САБАН ТУЕ һәм ҖЫЕН – татар милләтенең үзоешу юллары
11 сентябрьдә «Мәдәни җомга» газетасы редакциясе, милләтпәрвәрләребезне җыеп, халкыбызның олы бәйрәмнәре – Сабан туе һәм Җыен турында зур сөйләшү уздырды. Хәер, фикерләшү барышында милләтебез яшәешенә кагылышлы башка мөһим темалар да күтәрелде.
Ләбиб Лерон. Без бүген сөйләшү өчен «Сабан туе һәм Җыен – татар милләтенең үзоешу юллары» дигән теманы алдык. Мин моны бик зур тема дип уйлыйм.
Илдус Заһидуллин. Биш еллап элек Булат Хисмәтуллин Казан ханлыгындагы җир мөнәсәбәтләрен административ-сәяси яктан көйләү темасына кандидатлык диссертациясе яклады. Ул анда Җыеннар мәсьәләсен дә күтәрде. Ханлык заманында дәүләт берничә даругага бүленгән. Даругалар – йөзлекләргә, алар үз чиратында унлыкларга бүленгән. Җыен – менә шул авыл-унлык вәкилләренең җыелышып аралашу, күрешү һәм төбәк мәсьәләләре буенча карарлар чыгару урыны булган. Бу унлыклар үзидарә системасы сайланган йөзлек башлыгына буйсынган. Тора-бара ул киңрәк мәгънә алган. Мәскәү хакимияте урнашкач та яшәүдән туктамаган. Мәгълүм ки, XVIII гасыр ахырында патша Павел I указы белән волостьлар оештырыла. Яшәп килгән элекке система бераз үзгәреш кичерсә дә, аралашу дәвам иткән, аңа яңа төсмерләр өстәлгән. Шушы аралашу, язгы кыр эшләре беткәч, печәнгә тышкәнче, җәй уртасында төбәк мәсьәләләрен уртага салып сөйләшә торган җыен, тора-бара туган-тумача, кода-кодагый, дуслар белән күрешә, кызлар һәм егетләр таныша торган чара, йола-бәйрәмгә әйләнгән.
Хәтта 1861 елда Орынбургыя Мәхкәмәи шәргыя (Диния нәзарәте) әлеге уңайдан, бу бәйрәмнең рәвеше, анда хатын-кызлар да катнашуы ислам кануннарына каршы килә, шул сәбәпле тыела, дип фәрман чыгара. Полиция бу тыюга бераз кушылган да. Тыярга тырышуның икенче ягы да бар. Ул чакларда кунакка йөрү өч көннән дә ким булмаган. Кунак киләсе булгач, сарыклар суелган, бурычка акча алынган. Ахыр чиктә, өч-дүрт көн кунак сыйлау крестьян хуҗалыгы икътисадына сизелерлек тәэсир иткән, ягъни чыгымы күп булган. 1880 еллар башында Мөндеш авылыннан Галиев дигән бер кеше губернаторга, бәйрәмне үткәрәбез, халык кунакчыл, кеше күп килә, тик бу зур чыгымнар көз көне салым түләүгә комачаулый, иген уңмаган елларда бигрәк тә кыен, шуңа күрә җыеннарны тыярга кирәк, дип мөрәҗәгать итә (салымны вакытында тулысы белән җыю – губернатор эшчәнлеген бәяләүнең төп таләбе икәнен онытмыйк). Шуннан соң губернаторның, җыеннарны тыярга, дигән карары чыккан, полицияне җәлеп иткәннәр. Шул хәлдән соң Казан губернасының кайсыбер төбәкләрендә күпмедер вакыт җыеннар булмый. Тик барыбер халык бу бәйрәмне дәвам иткән. 1887 елда янә ике Казан сәүдәгәребез нәкъ менә икътисади якны күздә тотып, «халык ихлас, җыенны соңгы бәйрәм кебек үткәрә дә авыр хәлдә кала, шуңа күрә тыюыгызны сорыйбыз», дип губернаторга шикаять яза. 1905- 1907 еллардагы Беренче урыс революциясенә чаклы ул тыелып килә. Вятка губернасында да аның тыелуы турында мәгълүматлар бар. Дөрес, һәр төбәк аны үткәрүүткәрмәүне үзе хәл иткән. Билгеле, бу очракта авыл старосталары, дин әһелләренең карашы да мөһим булган.
Җыеннар вакытында билгеле бер көннәрдә бер авылдан икенчесенә кунакка йөрү тәртибе дә булган. Май аенда башланып печәнгә төшкәнчегә кадәр дәвам иткән ул. Ахыр чиктә, колхозлаштыру чоры башлангач, партия кушуы буенча, әлеге бәйрәмне бетергәннәр. Кыскасы, җыеннар үзгәреш кичергән. Беренче чорда үзидарәнең бер формасы булса, тора-бара авыл җәмгыятьләренең аралашу рәвешенә әйләнгән. Бу бәйрәм ислам дине, дин әһелләренең авыл җәмгыятьләре көнкүрешен ислам дине кануннары буенча яшәвен оештырырга тырышуына халыкның үзенчәлекле җавабы, ирек-иркенлеккә ихтыяҗын канәгатьләндерү дә булган, күрәсең. Шунысы да бар – традицион җәмгыятҗтә гадәт-традицияләрне үзгәртү бик кыен булган. Аерым алганда, кызлар белән егетләрнең танышу-аралашуы, кәләш күзләүләр – барысы да шушы вакытта булган. Ул көннәрдә дин әһелләре куйган тәртипләр беркадәр онытылып торган.
Рәшит Минһаҗ. Совет заманында да җыеннар тиз генә тыелмагандыр. Миңа, архивта утырып, туган ягымда, Мөслим районында чыккан «Күмәк хуҗалык» газетасын күзәтеп-барлап чыгу насыйп булды. Кызганыч, газетаның 1937-1938 еллардагы саннары, махсус юк ителгәнме – белмим, сакланмаган. Шунысы кызык: газета 1940 елның 1 гыйнварыннан тагын бер «яңалифкә» – кириллицага күчерелгән. Район газетасының 1940 елга хәтле нәшер ителгәне латин шрифтында (1929-1939 елларда халкыбызга латинда язарга туры килә). Газетада төп темалар – уңыш өчен көрәш, кулак дип фаш итәргә тырышу, эчкечелекне тәнкыйтьләү. Шул тәнкыйтьләр арасында ике урында, махсус тукталмаса да, сабан туе һәм җыен искә алына: «Сарыкчылык совхозының хуҗалык мөдире Казанбаев белән азык склады мөдире Рәхмәтуллин Мәллә авылына җыенга, икесенә ике ат җигеп барып, 5 көн совхозга кайтмыйча, эчеп яттылар» («Күмәк хуҗалык», 1933 ел, 24 июнь). 1934 елның 23 май санында газета: «Симәк авыл советының Кырын Таудагы вәкиле Хәмәдиев 1 май көнне 4 кеше белән Түбән Табынга Сабантуйга (нәсел айгырына утырып) барып, атларны каплату кампаниясенә өзеклек китерә», – дип хәбәр итә (әләккә охшаган мондый хәбәрләр газета битләрендә бик еш басылган). Ни кызганыч, җыен, Сабантуйларның ничегрәк узуы турында анда ләм-мим. Әйтерсең, бу бәйрәмнәрнең халык көнкүрешендә бернинди әһәмияте юк. Мин үзем әлеге Мәлләтамак авылында туып-үстем. Заманында өчәр, дүртәр көн дәвамында уздырыла торган Мәллә җыены тирә-якта яхшы билгеле булган.
Күрәсез: Сабантуйга 1 май көнне барганнар. Традицион Сабан туебыз элек хәзерге сыман язгы кыр эшләре тәмамлангач, кыр батырларын бүләкләү, эшкә йомгак ясау чарасы итеп түгел, кыр эшләре башланыр алдыннан, яз бәйрәме буларак үткәрелгән. Телебездәге сабан бодае, сабан тургае дигән гыйбарәләр дә сабан-суканы түгел, язгы бодайны, яз китерүче тургайны белдерә.
Дамир Исхаков. Әйе, Сабантуй һәм Җыен – икесе ике нәрсә. Мәгълүм ки, Сабантуй беренче тапкыр XIII гасырда телгә алына. Идел Болгарстаны заманына караган кабер ташында, Сабантуй көнне вафат булды, дип язылган. Билгеле, Сабантуй – аграр бәйрәм. Рәшит дөрес фикерли: Сабантуй чынлыкта чәчүгә чыгар алдыннан булган. Сабантуйны уңыш яхшы булсын дип үткәргәннәр. Үзләренчә корбан биргәннәр. Буразнага күкәй тәгәрәтү – шуның бер чагылышы, күрәсең.
Җыен җәй көне булган. Печәнгә төшкәнче үткәрелгән. Минемчә, җыен бәйрәме – Идел Болгарстаныннан калган бәйрәм түгел, Алтын Урда чоры бәйрәме. Бер генә мисал. Казан ханлыгы чорын тасвирлаган «Казанский летописец» дигән чыганакта: «Казан артында бик күп татарлар җыенда бәйрәм итте, тирмәләр куелды, сату иттеләр, эчемлекләр дә эчтеләр», – дип хәбәр ителә. Ханнар алмашканда, йөзәр кеше җыелып, яңа хөкемдарга ант итү гадәте булган. Шушы җыенның бер варианты, Алтын Урда чорыннан калган корылтайның бер өлеше бу. Үзбәк хан вакытында, Биштау янында булган мәрасимнән Ибне Батутаның бик яхшы тасвирламасы бар. Аның нигезендә ыру-кабилә мөнәсәбәтләре ята. Башкортстан җирендә уран дигән ыру бар. Болар – монголлар килгән вакытта Урта Азиядән качкан кыпчаклар. Заманында уран бәйрәменә алтмыш авылдан халык җыела торган булган. Менә монда, бәйрәмдә хатын-кызлар да катнашкан, дип әйттеләр. Димәк, шул авыллардан кыз алганнар, туганлашканнар. Әгәр ул авыллардан кыз алмасалар, димәк, алар белән аралашмаган булырлар иде. Димәк, иш иткәннәр. Казан янында ырулар сакланмаган, халык оныткан. Әмма җыен округы дигән нәрсә бар. Аны үз вакытында галимә Наҗия Борһанова бик яхшы тасвирлады. Җыен әкренләп үзгәреп тә барган. XIX гасырда инде сәүдә, сату-алу эшләре җәелә, фестиваль кебек нәрсәгә әйләнә башлаган. Имамнар шуңа күрә борчылган. Яшьләр дә анда үзләрен бик иркен тоткан. Мин бит демограф та: җыен бәйрәменнән соң, тугыз ай үткәч, татарда бала туу кинәт артып киткән.
Билгеле, җыеннарны партия кушуы буенча тыйганнар. Тик бу хакта бер генә документ та юк. Аны акрынлап чикләгәннәр, тыйганнар. Әйтик, Әлмәт якларында ул әле 60нчы елларда бәйрәм ителгән. Казан артында җыеннар иртәрәк беткән. Хәзер Сабантуйлар, җыеннар дигән исемнәр шактый буталды: Болгар җыены, Искер җыены... Ык буе авыллары җыены оештырырга тырышып карадылар. Болар – яңа күренеш. Хәзер Сабантуй да үзгәрде. Инде Татар конгрессы оештыра торган ике зур Сабантуй бар. Берсе – федераль Сабантуй. Икенчесе – Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе. Болар бөтенесе – яңа нәрсә. Традицион Сабантуй шушы авыл эчендә генә булган. Билгеле, татар Казанга әйләнеп кайткач, шәһәр Сабан туен да оештыра башлаган. Бәйрәмгә үзләре генә түгел, күршеләре, башка халыклар да килә. Димәк, Сабантуйлар да әкренләп үзгәргән. XX гасыр башында, Казандагы Сабантуйны тасвирлаганда шундый мәгълүмат китерелә: самолетлар очкан, велосипедта йөргәннәр. Шактый үзгәрткәннәр, кыскасы.
Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тәнкыйть тә итте. Мин аны аңлыйм: бик күп кеше катнашкач, фестиваль кебек нәрсәгә әйләнә инде ул. Моңа борчылырга да, табигый дип тә карарга була. Билгеле, милли ягы югалмыймы дип уйланырга кирәк. Инде җыенга килгәндә, аның эчтәлеген ныклап уйлыйсы бар. Бу институт-җыелышуны барыбер элеккечә кире кайтарып булмый. Аның иске формасы югалып бара, туганлык та элеккечә корылмый инде. Хәзер татарның күпчелеге шәһәрдә яши. Бүген шәһәрдә туганлык мөнәсәбәтләре буенча элекке кебек туган-тумачаны җыеп булмый.
Җыеннар үткәрү дөнья өчен үзенчәлек түгел. Әйтик, Англиядә валлиларның безгә охшаган җыен сыман зур бәйрәме бар. Әмма татарны шактый кысканнар: Казан каласы эчендә, янында булса да Сабантуйны да бер урында гына уздыра алмыйбыз. Бүлгәләп, берничә мәйданда үткәрәбез. Күп җыелсак, кемгәдер ошамаска да мөмкин. Моның нигезе дә бар. Мәсәлән, элек Башкортстан җирендә баш күтәрүләр башланыр алдыннан, татарлар һәм башкортлар бергә җыелып, берничә мәртәбә корылтай кебек нәрсә уздыра торган булган. Уфа өязе дүрт даругага бүленгән. Дүрт даруганыкылар бергә җыелган да, карар кабул иткән. Мәскәү шуннан да курыккан, җыелып киңәшләшмәсеннәр өчен, җыеннарны чикләргә тырышканнар. Билгеле, бу социаль институтлар әһәмиятле. Әгәр республикалар кинәт кенә бетерелсә, ничек яңадан бергә тупланырга дигән мәсьәлә туа. Татар конгрессы, федераль автономия кебек нәрсә бар-барын. Җыелу һәм киңәшү өчен башка чараларны да сакларга кирәк. Шуңа күрә Җыен-Сабантуйларны саклау гына түгел, үстерү турында да уйлау мөһим. Аның концептуаль нигезләрен эшләү мәслихәт. Җыен нигезендә милләтне яхшы гына оештырырга мөмкин. Конгресс әһеле буларак, мин бик күп Сабантуйларда катнаштым. Аның файдалы яклары күп. Әйтик, шәһәр шартларында татар ничек җыелсын?! Күп җирдә татар театры юк, татар концертлары булмый. Шушы Сабантуй, фестивальләр кала. Халык җыелгач үзенең күплеген күрә, аралашу-танышу мәйданчыгы барлыкка килә. Дөрес, бер әйбер озак еллар кабатланса, искерә, нәтиҗәсез кала. Менә без 25 федераль Сабантуй үткәрдек, гел бер үк нәрсәдән халык туя башлады. Галимнәр дә кабатлана торган конферецияләр туктап кала, ди. Шуңа күрә яңалык кертергә кирәк.
Фәнзилә Җәүһәрова. Миңа Рәмзия Мөхәммәтова белән бергә 2002нче елдан байтак экспедициядә катнашу насыйп булды. Ул Наҗия Борһанова белән бергә шактый эшләгән. Наҗия апа, җыеннар турында материаллар җыелмыйча калды, дип борчылган. Рәмзия апа белән без Казан артында, аерым алганда, Кукмара районында йөрдек. Шул чакта үз авылыма кагылышлы кызык кына мәгълүматлар таптым. Дамир әфәнде әйткәнчә, җыеннар, чынлап та, Алтын Урда чорында формалашкан идарә итү формасының берсе булган, анда кавем-ыру өчен әһәмияле шактый мәсьәлә хәл ителгән. Саба, Мамадыш, Кукмара чигендә утыра безнең Төркәш авылы. 1683 елгы ревизия кенәгәләрендә авыл инде бар. Безнең тирәләр, өч округка җыелып, җыен үткәргән. Шул җыеннар безнең авылда тәмамланган. Ул Төенчек җыены дип аталган. Безнең тирәдә, Мамадыш ягына китсәң, Югары Чәбия, аннан Түбән Чәбия, урманның теге ягында Түбән Арбаш, Югары Арбаш, Өркеш авыллары. Артыбызда, җиде чакрымнан – урыс авыллары. Менә шушы авыллар арасында бөтен булып, берүзебез утырып торабыз. Шунысы кызык: әлеге авыллар, урыслардан кала, татарлашкан удмурт авыллары. Бу авыллар безнең җыенга берничек тә керми. Безнең авыл округларына хәзерге Мамадыш районының Ишки авылы, хәзерге Киров өлкәсенең Кукмара чигендәге Пенәгәр авылы керә. Безнекеләр менә шушы округка кергән өч җиргә генә йөргән. Ни кызык: безнең авыл киленнәренең күбесе Ишкидән. Безнекеләр элеккеге удмурт авылларыннан Бөек Ватан сугышыннан соң гына килен ала башлаган. Туганлык җепләре, ыруның кайдан чыкканлыгын билгеләү, истә тоту халык аңында, күңелендә сакланган, димәк.
Безнең менә шул җыеннарга утыртып була торган, әле өйрәнелмәгән авыл көйләре дә бар. Авыл көйләре арасында уртаклык шулкадәр зур. Билгеле, аерымлыклар да бар. Рәмзия апа, әлеге авыл көйләре җыеннар округларына утырмыймы икән, дип еш әйтә иде. Дөрес, бөтен авылларның үз көе юк. Аның сүзләре төрле булырга мөмкин. Ләкин көйдә уртаклык була. Бәлки, бу хәл җыеннарга ниндидер ачыклык кертә торган күренештер. Шушы авыл көйләренә бию көйләре дә ята икән. Мин боларны әле гипотеза буларак кына әйтәм. Факт буларак әйтү, раслау өчен, әлбәтттә, фәнни эзләнүләр кирәк.
Инде Сабантуйга килсәк, билгеле, ул үзгәргән. Карл Фукс язып алган заманда инде күп үзгәреш кергән булган. Мине иң борчыганы: бәйрәмнең чын Сабантуй итеп күрсәтә торган ярыш-бәйгеләре югалу ихтималы бар. Сүз дә юк, көрәшкә зур игътибар бирелә. Яугирләр әзерләү системасын билгели торган, борынгыдан килгән ярышлар бар. Аларга игътибар бетте дисәк тә була. «Гастролерлар» килеп шома баганага менә, авыш колгадан йөри. Капчык белән сугыш та рәвешен китерү өчен генә куела. Йолаларыбызны күрсәткән кыяфәт чыгарабыз. Һәр ярыш, көч сынау системага утыртылсын иде. Аларны популярлаштыру өчен мин бер генә чара күрәм: һәр муниципаль районның үз ярыш төрендә җиңеп чыккан кешеләр, ахыр килеп, республика Сабан туенда үз ишләре белән кабат көч сынашып, иң оста, иң җитез, иң гайрәтле кешене ачыклауда катнашырга тиеш. Аларның җанатарлары өчен күңелле, мавыктыргыч тамашага әйләнер иде ул. Җиңүчеләрне соңрак төрле чараларда, әйтик, алдынгыларга бүләк тапшырганда, телерадиотапшыруларда катнаштырабыз, ярыш-фестивальләрнең жюри составына кертәбез икән, шушы атказанганнарны таныту-зурлауның күркәм ысулы булыр иде бу.
Әйе, Сабантуйлар хәзер фестиваль форматында уза. Ярыш-бәйгеләрне үзәккә куйсак, ел саен нидер үзгәрәчәк, яңарып торачак, халыкны туйдырмаячак. Мин төп ярышлар турында сүз алып барам. Ул – чүлмәк вату, тауга йөгерү, авырлык күтәрү... Ни өчендер гер күтәртәбез, таш күтәртмибез?! Бәлкем таш күтәртергә кирәктер? Элек бит таш күтәрткәннәр.
Илдус Заһидуллин. Бүгенге көндә ни өчен ат чабышы һәм көрәш ярышы популяр? Алар, авыл бәйрәмнәре кысасыннан чыгып, һөнәри спорт дәрәҗәсенә менде. Минем тәкъдим: халык ярышларыннан ике-өч төрен бергә куша торган ярышлар да уздырырга кирәк. Әйтик, таяк тарту, капчык сугышы, авыш колга башына җитү, тауга йөгерү, шома баганага менү. Шуларны берләштерсәң, биш төрле ярышны кушкан көч сынашу килеп чыга. Менә шундый ярышны Сабантуйдан тыш нигә уздырмаска?! Бу ярышларны, билгеле, аерым-аерым да оештырырга мөмкин. Шушы ике-өч төрле, биш төрле ярышларны даими уздырсаң, әлеге ярыш төрләре яңа сулыш алып китәр, колачы тагын да җәелер иде. Дамир әфәнде яңа формат кирәк, дип әйтә. Бәлки шушы рәвешле яңа чемпионнар үсәр иде. Боларны башка төбәкләргә дә тәкъдим итәргә була. Әле аркан тарту, башка көч сынашу ярышлары да бар.
Фәрит Уразаев. Татарның үзоешу системасы булган Сабан туе һәм Җыен бәйрәмнәренә килгәндә, аларны анализлап, 3 өлешкә бүлеп карау урынлы булыр. Беренче чор, ул күчмә мәдәният (намадлар) этабы булса, икенчесе, ислам динен кабул иткәч, утрак тормыш мәдәниятенә күчү. Өченчесе – Совет халкын формалаштыру идеологиясе белән сугарылган этап. Күчмәнлек чорында ул табигатьнең дүрт фасылына бәйле, үз эченә кояш культын (культ солярности) алган көчле мәдәниятне билгелгән чор. Безнең эрага кадәр IV гасырда борынгы бабаларыбызның, ир-атларның гына, нәсел тауларына җыелып, Күк тәкәсен корбан китерүен, Тәңрегә дога кылуын, аннан соң тау итәгенә төшеп (анда хатын-кызлар, бала-чагалар да катнашкан), елга буенда төрле уеннар уйнавын, бәйгеләр уздыруын Кытай чыганаклары язып калдырган. Ислам дине кергәч, бу механизмнар, әлбәттә, үзгәреш кичергән. Күчмәнлек чорында әби-бабаларыбыз – Нәүрүз (21-23 март, көн белән төн тигезләшкән вакытта), июнь аенда (Кояшның иң бөек ноктасы 21-23 июньгә туры килә) – Сабантуй-җыеннар, сентябрь аенда – Сөмбелә бәйрәме (21-23 сентябрь, көн белән төн яңадан тигезләшкәндә) һәм кыш көне, иң озын төн вакытында (21-23 декабрьгә туры килә) Нардуган бәйрәме уздырган.
Ислам динен кабул иткәч, язын җиргә орлык сибү, билгеле, алга чыккан, чөнки утрак тормышка күчкәнбез. Сабан туе, язгы чәчү мәдәнияте буларак, әкренләп, татар халкы тормышында урын алган. Җыеннар иң озын көнне – 21 июньдә башланган. Әле XX гасырның 1960-1970 елларында Кама аръягында «Кайпан жыены» (хәзерге Башкортстанның Тәтешле районы), «Шәңгәлче жыены» (Түбән Кама районы), Казан артында Озын көн җыены (17 сәгать жыены) дип тә аталган. Озын көн – табигатьнең иң кодрәтле, иң мул чагы 21 июньдә билгеләп үтелгән. Әлбәттә, Сабантуй белән җыенның төп аермасы шунда: җыенда кыз бирү, кыз алу (килен төшерү куренеше) булган. Шулай итеп, җыенның – нәсел бәйрәме булуын аныклыйбыз. Сабантуй борынгы чорда дога кылу өлеше булса, җыены – нәсел-нәсәпне җыеп, кыз биреп, нәселне арттыру, саклау. Болар барысы да табигатькә бәйле ата-бабаларыбызның борынгы үзоешу үрнәкләре.
Әлбәттә, исламның борынгы ата-бабаларыбыз дине – Тәңречелекне инкарь итүе сәбәпле, татар халкының үзоешу ысуллары булган Сабан туе һәм Җыен бәйрәмнәрен тыярга тырышу очраклары була.
Совет чорына кергәч, шулай ук, әлеге бәйрәмнәрнең икесен дә бетерергә дигән яңа кануннар барлыкка килә.
Татар халкының үзоешу бәйрәмнәрен Совет идеологиясе инкарь итә. Бу очракта ислам дине дә шул ук шартларга куып кертелә. Әмма узган гасырның утызынчы елларында Сабантуйны (җыенның күп өлешен алса да) кире кайтарырга мәҗбүр булалар. Чөнки халык үзоешу формуласын саклый, аның аша халыкка нидер ирештерү ансатрак була.
Хәзер нәрсә? Йөз ел элек, статистика буенча, 800 мең кеше бер ел вакыт эчендә туган җиреннән 50 километр һәм тагы да ераграк күченгән булса, бүген 1 миллиард 300 миллион кеше ел дәвамында туган төбәгеннән Җир шарының кайсыдыр ноктасына күчә, барып кайта. Адәм баласы кабат күчмәнгә әйләнеп бара.
Бүгенге чорда әлеге үзоешу системасын ничек кулланырга икән? Татар җәмәгатьчелеге 2000 елдан башлап федераль Сабантуй дигән бәйрәмне мәйданга китерде. Аның күчмә символы, тотемы – Тулпар ат булдырылды. Анда Алтай тавында бабаларыбыз ясап калдырган сыннар сурәтләнгән. Аның иң өстендә Кояш тора. Бүген бу Тулпар ат, төбәктән төбәккә күчеп, татар милләтен туплап йөри. Чираттагысын быел Якутия-Сахада уздырдык. Аларда мондый бәйрәм 21 июнь көнне уздырыла һәм Эссе Әх дип атала. Иң озын көн – Кояшны озату бәйрәме. Алар аны бәйрәм дими, рухыбызны яңарту көне, ди. Аның нигезләмәсен, институтын булдырганнар. Киләсе елда аны үткәрү өчен алар Түбән Кама каласына киләчәк. Ул – нәсел бәйрәме. Анда 400 меңләп кеше чыга. Безнең Сабантуйда шул хәтле кеше чыгамы? Юк! Безгә дә әлеге мөмкинчелекләрне өйрәнергә кирәк кан-кардәш төрки халкыннан!
Икенчедән, җир милегеннән ерагаймау өчен 15 ел элек Самара өлкәсенең Гали авылында Бөтенроссия татар авыллары Сабан туен башлап җибәрдек. Ул да татар тупланып яшәгән төбәкләрдә күчеп йөри. Бу да милләтне туплый. Җыен элементы да бар монда.
Җыенга килгәндә, изге җиребезгә баруны Изге Болгар җыены дип кертеп җибәрә алдык. Тубылда – Искер җыены оешты. Пермь краенда – Барда җыены сакланган, Азнакайда Чатыр тау җыены 15 ел дәверендә халык хәтерен саклап килә. Быел әле генә Милләт җыены уздырдык. Төгәлрәк итеп әйтсәк, Сабантуй ул – милләтебезнең күләмен, колачын билгеләүче чара булса, Жыен – ул сыйфат билгесе! Нәсел җыены, дидек. Без Уразаевлар, инде берничә ел җыелып, нәсел җыены үткәрәбез. Күп җирдә авыл җыены уздырыла башлады. Миңа калса, Сабантуй, Җыен – татар өчен бик кирәкле үзоешу механизмнары. Илкүләм дәрәҗәдә мондый проектлар белән әле берәү дә эш итми.
Менә бүген без дә түгәрәк өстәл янында җыелдык. Бу үзе дә – «Безнең мирас» журналы, «Мәдәни җомга» газетасы каршындагы кечкенә бер җыен. Шуңа күрә төрле формалар уйлап табарга кирәк. Җыенның кечкенәсе дә, зурысы да булсын.
Казан каласында төзелгән «Туган авылым» комплексы җирлегендә Татар конгрессының Татарстан бүлекчәләре белән эшләү бүлеге белән, үзоешуның тагын бер төрен кертеп барабыз: ул – халкыбызнын гореф-гадәтләрен торгызу йөзеннән «Каз өмәсе» бәйрәмен уздыру. Ике ел инде аны декабрьнең 21енә туры китерәбез. Карга боткасы, Нәүрүз – 21 мартта. «Татар чәе» фестивале – 21 сентябрьдә. Татар аты брендын әкрен генә «Аударыш» корәше аша Сабан туе бәйрәме аркылы халкыбызга кайтару эше дәвам итә.
Татар милләтендә әйтем бар: «Кан тартмаса, җан тарта; Жан тартмаса, кан тарта; икесе дә тартмаса, җир-су тарта». «Җирсез халык – илсез халык, илсез халык – телсез халык», ди икенче мәкалебез. Бүген милләт җирсез, илсез, телсез калып бара. Моны тану бик кыен. Ләкин яшәешебездә булган гамәлләр, шушыңа китереп җиткерде ахрысы. Бүген ниндидер яңалык кертеп кенә ерак китеп булмый. Тамырларны барларга кирәк. Иң куркынычы: 2010 еллардан башлап безнең халык эчке миграциягә китте. Үз-үзеңне саклау инстинктына да бәйлиләр моны. Вак-вак төркемнәргә бүленешү бара, бер-берсенә ышанычы булганнар арасында шактый күп мәгълүмати кыр барлыкка килде. Ышаныч булмаган җиргә кеше бармый. Бу ышанычны киңрәк мохиткә чыгару Сабантуй-Җыеннар, тамырлар аша гына мөмкин дигән фикердә торам.
Ык буе татар авыллары Сабан туен 5 ел уздырдык. Аны Туймазы районының Төмәнәк авылында башлаган идек. Азнакай, Актаныш, Мөслимдә үткәрдек. Илдә 4200ләп татар авылы бар, шуларның меңе Ык елгасына сыенган. Аның Сабан туеннан соң, Ык буе татар авыллары җыены да булырга тиеш дигән фикердә торабыз. Моның өчен Мөслимдә «Каз өмәсе» фестивале кысасында район жирлегендә ничә чишмә бар, шуның шәҗәрәләре ясалып, картасы төзелде; ул елга буенда ничә авыл урнашканлыгын билгеләп, аның картасы да булдырылды; бу авылларда борынгы чорда һәм хәзер ничә мәчет булуы ачыкланды, картасы тозелде; әлеге авыллардан ничә шәхес чыкканлыгы турында мәгълүмат тупланды. Менә шулай барларга өйрәнәбез икән һәм Милләт җыеннарын җыйганда сыйфатлы нәтиҗәләрне кулланабыз икән, уртак эшкә өлешебез керде дигән сүз. Бу түгәрәк өстәл янында сөйләшүне фикердәшләр җыены дип атар идем.
Фирдәвес Зариф. Җыен үз заманында халык үзидарәсе, халык демократиясе булган, кабилә-ырулар арасында сугыш һәм солых мәсьәләләрен хәл иткән. Шуңа күрә без җыенга ераккарак китеп бәя бирергә тиешбездер. Идарә мәсьәләсен күздә тотканга, ул ике өлештән торган. Беренчесе – киңәш-табыш, икенче өлеше ярыш рәвешендә үткән. Яшьләрне хәрби эшкә әзерләү Сабантуйга да кергән. Әйтик, тауга каршы йөгерү, җәһәт кенә агач башына менү, капчык сугышы... – сугыш вакытында бик кирәкле сыйфатлар. Татар дәүләтчелеген югалтканчы аның төп асылын саклаган. Тора-бара ул мәхәллә системасына кайтып калган. Безнең заманга ярыш формасы гына килеп җиткән.
Инде безнең чорга күчик. Менә Чувашиянең Тукай, Урмай авылларында мәхәлләнең иҗтимагый киңәшмә формасын куллана башладылар. Тик ул бөтен милли яшәешкә кереп китә алмады. Менә шуны тәҗрибәне ничек киңрәк җәелдерергә дип фикерләшсәк иде.
Дамир Исхаков. Федераль дәрәҗәдәге ике Сабантуй бар. Аларны оештыручылар – милли-мәдәни мөхтәриятләр һәм Татар конгрессы. Күзәтүләрем буенча, бу оешмалар тирәсендә татарның 3 проценты гына тупланган. Шуларның актив өлеше мәш килә. Мотлак күпчелек бу эшләрдә катнашмый. Алар бәйрәмгә килергә мөмкин һәм шуның белән бетте. Халыкның күпчелеге, гомумән, үзидарә эшләрендә катнашмый. Бу – начар әйбер, әмма чынбарлык. Бездәге вертикаль – Татарстан эчендә, Россия күләмендә булсын – халыкның битарафлыгыннан килеп чыга. Халык битараф, шуңа күрә безнең белән шушылай идарә итәләр. Элек алай булмаган. Сабантуйларны беркем дә читтән килеп оештырмаган, халык үзе уздырган. Билгеле, хәллерәк кешеләр башлап йөргән. Тик халыкның күпчелеге катнашкан. Хәзер активлык күрсәтү очраклары сирәк. Беренче проблема – ничек халыкны активлаштырырга? Әгәр халык кузгалмаса, без һаман кемнәрнеңдер мәнфәгатьләрен кайгыртып йөрергә мәҗбүр булачакбыз.
Монысы – бер. Икенчесе – яңа формалар да кирәк. Үз вакытында шәһәр шартларында ничек мәхәллә булдырырга икән, дип баш ватучылар булды. Тик халык кузгалмады. Шундый заманда яшибез: халык, гомумән, кузгалмаска мөмкин. Ул вакытта нишләргә? Хәзер бөтен тормыш менә шушы кесә телефоны, социаль челтәрләр белән чикләнә. Рөстәм Миңнеханов якутлар бәйрәмен барып күргәч, безнең тормышның башка икәнен аңлады. Якутларда табигый тормыш сакланган. Аларның зур өлеше һаман да мәҗүси. Чувашлар белән дә якыннанрак аралашсаң, шунда ук аларның мәҗүси җаннары баш калкыта, мәҗүси исемнәре килеп чыга. Без башка тормышка күчкәнбез дә шуннан арына алмыйбыз. Билгеле, без – феодализм чорын үткән халык. Оешып бетә алмасак та, милләт тә булганбыз. Шушы шартларда ничек яңадан үзоешырга – бу бик зур проблема. Рецептлар юк. Бу мәсьәлә буенча аерым фикер алышулар оештырырга кирәк. Аның сәяси, икътисади яклары да бар.
Сез ничек уйлыйсыздыр: республика шулкадәр баеды, аның нигезендә аерым шәхесләр дә баеды. Әмма моннан халыкка нинди файда? Аннан килеп, эшләгәнебезнең күпчелеге Мәскәүгә китеп бара. Болай тырышуның мәгънәсе бармы икән? Күпме тырышырга, ни дәрәҗәдә тырышырга – мәсьәләнең шул яклары да бар. Аннан соң икътисадны гына үстереп алга китеп буламы? Мәдәният шул дәрәҗәдә үсәме? Бу нәрсәләрне үзебезнең файдага ничек борырга? Сез, бәлки, белмисездер, мин беләм: Тарих институтына аспирантлар таба алмыйлар, кеше килми. ТӘһСИдә дә шул ук проблема. Ресурслар бик чикләнгәнгә, фән алга китә алмый. Милли хәрәкәт көчле булганда, безнең белән санлашалар, аяк терәп сөйләшеп була иде. Хәзер сөйләшәселәре дә килми. Бу вәзгыятьтән ничек чыгарга – белмим. Бездә социологлар, политологлар, философлар юк диярлек. Бу шартларда кем уйларга тиеш? Билгеле, газета-журналлар халыкка аңлатырга тиеш. Кызганычка, аңлатучылар бездә бик нык чикләнгән.
Ләбиб Лерон. Үзоешу юлларын эзлибез дибез. Мин дә уйланып утырам. Күчмә-утрак тормыш дигән сүз чыкты. Безнең яшьләребез күчмәгә әйләнә башлады. Хәзер яшьләр чит илләргә дә чыгып китә. Утрак тормыштан качу дигән агым барлыкка килде. Кызлар кияүгә чыкса да бала табарга ашыкмый. Икенчедән, гаиләдән чыгып китеп, кайдадыр фатир юнәтеп аерым яки берничә яшьтәше белән фатир арендалап яшәүче кызлар күбәйде.
Дамир Исхаков. Америкада кеше үз гомерендә эш артыннан дүрт-биш шәһәргә күчә. Безнең халык та купты. Чит илгә, башка шәһәргә күчеп китү гадәти хәлгә әйләнеп бара.
Ләбиб Лерон. Хәзер татар телен минималь дәрәҗәдә белгән буын үсә. Без үскәндә телне камил белә идек. Бездән түбәннәр үсте, тик алар телне белгән кебек тоелса да, күп сүзнең мәгънәсен аңламый. Татарча белгән оныкларны әйтәм әле мин. Аларның теле ярлыланганнан-ярлылана бара. Шушындый шартларда Казанда, Әлмәттә, Чаллыда, Түбән Камада... үзебезнең телне, миллилегебезне, үзаңыбызны ничек саклап кала алабыз? Хәлебез шактый четерекле.
Нәсим Акмал. Әле мин мәктәпкә кермәгән идем. Олы абзыйларның, җыенны тыйганнар бит әле, дип сукранып йөрүен хәтерлим. Безнең авылда Әрәпә дигән бәйрәм бар. Әткәй мәктәп директоры иде. Линейка җыеп, балалар әрәпәгә чыкмагыз, ул – хорафат, дип сөйли иде. Аннан, кич җиткәч, нишләп утырасыз, нигә Әрәпәгә чыкмыйсыз, ди. Моны райкомда белгәннәр инде, нишләптер тыймаганнар. Тик җыенны бетергәннәр. Әле мине Фәнзилә ханымның бер тәкъдиме уйландырды. Сабантуйларның эчтәлеген карап чыгарга, читтән кергәннәреннән котылырга кирәк, дип әйтте. Аның нәкъ менә кайсы үзебезнеке генә икәнен кайдан белергә соң? Күчмән булып яшәгән вакытта ат менеп узышу гына түгел, аударышу кебек ярышлар да уздырылган. Менә шуларны кайтарсыннар ул чагында.
Икенчедән, бабаларыбыз сөн заманнарыннан алып, Идел, Урал буйларында башка халыклар белән аралашып яши. Аларның бәйрәмнәреннән дә нәрсәдер ала, үзе дә башка халыкларга йогынты ясый. Менә Әлмәт районының Кәләй авылына, керәшеннәр янына барып карасаң, аларның бәйрәмнәрендә утын кисү кебек әллә нинди уеннар бар. Югыйсә, утын кисүдә ярышу – бүтән халыклардан кергән нәрсә. Кул көрәштерүләр дә безгә чит түгел. Әле күптән түгел генә Арча районының Симетбаш авылына бәйрәмгә бардык. Анда әллә нинди уеннар бар. Максат ниндидер уеннар үткәрү генә түгел. Иң мөһиме: халыкчан бәйрәм булсын! Кызыклы булуы белән җәлеп итәргә тиеш.
Дамир Исхаков. Локаль вариантын да сакларга, гомумиен дә булдырырга кирәк. Менә японнар аерым гына яшәгән милләт. Мәдәниятләрен ничек үстерергә белми аптырыйлар. Шуңа күрә үз эчләрендәге чак кына аерымлыкларны да сакларга тырышалар. Бу бит үсү өчен этәргеч: тегесе дә, монысы да кирәк.
Фәрит Уразаев. Сабан туе бәйрәме хәзер күбрәк спорт ярышларына кайтып калды. Элегрәк чорларда ул барлык халыкны да бәйгедә катнаштыруны истә тотып, шәхси уеннар һәм спорт төре ярышларыннан тупланган булган.
Бу нәрсә бирә? Хәзерге замандагыча команда методы буенча оештырылган уеннарда күпчелек халыкны карап торучы «җанатар» ролендә калдырмыйча, һәр кешене шәхсән катнашырга өнди. Миңа бала чакта Әрәпә бәйрәмендә катнашу насыйп булды. Анда һәрбер кеше – уенда катнашучы. Элек Сабантуйның төп фәлсәфәсе мәйданга чыгып, Ходай каршында, үзеңнең уңган кыз, булдыклы егет икәнеңне күрсәтү булган.
Жыеннар системасына килгәндә, ул нәсел шәҗәрәсе, нәсел җире һәм дә нәсел тамгасы белән бик тирән бәйләнештә торган. Тарих күрсәткәнчә, татар милләте 1865 елдан җирсез халыка әйләнә башлады. Элек нәсел шәҗәрәсе һәркемгә билгеле булган. Ул җиргә хокук биргән. Аны өч йөз ел буе, 1865 елга кадәр, патша хөкүмәте дә таныган. Нәсел җиренә хокук нәсел тамгасы белән беркетелгәч кенә юридик көчкә ия булган. Тамгалар архивларда сакланган документларда, коралларда, кабер ташларында әле дә саклана.
Хәзер шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да җир милке дигән төшенчә күңеленең бер почмагында да сакланып калмаган яшь буын үсеп килә. Менә хәзер авылга кайтып, бакчаларны күзәтеп чыксаң, шактый кешенең бакчасында берни утыртылмаганын күрәсең. Авыл эчендәге җир «эшләми» икән, берничек тә авылны саклап калып булмый. Без клуб, мәчет салдык, асфальт түшәттек дип куанабыз.
Әмма авыл эчендәге җир эшләмәсә, мәктәп, клуб, мәчетләр буш торачак. Күптән түгел Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында булып кайттым. Сөйләшә торгач, бер нәрсә аңлашылды: боларга җир җитми. Анда җир шулкадәр кадерле: читтән җир кишәрлекләре сатып ала башлаганнар. Пай җирләрендә зур фермалар салып бетергәннәр. Хәзер инде Пенза гына түгел, башка өлкәләргә дә чыгып җир сатып ала башлаганнар.
Инде Татарстанга килик. Россиядә стратегик әһәмияткә ия булган тугыз проект бар. Шуларның өчесен Пенза ягында күрдем: ул «Русское молоко» хуҗалыгы, Россиядә иң зур шампиньон гөмбәсе үстерүчеләр, күркә ите җитештерүчеләр.
Хәзерге чорда Татарстан шушы 9 проектның өчесен сайлап алды. Бөртекне тирәнтен эшкәртү проекты. Быелдан башлап «Татнефть» шул юнәлештә эшләүче ике завод салачак. Сөтне тирәнтен эшкәртү. Кукмарада заводын салуга керештеләр. Янә килеп, эчке туризм. Эчке туризм – кеше ресурсын туплау. Казанда 2 миллион кеше иркен яшәсен өчен елына 10 миллион турист килергә тиеш. Әнә Марат Хөснуллинның малае Чистай ягында җирләр алып бәрәңге эшкәртүче завод салды – бу күркәм күренеш. Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең оныгы Тимур җирләр алып, он тарттыра һәм макарон ясый торган зур завод кордыру белән мәшгуль. Бу тырышлыклар – җир, су милке тора-бара беренче урынга чыгачагын аңлата. Аларга Ходай саулык, эшләрендә уңышлар бирсен!
Без күпчелек очракта күләм турында уйлыйбыз, сыйфат ягын кайгыртып бетермибез. Татарның сыйфаты турында фикерләшергә дә вакыт җиткәндер.
Илдус Заһидуллин. Сабантуй-Җыен кебек бәйрәмнәребез – төркилегебезне күрсәтә торган символлар. Хәзерге вакытта халыкара төрки уеннар буенча ярышлар үткәрелә. Кайсыдыр төрдә безнең командалар да катнаша. Шуларны күздән кичереп, Сабантуйга рухыбызга туры килә торган берничә уенны кертергә кирәк. Мәсәлән, җәядән ук ату. Югыйсә, Европада мондый спорт төре бар. Бу ярыш безнең канда, хәтердә бар. Кайбер спорт төрләрендә катнашу өчен еллар буе әзерләнергә кирәк. Бу очракта бер әзерлеге булмаган кеше дә, мәйданга чыгып җәя керешен тарта, ата ала. Төркилекне, берләшүне күз алдында тотсак, уртак тамырдан китмәү мәслихәт. Менә монда Дамир әфәнде халык турында әйтте. Әлбәттә, халыкның күпчелеге пассив. Халыкның актив үзәге, идеяне таратучылар һәм тормышка ашыручылар белән эшләү сорала. Ягъни максатчан, адреслы эшләү мәслихәт. Шул ук вакытта актив кешеләр бар һәм алар эшли дә. Кайчак күрми дә каласың: инде авыл беткән сыман, әмма Сабантуй уздыралар. Ул иганәче Сабантуй үткәрүне белә, тик халыкны туплауның башка формаларыннан хәбәрдар түгел. Югыйсә, халыкны җыю-оештыруның төрле юллары бар. Без бүген постмодерн җәмгыятьтә яшибез. Теге вакытта авыл җәмгыятендә картлар, өлкәннәр ничек әйтте, шулай үткәргәннәр, тәртип шундый булган. Хәзер җыеннар төрле форматта булырга тиеш: балалар өчен бер төрле, хатын-кызлар өчен икенче төрле. Җыен – кызыклы, мәгънәле аралашу ысулы дигән сүз. Берләштерү максаты куябыз дисәң, килмәскә дә мөмкиннәр. Барысы да табигый килеп чыгарга тиеш. Әүвәл кызыктырырга кирәк.
Дамир Исхаков. Татар авылларында, Татарстанда хәзер халыкның 25 проенты гына яши. Хәзер авылда яшәүчеләрнең күпчелеге пенсия яшендә. Димәк, алдагы 20-25 елда авылдагы халык бик нык кимиячәк. Үзегез беләсез: бүген авыл мәктәпләрендә укытыр өчен балалар юк диярлек. Шәһәрдә балалар тулган, кайда укытырга белмиләр. Мондый вәзгыятьтә милләтне ничек ишәйтергә? Авыллар хисабына үрчеп булмый хәзер. Шуңа күрә хәзер төп игътибар шәһәргә юнәлтелергә тиеш.
Күреп торасыз: Казанда татарны бер җиргә тупларга куркалар. Әгәр бер урында Сабантуй оештырсак, бәлкем 300-400 мең милләттәшебез җыелыр иде. Үзенең шундый зур икәнен күрсә, бәлкем халкыбыз күтәрелеп китәр иде. Эстоннар бер миллионнан ким булса да, үз вакытында Җыр кырына өч йөз мең кеше чыккан. Мәскәү, шуны күргәч, эстон телен саклап калу ягын карый иде. Безгә дә шулай җыелу турында уйларга, киңәю-җәелүне кайгыртырга кирәк.
Нәсим Акмал. Шәһәр дигәч, без Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Каманы күз алдына китерәбез. Хәзер һәр район үзәге бер шәһәр кебек. Стадион, Боз сарайлары, бассейннар да бар. Район үзәкләрендә телне саклауга басым ясар вакыт җиткәндер. Хәзер анда яшәүчеләрнең менталитеты шәһәрчә. Шуңа күрә анда да балаларны татарчага күндерү, сөйләштерү хәзер бик авыр мәсьәләгә әйләнеп бара.
Фәрит Уразаев. Татар милләтен мин бүген өч өлешкә бүлеп карыйм. Әйе, чиреге авылда яши. Дүрттән өче шәһәрдә тора. Шәһәрдә яшәүчеләрнең 25-30 проценты шәһәр белән авыл арасында йөреп тора. Авылның сайты һәм «ВКонтакте» төркеме аша һәрвакыт элемтә саклана. Әлеге мөмкинлек, шулай ук «җыенның» бер форматы. Димәк, бу механизм эшли.
Узган Милләт җыенында Чувашиянең Тукай, Урмай авылларында өч-дүрт буын бергә яшәү үрнәкләре турында сөйләделәр. Бик куркәм куренеш! Аларда эшсезлек, мәктәп, мәдрәсә проблемасы юк. Балалар да күп туа. Бу мәсьәләне дә өйрәнергә кирәк. Туган телебезгә монумент куярга җыенабыз. Символлар белән эшләү буенча башкортлар бик нык алга китте. Аларда тамга бәйрәменнән башлап нәрсә генә юк. Менә саха-якутлар бик күп нәрсәне саклап калган. Аларның тәҗрибәсен тирәнтен өйрәнергә кирәк. Якутиянең биштән дүрт өлеше урманнан тора, ягъни экологиягә бәйле проектлары шактый. Әмма Эссе-әх бәйрәм түгел, рухны яңарту. Дөрес, болар – зыялылар уйлап тапкан, формалаштырган яңа ысуллар!
Мин соңгы Милләт җыенында нәрсәгә игътибар иттем. Беренчедән, милләттәшләребез яшәгән төрле җирләрдән бер мең кеше җыелды. Мең кеше «Туган тел» җырын җырлады. Мин шуның өчен генә булса да килер идем бу жыенга. Татарстан һәм Башкортстан – милләтнең умыртка баганасы дигән мәгънәле фикер җыенда бик ачык яңгырады. Өченчесе – өч буынның бергә яшәргә тиешлеге турындагы фикер бик урынлы булды. Күренекле иганәче Камил Әбләзовның татар яшләре алдында тарихыбызга багышланган чыгышы бик тирән эчтәлеккә ия иде!
Ләбиб Лерон. Шушылай зурдан кубып, беренче сөйләшүебез бу. Мин телевидениедә бара торган «Таяну ноктасы» тапшыруларын зур игътибар белән карыйм. Шул ук вакытта күңелдән бер сорау китми: бу сөйләшүнең нәтиҗәсе буламы, юкмы?
Дамир Исхаков. Сез дөрес аңлагыз: Милләт җыены турында фикер алыша башладык башлавын. Дөресен әйткәндә, Татар конгрессы уставында Милләт җыены дигән төшенчә юк. Ике корылтай арасында 5 ел вакыт бар, озак җыенмый торабыз икән, дип уйлап чыгарылган нәрсә бу. Әмма ул бу юлы шактый нык оештырылган, чыгышлар кабат-кабат укылган, тикшерелгән иде. Дөресен генә әйткәндә, кайбер структуралар, әйтик, федераль автономия гаять начар эшли. Хурлык ич инде: беренче сыйныф баласы атнасына нибары бер сәгать татар теле укый ала. Күп нәрсә үзебезгә бәйле. Әгәр 1917 елны аяк терәп каршы торсак, бу дәрәҗәгә төшми идек. Чигендек тә чигендек... Милләт җыенында болар берсе дә каралмады. Һаман «ләббәйкә» дип утырсак, бер нәрсәгә дә ирешә алмаячакбыз. Без еш кына җыелып сөйләшәбез, әмма кая таба барабыз – билгесез. Секцияләргә бүленепме, күп нәрсәне уртага салып сөйләшергә була иде. Башка чара калмады бит. Милләт җыенына килгәндә, аның үз аңлатмасы, алдан сөйләшенгән эчтәлеге булырга тиеш. Билгеле, бөтен нәрсәне халык игътибарына җиткереп, чыгарып селкеп булмый. Кайбер нәрсәләрне таррак даирәдә сөйләшергә мөмкин. Уйлануларымны журнал сайтында язып чыктым, бәлки бу хакта Милләт җыенында да сөйләшербез дип өметләнгән идем. Килеп чыкмады. Киләчәкне фаразлауга, чыгу юлларын тәгаенләүгә минем генә көчем җитми. Башкаларның да фикерләре, баш ватулары мәслихәт. 1980нче еллар белән чагыштырганда хәлебез шактый четерекле. Ул вакытта массакүләм мәгълүмат чараларында бик күп фикер бар иде. Хәзер фикер алышу юк. Матбугатны укыйм. Күбесендә бер үк нәрсә. Ярый әле, «Мәдәни җомга» яхшы гына бара. Бәлки алга таба тагын да яхшырыр. Фикер кирәк, җәмәгать. Фикер булмаса, бер нәрсә дә үзгәрми.
Мөгаен, безнең киләсе түгәрәк өстәл төбәкчелек хәрәкәтенә, ягъни туган якны өйрәнүчеләр хәрәкәтенә багышланыр. Сер түгел, төбәкчелек хәрәкәте демократик җәмгыятьтә генә үсә ала. Бездә төбәкчелек хәрәкәте бар, тик ул демократик юлдан китмәде. Менә ничек аны халыкчан итәргә, халыкны күбрәк җәлеп итәргә? Бер авылның тарихын язганда да бөтен татар халкының тарихын күз алдыннан үткәрергә мөмкин. Менә Тәэминә Биктимерова миңа журналда бастырырга дип сугыш вакытында хатын-кызларыбызның хәле турындагы бер мәкаләсен бирде. Мин шуны укыганнан соң, елап җибәрә яздым. Чөнки ул анда безнең әниләр, әбиләрнең тормышын тасвирлаган. Шундый язмалар аша уй-фикерләребезне халыкка җиткерергә, аңлатырга була.
Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты мәктәп балалары өчен татар тарихын язды. «Басылып чыгамы әле?» – дип институт директорыннан сораган идем. Мәскәү һаман шомарта, ди. Хәзер шулай корылды: без язып бирәбез, алар соңгы ноктасын куя. Нәрсә кала анда безнең тарихтан? Бернәрсә дә калмаска мөмкин. Совет чорында тарих дәресе кысаларында төбәкчелек тарихы сәгатьләре бар иде. Тагын шуңа калырга мөмкинбез. Мондый сурәттә тарихыбызны халыкка, балаларга ничек җиткерергә? Бу хакта без гел уйлап йөрергә тиеш. Дөрес, әле интернет аша эшләргә мөмкин. Әмма бу хакта килеп терәлгәч кенә түгел, алдан уйларга кирәк. Без элекке мәлдә бөтен татар авылларының тарихын язарбыз дип планлаштырган идек. Мөгаен, ул тарихлар 2-3 меңгә җиткәндер. Тик алар беркайда тупланмаган. Әнә башкортлар үз эшләрен эшләде: 46 том чыгарып куйды. Башкортның җирле тарихы шунда. Безнең андый хезмәтебез юк. Иң мөһиме: анда шәҗәрәләр хәзерге заман кешеләренә тоташтырылган. Элек без бөтен татар авылларының тарихын язабыз, төбәкчеләрне үзебезгә ярдәмгә алабыз, моңа дәүләттән дотация бирелер дип ниятләгән идек. Берсе дә барып чыкмады.
Ләбиб Лерон. Монда төрле чараларны кулланып карарга кирәктер. Шәт, безнең түгәрәк өстәлдә сөйләшү турындагы язманы укып, кемдер теге яки бу эшкә алыныр. Күп нәрсә барыбер аерым фидакяр затларга тоташа. Акчалымы ул, акчасызмы, кемдер башлап йөрмәсә, булмый. Син Ходайга таба бер адым ясасаң, Аллаһы Тәгалә сиңа таба ун адым ясый дигән кебек, барыбер нәрсәдер эшләнә башлый. Менә мин Миңгәрдә булган идем. Анда урам бәйрәмнәре ясый башлаганнар (кайбер җирдә мондый бәйрәмне уздыралар бугай инде). Мин шуларның берсендә катнаштым. Ахырда, барча урамнар уздырып бетерүгә, мәдәният йортына җыелып, йомгак ясыйлар. Мондый алымнарны да кулланырга була. Безгә милли кием, җыр турында да сөйләшү оештырырга кирәк. Шәт озакламый яңа сөйләшүгә җыелырбыз.
Ленар Гобәйдуллин фотолары
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА