Admin автор яңалыклары
-
Алабута дәвалый
Каюм Насыйри (1825-1902) алабутаның дәвалау үзенчәлекләре турында болай дип язып калдырган: «Үзлеге: йомшаклык бирүче һәм тынычландыручы, эчне йомшартучы. Шешләргә пешереп япсаң, шешне йомшартыр һәм бетерер. Алабута ашау өчен дә кулланыла, ягъни ашлык уңмаган елны орлыгын икмәккә кушып ашыйлар. -
«Сагыш» җыры
Әлеге җырга һәм аның көй авторына нисбәтле бу истәлекнең авторы – Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин. 2015 елда «Сөембикә» журналының июль санында басылган хатирәсендә («Сагышлану») ул болай дип яза: «Узган гасырның 1960-1970 нче еллары татар җыр сәнгатенең алтын чорлары булгандыр. Чөнки ул җырларны югары дәрәҗәдәге профессионаллар – талантлы композиторлар, шагыйрьләр, җырчы-башкаручылар иҗат итте. Яңа җырларны үз вакытында радио-телевидение ишеттереп-күрсәтеп, халыкка даими җиткереп торды... -
Мирсәет Сөнгатуллин: «Җылы бирсен җырым»
Җыр тормышта, яшәештә зур бер урын тота, ул – адәм балаларының гына түгел, барлык табигать балаларының да гомерлек юлдашы. Җыр кешеләрне хезмәткә, көрәшләргә рухландыра, кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә. Безнең авыр кайгыларыбызны уртаклаша, шатлыкларыбызны тагы да арттыра, кешеләрне берләштерә, туганлаштыра. Кем белә, бәлки, табигатьнең бүтән балалары белән дә нәкъ шулайдыр. -
МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ
Безнең кызларыбызның-егетләребезнең сөю-мәхәббәт хисләрен агымсу белән параллель куеп җырлаулары, кайгы-хәсрәтне агымсуларга агызып котылу турындагы хыяллары, карт әби-бабайларның гомер узганын агымсуга карап билгеләве – болар бер дә очраклы түгел. Бу – бик матур фәлсәфә. -
Ислам. Дини сүзлек
Гыйддәт (гарәпчә – беркадәр, бераз вакыт). Ислам йоласы буенча, хатыннарның, иреннән аерылган яки ире үлгән очракта, өч тапкыр айлыгы узмыйча, яңадан элекке иренә кайтырга яки башка иргә чыгарга хакы юк. Бу чор гыйддәт чоры дип атала. Гыйддәт тоту хатынның үзен аерган яки үлгән иреннән балага узу-узмавын ачыклау өчен зарур. Әлеге йола баланың атасы кем икәнен билгеләү өчен кирәк. Мөселман кануннары буенча, балага ана гына түгел, иң беренче чиратта, ата да хуҗа. -
Тарихчы-галим Әзһәр Мөхәммәдиевнең тууына 90 ел
Тарихчы, археолог, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1994), Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы (1995), Татарстанның Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты Әзһәр Гатаулла улы Мөхәммәдиев 1933 елның 8 сентябрендә Башкортстанның Илеш районындагы Сеңрән авылында туган. Ә.Мөхәммәдиев, 1963 елда Казан дәүләт универcитетын тәмамлаганнан соң, 1968-1971 һәм 1974-1977 нче елларда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли. 1977 елдан – Казан дәүләт универcитеты укытучысы, пpофессор (1993), кафедра мөдире. 1992 елда тарих фәннәре доктоpлыгына диссертация яклый. Галимнең сиксәннән артык фәнни хезмәте басылган. Ул антик төрки язмаларны һәм соңрак рун алфавитының нигезе итеп алынган антик туран алфавитын тикшерә. Әзһәр Мөхәммәдиев 2018 елның 25 апрелендә вафат булды. -
Әдәбият галиме Мөхәммәт Гайнуллинның тууына 120 ел
Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1963, 1973), профессор Мөхәммәт Хәйрулла улы Гайнуллин 1903 елның 31 августында хәзерге Татарстан Республикасының Апас районындагы Кызыл Тау (әүвәлге исеме – Коллар) авылында туган. 1928 елның җәендә Мөхәммәт Гайнуллин Казанга килә һәм, өч айлык әзерлек курсларын уңышлы тәмамлаганнан соң, Көнчыгыш педагогия институтының татар филологиясе факультетына укырга керә, дүрт ел дәвамында Җамал Вәлиди, Гыйбадулла Алпаров, Хуҗа Бәдигый, Габдерахман Сәгъди, Галимҗан Шәрәф, Гали Рәхим, Галимҗан Нигъмәти кебек күренекле галимнәрнең лекцияләрен тыңлап, профессиональ белемен арттыра. Мөхәммәт Гайнуллин татар әдәбияты буенча мәктәп дәреслекләре язуда, унтугызынчы йөз һәм егерменче йөз башы татар язучыларының (К.Насыйри, З.Бигиев, Ш.Мөхәммәдев, Г.Камал, Дәрдемәнд, С.Рәмиев, З.Бәшири, З.Ярмәки) сайланма әсәрләрен төзүдә, аларны матбугатка әзерләүдә яки редакцияләүдә катнаша. Мөхәммәт Гайнуллин 1985 елның 24 маенда Казанда вафат булды. -
100 ел элек татар дөньясы
5 елдан бирле татар авылларына йөреп, татар көйләрен җыю белән шөгыльләнгән һәм төрле халыкларның җырларын туплап, музыкага салган композитор-этнограф А.А.Эйхенвальд бу көннәрдә Казанга килгән иде. Ул, үзенең Казанда булуыннан файдаланып, җыеп эшләгән татар көйләреннән концерт ясарга исәпли. Концерт җомга көн Кызыл Яу сараенда булачак. -
Язучы Ләбибә Ихсанованың тууына 100 ел
Язучы, 1958 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1972, 1983) Ләбибә Фәез кызы Ихсанова 1923 елның 23 августында Киров өлкәсенең Нократ Аланы районындагы Түбән Шөн авылында туган. 1941 елда Татарстанның Кукмара районы үзәгендә татар урта мәктәбен тәмамлагач, ул туган авылының җидееллык мәктәбендә ике ел өлкән әйдәман һәм күмәк хуҗалык бригадасында бригадир ярдәмчесе булып эшли. Аннары Казан дәүләт университетының география факультетында югары белем ала. Ул әдәбиятка студент елларында килә. -
Җырчы Асия Измайлованың тууына 120 ел
Җырчы, педагог ТАССРның халык артисты Асия Сәйфулла кызы Измайлова 1903 елның 15 августында Сембер шәһәрендә туган. 1919 елда ул Сембер шәһәрендә татар драма труппасы спектакльләрендә катнаша. 1927-1929 нчы елларда Казанда яши, концерт эшчәнлеге алып бара, беренче радиоконцертларда катнаша. Асия Измайлова 1929-1934 нче елларда – Мәскәү филармониясе солисткасы. 1934-1938 нче елларда исә Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укый, бер үк вакытта Бөтенсоюз радиосыннан концертлар бирә. 1963-1992 нче елларда ул Мәскәү консерваториясендә ялгыз җырлау классын алып бара. Төп партияләре: Бикә («Качкын», Н.Җиһанов), Яучы карчык («Галиябану», М.Мозаффаров), Зибель («Фауст», Ш.Гуно), Ольга («Евгений Онегин», П.Чайковский) һ.б. Ул, «Зиләйлүк», «Шахта» һәм башка татар халык җырларын оста башкарып, зур популярлык казана. Асия Измайлова 1993 елның 3 гыйнварында Мәскәүдә вафат булды. -
Үткәннән хатлар
Күренекле язучы, публицист, галим, техник фәннәр докторы, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе, 1994 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Бөгелмә районы хакимиятенең Һ.Атласи исемендәге премиясе лауреаты (2001), ТР Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясе иясе, Эстәрлебаш районындагы Эстәрлебаш авылы тумасы Зәки Лотфулла улы Зәйнуллин 2021 елның 4 мартында туган авылында вафат булды. Аның күп еллар дәвамында тупланган иҗади мирасы каләмдәшебез – Эстәрлебаш районының Тормай авылында яшәп иҗат итүче Хисаметдин Исмәгыйлевта иде. Ул аны 2021 елда миңа тапшырды. Шул архивта булган берничә хатны (Зәки Зәйнуллинга адресланганнарны) журналыбызда (№12, 2021) бастырган идек инде. Бу юлы да кайбер кызыклы хатларны басмабызга тәкъдим итәргә булдык. Хат авторлары – Фаил Шәфигуллин (1939-1982), Ренат Харис (1941), Рашат Низамиев (1950), Мирсәй Әмирнең (1907-1980) хатыны Фәүзия Әмирова һәм әдип үзе. -
Ислам. Дини сүзлек
Гошер (гарәпчә – уннан бер) – мөселманнар ярлыларга бирә торган сәдака. Аны игенчеләр, җиләк-җимеш, яшелчә үстерү белән шөгыльләнүчеләр, болын һәм печәнлек җире, умарталыгы булган кешеләр бирә һәм барлык уңышның уннан бер өлешен тәшкил итә. -
Ләбиб Леронның изге сәфәре ничек үткән?
Ләбиб Леронның изге сәфәре ничек үткән? -
100 ел элек татар дөньясы
Узган кыш мичләре рәтләп эшләнмәү сәбәпле, «Октябрь революциясе» исеменә ачылган татар театры һәрвакыт суык булып, тамашачылар һәм артистлар өчен бик зур уңайсызлыклар тудырган иде. Театр идарәсе бу хәлне игътибарга алып, пар миче куйдыру чараларына кереште. Бу эшне башкару турында Татарстан Мәгариф халык комиссариаты һәйәте әгъзаларыннан иптәш Балтанов зур тәшәббес күрсәтә. Аның тырышуы буенча, театрны төзәттерү һәм мич куйдыру өчен Халык комиссарлары советы тарафыннан алтынлата 24 мең сумлык смета тасдыйк улынды. Хәзерге көндә хуҗалык оешмаларыннан аңар кирәк кадәр сумма турында чаралар күрелә. Театрны төзәттерү өчен, кирәкле материалларның кайсылары хәзерләнә башлады. Сезон ачылганга кадәр татар театрының җылынырлык бер хәлгә китерелүе көтелә. -
Җырчы Эмиль Җәләлетдиновның тууына 90 ел
Күренекле җырчы (лирик-драматик баритон), Татарстан АССРның халык (1973) һәм РСФСРның атказанган (1982) артисты Эмиль Усман улы Җәләлетдинов 1933 елның 2 июлендә Үзбәкстан ССРның Сәмәрканд шәһәрендә туа. Анда музыка мәктәбен тәмамлагач, ул Ташкент консерваториясенә укырга керә. Студент елларында ук татар халык җырларын һәм Җ.Фәйзи, З.Хәбибуллин, Ә.Бакиров әсәрләрен башкара. 1962 елда Эмиль Җәләлетдинов Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә җырчы-солист булып эшли башлый. Р.Яхинның романсларын, А.Монасыйповның «Тукай аһәңнәре» исемле циклын симфоник оркестрга кушылып җырлый. Аның репертуарында рус һәм итальян халык җырлары, чит ил һәм рус классик композиторларының романслары шулай ук әһәмиятле урын тота. Эмиль Җәләлетдинов 2023 елның 19 мартында Казанда вафат булды.