Без сугышта юлбарыстан көчлебез
Конференциядә Казан, Уфа һәм Тольятти галимнәре катнашты. /Фото – Р.Әминовның шәхси архивыннан.
Казанда Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Татарлар Россия империясенең даими булмаган гаскәри берләшмәләрендә» (бу гыйбарәне казак гаскәрләрендә дип тә шәрехләргә мөмкин) дигән фәнни-гамәли конференция үтте.
Оештыручылар арасында Башкортстанның Татар төбәкчеләр җәмгыяте дә бар иде. Бу хакта гыйльми чараны оештыручыларның берсе, институтның Идел һәм Урал буе тарихы бүлеге хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Рөстәм Әминов белән гәпләшеп алдык.
– Чыгышлар нигездә башкорт-мишәр казак гаскәрләренә багышланды. Мәгълүм ки, Россия империясендә казак дигән аерым сословие булган. Дөрес, ул заманда кеше бер сословиедән икенче сословиегә күчеп йөри алган. Әйтик, башкорт сословиесендә булып казакка язылган да бөтен нәселе казакка әйләнгән. Мәсәлән, Оренбург янындагы Сәет бистәсендә (икенче төрле әйткәндә Татар Каргалысында) бик үзенчәлекле күренешләр күзәтелә: әтисе һәм баласы төрле катлауда булганнар шактый еш очрый. Әйтик, балаларының берсе – ясаклы татар, икенчесе – сәүдәгәр, өченчесе – башкорт сословиесендә, дүртенчесе казак булган. Мәсәлән, сәүдәгәрнең акчасы бетсә, ул мещанга күчеп торган.
– Башкорт сословиесеннән типтәргә күчкәннән соң кабат башкортка кайтып булганмы?
– Җир сатып алса, кайту мөмкинлеге бирелгән. Без бу конференциядә казакларга басым ясадык. Конференция вакытында казакларны өйрәнүче Александр Дубовиковның «Дореволюционная литература об участие Уральских казаков в присоединение Средней Азии» китабын тәкъдим иттек (ул үзе Самара татары, чынлыкта Дубовиков түгел, Шәмсетдинов; язмышы шулай килеп чыккан). Ул китапның әһәмияте шунда: ул казак гаскәрләрендә катнашкан кешеләрнең хатирәләренә, көндәлекләренә нигезләнеп язылган.
– Конференциядә бер гыйбрәтле хәлне искә алдылар. Лейпцигта «халыклар сугышы» дип аталган урында куелган «монда татар-башкорт гаскәрләре батырларча сугышты» дигән язулы такта нишләптер юкка чыккач, бер башкорт иганәчесенең матди ярдәмендә язу кабат урынына кайтартылган; тик анда иганәче «татар» дигән сүзне төшереп калдырган, алманнар моңа игътибар итмәгән. Мондый хәл кайберәүләрнең, йомшак кына әйткәндә, тар күңеллелеге турында сөйли. Бу хәл – тарихны бозып күрсәтү, ләбаса.
– Дөрес әйтәсез. Татар Каргалысы казаклары, Оренбург татар казаклары, башкорт-мишәр казаклары гаскәре составында булган милләттәшләребез 1812-1814 елгы Наполеонга каршы сугышта күпләп катнашкан. Парижны, Берлинны алган. Шул исәптән Лейпциг янындагы «халыклар сугышы» дигән яу кырында кан түккән. 1813 елның 16-19 октябрендә булган әлеге бәрелештә бик күп кеше катнаша, шактые ятып кала. Ул чакта алман җирләре француз-поляк гаскәрләре кулында була, поляклар французлар ягында сугыша.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА