябрь инкыйлабына кадәр тапшырылган булган. Портретка соңгы тапкыр XIX гасыр ахырында реставрация ясаганнары да билгеле.

 

«Патшабикә Сөембикә һәм аның гаиләсе портреты»на бәйле риваятьләр дә аерым игътибарга лаек. Фаразлар буенча, бу портрет Сөембикәнең реаль образына туры килә. Казан ханлыгында, ислам динендә кеше образын сурәтләү катгый тыелганы безгә бик яхшы мәгълүм, шуңа күрә патшаларның реаль портретлары да сакланмаган. Шуңа бу картинаның авторы – патшабикә сараенда хезмәт иткән итальян хәрбиләре дигән риваять бар. Бүгенге көндә картинаның авторы билгесез.

 

Картинада кемнәр сурәтләнгән? Ханбикә Сөембикә янында улы Үтәмешгәрәй дигән фараз бар. Ник фараз дигәндә, бала хатын-кыз киемнәренә киенгән, ә ислам динендә малайга кыз киемен кидерү тыелган. Улларын сарай интригаларыннан салкап калу ниятеннән киендергәннәр яки портретта асрамага алынган кыз сурәтләнгән дигән версияләр дә яши. Шулай ук портретта ханбикә артында затлы киемнән ир-ат сурәтләнгән. Бер версия буенча – ул шагыйрь Мөхәммәдьяр, икенчесе – кулында камчы тоткан хәрби.

 

  • Кызыклы факт: картинада ясалган хезмәтче хатын йөзе селтеле җилем аркасында химик пешү ала һәм аның йөзе тулаем бозыла. Тик оста реставраторлар героиняның йөзен янәдән торгызалар. Искергән катламны алгач, картина тагы да ачык һәм детальләргә бай булып чыкты.

 

Заманында милли музейга әлеге картина «Татар гаиләсе портреты» исемендә тапшырылган. Хәзерге вакытта бу сюжетның 4 мисалы бар һәм аларның өчесе Милли музей коллекциясендә саклана. Арасында ясалуы буенча иң борынгысы – яңа тәкъдим ителгәне.

 

Бүгенге көннән башлап «Патшабикә Сөембикә һәм аның гаиләсе портреты»н теләге булган һәр кеше Милли музейда күрә алачак. Ул тулаем музей программасына кереп китте.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру