Журнал «Безнең мирас»

Тыңлаганда күзләремә яшь тула...

Флера апа Сөләйманованың якты истәлегенә багышлыйм

 

Ни гәҗәп, алты елдан артык вакыт үтеп тә киткән икән. Ә ул сәяхәт бүгенгедәй хәтеремдә...

 

Ямьле апрель аеның беренче яртысында Язучылар берлегеннән без өчәү – хөрмәтле әдипләребез Лирон абый Хәмидуллин, Зиннур абый Мансуров һәм фәкыйрегез, Милли китапханәдән Рәмзия ханым Закирова белән Рәзинә Хәйретдинова, «Татарстан – уртак йортыбыз» дип исемләнгән этно-мәдәни эстафета уңаеннан, Кайбыч районына юл тоттык. Автобус йөртүче абый радионы кабызган иде. Янәшә утырган Зиннур абый белән гәп куертып барабыз. Бермәлне радиодан яңгырый башлаган җыр игътибарымны җәлеп итте. Җырның көе, сүзләре, башкарылуы мине тәмам сихерләде. Ни гаҗәп, ничә ел монда – Татарстанда яшәп, бер дә ишетмәгәнмен аны! Җыр җырланып беткәнче, тиз генә кулыма кәгазькаләм алдым һәм, «Инде буй җитсәм дә...» дигән җирен исемдә калдырып, язып куйдым. Телефонымда мобиль интернет юк иде ул вакытта. Кич белән, өйгә кайткач, ютубтан табып тыңлармын әле, дидем.

 

Кайбычта китапханәдә, төрле урыннарда очрашулар булды. Барысы да мәгънәле, файдалы, күңелле генә үтте. Кайбычлылар безне бик яхшы каршылап, кунак итеп озаттылар.

 

Казанга кайтып барабыз. Теге җыр һаман да колагымнан китми. Тиз генә өйгә кайтып, интернеттан җырны табып тыңлыйсым килә. Мәхәббәттә «бер күрүдә гашыйк булу» дигән нәрсә бар бит. Җыр мәсьәләсендә дә шулай – бер ишетүдә гашыйк булдым бу җырга. Гадәттә, мондый күренешләр минем тормышымда бик сирәк була.

 

Ярар, өйгә кайту белән ютубка «Инде буй җитсәм дә» дип язгач, килеп тә чыкты, Ходайның бирмеше, әлеге җыр. «Әниемә» дип атала икән ул. Башкаручысы – Флера Сөләйманова. Иркенләп бер тыңлап чыктым. Шагыйрь, газиз әнисе алдында түбәнчелек белән тезләнеп, күңелендәге ихлас хисләр өермәсеннән энҗе сәйләннәр тезеп чыккан түгелме соң?!. Бу бит серенада:

 

«Биргәнсең син миңа ал нурын таңнарның,

Җыйгансың син миңа бар гөлен даланың,

Биргәнсең канатлар талпыныр чагымда,

Балалык рәхмәтем җырымда чагыла.

 

Кадерләп үстергән мин синең җимешең,

Куеның – гөлбакча, назлы җил – сулышың.

Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын,

Күңелең назларын күзеңнән таныймын.

 

Боларга бәрабәр ни генә бирәем,

Бердәнбер бүләгем – тугры йөрәгем.

Итә күр канәгать, риза бул шушыңа,

Үзеңә аталган җырымны кушып ал.

 

Бурычлы сиңа мин, әнкәем-алтыным,

Сиңа дип эзләдем дөньяның асылын.

Ай белән кояшны бирим дип уйладым,

Үрелеп алырга җитмәде буйларым».

 

Көй сүзләргә канат куя, рух өрә. «Әниемә» шигыренең әлеге көе – аңа иң лаек, иң туры килгәнедер, шәт!.. Тыңлаганда күңелем шушы хакыйкатьне раслады...

 

Һәм ахыр чиктә җырның онытылмаслыгы башкаручының ихласлыгына, тавышына, моңына кайтып каладыр дип уйлыйм. «Әниемә» җырының бәхете ул Флера апа Сөләйманова... 

 

Әйе, җырны бер мәртәбә тыңлыйм, ике мәртәбә, өч мәртәбә, дүрт мәртәбә... Тыңлаган саен күңелем тула – дүрт мең чакрым ерактагы газиз әнием күз алдыма килеп баса...

 

Иртән йокыдан тору белән тагы Флера апаның җырлавын тыңлыйсым килде. Сусау шулхәтле көчле булган ки, тыңлаудан һич туймыйм. Әйтерсең лә, ана турында тәүге тапкыр җыр ишетәм. Флера апаның тавышы ушымны алды. Тыңлыйм да тыңлыйм. Ышанырсызмы-юкмы – мин бер ай буена, бүтән бер җыр да тыңламыйча, көне-төне Флера апаны гына тыңлап йөрдем. Мондый хәлнең үз гомеремдә булганы юк иде.

 

Моңарчы бер тыңлауда гашыйк булган һәм еллар буе җырлап йөргән татар җыры – Алсу Хисамиева башкаруындагы «Миләшләрем» иде минем. Менә егерме дүрт елдан соң күңелемдә аның урынын хәзер Флера апа башкаруындагы «Әниемә» җыры яулап алды...

 

Шуннан соң мин «Әниемә» җырын ватсаптан дус-ишләремә тарата башладым. Бер татар дустым: «Фатиһ, ул бит казакъ җыры!» – дигәч, ышанып бетмәдем. Айдар абый Фәйзрахмановка шылтыратып, аннан сорагач, ул: «Әйе, шулай, Фатиһ энем! Бу җырны алтмышынчы елларда Казакъстаннан Флера апа алып кайткан. Көй авторы – Шәмши Калдаяков», – дип әйтүгә, яшерен-батырын түгел, бераз кәефем кырылды. Көрсенеп куйдым хәтта: «Минем иң яраткан татар җыры казакъныкы булып чыкты», – дидем үзалдыма. Аннары, тынычланып: «Без барыбыз да төркиләр бит. Бер-беребезгә мәдәни-сәнгати яктан йогынты ясавыбыз бик уңай күренеш», – дидем һәм шуннан соң «Әниемә» җырын казакъча оригиналда да тыңлыйсым килеп китте. Ютубтан эзләп таптым. Казакъча ул «Ана туралы җыр» дип атала икән. Сүзләренең авторы – Гафу Кайырбәков. Казакъчасы да бик ошады миңа. Шул вакытта «Әниемә» җырын татар белән казакъның, дуэт ясап, сәхнәдә үз телләрендә башкаруларын күз алдыма китердем...

 

Түзмәдем, мине бу җырга гашыйк иткән Флера апаның телефон номерын сораша башладым. Рәхмәт яусын, оста баянчы Ринат әфәнде Вәлиев табып бирде аны миңа. Номерны җыйдым. Флера апа трубканы алды. Үземнең кем икәнемне әйткәннән соң, «Әниемә» җыры белән ничек танышканымны, аңа ничек гашыйк булганымны ялкынланып сөйләп бирдем. Бу җырны татар эстрадасына керткәне өчен чын күңелдән рәхмәтләремне әйттем үзенә. Флера апа бер төрек кешесенең бу җырны шулхәтле яратуына сөенде һәм «Әниемә» җырының тарихын сөйләп бирде: «Башта казакъча җырладым мин аны. Аннары радио режиссеры, шагыйрь Госман абый Әхмәтҗанов белән бергәләп татарчага тәрҗемә иттек. Халык бик яратты бу җырны», – диде.

 

Хәтерем ялгышмаса, Шәмши Калдаяковның Казанга килгәнен дә әйткән иде Флера апа.

 

Әйе, бер айдан соң да, алга таба да җырны тыңлаудан туктамадым... Бу җырны үзалдыма булса да бик каты җырлыйсым килә. Ләкин барып чыкмый. Күпме тырышып карадым, юк, берничек тә булдыра алмыйм. Көе һич килеп чыкмый. «Бу ни бу?» – дим. Нәкъ ике ел җырлый алмый интектем. Мондый хәлнең булганы юк иде. Өченче елга киткәч, җыр ипләп кенә килеп чыга башлады кебек. Соңгы берике елда, батырчылык итеп, аны дус-ишләр янында үземчә җырлый башладым. Монда яшәүче төрек дусларым да бик яраттылар җырны. Күңелем тулганда үзем өчен генә яздырган «Әниемә» җырын дусларыма җибәргәләдем. Мине үз иткән танышым Җәүһәрия апа ул вакытта: «Фатиһ, син бу җырны әниеңә дә җырла әле», – диде. Мин, аның сүзен тыңлап, җырның сүзләрен төрекчәгә тәрҗемә итеп, әниемә җиткергән идем. Җырның:

 

«Бурычлы сиңа мин, әнкәем-алтыным,

Сиңа дип эзләдем дөньяның асылын.

Ай белән кояшны бирим дип уйладым,

Үрелеп алырга җитмәде буйларым...» –

 

дигән урынында күңелем нечкәреп киткән иде. Әниемнең дә күңеле тулган, сүзләрен шундый ошаткан һәм: «Бик матур җыр икән!» – дигән иде.

 

Иде, дим... Бу елның 6 февралендә, туган шәһәрем Каһраманмарашта булган җир тетрәү вакытында газиз әнием вафат булганнан соң, бар көчемне җыеп, күптән түгел генә берничә мәртәбә җырлап карадым аны. Тик әнием исән чагындагы җырлавым башкачарак иде... Хәзер күңелем – сагыш, моң-зар белән, күзләрем яшь белән тула җырлаганда...

 

Тиздән бу җырны ятим килеш жырлыйсым бер дә башыма килмәгән иде...

 

Миңа әлеге җырны яраттырган, күңелемә бүләк иткән Флера апаның да күптән түгел генә мәңгелеккә күчкән хәбәрен ишеткәч, әллә нишләде йөрәгем. Әнием дә китте, миңа әни турындагы җырын бүләк иткән Флера апа да китте хәзер арабыздан...

 

Газиз әнием, кадерле Флера апам, урыннарыгыз җәннәт түрендә булсын! Ходай киләчәктә безне мәңгелек җәннәттә кавыштырсын! Амин!

 

Җыр хакындагы истәлекне алты ел буена язасым килеп йөрде... Күңел өстендә тора иде. Вакыты җитмәгән булган! Менә күрче, вакыты кайчан булган икән аның...

 

"Безнең мирас". – 2023. – №12. – Б. 92-95.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру