Журнал «Безнең мирас»

Таначевларны яд итеп

 

Вәлидхан Таначевның Казанда каберенең кайда икәне мәгълүм түгел иде, ниһаять, табылды. /Р.Минһаҗ фотолары.

 

16 сентябрьдә Казанның Яңа Татар зиратында казах-татар сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлидхан Шәрәфетдин улы Таначевның (1887- 1970) яңартылган кабер ташын ачу мәрасиме булды. Аның вафатына 55 ел тулды.

Вәлидхан Таначев Казан университетында белем ала. Яшьли төрки-мөселман халыкларының иҗтимагый хәрәкәтенә катнашып китә. Тәгаен алганда, XX гасыр башындагы Әстерхан мөселман иҗтимагый хәрәкәтендә активлык күрсәтә. 1917-1919 елларда Идел-Урал һәм Казахстандагы мөселман халыкларының милли автономия проектларын эшләүгә, Казахстан дәүләтчелегенең нигез ташларын салуга үзеннән лаеклы өлеш кертә. Ленин, Сталин белән киңәшмәләр вакытында үз сүзен әйтә. Ул замандагы бик күп төрки-мөселман эшлеклеләре сыман репрессия корбаны була. Аңа җәмәгате Хәдичә ханым белән сөргендә – Красноярск якларыңда «Лаеш шулпасы» татырга туры килә. Хәдичә ханым крайдагы Стәрлетамак авылында җирләнеп кала, Вәлидхан ага сөргеннән кайткач, калган гомерен Казанда уздыра.

– Бүген бик дулкынландыргыч минутлар кичерәбез. Каһарман милләттәшебезнең якты исемен кайтарабыз. Вәлидхан ага Казахстан дәүләтчелеге аякка басканда үз сүзен әйткән, Сталин золымы елларында сынмаган-сынатмаган, барча михнәткә карамастан, көрәшче рухын саклап калган. Тарих фәннәре докторы Марина Имашевагә рәхмәт: милләттәшебезнең якты исемен кайтару максатында, мәкалә бастырып чыгарды, Татарстандагы Казахстан консуллыгын кузгалтты. Хакимиятләребез бу башлангычны хуплап чыкты. Тарихыбызда мондый ак таплар байтак әле. Әле безгә эшлисе дә эшлисе. Мәрҗани исемендәге Тарих институтына да зур рәхмәт! – дип сөйләде мәрасимдә Казахстан Республикасының Казандагы генераль консулы Ерлан Искаков.

 

 

– Таначевлар мирасын барлау, лаеклы рәвештә халыкка җиткерү нияте күңелемә 5 ел элек үк килгән иде. Вәлидхан аганың Казанда җирләнгәнен белсәк тә, каберенең кайда икәне мәгълүм түгел иде. Гомумән, аның мирасы тулысынча бәяләп бетерелмәгән. Без әле бу эшнең уртасында гына. Шөкер, менә кабере табылды, ташы яңартылды. Бу эштә ярдәм иткәннәре өчен Казахстан дәүләте структураларына, Татарстан Фәннәр академиясенә зур рәхмәт! Бу мәрасимнән соң Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Вәлидхан Таначевка, аның җәмәгате Хәдичә Ямашева-Таначевага багышланган түгәрәк өстәл үткәрелә, – дип белдерде Марина Имашева.

Мәрасимдә Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов, Вәлидхан аганың Алматыдан килгән туганнары, Хәдичә ханымның кардәшләре чыгыш ясады. Татарстан мөфтие урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов мәрхүмнең рухына багышлап Коръән укыды, дога кылды.

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру