Әхмәдвәли Рәхими автор яңалыклары
-
Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре
Әбү Һөрәйрә разыйаллаһу гәнһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Кайсы кеше миңа буйсынса, Аллаһка буйсынды, кайсы кеше миңа каршылык кылса, Аллаһка каршылык кылды. Кайсы кеше әмеремә буйсынса, миңа буйсынды, әмеремә буйсынмаса, миңа да буйсынмады». Әбү Һөрәйрә разыйаллаһу гәнһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Бер кеше берәүләрнең өенә аларның рөхсәтеннән башка күз төшерсә, аларга бу кешенең күзен чуку хәләл булыр». (Хәнәфи мәзһәбендә бу хәдис тавыш белән куу дип аңлатыла. -
Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре
Әбү Һөрәйра разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Аллаһка һәм Аллаһның Рәсүленә иман китереп, намаз укып, Рамазан аенда ураза тоткан бәндәне Аллаһы Тәгалә җәннәткә кертер. Ул бәндә, кирәк – туган җирендә гомер кичерсен, кирәк – һиҗрәт кылсын». -
Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре
Габдулла бине Мәсгуд разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Миңа (намазда вакытыгызда) балигъ һәм гакыл булганнарыгыз, соңра боларга якыннарыгыз якын булыгыз. Сакланыгыз базар кебек тавышланудан (гыйбадәтханәдә әдәпле булыгыз)».