Журнал «Безнең мирас»

Фиразия ханымнан малан кесәле рецепты

Татар халкына табигать уңышы белән ләззәтләнү, аның бар сый-нигъмәтен кабул итү сәләте борынгыдан ук килгән. Көз көне исә бу тагы да ачыграк күренә башлый, чөнки елның бу фасылында кыр-басулардан уңыш җыеп алына, агач-куакларда өлгергән җиләк-җимешләр, бакчадагы яшелчәләр, кышка әзерләнеп, хуҗабикәнең киштәсендә үз урынын таба.

 

Чүпрәле районында да бу күркәм гореф-гадәт сакланып килә, кайбер районнардан аермалы буларак, ул хәтта ныграк та үсеш алган. Мисалга Мунчәли авылын әйтеп китәргә кирәк, чөнки нәкъ менә биредә авыл халкы көзен генә ясап булган бик файдалы һәм, иң мөһиме – тәмле, туклыклы үзенчәлекле бер ризык әзерли. Иң кызыгы – аны авылда нибары бер кеше генә бик оста итеп ясый белә икән. Сүзебез балан яки малан (бу якта аны шулай дип атыйлар) кесәле турында бара.

 

Фиразия ханым Мөхәммәтҗанова Мунчәли авылына 1983 елда югары уку йортын бетергәч, билгеләнү буенча укытучы булып килгән һәм, сөйгәнен монда очратып, биредә гомерлеккә төпләнеп калган. Үзе исә – Актаныш кызы. Малан кесәлен аңа әнисе ясарга өйрәткән булып чыкты. «Кечкенә чакта бертуганнарым белән табигатькә чыга һәм кыргый балан җыеп кайта идек, аннары әни шуннан тәмле балан кесәлен ясый иде. Әлеге ризык мине һәрвакыт балачакка илтә», – дип, хатирәләрен уртаклашты ул. Хәзер исә әлеге тәм-томны ул теләге булган һәр хуҗабикәгә өйрәтеп калдырырга тырыша.

 

Безнең редакция малан кесәлен беренче тапкыр нәкъ менә Фиразия апа йортында авыз итеп карады. Ул тәме буенча балан эчлегенә охшаган, тик аннан туклыклырак һәм баллырак. Фиразия апаның әйтүе буенча, малан кесәлен, гадәттә, кашык белән кабып ашыйлар, аны, бал яки каймак сыман, икмәккә сылап ашап булмый. Ник дигәндә, аның составына он да керә. Саклауга килгәндә, малан кесәлен озак тотып булмый, суыткычта да 3 көн генә саклана ул. Әче балан аны бик тиз ачыта. Хәер, малан кесәле Мунчәли авылында озак тормый икән, күпләр аны бик яратып, беренче көнне үк ашап бетерә.

 

Мунчәли авылында малан кесәлен бәйрәмнәргә генә түгел, төрле чараларга да әзерләргә тырышалар. Фиразия апа малан кесәлен безгә дә ясарга өйрәтте. Әйдәгез, без дә әлеге сыйны бергәләп әзерлик һәм табыныбызны аның белән бизик.

 

Кирәкле ингредиентлар:  

 

• 0,5 л җылы су; 

• 300 г иләнгән арыш оны; 

• 100 г шикәр комы; 

• 300 г балан.

 

Эш барышы:

 

1. Иң беренче эш итеп арыш онын җылы суга салабыз һәм яхшылап болгатабыз. Элек-электән әбиләр балан кесәлен кул белән ясаган, шуңа массаны кул белән болгатырга кирәк. Камыр төерсез һәм коймак камыры кебек сыек булырга тиеш.

 

2. Хәзер килеп чыккан массага шикәр комын һәм баланны кушабыз. Яхшылап тагы бер кат болгатабыз. Барысы да яхшы кушылырга тиеш.

 

3. Бу массаны чуенга салабыз һәм аны духовкага куябыз. Ә борынгылар исә балан кесәлен мичтә пешергәннәр. Алар мичне кичтән үк ягып куйганнар һәм балан кесәлен шунда иртәнгә кадәр тотканнар. Иртән исә балан кесәле бик тәмле булып оешкан.

 

4. Балан кесәлен башта иң көчле утка куябыз. Аннары, азрак кайный башлагач ук, аны иң сүрән утта 3 сәгать тотарга кирәк. Балан кесәлен көчле утта пешерергә ярамый, андый очракта баланнар шартлап ярылачак.

 

Тәмле малан кесәлебез әзер! Шунысын да әйтергә кирәк: балан тәме белән генә түгел, файдасы-шифасы белән дә таң калдыра. Балан җимешләрендә А һәм С витаминнары күп, андагы микроэлементлар эчәклекне зарарлы матдәләрдән чистартырга булыша, микробларны юк итә. Шулай ук аларда фосфор, магний, калий, тимер, марганец, бакыр булуы да мәгълүм. Ә алар организм эшчәнлеге өчен бик файдалы. Димәк, балан яки малан кесәлен, һичшиксез, ясап карарга һәм кулланырга кирәк.

 

Сәхифәне Айзилә Сабирова әзерләде.

"Безнең мирас". – 2023. – №10. – Б. 110-111.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру