Журнал «Безнең мирас»

Кинода – дөнья сулышы

 

 

Туфан Миңнуллин пьесасы буенча төшерелгән «Әниләр һәм бәбиләр» фильмы «Иң яхшы милли фильм» номинациясендә җиңде. Бүләкне фильмның режиссерлары Ирек Хафизов һәм Юлия Захарова кабул итеп алды. 

 

Казанда XXI «Алтын мөнбәр» Халыкара кино фестивале тәмамланды.

Быелгы кинофестивальнең башкалардан аермасы турында әйткәндә, катнашырга теләүчеләр саны бик күп булуын (67 илдән 845 гариза) билгеләп үтәргә кирәк. Бәйгегә исә 22 илдән 54 фильм тәкъдим ителгән иде. Милли кинофильмнарның саны быел 14кә җитте.

 

ҖИМЕШЛӘРНЕ БАРЛАР, НӘТИҖӘ ЯСАР ЧАК

 

Фестивальгә һәр елдагыча кешелеклелек идеяләренә нигезләнеп камил төшерелгән фильмнарны сайларга тырышканнар. Экранда үткен социаль темалар күтәргән кинофильмнарның елдан-ел артуы сизелә. Кино сәнгате – тормышның көзгесе, дибез икән, дөньяда режиссерларны кулга камера алырга этәргән кискен мәсьәләләр арта, димәк.

Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы каһарманнарына багышланган фильмнар байтак булды. Быелгы фестиваль танылган режиссер, тавыш режиссеры буларак «Миллионер из трущеб» фильмы өчен «Оскар» алган Рәсүл Пукуттиның Казаныбызга килүе белән дә истәлекле. «Алтын мөнбәр»нең географиясе киңәя төшкәнен дә искәртеп узарга кирәк. Әйтик, Парагвай, Тайвань, Андорра, Колумбия, Яңа Гвинея беренче тапкыр гариза юллаган. Зур кино йолдызларын чакырып акча туздырмаганнарына рәхмәт. Танылган артистлар Елена Цыплакова һәм Любовь Казарновская да Казан урамнарында җилләнеп йөрергә түгел, үзләре төшкән фильмнарны тәкъдим итәргә килгән иде.

 

НАМУСЫҢА ТАП ТӨШЕРМӘ!

 

Дөнья сулышын тояр өчен караган кадәр фильмнарны берничә төркемгә бүлү кулай булыр. Беренче төркемдәгеләр намус, вөҗдан төшенчәләрен алга сөрә. Черногориядән режиссер Никола Вукчевич төшергән «Оплот стойкости» тулы метражлы нәфис фильмында Югослвиядә Бөек Ватан сугышы елларындагы вакыйгалар тасвирлана. Бандит бандалары, кан исе тойган акула сыман котырынып, авыл кешеләренең өнен алган. Нур Дока атлы мөселман ире, ишле гаиләсенә куркыныч янаса да, ятим христиан баласын үз өендә сыендыра. «Нужа законны белми», – ди бандитлар башлыгы. «Ач, ялангач яшәп була, әмма намусны тартып алсалар, адәм баласының нәрсәсе кала?» – ди баланы яклап калган ир. Ике фикер – ике фәлсәфә. Намус, вөҗданны югалту бик җиңел, сугышта бигрәк тә. Ә син кеше булып калып кара! Фильмны төшерүдә Сербия, Черногория, Хорватия кинематографистлары да катнашкан икән, моның да хикмәте бар. Моннан 30 ел элек Югославиядә төрле дин һәм милләт вәкилләре арасында булган гражданнар сугышын белгечләр Бөек Ватан сугышыннан соң иң канкойгыч бәрелешләрнең берсе дип атаган. Югославия мәсьәләсе буенча халыкара трибунал оештырганнар. Төрле илләрне кино төшерүгә тартып Балканда дини һәм милли бергәлекне ныгытуга ирешмәкчеләр. Кешелеклелек дини һәм милли мөнәсәбәтләрдән өстен, дип өйрәтә «Оплот стойкости».

Үзбәкстаннан Хуснора Розматова төшергән «Песня Сустхоти» киносында корылыктан җәфа чиккән ерак бер кышлакта коточкыч хәл була: бер байгура уналты яшьлек мәктәп баласын көчли. Әти-әнисе, авылдашлары баланы яклап, кабәхәтне төрмәгә олактыра, дисезме? Тот капчыгыңны! Байгурада акча – власть. Ә авыл хәерчеләренең нәрсәсе бар? Җирне дә байдан арендага алып тора ич алар. Кол хәлендә яшиләр, кыскасы. Үз язмышлары өчен үзләре көрәшмәгәч, әллә нинди бәла-казалар булыр әле. Шуны аңламыйлар. Үзе элек биредә зур түрә булган бер адәм караңгы эшнең очына чыгарга дип килә-килүен. Бер авыл кешесенең аңа әйткән сүзләре бик истә калды. «Намус, вөҗдан турында сүзләреңне зәңгәр экраннан сөйлә, анда килешә, без, хәерчеләр, исә намус турында уйласак, соңгы кисәк икмәктән дә коры калачакбыз», – ди ул. Менә тагын бер фәлсәфә... Озак вакыт тилмереп көткәннән соң, ниһаять, Байсун авылында яңгыр ява. Әмма аны бичара кыз гына күрми инде…

Режиссер Николас Савало Сиссенең «Память мангового дерева» фильмында вакыйгалар машина узышлары белән данлыклы Дакарда бара. Хәерче тормышта яшәсә дә, Хәбиби исемле имам күңел чисталыгын җуймаган. Кырмыска оясын җимереп йорт салырга теләүче байгурага каршы торырга үзендә көч таба. «Үзеңне аңларга теләсәң, иң башта кырмысканы аңла», дигән сүзләре нинди хикмәтле! Нинди биек үрләр яуласак та, кеше булып калуыбыз бөтен титул-исемнәрдән, дан-дәрәҗәләрдән мөһимрәк, дип әйтүе түгелме бу? Дәрәҗәле, хөрмәтле имамга нәрсәгә кирәк инде урам йолкышларына әйләнгән бала-чаганы акылга китерү, укырга, белем алырга өндәү? Тамчы тамып, таш яра. Көннәрдән бер көнне авырып киткәч, имамга акча җыеп кем ярдәмгә килә? Кайчандыр урамда кеше талап көн күргән бала-чага!..

 

КЕМ СИН? АТЫҢ, НӘСЕЛЕҢ НИНДИ?

 

Бу төркемгә кергән фильмнар адәм баласының тамырларын барлавы, үз-үзен табарга омтылуы турында. Иран кинофильмнары хакында тикмәгә генә легендалар йөрми. Элегрәк фестивальдә дистәләп фильмнары күрсәтелсә, быел сан ягыннан азаюы аяныч булса да, эчтәлек белән һәрвакыттагыча алдыруы сөендерде. Режиссер Ибраһим Әмини төшергән «Глаза Востока» фильмында, мәсәлән, Корея җырчысына гашыйк булып, бөтенләй үз дөньясын оныткан яшүсмер кызны авылдагы бабасына кайтарып бирәләр. Бабасы кызның күңеленә юл таба. Ничекме? Ул да кеше ич, аның да яшьлегендә кумирлары булган. Әйтик, Америка актеры Джеймс Дин. Яшьлеген исенә төшереп, Хәсән бабай Джеймс кебек киенеп куймасынмы! Оныгын Корея артисты белән очрашуга алып бара ул. Әмма кыз, фанатларының күп булуын күреп, мәхәббәтеннән ваз кичә. Дөньяда Корея артистлары да, Джеймс Диннар да туа торыр. Ә син үзең булып кал! Сезнең дә телесериал артистларына табынып, чәчләрен төрле төскә буяган, сәер киенгән яшүсмерләрне күргәнегез бардыр. Белегез, бу балалар ялгыз. Иран киносындагыдай күңелен аңлаучы Хәсән бабай җитми аларга. Традиция көчле, төрле дини, милли тыюлар белән чикләнгән Иран да әнә шундый проблемалар кичерәдер дип кем уйлаган!

Мароккодан Ләйлә Трикуи төшергән «Высеченные ветром» фильмында үзәктә Франциядә әнисен эзләүче кыз язмышы. Аның кебекләр Мароккода меңләгән. Сәбәбе – 1960-1990 елларда, сәяси хәл катлаулангач, Марокко кешеләренең күпләп Франциягә күченүе. Төрле ил, үзгә милләт, дин кешеләре гаилә кора, һәм бу гаиләләр озын гомерле булмый. Балалар исә үз-үзләрен, тамырларын таба алмыйча бүген дә интегә. Ләйлә ханым бу фильмны төшермәс тә иде. Ике ил арасында йөрүе җиңел булмаган. Иҗат җимешен экраннан күргәнче җиде-сигез ел гомере узган. Әмма яшәү катлаулану сәбәпле, бүген дә ватандашлары Франциягә бәхет эзләп китә. Еллар үткәч, тамырларын эзләп меңләгән яшүсмер тагын анда агылачак, димәк...

Казахстаннан Алинә Мостафина төшергән «Пряники для ее отца, моего прадеда, ее деда» фильмы герое безнең якташыбыз Биектау районы Туктамыш авылыннан Ләбибә исемле әби булып чыкты. Казахка кияүгә чыгып, гомерен Казахстанда уздырган ул. Кызы бар. Оныгы ундүрт ел инде чит илләрдә яши. Биш ил алыштырган, дүрт телдә сөйләшә. Әмма ни татарча, ни казахча белми. Бөек Ватан сугышы елларында Польша җирендә ятып калган ерак бабасын эзләп юлга чыгалар. Юлда уйланулары кызык: «Әбием белән мин бүген рус телендә генә аңлаша алам. Милли эпосыбызны да русча укыйбыз. Нәрсә, кем өчен кан койган бабам?» Уйлый белгәнгә уйланырлык нәрсә бар бу фильмда. Ни кызганыч, Ләбибә апа, Польшадан исән-имин әйләнеп кайтса да, күптән түген мәңгегә күзләрен йомган. Фильмны күрсәтү әбинең кырыгына туры килүен күр әле син!

Елена Демидованың «Остров Неохон» документаль фильмы да бу төркемгә карый кебек. Бурятиядәге Неохон утравында авыл халкы эшсез интекмәсен өчен 2014 елда Россия буддистлар башлыгы һәр мохтаҗ гаиләгә 200 баш сарык бирү гадәтен керткән. Яңа туган бәрәннәрне исә тагын башка гаиләләргә тараталар. Шулай ел әйләнәсе сарык үрчетеп мәш киләләр. Аңлашыла ки, җирле халык саклансын, ә алар белән бергә телләре, гореф-гадәтләре яшәсен өчен эшләнә бу. Әмма Неохон халкына карагач, бер дә өмет чаткысы кабынмады күңелдә. Сүз дә юк, Неохон халкы берәүгә дә буйсынмый, үз көннәрен үзләре күрә. Неохонны үзара Ирек утравы дип тә атыйлар. Әмма гомерләре көтү көтеп, сарык йоны кыркып уза лабаса. Шул да булдымы ирек?! Кайда мәгърифәт, нур? Берзаман баегач, якты көнне балалары күрсә генә инде…

 

 

«Кино сәнгатендә гуманизм өчен» Татарстан Рәисенең бүләген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов «Курчак театры тарихы» картинасы өчен Һиндстан рижессеры Суман Мукхопадхьяйга тапшырды.

 

Радик Кудояров каһарман-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре батырлыгына багышлап төшергән «Кара урман» нәфис фильмы исә ник бу төркемгә кердеме? Аның Бөек Ватан сугышы турындагы фильмнар арасында каралуы дөресрәк булмас идеме икән, дигән уй килгән иде башта. Республикабыз хакимияте ярдәме белән киң колач белән иҗат ителгән фильм бу. Белоруссиядә төшергәннәр, Берлинда тавышландырганнар. Әмма Радик Кудояров каһарманнарыбыз аша тамырларын барларга омтылганда кара урманда адашкан дигән тәэсир кала. Төрмә башлыгы штандартенфюрер Фляйшманның тормышын бала чагыннан башлап тәмләп сурәтләве аркасында безнең каһарманнар күләгәдә калганын ничек аңламаган соң ул үзе?! Бөтен дөнья татар каһарманын Җәлил исеме белән белә. Фильмда исә ник бер тапкыр Җәлил исеме яңгырасын?! Муса Гомәров һәм вәссаләм! Радик бу фильмын көнбатыш кешесенә хас булганча салкын акыл белән төшергән. Шуңа күрә караңгы буяулар, катгый реализм өстенлек итә. Бик тирән шәрык әдәбияты коесыннан су эчеп җитлеккән илһамлы татар шагыйре турында түгел бу кино. Ни кызганыч, кыйбласын югалткан режиссер бары тик кызгану хисе уятты…

 

КЕШЕ КАДЕРЕ

 

Бу төркемгә кергән фильмнар олыгайган саен кешенең җәмгыяттә кадерсез булып калуы турында. Һиндстан режиссеры Ранаджит Рай хакимият кушуы буенча курчак театрларын өйрәнгәндә бабаларыннан килгән һөнәрне дәвам итеп, марионетка курчаклар ясаучы һәм тамашалар куючы бер абзыйга тап булган. Элек елына 300дән артык спектакль куя торган булса, хәзер алар 60ка да тулмый. Шуңа да карамастан, абзый һөнәрен ташламый. Марионеткалар дөньяда югалып бара. Өстәвенә, аның курчаклары гади генә түгел, бамбук агачыннан ясалган. «Яңа технологияләргә ияләшә алмыйча, һаман үткән заман белән яшәүче кешеләргә игътибар юнәлтергә теләдем. Курчак исә – бу очракта хыял символы», – диде режиссер. Андый кешеләр безнең арада да күп. Алар үзләрен кадерсез, ялгыз тоймасын өчен без нәрсә эшли алабыз?..

Бу тема Кыргызстаннан Дастан Мадалбәков төшергән «Потанцуй с мамой» фильмында дәвам итә. Ана күңеле – балада, бала күңеле – далада, дигән әйтем бар. Чыннан да, кайбер яшьләр әти-әнисен онытып, гамьсез гомер кичерә. Әниләренең бу якты дөньяда ун көн гомере калганын белсә, нишләр иде икән алар? Ә биш, өч, бер көн калган булса?.. Әниләрнең дә без туганчы үз хыяллары булган. Без тугач исә хыяллары безгә күчкән. Гамьсез балалар әниләренең шул хыялларын тормышка ашырырга ашыгыр иде, бәлки. Нинди хыялдыр бит. Санкт-Петербургның атаклы бер театры сәхнәсендә вальс әйләнергә, мәсәлән, кем рөхсәт итсен?! Әнием балерина булырга теләгән, әмма хыялларын пыран-заран китереп, мин туганмын, дип аңлатсаң да, тыңламаслар. Әмма бик теләгәндә, газиз әниләр хакына барысын да эшләп була…

Андрей Зайцевның «Двое в жизни, не считая собаки» фильмы көлдерә дә, елата да. Танылган артистлар Светлана Крючкова, Александр Адабашьян һәм Пуля исемле сөйкемле маэмай уйный анда. Экранда яңа көнгә ияләшә алмыйча үз дөньясында яшәүче өлкәннәрне күрәбез. Алар классик музыка тыңлый, атаклы шагыйрьләрне телләреннән төшерми. Картларның бай дөньясы янында хәзерге заманның рухи ярлылыгы тагын да ачыграк сизелә. 16 октябрьдә әлеге самими, матур, мәгънәле фильм Россия прокатына чыга, карамый калмагыз!

Кытайдан Ли Мин төшергән «Я беременна» фильмы 25 минутлык кына булса да, зур мәгънәгә ия. 52 яшьлек хатын һич көтмәгәндә-уйламаганда балага узган. «Шушы яшеңдә, оялмыйча, бала тапмакчы буласыңны?» – ди ире. «Яңа бала аркасында кызыбызга игътибар кимиячәк», – дип пошаманга калган кызы белән кияве. Оныкның исә бернәрсәдә гаме юк. Аңа мәктәптә документаль фильм төшерергә кушканнар. Калганы кадалып китсен. Бичара хатын япа-ялгыз. Яшь чагында «Бер гаиләгә – бер бала» программасын кертеп хөкүмәт бала табудан тыйды. Хәзер исә сабый алып кайтырга бернәрсә дә комачауламый кебек. Әмма хатынның бәхетен якыннарының эгоизмы җимерә. Фильм цивилизациянең кешегә, табигатькә каршы баруы турында. Адәм баласының үз гаиләсендә дә аңлау тапмавы, ялгызлык темасын да күтәрә.

 

ҖАН АВАЗЫ

 

Бу төркемгә җәмгыяттәге тискәре күренешләрне фаш итеп төшерелгән нәфис һәм документаль фильмнар берләштерелде. Режиссер Мәхди Гаванати төшергән «Потерянный сезон» фильмында Иранны бөтенләй бүтән яктан ачабыз. Аның үзәгендә Әфганстан белән чиктәш районның бер авылында мәктәпнең XI сыйныфында укучы Кәүсәр исемле кыз язмышы. Белем алырга омтылса да, баланы кияүгә бирәләр. Кәүсәр авылларында болай да карт кыз исәбендә йөри. Дуслары өч-дүрт ел элек инде ир хатыны булып өлгергән. Әтисе кияү гаиләсенә Кәүсәрне укытып бетерү шартын куйса да, килешү сүздә генә кала. Җитмәсә, корылык аркасында авылны ком бураны күмә. Кызларның хыяллары гүя ком астында кала. Дин, гадәт-йола гына гаепле түгел бу хәлләргә. Кәүсәрнең бер сүзе хәтергә уелып калган. «Акчаң юк икән, нинди җенестән булуыңа карамастан, яратырга хакың юк. Хәерчене кемгә бирсәләр – шуңа кияүгә чыгарга мәҗбүр». Иске карашларга социаль мәсьәлә дә килеп кушылган, димәк. Әллә кайчан булган хәлләр түгел бу, өйләрдә – заманча телевизорлар, геройларның кулларында – кәрәзле телефоннар, пандемия чорыннан калган битлекләр…

 

 

Татарстан кинематографына керткән зур өлеше өчен күренекле артист Равил Шәрәфиев бүләкләнде.

 

Африка киносы камил төшерелеше һәм үткенлеге белән елдан-ел ныграк шаккатыра. Анда кинематографистлар өчен темалар хәттин ашкан. Быел өч кинофильм тәкъдим иткән Нигерияне генә мисалга алу да җитә. Кайда нефть, акча – шунда җинаять. Нигерия исә кара алтын сату буенча дөньяда җиденче урында. 90 процент кереме нефть сатудан килә. Биредә коррупция, җинаять чәчәк ата. Кеше урлау, кеше үтерүләр, дини низахлар, боевиклар, радикаллар, хәерчелек... Үткен темаларга йөз тоткан кино төшерүчеләр өчен Мәккә ул Нигерия. Әллә шуңа күрә биредә кино сәнгате бик алга киткән. Ел әйләнәсенә төшерелгән фильмнар саны буенча Голливудны 2009 елда ук узганнар. Бүген исә кино төшерү буенча Нигерия Һиндстаннан гына калышып икенче урынны били. Нолливуд дип исемләнгән үзләренең кино фабрикасы бар. Быел күрсәтелгән «На последнем дыхании» Нигерия фильмында хуҗалары үлгәч, колларын үтереп, хуҗалары белән бергә күмү йоласына каршы чыгалар. Әйтүләренә караганда, бу вәхши гадәт илдә үткән гасырның илленче елларына кадәр сакланган. «Путь свободы» исемле кинофильмда гади халыкның кансызга әйләнгән полициягә каршы чыгуы тасвирлана. «Легенда о лагосской королеве бродяг» фильмында исеменнән үк аңлашылганча утрауларда урнашкан Лагосс шәһәрендәге вакыйгалар бәян ителә. Хәрабәләрне җимерергә килгәч, бер кыю кыз яшәү урыннарын саклап калу өчен бөтен кварталны күтәрә…

 

 

Фестивальдә Александр Далматовның Нурихан Фәттах әсәре буенча төшерелгән «Кырык дүртнең май аенда» фильмы да билгеләп үтелде.

 

ҖИҢҮЧЕЛӘР

 

Фестивальнең баш бүләге Черногориядән «Оплот стойкости» фильмы өчен бирелде. Республикабыз Рәисенең махсус бүләге Һиндстаннан «История кукольного театра» фильмын төшерүчеләргә эләкте. Жюриның махсус призы Мароккодан «Высеченные ветром» фильмын төшерүче Ләйлә Трикига бирелде. Казан мэры бүләгенә каюлы күн сәнгате турында «Казанский шов» фильмы өчен Бай Хәйруллин ия булды. Татарстан кинематографына керткән зур өлеше өчен яраткан артистыбыз Равил Шәрәфиев бүләкләнде. Кино белгечләре, тәнкыйтьчеләр күңеленә исә «Кара урман» фильмы хуш килгән, «Прогресс идеяләренә тугрылыгы һәм бөтендөнья әдәби мирасына таянуы өчен» Радик Кудояровка бүләк тапшырдылар. Азия киносын үстерү белән шөгыльләнгән NETPAC оешмасы Иранның «Глаза Востока» һәм Александр Далматовның Нурихан Фәттах әсәре буенча төшерелгән «Кырык дүртнең май аенда» фильмнарын билгеләп үтте. Александрның тагын бер картинасы – Мөхәммәт Мәһдиев әсәренә нигезләнгән «Кеше китә – җыры кала» милли бәйгедә кыска метражлы нәфис фильмнар арасында җиңде. Иң шәп милли фильм исә – Ирек Хафизов һәм Юлия Захарова Туфан Миңнуллин әсәре буенча төшергән «Әниләр һәм бәбиләр». Наталья Нилованың «Таң Батыр»ы мили бәйгедә иң шәп балалар фильмы буларак бүләкләнде. Иң әйбәт документаль фильм – Иранның «Потерянный сезон»ы. Казахстаннан тәкъдим ителгән «Эвакуация» фильмы «иң шәп кино сценарие» төрендә җиңү яулады. Иң шәп оператор эше – «Оплот стойкости» киносында. Иң шәп актриса – Сетайе Дәхран («Глаза Востока», Иран). Иң шәп актер – Зөлфәт Закиров («Кара урман», Татарстан). «Глаза Востока» фильмын төшергән Ибраһим Амини фестивальдә иң шәп режиссер буларак бүләккә ия булды.

Киләсе «Алтын мөнбәр»гә кадәр һәркемгә кыйбланы югалтмыйча, күңелендә үз «Карурман»ын табып һәм кадерле булып яшәргә язсын!

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару  өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру