Мөслимдә татар әдәбияты көннәре, яки Татар укып карамыйча ышанмый
Мөслим районында Татар әдәбияты көннәре Мәлләтамак авылында узган ел ачылган Габдулла Тукай аллеясендә башланып китте. /Фотолар – vk.com/muslumovo_official
26-27 сентябрьдә Мөслим районында соңгы елларда матур гадәткә әйләнгән Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре үткәрелде. Быелгысының үзенчәлеге шунда: чарада катнашучы әдипләр исемлеген ТР Язучылар берлеге түгел, укытучылар һәм укучылардан сораштырып, чакыручылар үзләре тәгаенләгән.
Телгә алынган исемлек белән таныштырып китик. Беренче төркем – Мөслим гимназиясенә баручылар – Ринат Мөхәммәдиев белән Галия Гайнетдинова, икенче төркем – Мөслим лицеена – Вазыйх Фатыйхов белән Рәшит Минһаҗ, өченче төркем – Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенә – Рабит Батулла белән Роза Хәбибуллина, дүртенче төркем – Иске Карамалы мәктәбенә – Әлфия Ситдыйкова белән Миңзифа Әхмәтшина, бишенче төркем – Татар Бүләре урта мәктәбенә – Ркаил Зәйдулла белән Мөҗәһит Әхмәтҗанов, алтынчы төркем – Туйгелде төп мәктәбенә – Ләбиб Лерон белән Лилия Гыйбадуллина, җиденче төркем – Әмәкәй төп мәктәбенә – Фоат Садриев белән Лилия Садриева, сигезенче төркем – Олы Чакмак төп мәктәбенә – Шәмсия Җиһангирова белән Факил Сафин.
Шулай да мәктәп балалары белән беренче очрашу – әдәбият көннәренең беренче чарасы Мәлләтамак авылында башланды. Тукай урамындагы «Сөләйман» мәчете каршында – бөек шагыйрь Габдулла Тукай бюсты янында олы кунакларны, чәкчәк тотып, мәдәният йорты хезмәткәрләре, дин әһелләре, укытучылар һәм укучылар каршы алды. Мәлләтамак башлангыч сыйныф укучылары, Тукай алдында имтихан тоткандай, дулкынланып, күренекле әдипләребезнең туган телгә, милләткә багышланган шигырьләрен яңгыратты. Аннары язучыларны Мәдәният йорты янына, Бөек Ватан сугышы һәм тыл каһарманнарына багышлап бер ай элек кенә ачылган мемориаль комплекска чәчәк салырга алып бардылар.
Мөслим муниципаль районы башлыгы Альберт Хуҗин кунакларны киләсе елда да әдәбият һәм сәнгать көннәренә чакырып калды.
КАН ТҮГЕЛ УЛ – МАТУР АЛ ЧӘЧӘК!
– Бөек Ватан сугышына Мәлләтамак авылыннан 351 кеше киткән. Шуларның 146сы әйләнеп кайтмаган. Аларның истәлеген кадерләп саклыйбыз. Элекке һәйкәл шактый искергән иде. Яшь буын тынычлыкның кадерен белсен, яугирләребезне онытмасын дип, авылдашыбыз, «Чаллы икмәге» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Юнысов менә шушындый мәһабәт комплекс булдыру башлангычы белән чыкты, матди чыгымнарны да күтәрде, – дип чыгыш ясады тантанада Мәлләтамак авыл җирлеге башлыгы Рузилә Насыйфуллина. Әлеге манзараны күргәч: «Мондый мәһабәт һәйкәлләр район үзәкләрендә дә сирәк очрый. Сөбханалла!» – дип ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, шагыйрь, прозаик Факил Сафин беренчеләрдән булып соклануын белдерде. Чынлап та, бик күркәм сынлы сәнгать үрнәге хасил булган! Һәйкәл комлексында дүрт кеше – яугир, тылда сугыш михнәтләренең төп авырлыгын җилкәсенә салган хатын-кыз, яшүсмер малай белән кызы сынландырылган. Яугир басып торган һәйкәл-сын астында Калининград җирендә һәлак булган шагыйрь Фатих Кәримнең үлемсез шигъри юллары уелган:
Җиргә тамган безнең һәр тамчы кан,
Кан түгел ул – матур ал чәчәк!
Алар безнең изге җиребездә
Бәхет гөле булып үсәчәк!
Әлеге һәйкәл комплексының, Тукай бюстының да авторы – күрше Актаныш районында туып-үскән сынчы, рәссам Халит Миңнегалиев.
Мөслим районы Красный Яр авылы имамхатыйбы Миңнулла Абдуллинның XIX гасырда Симәк авылында белем биргән Шаһиәхмәд хәзрәткә багышланган китабы (16+) дөнья күрде.
ДИН-МӘГЪРИФӘТ НУРЫ
Мөслим районы үзәгендәге Җәмигъ мәчеттә «Вакыт комы» мәгърифәт үзәге белән танышу да күңелдә якты сәхифә булып истә калды. Район имам-мөхтәсибе, үзәк мәчет имам-хатыйбы Илгиз хәзрәт Сөнгатуллинның район мәхәлләләре, мәчетнең икенче катында урнашкан мәгърифәт үзәге эшчәнлеге белән таныштыруы үзе бер вәгазь булды. «Дини китаплар җыю, туплау белән генә чикләнмибез. Җирлегебездә имамлык иткән, дин-мәгърифәт нуры тараткан мулла-мөдәррисләребезнең мирасын да кайтарырга тырышабыз», – дип ул язучыларны 15 октябрь көнне районның Симәк авылында уздырылачак «Мөслим укулары»на (16+) чакырды. Анда районның Красный Яр авылы имам-хатыйбы Миңнулла Абдуллинның «Шаһиәхмәд хәзрәт әс-Симәки һәм аның нәселе» дигән китабы тәкъдим ителәчәк.
Татар әдәбияты көннәре кунаклары Туган якны өйрәнү музеенда Татарстаннның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәгыйдә Сираҗиеваның «Минем Татарстан» дип исемләнгән күргәзмәсен карады.
– Шаһиәхмәд хәзрәт Бохарада укып кайтканнан соң, 1830-1837 елларда, вафатына кадәр белемнәрен камилләштерергә теләгән имамнарга һәм шәкертләргә дәресләр бирә. Бу елларда Симәк авылы үзенә күрә бер мәгърифәт үзәге булып балкып ала. Аның турында Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани: «...Галимнәрнең мәшһүрләреннән иде. Яхшы исеме һәм макталуы һаман телләрдә йөри. Гүзәл әсәрләре бар», – дип язып калдырган, – дип Илгиз хәзрәт әлеге хезмәткә югары бәя бирде.
«2025 ел Миңнулла хәзрәт Абдуллинның бик җимешле елы булды. Хәзрәтнең быел дөнья күргән икенче китабын – «Мөслим районы мәчетләре һәм имамнары» хезмәтен (16+) дөньяга чыгаруга якташларыбыз Рөстәм Сәрвәров, Рәшит Минһаҗ, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Мөслим килене, шагыйрь Зөлфәтнең хатыны Фирая Маликова саллы өлеш кертте. Кечкенә генә энциклопедия булган бу! Игелекләре үзләренә әйләнеп кайтсын», – дип Илгиз Сөнгатуллин әлеге затлы китапны язучыларга бүләк итте.
Бу хезмәтне күргәч, күңелгә шундый тәкъдим килде. Киләчәктә әдәбият көннәренең бер чарасы, һичшиксез, «Быел Мөслим авыллары һәм мөслимлеләр турында дөнья күргән китаплар» дип аталырга тиештер. Шундый сурәттә быел җәен Мәлләтамак авылына багышлап чыгарылган «Еллар аша...» китабы хакында да очрашу-күрешүләр вакытында сүз булмый калмас иде. Әле бит шунысы да бар: авторның үз хезмәте турында яхшымыначармы фикер-тәкъдимнәр ишетәсе, җитешсезлекләре булса, каләм очында бөреләнә башлаганында шуны төзәтәсе, яхшыртасы килә.
«МИН БӘХЕТЛЕ АВЫЛ БАЛАСЫ»
Районда үткән иҗади очрашулар вакытында иң истә калганы, билгеле, укытучылар һәм укучылар белән аралашу булды. Безгә – шагыйрь Вазыйх Фатыйхов белән миңа Мөслим лицеена бару насыйп булды. Биш йөзләп бала укый торган лицей бу. Мин инде, гадәтемчә, бу балаларның яртысы күрше-тирә авыллардан җыелгандыр, димәкче идем. Лицей директоры Чулпан Әхмәтшина, алтмышлабы гына, дип төзәтте.
Тулы залда, йөздән артык бала, укытучылар каршында икебез дә ихлас булырга тырыштык.
Вазыйх авылдан, агроном булам, дип чыгып киткән икән, тик Казанга килеп кергәч, фикере үзгәргән: документларын университетка, журналистика бүлегенә тапшырган. Укучылар, узганга кире кайтып, язмышыгызны үзгәртеп булса, нинди һөнәр сайлар идегез, дип кызыксынгач: «Агрономлыкка укып авылга кайтсам, колхоз рәисе кәнәфиенә хәтле «үсеп», ничек тә колхозны таркатмыйча, туган авылны саклап калыр идем», – дип җаваплады ул. Миннән, мәктәптә укытып караган кеше буларак, мәгариф министры булсагыз, нишләр идегез, дип сорадылар. Әдәбиятчы галим Альберт Яхинның I сыйныфтан алып XI сыйныфка кадәр язган әдәбият дәреслекләре буенча укытырга боерыр идем, дип җавапладым. Шөкер, бер әдәбият укытучысы яныма килеп, мин әдәби әсәрләрне анализлаганда Яхин ысулын кулланам, ул балаларны фикерләүгә өйрәтә, дип куандырды.
Шагыйрь халык күңелен яхшы тоя. Вазыйх әфәнде балалар каршында сөйләгән «Мин бәхетле авыл баласы» дигән шигырендә, «Табигатьтән уза кан тамырым, табигатьтән тама һәр җырым», – дип авылга мәдхия җырлаган иде. Район хакимияте башлыгы Альберт Хуҗин язучыларны озатканда шул тойгы-хисләрне прозага салып әйтте: «Авылда бала үстерүе шундый рәхәт! Монда сәхрә-хозурлык! Иренмәгән кеше эш таба. Ял итәргә дә вакыты кала. Районыбызга ешрак килегез, халыкның булмышын, омтылышын, уй-хыялларын әсәрләрегездә тирәнрәк чагылдырыгыз! Киләсе елда да әдәбият көннәрендә очрашырбыз».
Сүз уңаеннан. Шушындый матур, мәгънәле чара – Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре уздырганы өчен район хакимияте башлыгы Альберт Хуҗинның командасына – урынбасары Азат Әхмәтҗановка, район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗановка, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдиновага, Аппарат җитәкчесе Ренат Гариповка, район Иҗтимагый палатасы рәисе, җирле Халыклар дуслыгы йорты директоры Рушат Солтановка Казаннан, Чаллыдан, Әлмәттән килгән барча язучылар исеменнән рәхмәтебезне җиткерәбез.
Әлегә Мөслим – эзлекле рәвештә, дистә елдан артык, бер тәнәфес тә ясамыйча, татар әдәбияты көннәре уздырып килә торган бердәнбер район. Мөслим бердәнбер булып калмасын, аның бу күркәм үрнәген башка районнар да күтәреп алсын, язучыларны укучылары белән очраштырырга форсат тапсын иде. Язучыларның халыкка әйтер сүзе бар, шул ук вакытта халыкның ничек сулаганын әдипләр белеп, сизеп торырга тиеш дип исәплибез.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА