Журнал «Безнең мирас»

Әстерхан татарлары булганмы?

 

Тарих фәннәре кандидаты Рөстәм Әминов һәм китап авторы, тарих фәннәре кандидаты Илья Торопицын. /Фото – Р.Әминовның шәхси архивыннан

 

Сүз зинасы белән шаяручылар хәзер шул хәтле артты. Татарны өнәмәүче кайберәүләр, тәгаен алганда, Әстерхан-Хаҗитарханда борын-борыннан яшәгән һәм хәзер дә яшәүче милләттәшләребез турында сүз чыкканда, Әстерхан татарлары бөтенләй булмаган; нугайлар, карагачларны татар исәбенә керткәннәр, дип лаф ора башлады.

Билгеле, чын, һөнәри тарихчылар Әстерхан ханлыгының татар ханлыгы, Алтын Урданың бер өлеше булганлыгын яхшы белә. Әмма татар санын азайтып, үзләрен арттырып күрсәтергә теләгәннәр һәм, гомумән, халыкларны ваклап юкка чыгарырга тырышканнар, милләтебезне ничек тә киметмәкче булганнар. 23 сентябрьдә Казанда Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында тәкъдим ителгән «Военная служба Астраханских юртовских татар (вторая половина XVI – первая четверть XVIII в.)» (16+) дигән китап шул коткы таратучыларга җавап булды.

– Китап авторына – Илья Торопицынга зур рәхмәт! Яшермим: дусларым да, Әстерхан татарлары турында бер саллы хезмәт кайчан чыга инде, дип күптәннән аптырата иде. Әстерхан университетында, шәһәрнең үзәк китапханәсендә дә бу хезмәтне тәкъдим итү кичәсе үткәрергә кирәк. Татар дөньясы өчен зур вакыйга бу, – дип сөйләде тәкъдим итү кичәсендә, берничә ел элек Әстерханнан башкалабызга күчеп килеп, Казан тарихчылары сафына баскан тарих фәннәре докторы Марина Имашева.

Кичәдә чыгыш ясаган галимнәр, татар дөньясы өчен генә түгел, Россия күләмендә дә зур вакыйга бу, архивларда казынып, XVI-XVII гасырны өйрәнеп язган мондый хезмәтләр аз, дип әлеге хезмәткә зур бәя бирде.

Тәгаен алганда, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, Петербургта саклана торган, автор «казганган» «Астраханская приказная палата»да татар тарихына кагылышлы әле бик күп документ булуы ихтимал, дип аның бик аз өйрәнелгәнлеген искәртте.

– Әстерхан ханлыгын басып алгач, анда ун мең генә татар яшәп калган, диләр. Югыйсә, заманында йөз меңләп татар гомер кичергән. Әстерхан татарлары кая киткән соң? Миңа калса, аларның күпчелеге Урта Азия ягына, казах далаларына күченгән. Әстерхан ханлыгы да башка татар ханлыклары кебек үк кланнарга бүленгән. Кабиләләр әһәмиятле урын биләгән. Әйтик, алчын кабиләсе казахларның бер өлеше булып киткән, – дип сөйләде Дамир Исхаков. Галим фикеренчә, Әстерхан җирлегендә калган нугайлар да күпмедер дәрәҗәдә татарлашкан. «Үзтиңдәшлек мәсьәләсе шактый катлаулы», – дип ул Әстерхан ханлыгының Касыйм ханлыгы белән ныклы элемтәдә булуын да онытмаска чакырды.

Кичә ахырында институт директоры Радик Салихов Казан галимнәре белән хезмәттәшлек, татар тарихындагы ак тапларны бетерергә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдереп, Илья Торопицынга институтның Рәхмәт хатын тапшырды.

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару  өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру