Журнал «Безнең мирас»

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре

Әбү Һөрәйрә разыйаллаһу гәнһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Кайсы кеше миңа буйсынса, Аллаһка буйсынды, кайсы кеше миңа каршылык кылса, Аллаһка каршылык кылды. Кайсы кеше әмеремә буйсынса, миңа буйсынды, әмеремә буйсынмаса, миңа да буйсынмады».

 

Әбү Һөрәйрә разыйаллаһу гәнһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Бер кеше берәүләрнең өенә аларның рөхсәтеннән башка күз төшерсә, аларга бу кешенең күзен чуку хәләл булыр». (Хәнәфи мәзһәбендә бу хәдис тавыш белән куу дип аңлатыла.

 

Әбү Габбас Габдерахман бин Җәбир разыйаллаһу гәнһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Бер кешенең Аллаһы юлында аяклары тузанланса (мәшәкать күрсә), ул кешене Аллаһы Тәгалә җәһәннәм утына хәрам кылыр».

 

Әбү Үмәмә Ияс бин Сәгъләбәл Харис разыйаллаһу гәнһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Бер кеше ант итеп мөселман кардәшенең хакын юкка чыгарса, Аллаһы Тәгалә ул кешегә җәннәтне хәрам һәм җәһәннәм утын тиеш кылды. Ул хак өрек агачының бер кисәге генә булса да».

 

Җәбир разыйаллаһу гәнһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Бер кеше суган, сарымсак ашаса, мәчеткә якынаймасын, чөнки адәм баласы җирәнгән нәрсәдән фәрештәләр дә җирәнәдер».

 

 

"Безнең мирас". – 2023. – №12. – Б. 67.

 

 

 

Хәдисләр Шәех әл-Камил Вәли әд-Динмөхәммәд бине Габделхатыйб әт-Тәбризинең «Мишкәтүль мәсабих» китабы буенча әзерләнгән һәм 1913 елда 3 китапта басылып чыккан. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру