Журнал «Безнең мирас»

«Кошлар кебек» җыры

🏷 Admin

«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр».

 

Габдулла Тукай

 

Кошлар кебек (Татар халык җыры)

 

Һаваларда очкан кошлар кебек,

Ярсый-ярсый канат кагынып,

Туган илем, кайттым мин талпынып,

Күз нурларым, сезне сагынып.

 

Һаваларда очкан аккошларның

Канатлары җилдә каерылмый.

Яшәр идем, туган илем, синдә,

Якын дусларымнан аерылмый.

 

Һаваларда очкан аккошлардан

Коела җиргә мамык тузаны.

Туган илдә сөйгән дуслар белән

Сизелми лә гомер узганы.

 

Һаваларда очкан аккошларның

Каурыйлары коела җилләрдә.

Туфрагына алтын чәчсәләр дә,

Җитми икән туган илләргә.

 

Композитор Җәүдәт Фәйзи (1910-1973) «Кошлар кебек» җыры турында болай дип язган иде: «Кырыгынчы еллардан алып татар халкы арасында зур популярлык алган бу көй артистларыбыз репертуарында да, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле репертуарында да зур урын алып торды. Сүзләрен Фәтхи Бурнаш язган. Илленче елларда исә башка сүзләр белән җырланып йөрде. Ул яңа вариант Хәмит Ярминең «Татар халык иҗаты» китабында «Аккошлар җыры» исеме астында басылган (1951 ел, 87 бит). Соңгы елларда гына ул үзенең әүвәлге сүзләре белән җырлана башлады.

 

Көен мин 1940 елның кышында Татар дәүләт академия театры артистлары Касыйм Шамил һәм Фоат Халитов иптәшләрдән язып алган идем.

 

Алар, әллә белмичә, әллә сер саклапмы, көйнең исемен дә, кайдан отып алуларын да әйтмәделәр: «Зимагурлар көе бугай», – диделәр. Исемен минем үземә табарга туры килде.

 

Инде җырның сүзләре турында бер-ике сүз. «Яшь йөрәкләр» операсының беренче пәрдәсендә бу җырны Хәйри җырлый («Казан утлары» журналы, 1968 ел, №1, 102 нче бит). Ләкин «Яшь йөрәк»ләрнең 1917 елда язылган һәм аннан соң редакцияләнгән вариантларында әлеге җыр юк.

 

И.Надиров иптәш үзенең «Татар халык җырлары» китабында «Кошлар кебек» җырын борынгы җырлар бүлегенә керткән (1965 ел, 106 нчы бит). Ә искәрмәсендә җырның Татарстан радиокомитеты архивыннан алынуын һәм ансамбль репертуарында булуын гына әйтеп киткән. Ләкин бу аңлатманы мин бик үк дөрес димәс идем. Радиога да, ансамбльгә дә җырны мин тапшырдым. «Кошлар кебек» көе – совет чоры фольклоры...»

 

Бу җыр Флера Сөләйманова репертуарында бар иде. 

 

 

Сәхифәне Ләбиб Лерон әзерләде.

"Безнең мирас". – 2023. – №12. – Б. 102-103.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру