Журнал «Безнең мирас»

Тарихчы Габделбари Баттал-Таймасның тууына 140 ел

🏷 Admin

Тарихчы, тел-әдәбият белгече, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Габделбари Габдулла улы Баттал-Таймас (Сәетбатталов) 1883 елның 8 декабрендә Самара губернасының Бозаулык өязендәге Яңа Алтан (Яңавыл) авылында туган. Башлангыч белемне ул туган авылында ала, аннары Оренбургтагы Кәрвансарай мәхәлләсендә һәм Каргалы (Сәгыйть) мәдрәсәләрендә укый, соңрак «Рәсүлия» мәдрәсәсенә укырга керә.

 

Габделбари Баттал-Таймас 1904-1906 нчы елларда Каһирәдәге «Әл-Әзһәр» университетында белем ала, «Әл-жәдидә» гәзитендә эшли.

 

1910-1913 нче елларда ул Троицкидагы мәдрәсәдә гарәп теле, әдәбияты һәм тарих укыта, бу чорда «Төрек-татар тарихы» дигән хезмәтен яза. Габделбари биредә булачак хатыны Газизә белән таныша һәм алар, 1913 елда өйләнешеп, Казанга кайталар. Казанда ул Һади Максуди белән очраша һәм, аның чакыруы белән, «Йолдыз» гәзитенә жаваплы сәркатип булып эшкә килә. «Йолдыз», «Корылтай», «Алтай» газеталарында редакция мөдире (1913-1917), сәркатип (1917-1918), Милләт Мәҗлесе әгъзасы (1917-1918); ИделУрал Штатын таркатканда, аның башка җитәкчеләре белән бергә, ул кулга алына (1918) һәм Казан төрмәсендә, мәҗбүри хезмәт лагеренда тотыла. 1920 елда исә, лагерьдан качып, чит илгә чыгып китә. 1925 елга кадәр Финляндиядә, аннары Төркиядә яши.

 

Габделбари Баттал-Таймас 1969 елда Истанбулда вафат булды һәм Караҗа-Әхмәт зиратында Зәки Вәлиди кабере белән янәшә җирләнде.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру