Журнал «Безнең мирас»

«СУВЕНИР ХАЛЫК» ТҮГЕЛ

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпованың матбугат чаралары вәкилләре белән чираттагы очрашуы соңгы биш елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясауга багышланды.

Татарстан Рәисе бер чыгышында: «Без киләчәгебезне халыктагы рухи башлангычларны үстерүдә күрәбез. Халыкның культурасы яши, үсә, үзе белән үзгәрә. Бу – аның чагылышы. Һәрхәлдә, үзебезне «сувенир халык» итеп күрмибез. Билгеле, халык бер сәгатьтә генә бетми, тик юкка чыкса, кабат тергезелә алмый», – дип белдергән иде. Республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова чыгышын әлеге тирән мәгънәле сүзләрне шәрехләүдән башлады. «Сувенир» сүзенең бу очракта нәрсә аңлатканын бәян итте. Әйе, бәйрәм-тантаналарда бүләк итеп бирелгән, сатып алынган сувенир карап торуга күркәм булырга мөмкин. Тик шул сәгатендә генә игътибар үзәгендә була да, берничә көннән сервантка менеп кунаклый, күләгәдә кала.

Сувенир дигәндә без түбәтәй, чәкчәк сыман нәрсәләрне генә күздә тотмыйбыз, дип министр бу уңайдан журналистларның ни-нәрсә уйлавы белән кызыксынды. Бәлки, түбәтәй бу җәһәттән бик үк урынлы мисал түгелдер. Башкалабызның үзәк урамнарындагы сувенир кибетләрендә сатыла торган Кытайда тегелгән арзанлы түбәтәйләр, табигый, бер-ике кигәннән соң кабат баш түбәсенә менми дә. Татар милли осталары традицияләрендә тегелгән затлы түбәтәйләр исә тузан җыеп ятмый, ә Ходайның һәр бирмеш көнендә хуҗасының башын саклый.

Ирада Әюпова Мәдәният министрлыгының, культура хезмәткәрләренең шәп эшләвен дәлилләү өчен бик күп саннар, ирешелгән күрсәткечләрне яңгыратты. Шуларның берничәсен әйтеп китү артык булмастыр. Республикада 24 мең мәдәният хезмәткәре эшли; Бөтендөнья мәдәни мирасына карый торган, ЮНЕСКО саклавында булган 4 һәйкәл исәптә тора; елына 103 миллион тапкыр мәдәният учреждениеләрендә булганнар; 5 елда йөздән артык халыкара фестиваль, форум булып узган; соңгы 10 елда 330 мәдәният-тамаша учреждениесе төптән төзекләндерелгән, 314 яңа клуб салынган, 3 муниципаль музей ремонтланган, әлеге вакытта Казандагы рус яшь тамашачы театрын төзекләндерү дәвам итә. Соңгы 5 елда Яшел Үзән һәм Алабугада Үсеш үзәге корылган; бергәләшеп уку өчен 18 модельле китапханә булдырылган; 7 театр салынган һәм төзекләндерелгән; 42 мәдәният учреждениесенә уен кораллары һәм махсус әдәбият кайтартылган.

«Элек тамаша-концертларга кеше аз килә дип борчыла идек, хәзер кеше күп килер дә, бөтенесе сыймас дип борчылабыз», – дип тәмамлады хисабын Ирада ханым.

Журналистлар министрны сорауларга күмде. Шуларның берничәсенә тукталыйк. Каләм әһелләренең беренче соравы Буа дәүләт театры директоры – сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Раил Садриев язмышына бәйле иде. «Бу талантлы шәхесебезнең үзе нигез салган театрдан читләштерелүенә байтак вакыт узды. Ул кайчан үз урынына кайтып эшчәнлеген дәвам итәр икән?» – дип кызыксынды «Мәдәни җомга» мөхбире. «Бу сорауга тәгаен җавап бирү безнең вәкаләткә керми. Инде тикшерүләр тәмамланды диярлек. Бу вәзгыятьтә бөтенесен прокуратура, суд хәл итә. Әлеге мәсьәләдә без дә ачыклык кертүләрен көтәбез», – дип җаваплады министр.

Мәгълүм Казан Халыкара кинофестивале уңаеннан, «Алтын мөнбәр»дә дөньявилыкны арттырырсыз дип көтәбез, дөньякүләм мәшһүр артистлар күренми башлады, дигәнрәк дәгъвалар да яңгырады. «Кинофестиваль – тусовка түгел, ә һөнәриләр ярышы, күргәзмәсе ул. Быел бик вәкаләтле жюри, барысы да кинематографиягә баглы шәхесләр. Бик шәп фильмнар бар. Теләсә кайсы фестиваль дан-дәрәҗәсен арттыру өчен эшли. Ике дистә ел дәвам итүче фестиваль әлеге хәрәкәтнең эзлекле, кабатланып килә торган күренеш-вакыйга икәнен, статусын күрсәтә. Өченче дистәгә киткәннән соң, инде аның исеме бу вакыйганың әһәмиятен күрсәтүгә хезмәт итә башлый. Безгә бу юлы 60тан артык илнең үз эшләрен юллавы – куанычлы хәл», – дип белдерде Ирада Әюпова.

«Татарстан кинематографиясен үстерү максатында нинди чаралар күрергә планлаштырыла», – дип тә сорадылар министрдан. «Быелгы «Алтын мөнбәр»нең «Милли кино» номинациясендә шактый кешебез күренде. Кино үсештә, тик нишләптер «якут феномены» шәйләнми, диләр. Бу, беренчедән, башка халыклардан шактый читтә, аерылып торган якут культурасы белән кызыксынуга бәйле. Икенчедән, «гастолерлар»ның да хезмәт нәтиҗәләре белән кызыксыну тәҗрибә туплау, офыкларыңны киңәйтү өчен кирәк. Кино, театр, бәйрәмнәр, беренче чиратта, үз мирасыңа игътибар юнәлтү, яшәп килгән кызыксынуны киметмәс өчен зарур. Кинода, гомумән, сәнгатьтә акча, бюджет ул кадәр мөһим түгел, иң мөһиме – дөньяга әйтер сүзең булсын. Чын шаһәсәрләр шул вакытта туа. Шәп кинокартиналарыбыз барлыкка килә башлады. Әйтер сүзебез бар, әмма әле безгә гариза-заявка бирү осталыгы җитми. Еш кына кайтма бәйләнеш булмый. Бу зарурлыкны да онытмыйк. Әле менә яңа Камал театры бинасы мәйданын телевизион фильмнар төшергәндә файланырбыз дип торабыз. Анда универсаль заллар бар», – диде бу уңайдан Ирада ханым.

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру