Журнал «Безнең мирас»

ҖӘМГЫЯТЬНЕҢ РУХИ ХАЛӘТ КӨЗГЕСЕ

Мәгълүм булганча, кешеләрнең рухи хәле, иман ныклыгы һәм әдәп-әхлак торышы, шулай ук аларның эчке дөньясы, омтылышлары һәм кылган эш-гамәлләре дә җәмгыятьнең үсеш шартын билгели торган төп әхлакый-психологик категорияләр рәтенә керә. Әлеге сыйфатлар бик күп факторларга, шул исәптән дәүләтнең эчке (дини, милли, социаль һ.б.) һәм тышкы сәясәтенә дә бәйле. Ә аларны формалаштыруда инде, рухи тәрбия белән бергә, илдәге әхлакның гомуми торышы, шулай ук этика һәм эстетиканың да куелышы мөһим роль уйный. Кызганычка, җәмгыятебез бүген бик тә катлаулы чор кичерә. Инсаннарның эчке психологик халәтен анда, кыска итеп, «билгесезлек вә өметсезлек хәле» дип тә билгеләргә булыр иде. Җәмгыятьнең хасталыгы исә бүген аеруча кискен төс алган бөекдержавачыл мин-минлек, ксенофобия һәм милли сегрегация кебек кыргый күренешләрдә генә түгел, ә аның яшәү рәвешендә, омтылышларында, шулай ук кешеләрнең үзара һәм әйләнә-тирәгә карата мөнәсәбәтендә дә чагылыш таба. Бу язмада сүз күбрәк әнә шул соңгылары тирәсендә булыр.

Җәмгыятьтәге яшәү рәвеше һәммәбезнең дә күз алдында һәм күпләр аны иң элек үзенең тормыш хәле, илдәге гомуми вәзгыять, анда гомумкешелек кыйммәтләре һәм ватандашлар ирегенең торышы, шулай ук дәүләтнең халыкара аренадагы урыны һәм башка илләр белән мөнәсәбәтеннән дә чыгып бәяли. Ә инде инсаннарның үзара һәм әйләнә-тирәгә карата мөнәсәбәтенә килгәндә, җәмгыятьнең рухи халәт көзгесе буларак, аларга тәфсиллерәк тә тукталып үтү урынлы булыр. Үткән чорлардан аермалы буларак, үзара мөнәсәбәтләр бүген, җәмәгать урыннарында гына түгел, ә күбрәк социаль челтәр һәм төрле электрон форумнарда да чагылыш таба. Шәхсән үзем гаджет каршында көнне төнгә ялгап утыручылардан булмасам да, халкыбызның рухи хәлен чамалау өчен, ара-тирә булса да, социаль челтәрләргә кергәлим. Йә Хода! Анда ниләр генә күрмисең дә, нәрсәләр генә ишетмисең?! Аты-юлы белән сүгенүләр, бер-берсен каргау, кимсетү яки мыскыл итүләр дисеңме – һәммәсе дә бар. Бигрәк тә урта яшьләрдәге бериш хатын-кызларыбыз хәттин ашып азына. Алар бит яшьләребезне тәрбия кылырга, әдәп вә әхлак үрнәкләре күрсәтергә һәм киләчәгебезне ышанычлы итүдә мөһим роль уйнарга тиешле ханымнар…

Үзара мөнәсәбәтләрнең кискенләшүе, башкаларга карата сәбәпсез агрессия кебек холык хилафлыклары инде көндәлек тормышта да гадәти хәлгә әйләнеп бара. Иң гаҗәпләндергәне – мондый тайпылышлар хәзер туганнар һәм бертуганнар арасында да күзәтелә. Арзан мин-минлек, байлык артыннан кууда үзара ярышу һәм хөсет, юк-бар нәрсә аркасында да бер-берсен күрә алмаслык дәрәҗәгә җитүләр – болар гаилә һәм туганлык җепләрен өзеп кенә калмый, ә милләтне эчтән дә җимерә. Моңа мисаллар бик күп. Әйтик, авыл җирендә, инде бакыйлыкка күчкән әти-әниләреннән калган 25 сутый җир һәм ярым җимерек йорт-кураны үзара бүлешеп, судларга кадәр дә барып җиткән бертуганнарны үземнең дә күргәнем бар. Ә мондый хәлләр рухи вә әхлакый деградациянең хәтта кавемдәшләребез арасында да соңгы чиккә җитеп килүе турында сөйли. Тагын шунысы да бик борчый – җәмгыятебездәге андый хәвефле хәлләр һич кенә дә савыгу юнәлешендә бармый. Киресенчә, мәгълүмат чараларында һәм тормышта ялган, икейөзлелек һәм рухи гариплек арткан саен, хәтәр тенденцияләр дә көчәя генә.

Кызганычка, әйләнә-тирә мохит һәм табигатькә карата мөнәсәбәт тә соңгы елларда шундый ук хилафлыклар кичерә. Чөнки, иблис токымының мәкерле планнары нәтиҗәсендә Европада кабат купкан канлы сугыш шартларында, халыкара хокук нормалары гына түгел, хәтта БМО канаты астында кабул ителгән халыкара килешүләр дә үтәлми. Әйтик, климат буенча Киота килешүенә алмашка килгән һәм үтәлеше мәҗбүри булырга тиешле Париж килешүен (2015 ел) бүген телгә дә алучылар юк. Әле ул гынамы, табигатькә һәртөрле зыян салулар хәзер инде адәми зат тарафыннан еш кына аңлы рәвештә һәм экологик катастрофалар дәрәҗәсендә дә кылына (әйтик, газ һәм нефть үткәргечләрне шартлатулар, мазут тутырылган танкерларның диңгез төбенә китүе һ.б.). Кызганыч ки, кайчакта хәтта климатка тыкшыну, хәрби максатларда аңа йогынты ясарга омтылу кебек хилаф гамәлләр дә кылына. Болар инде инсаният бүген якынлашкан фаҗига чикләре турында сөйли.

Көндәлек тормышка килгәндә, әйләнә-тирәгә карата мөнәсәбәт иң элек үзебез яшәгән җирлеккә бәйләнештә күренә. Авылны алсак, татар авылы гомер-гомергә үзенең төзеклеге белән аерылып торган. Халкыбыз анда иген иккән, рух ныклыгын, милли үзенчәлекләрен (моң, гореф-гадәт, милли йолалар һ.б.) саклап калган һәм ныгыткан, эчке егәрен арттырган. Шуңа, боларның һәммәсен дә татарның үз дәүләтчелеген югалткач туплаган милли хасияте дияргә буладыр. Шуның белән бергә, татар авылы бүген рухи яктан үзенең шактый авыр сынау чорын кичерә. Чөнки соңгы елларда ил-көндә көчәйгән тупас басым һәм милли хокукларны кысу шаукымы авыл тормышына да үтеп керде һәм анда җимергеч йогынтысын арттырды. Милли мәгариф системасының җимерелүе, татар мәктәп-гимназияләренең инде исеме генә калуы, укытутәрбия эшләренең дә күбрәк рус телендә алып барылуы үзенең мәкерле эшен төгәл эшли: балаларыбызның бүген хәтта татар авылларында да үзара русча сөйләшеп йөрүе – шуның аяныч мисалы. Моңа кайбер җирле түрәләрнең битарафлыгын һәм бериш муллаларның мәнсезлеген дә өстәсәк, татар авылының рухи халәте яхшы аңлашылыр. Ә андый хәлдә табигатькә мөнәсәбәт тә шулайрак кына була.

Әлеге мәсьәләдә тулы картинаны ачыклау өчен, игътибарны башкалабыз Казандагы хәлләргә дә юнәлтик. Танырга кирәктер, яңа гасырда Казан каласы күзгә күренеп үзгәрде. Ул тагы да матурайды, дөньяның алдынгы калалары рәтенә якынайды. Әмма әлеге юл шома гына булмады. Хәер, бар нәрсә дә чагыштыру аша беленә. Совет чорында миңа, хәрби хезмәттә булу сәбәпле, гаиләм белән бергә 4 ел чамасы Чехословакиядә яшәргә туры килде. Чехларның яшәү рәвеше ул вакытта ук бездәгедән күпкә аерыла иде: урамнарда чисталык, җәмәгатьчелек урыннарында тәртип, ә халыкның гомуми тәрбия дәрәҗәсе бездәгедән күпкә югары. Күрәсең, әлеге сыйфатлар һәр халыкның милли үзенчәлекләренә дә бәйле.

Мөстәкыйльлек елларында җитди генә үзгәрешләр Казанда да башланды. Шәһәрне төзекләндерү, йортларны, урамнарны һәм паркларны тәртипкә китерү буенча зур эшләр башкалабызның меңъеллыгы алдыннан башкарылды. Республикада гамәлгә куелган «Безнең ишегалды» программасы кысаларында исә башкалабыздагы ишегаллары да танымаслык итеп үзгәртелде.

Тик, кызганычка, «Казанда инде бар да ал да гөл», дип әйтергә иртәрәк әле. Фаҗигале хәл биредә дә иң элек республикабызда икенче дәүләт теле саналган татар теленә тискәре мөнәсәбәт белән бәйле. Чөнки, халыкара хокук нормалары гарантияләсә дә, Казанда татар телендә бүген, югары белем түгел, хәтта тулы хокуклы төп гомуми белем дә алып булмый. Кайбер хосусый мәктәпләрдә татар теле хәтта фән буларак та укытылмый. Республикага исем биргән халык теленә моннан да начаррак мөнәсәбәт була аламы? Әле ул гынамы, рәсми төстә булмаса да, татар телен әкренләп кенә мәчет-мәдрәсәләрдән дә кысрыклап чыгару сөреше бара. Казанда һәм авылларда бүген почта хезмәте белән дә кыенлыклар зурдан: почтальоннар җитешми. Нәтиҗәдә, газета-журналларны өйгә яздырып алып булмый. Почта хезмәтенә мондый мөнәсәбәт, бәлки, элемтә һәм финанс системаларында бүген ныклап урнашып килә торган «цифрлы диктат»ка аның көндәш булуы белән дә бәйледер. Дөрес, соңгы елларда кайбер хәтәр хәлләр белән бәйле рәвештә килеп чыккан бюджет кытлыгын да истән чыгарырга ярамый. Күрәсең, Казанда кайбер урамнарның, шулай ук җир асты һәм җир өсте юлларының (бигрәк тә, үзәктән читтә урнашканнарының) начар җыештырылуы да шуның белән аңлатыла. Әлбәттә, шәһәрне чисталыкта тотуда күп нәрсә кешеләрнең эчке культурасына бәйле. Әмма бүген моның белән дә проблемалар зурдан.

Күрүебезчә, күңел күзең булганда, җәмгыятьнең рухи халәт көзгесе күпне күрсәтә. Тик, ничек итеп ачарга соң ул күңел күзен (тирә-юньне күреп белү һәм аңлау сәләтен)? Әлбәттә, дөнья хәлләре белән ныклап кызыксынып һәм күпне белеп. Ә менә хәлне тамырдан үзгәртү өчен, милләтнең үзенә йөкләнгән илаһи миссияне (илаһият кануннары буенча яшәүгә күчүдә үрнәк һәм әйдәп баручы көч булу) үтәргә ныклап алынуы да зарур. Чөнки бу – бердәнбер һәм универсаль юл. Эшне исә милләтнең эчке резервларын (яңа милли тәгълиматны өйрәнү, гаилә институтын бөтен көченә эшкә җигү, илаһи ислам нигезендә мәхәлләләр системасын торгызу һ.б.) җәлеп итүдән башларга туры киләчәк. Моның өчен мөмкинлекләр әлегә бар.

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару  өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру