Журнал «Безнең мирас»

«Безнең мирас» елъязмасы / Гыйнвар

655 ел элек (1369)

Борынгы Сәмәрканд язмышында өр-яңа дәвер башлана. Аксак Тимер яуда кулга төшергән бар байлыкны, колларны, ташчыларны, мимарчы-архитекторларны вә янә башка һөнәр ияләрен ошбу калага алып кайта, алар ярдәмендә башкаланың данын күтәрә, йөзен үзгәртә. Зиннәтле биналар, биниһая зур вә матур бакчалар, яңа арыклар һәм башка сугару системалары – боларның барысы да талап җыелган байлык, кан коеп табылган хәзинәләр хисабына эшләнә. Янә егерме елдан соң Аксак Тимер Идел буен кара күмергә әйләндерәчәк, җир белән тигезләячәк гүзәл калаларын...

 

170 ел элек (1854)

Казанда Мамадыш өязенең Шәдче авылы мулласы Җамалетдин Бикташиның «Фазаиле-ш-шөһүр» китабы дөнья күрә. Ошбу мәшһүр җыентык – әүвәлге әдәбият һәм матбугатта исеме әледән-әле кабатланып килгән, мәктәп-мәдрәсәләрдә дәреслек булып кулланылган. Ул һиҗри ел айларының хасиятләрен сөйләүче, дини эчтәлекле хикәятләрдән гыйбарәт.

 

100 ел элек (1924)

1 гыйнвардан Оренбург каласында Коммунистлар Партиясенең Кыргызстан өлкә комитеты һәм Оренбург губерна комитеты оештырган «Юл» газетасы (язучы Шәриф Камал – редколлегия әгъзасы) нәшер ителә башлый.

 

95 ел элек (1929)

18 гыйнварда Татар дәүләт академия театрында Һади Такташның «Югалган матурлык» спектакленең премьерасы уза.

 

85 ел элек (1939)

22 гыйнварда Татарстанның Кокушкино авылында В.И.Ленин музее ачыла.

 

80 ел элек (1944)

9-13 нче гыйнвар көннәрендә фашист илбасарларына каршы яудан-фронттан кайткан язучы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Гадел Кутуй Казанда сәнгать әһелләре һәм укучылар белән очрашуларда катнаша.

 

65 ел элек (1959)

24 гыйнварда татар совет язучысы Әсгать Айдар (1905-1959) вафат була.

 

30 ел элек (1994)

16 гыйнварда Мәскәүдә Бөтендөнья татар зыялылары клубы эшли башлый.

24 гыйнварда Казанда Төрек мәдәнияте мәркәзе ачыла. Ачылу тантанасында төп оештыручыларның берсе – Түрк дөньясы араштырмалары вакыфы башканы, Истанбул университеты профессоры Туран Язган чыгыш ясый.

 

Журналга Айдар Закиров әзерләде.

"Безнең мирас". – 2024. – №1. – Б.119.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру