Журнал «Безнең мирас»

Яңалыклар

  • Актёр һәм режиссёр Хөсәен Уразиковның тууына 130 ел

    Актёр һәм режиссёр, ТАССРның халык (1945) һәм РСФСРның атказанган артисты (1950), РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хөсәен Ибраһим улы Уразиков 1894 елның 7 (19) гыйнварында Сарытау губернасының Дергачев өязендәге (хәзерге Саратов өлкәсендәге Дергачев районы) Сәфәр авылында туган.
    🏷 Admin
  • Запчастьларсыз Габделхәй

    Язучы Габделхәй Сабитов гомере буе шаян вә җор телле булды. Ул еш кына үз-үзеннән дә көләргә ярата иде. Бу мәзәк аның үзе сөйләвеннән чыгып язылды. Бервакыт Габделхәй Сабитов белән шагыйрь Разил Вәлиев Чистай якларына сәфәр чыга. Юллар чокыр да чакыр...
  • «Безнең мирас» елъязмасы / Гыйнвар

    655 ел элек (1369) Борынгы Сәмәрканд язмышында өр-яңа дәвер башлана. Аксак Тимер яуда кулга төшергән бар байлыкны, колларны, ташчыларны, мимарчы-архитекторларны вә янә башка һөнәр ияләрен ошбу калага алып кайта, алар ярдәмендә башкаланың данын күтәрә, йөзен үзгәртә. Зиннәтле биналар, биниһая зур вә матур бакчалар, яңа арыклар һәм башка сугару системалары – боларның барысы да талап җыелган байлык, кан коеп табылган хәзинәләр хисабына эшләнә. Янә егерме елдан соң Аксак Тимер Идел буен кара күмергә әйләндерәчәк, җир белән тигезләячәк гүзәл калаларын...
  • Укытучы-депутатка уңышлар телик!

    Бөтенроссия мәгърифәтче остазлар җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы региональ координаторы, Казан энергетика көллиятенең информатика укытучысы Раил Шәмсетдинов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты мандатын алды. Кичә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе утырышында Татарстан Дәүләт Советы депутатының вакантлы мандатын тапшыру турында карар кабул ителде. Тиешле карар кабул ителгәннән соң, Раил Шәмсетдиновка сайлану турында таныклык тапшырдылар. Яңа теркәлгән депутат үз эшен Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттагы утырышында ук башлаячак.
    🏷 Admin
  • Сания бакчага бара

    Сания инде бакчага үзе бара, үзе кайта. Ул һәр эшне үзе эшләргә ярата. Иртән торгач, үзе киенә. Тик менә аның оегы бик тискәре. Кигәндә, үкчә ягына башы, баш ягына үкчәсе килеп йөдәтә. Ботинкалары да шулайрак. Кайчакта уң аягына – сулныкы, сул аягына уңныкы килеп тора. Җитмәсә тагы, шулвакыт аның ботинка баулары белән шаян мәче баласы уйный башлый.
  • Казан татарларының ризык төрләре

    Игътибарыгызга тәкъдим ителә торган мәкаләнең авторлары Габделкадыйр һәм Мәрьям Гобәйдуллиннар – язучы һәм тарихчы Газиз Гобәйдуллинның бертуган энесе белән сеңлесе, Казанның танылган сәүдәгәре, күпсанлы йортлар хуҗасы Салих Гобәйдуллинның газиз балалары.
    🏷 Admin
  • «Кошлар кебек» җыры

    Һаваларда очкан кошлар кебек, Ярсый-ярсый канат кагынып, Туган илем, кайттым мин талпынып, Күз нурларым, сезне сагынып.
    🏷 Admin
  • ДИФГАТЬ СИРАЙ. Бер йөрәккә ничек сыйдылар

    Хәтәр җилләр, шаулы диңгезләр, Зәңгәр күкләр, үткен кыялар... Илләр, гөлләр, чыклар, болытлар – Ничек болар җиргә сыялар?
    🏷 Admin
  • Тыңлаганда күзләремә яшь тула...

    Ямьле апрель аеның беренче яртысында Язучылар берлегеннән без өчәү – хөрмәтле әдипләребез Лирон абый Хәмидуллин, Зиннур абый Мансуров һәм фәкыйрегез, Милли китапханәдән Рәмзия ханым Закирова белән Рәзинә Хәйретдинова, «Татарстан – уртак йортыбыз» дип исемләнгән этно-мәдәни эстафета уңаеннан, Кайбыч районына юл тоттык. Автобус йөртүче абый радионы кабызган иде. Янәшә утырган Зиннур абый белән гәп куертып барабыз. Бермәлне радиодан яңгырый башлаган җыр игътибарымны җәлеп итте. Җырның көе, сүзләре, башкарылуы мине тәмам сихерләде. Ни гаҗәп, ничә ел монда – Татарстанда яшәп, бер дә ишетмәгәнмен аны! Җыр җырланып беткәнче, тиз генә кулыма кәгазькаләм алдым һәм, «Инде буй җитсәм дә...» дигән җирен исемдә калдырып, язып куйдым. Телефонымда мобиль интернет юк иде ул вакытта. Кич белән, өйгә кайткач, ютубтан табып тыңлармын әле, дидем...
  • Нашир Әхмәтгәрәй Хәсәнинең тууына 140 ел

    Әдип, тәрҗемәче, нашир Әхмәтгәрәй Сибгатулла улы Хәсәни 1883 елның 15 декабрендә Казанда Арча районының Иске Ашыт авылыннан чыккан Казан сәүдәгәре гаиләсендә туган. Әхмәтгәрәй Казанның атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала. 1907 елда ул «Гасыр» исемле китап нәшрияты оештыра һәм әлеге нәшрият 1921 елга кадәр эшли. Әхмәтгәрәй Хәсәни һәм аның хатыны Зәйнәп Хәсәни 1912- 1918 нче елларда XX гасыр татар матбугатының иң яхшы, матур иллюстрацияле «Аң» журналын да чыгара. Биредә Г.Тукай, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, Ф.Бурнаш, С.Сүнчәләй һәм башкаларның әсәрләре басыла. Әхмәтгәрәй Хәсәнинең пьесалар язуы, урысчадан А.Чехов әсәрләрен тәрҗемә итүе мәгълүм. Хәсәниләр гаиләсе Г.Тукай, Ф.Әмирхан белән аеруча дустанә мөнәсәбәттә булган. Әхмәтгәрәй Хәсәни 1934 елда вафат була.
    🏷 Admin
  • Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре

    Әбү Һөрәйрә разыйаллаһу гәнһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Кайсы кеше миңа буйсынса, Аллаһка буйсынды, кайсы кеше миңа каршылык кылса, Аллаһка каршылык кылды. Кайсы кеше әмеремә буйсынса, миңа буйсынды, әмеремә буйсынмаса, миңа да буйсынмады». Әбү Һөрәйрә разыйаллаһу гәнһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Бер кеше берәүләрнең өенә аларның рөхсәтеннән башка күз төшерсә, аларга бу кешенең күзен чуку хәләл булыр». (Хәнәфи мәзһәбендә бу хәдис тавыш белән куу дип аңлатыла.
  • КИТАБ-ӘТ-ТӘРБИЯ

    Тугызынчы тәрбия Нуширван падишаһ сараенда бер гөруһ хакимнәр бер мәслихәт хосусында сөйләшеп утырырлар иде. Ул мәҗлестә Бөзәрҗөмһөр бар иде. Әмма ул, һич сүз дәшмәенчә, сөкүт кыйлып утырыр иде. Әйттеләр: «Йә Бөзәрҗөмһөр, син бу хосуста безнең сүземезгә бер дә катышмайсән», – диделәр. Бөзәрҗөмһөр әйтте: «Вәзирләр – табиблардыр: авыру түгел кешегә дару бирмәйләр. Мин күрәмен ки, сезнең фикерегез растыр, бу тәкъдирдә минем катышуымның хикмәте бер дә юктыр», – диде.
  • Дин һәм җәмәгать эшлеклесе Зыя Камалиның тууына 150 ел

    Педагог, дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, «Галия» мәдрәсәсен оештыручы һәм аның ректоры (1906-1918) Зыя Җамалетдин улы Камали (Камалетдинов) 1873 елның 9 декабрендә хәзерге Башкортстанның Чишмә районындагы Келәш авылында туган. Башлангыч белемне ул туган авылы мәктәбендә ала, соңыннан Уфадагы Госмания мәдрәсәсендә укый. Зирәк һәм тырыш Зыяны Уфаның «Җәмгыяте хәйрия» оешмасы Мисырга укырга җибәрә. Ул Каһирәнең Шәрык дөньясында билгеле Әл-Әзһар университетында белем ала (остазы – галим Мөхәммәт Габдеһү, 1849- 1905). Зыя Камали 1904 елда укымышлы галим булып, тәҗрибә туплап, Уфага кайта һәм Госмания мәдрәсәсендә укыта башлый. Галим гарәп, фарсы һәм госманлы төрек телләрен ана теледәй камил белә, Көнбатыш Европа телләреннән инглизчә һәм французча иркен эш итә, алман теленнән дә киң мәгълүматлы була. 1920-1930 нчы елларда ул мөфти Ризаэддин Фәхреддин (1859-1936) даирәсендә, Габдерахман Гомәри (1867-1933), Мөхлисә Буби (1869-1937) һ.б. белән бергә, Диния нәзарәте әгъзасы сыйфатында хезмәт итә. Зыя Камали 1942 елда вафат булды.
    🏷 Admin
  • Тарихчы Габделбари Баттал-Таймасның тууына 140 ел

    Тарихчы, тел-әдәбият белгече, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Габделбари Габдулла улы Баттал-Таймас (Сәетбатталов) 1883 елның 8 декабрендә Самара губернасының Бозаулык өязендәге Яңа Алтан (Яңавыл) авылында туган. Башлангыч белемне ул туган авылында ала, аннары Оренбургтагы Кәрвансарай мәхәлләсендә һәм Каргалы (Сәгыйть) мәдрәсәләрендә укый, соңрак «Рәсүлия» мәдрәсәсенә укырга керә. Габделбари Баттал-Таймас 1904-1906 нчы елларда Каһирәдәге «Әл-Әзһәр» университетында белем ала, «Әл-жәдидә» гәзитендә эшли. 1910-1913 нче елларда ул Троицкидагы мәдрәсәдә гарәп теле, әдәбияты һәм тарих укыта, бу чорда «Төрек-татар тарихы» дигән хезмәтен яза. Габделбари биредә булачак хатыны Газизә белән таныша һәм алар, 1913 елда өйләнешеп, Казанга кайталар. Казанда ул Һади Максуди белән очраша һәм, аның чакыруы белән, «Йолдыз» гәзитенә жаваплы сәркатип булып эшкә килә. «Йолдыз», «Корылтай», «Алтай» газеталарында редакция мөдире (1913-1917), сәркатип (1917-1918), Милләт Мәҗлесе әгъзасы (1917-1918); ИделУрал Штатын таркатканда, аның башка җитәкчеләре белән бергә, ул кулга алына (1918) һәм Казан төрмәсендә, мәҗбүри хезмәт лагеренда тотыла. 1920 елда исә, лагерьдан качып, чит илгә чыгып китә. 1925 елга кадәр Финляндиядә, аннары Төркиядә яши. Габделбари Баттал-Таймас 1969 елда Истанбулда вафат булды һәм Караҗа-Әхмәт зиратында Зәки Вәлиди кабере белән янәшә җирләнде.
    🏷 Admin
  • Утызынчы елларда...

    Соңгы вакытларда мәгълүм булганча, 1925 елның февраль азакларында Риза Фәхреддинов Казанга килә һәм Татарстан хөкүмәте вәкилләре белән рәсми очрашулар үткәрә. Әлеге сөйләшүләрдә һәм шулай ук Г.Ибраһимов фатирында булган очрашуда да ул дини оешмаларның эшчәнлеге, аларның дәүләт органнары белән мөнәсәбәте, дин әһелләренә карата законлылыкны саклау һ.б. мөһим мәсьәләләр белән бергә борынгы кулъязмаларның кайбер очракларда конфискацияләнеп юкка чыгарылуы, шәхси китапханәләрнең туздырылуы турында да ачынып сөйли. Һәм хөкүмәт вәкилләренең, галимнәрнең игътибарын янә бер кат кулъязма мирасны саклауга юнәлтә. Бер елдан соң шушы очрашуларда катнашкан һәм ул елларда Гыйльми Үзәкне җитәкләгән Г.Ибраһимовның кулы куелган документ – «Төректатар һәм Көнчыгыш кулъязмаларын җыю турында» өндәмә-мөрәҗәгатьнең басылып чыгуы очраклы хәл түгел, әлбәттә. Шул ук 1925 елда, Уфада, Диния нәзарәтенең таш биналарын бушатырга дигән боерык булгач, Р.Фәхреддинов шәһәр комитетына мөрәҗәгать итеп, киләчәк буыннар өчен әһәмиятле фәнни чыганак булган 68 250 берәмлек архив материалларын саклап калуга ирешә.
Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру