Журнал «Безнең мирас»

Яңача «Су анасы»

 

Габдулла Тукайның «Су анасы» әкиятен белмәгән кеше юктыр. Казанның «Әкият» театры нәниләргә «Су анасы» музыкаль спектаклен (5+) тәкъдим итте.

 

Казанның «Әкият» Татар дәүләт курчак театрындагы «Су анасы» спектакленең премьерасы турында сүзне яхшы хәбәрдән башлыйк әле. Казанда татар фольклоры геройларына хуҗа булган, уенчыклар җитештереп сәүдә итүче бер компаниянең «Су анасы» спектакле өчен безнең «Әкият» театрын оятсызларча судка бирүе һәм һәр спектакль саен аннан акча каерырга маташуы җәмәгатьчелектә гауга куптарган иде. Шул ук компаниянең сувенир җитештерүчеләргә Шүрәле сыннары өчен дә бәйләнеп, болай да мактанырлык түгел сувенир ясау эшенә һәм ничарадан бичара көн күрүче һөнәрчеләребезгә зыян салырга маташуы ачуыбызны тагын да арттыра төште. Үзләре уйлап тапмаган ич Шүрәлене дә, Су анасын да. Матди булмаган мәдәни мирасыбызга кул сузучы үзе җинаятьче ләбаса! Ниһаять, бу мәсьәләдә гадел карар чыгарылды. Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышында Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан бүлеге җитәкчесе Айрат Шәфигуллин уенчыклар ясаучы компаниягә Шүрәле өчен – 100 мең сум, Су анасы өчен – 150 мең сум, Камыр Батыр өчен 200 мең сум штраф салынганын хәбәр итте. «Роспатент Монополиягә каршы федераль хезмәтне яклап чыкты», – дип аңлатты ул. Тагын да катырак җәзага тартасы калган аларны. Бүтән берәүнең дә башына халык хәзинәсенә кул сузу кебек ахмак уй килмәслек булсын иде. Акча адәм баласының күзләрен шул дәрәҗәдә томалаган ки, кайберәүләр үз халкын таларга әзер…

 

 

Тамашаның классик әкияттән зур аермасы – Су әбисенең пәйда булуы.

 

«Су анасы» спектакленең темасы да урлашудан тыелу турында бит әле. Аны Габдулла Тукайның әсәре нигезендә инсценировка иҗат итеп, сәхнәгә Илгиз Зәйниев куйган. Спектакльдә җыр-музыка күп. Музыкаль бизәлешне композитор Марат Әхмәтшин иҗат иткән. Спектакльнең рәссамы – Никита Протасов. Ут куючы Илназ Зәкиевне аерым билгеләп үтү кирәк. Ник дигәндә, «кара кабинет» ысулы белән иҗат ителгән тамашада ут куючыдан аеруча зур осталык таләп ителә. Сәхнәдә кап-карадан киенгән актерлар курчак йөрткәндә нәни тамашачы олы апа-абыйларны бөтенләй күрмәсен өчен утны шундый итеп көйләргә кирәк ки, ничек икәнен ут көйләүчеләрнең бөтенесе белеп тә бетермидер. Шуңа күрә бөтен курчак театрлары бу ысулны кулланып иҗат итә алмыйдыр да.

 

Тамашаның классик әкияттән зур аермасы – Су әбисенең пәйда булуы. Ул патшалык итеп арыган һәм диңгезгә китә, имеш. Нишләптер бу урында «Простоквашино» мультфильмындагы дядя Федорның диңгезгә ашкынган әнисе искә төште. Су әби патшалыкны кызына калдыру җәһәтеннән җыен җыя. Төрледән-төрле балыклар килгән. Берсен-берсе тешләргә маташалар. Әмма җыен вакытында бер-берсен ауларга ярамый. Бу җәһәттән «Маугли» хәтергә килде. Озын сүзнең кыскасы, Су әбисе урынына аның кызы Су анасы сулыкларга патша булып кала. Тарак исә – гади генә түгел, патшалык символы, аның белән чәч тараган саен, башка су патшалыгы белән идарә итәрлек акыллы уйлар килә, имеш.

 

 

«Кара кабинет» ысулы белән иҗат ителгән тамашада кара дан киенгән актерлар курчак йөрткәндә тамашачыга күренми.

 

Бу күренешләр спектакльнең беренче бүлегендә шактый өлешне алып тора. Диңгезгә китү һәм тарак урлау вакыйгалары берсе икенчесенә ничек бәйләнгән соң, дип сорарга мөмкиннәр. Патшалыкны үз өстеңә алу – җитлеккәнлек билгесе. Һәр бала иртәме-соңгы үз өстенә җаваплылык ала башларга тиеш. Габдулла Тукай әкиятендә исә шулай ук һәр кылган эш өчен җавап тотасы искәртелә. Ягъни мәсәлән урлашкан өчен.

 

Су анасының ике җыры эстрада рухында иҗат ителгәнлектән, тамашаның дәрәҗәсен төшерә дигән тәэсир калды (сүзләр авторы – Резеда Гобәева). Бай фольклор музыкабызны кулланырга мөмкин иде бит. «Су анасы», «Шүрәле» кебек спектакльләрдә дә яңгырамагач, нәни тамашачы фольклор музыкасын тагын кайда ишетсен?!

 

Спектакльнең беренче өлешен, гомумән, баланың яшь үзенчәлекләрен онытыбрак иҗат иткәннәр сыман. Текстта «хөсет», «мин-минлек», «мыскыл иттеләр» (этләрнең Су анасын авылдан кууы турында) һ.б. сүзләрнең очравы китерә бу уйга. Биш яшьлек бала бу төшенчәләрнең асылына төшенәме икән әле? Еш яңгыраган «маймычлар» сүзен сүзлексез бала-чага гына түгел, аларның әти-әниләре дә белмидер әле.

 

Әкияттәге алтын тарак – гади генә түгел, патшалык символы.

 

Режиссер Илгиз Зәйниевнең спектакльдән спектакльгә күчә торган персонажы бар – ул да булса песи. Бу юлы Актәпи исемле мырау вакыйгаларга шундый оста үрелдерелгән ки, аны алып ташласаң, тамашаның тәме китә сыман.

 

Яңа буыннар килгән саен, спектакльләрне яңарту кирәк, әлбәттә. Иң мөһиме: классикларның иҗатына зыян килмәсен.

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару  өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру