Журнал «Безнең мирас»

Admin автор яңалыклары

  • Укытучы-депутатка уңышлар телик!

    Бөтенроссия мәгърифәтче остазлар җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы региональ координаторы, Казан энергетика көллиятенең информатика укытучысы Раил Шәмсетдинов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты мандатын алды. Кичә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе утырышында Татарстан Дәүләт Советы депутатының вакантлы мандатын тапшыру турында карар кабул ителде. Тиешле карар кабул ителгәннән соң, Раил Шәмсетдиновка сайлану турында таныклык тапшырдылар. Яңа теркәлгән депутат үз эшен Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттагы утырышында ук башлаячак.
    🏷 Admin
  • Казан татарларының ризык төрләре

    Игътибарыгызга тәкъдим ителә торган мәкаләнең авторлары Габделкадыйр һәм Мәрьям Гобәйдуллиннар – язучы һәм тарихчы Газиз Гобәйдуллинның бертуган энесе белән сеңлесе, Казанның танылган сәүдәгәре, күпсанлы йортлар хуҗасы Салих Гобәйдуллинның газиз балалары.
    🏷 Admin
  • «Кошлар кебек» җыры

    Һаваларда очкан кошлар кебек, Ярсый-ярсый канат кагынып, Туган илем, кайттым мин талпынып, Күз нурларым, сезне сагынып.
    🏷 Admin
  • ДИФГАТЬ СИРАЙ. Бер йөрәккә ничек сыйдылар

    Хәтәр җилләр, шаулы диңгезләр, Зәңгәр күкләр, үткен кыялар... Илләр, гөлләр, чыклар, болытлар – Ничек болар җиргә сыялар?
    🏷 Admin
  • Нашир Әхмәтгәрәй Хәсәнинең тууына 140 ел

    Әдип, тәрҗемәче, нашир Әхмәтгәрәй Сибгатулла улы Хәсәни 1883 елның 15 декабрендә Казанда Арча районының Иске Ашыт авылыннан чыккан Казан сәүдәгәре гаиләсендә туган. Әхмәтгәрәй Казанның атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала. 1907 елда ул «Гасыр» исемле китап нәшрияты оештыра һәм әлеге нәшрият 1921 елга кадәр эшли. Әхмәтгәрәй Хәсәни һәм аның хатыны Зәйнәп Хәсәни 1912- 1918 нче елларда XX гасыр татар матбугатының иң яхшы, матур иллюстрацияле «Аң» журналын да чыгара. Биредә Г.Тукай, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, Ф.Бурнаш, С.Сүнчәләй һәм башкаларның әсәрләре басыла. Әхмәтгәрәй Хәсәнинең пьесалар язуы, урысчадан А.Чехов әсәрләрен тәрҗемә итүе мәгълүм. Хәсәниләр гаиләсе Г.Тукай, Ф.Әмирхан белән аеруча дустанә мөнәсәбәттә булган. Әхмәтгәрәй Хәсәни 1934 елда вафат була.
    🏷 Admin
  • Дин һәм җәмәгать эшлеклесе Зыя Камалиның тууына 150 ел

    Педагог, дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, «Галия» мәдрәсәсен оештыручы һәм аның ректоры (1906-1918) Зыя Җамалетдин улы Камали (Камалетдинов) 1873 елның 9 декабрендә хәзерге Башкортстанның Чишмә районындагы Келәш авылында туган. Башлангыч белемне ул туган авылы мәктәбендә ала, соңыннан Уфадагы Госмания мәдрәсәсендә укый. Зирәк һәм тырыш Зыяны Уфаның «Җәмгыяте хәйрия» оешмасы Мисырга укырга җибәрә. Ул Каһирәнең Шәрык дөньясында билгеле Әл-Әзһар университетында белем ала (остазы – галим Мөхәммәт Габдеһү, 1849- 1905). Зыя Камали 1904 елда укымышлы галим булып, тәҗрибә туплап, Уфага кайта һәм Госмания мәдрәсәсендә укыта башлый. Галим гарәп, фарсы һәм госманлы төрек телләрен ана теледәй камил белә, Көнбатыш Европа телләреннән инглизчә һәм французча иркен эш итә, алман теленнән дә киң мәгълүматлы була. 1920-1930 нчы елларда ул мөфти Ризаэддин Фәхреддин (1859-1936) даирәсендә, Габдерахман Гомәри (1867-1933), Мөхлисә Буби (1869-1937) һ.б. белән бергә, Диния нәзарәте әгъзасы сыйфатында хезмәт итә. Зыя Камали 1942 елда вафат булды.
    🏷 Admin
  • Тарихчы Габделбари Баттал-Таймасның тууына 140 ел

    Тарихчы, тел-әдәбият белгече, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Габделбари Габдулла улы Баттал-Таймас (Сәетбатталов) 1883 елның 8 декабрендә Самара губернасының Бозаулык өязендәге Яңа Алтан (Яңавыл) авылында туган. Башлангыч белемне ул туган авылында ала, аннары Оренбургтагы Кәрвансарай мәхәлләсендә һәм Каргалы (Сәгыйть) мәдрәсәләрендә укый, соңрак «Рәсүлия» мәдрәсәсенә укырга керә. Габделбари Баттал-Таймас 1904-1906 нчы елларда Каһирәдәге «Әл-Әзһәр» университетында белем ала, «Әл-жәдидә» гәзитендә эшли. 1910-1913 нче елларда ул Троицкидагы мәдрәсәдә гарәп теле, әдәбияты һәм тарих укыта, бу чорда «Төрек-татар тарихы» дигән хезмәтен яза. Габделбари биредә булачак хатыны Газизә белән таныша һәм алар, 1913 елда өйләнешеп, Казанга кайталар. Казанда ул Һади Максуди белән очраша һәм, аның чакыруы белән, «Йолдыз» гәзитенә жаваплы сәркатип булып эшкә килә. «Йолдыз», «Корылтай», «Алтай» газеталарында редакция мөдире (1913-1917), сәркатип (1917-1918), Милләт Мәҗлесе әгъзасы (1917-1918); ИделУрал Штатын таркатканда, аның башка җитәкчеләре белән бергә, ул кулга алына (1918) һәм Казан төрмәсендә, мәҗбүри хезмәт лагеренда тотыла. 1920 елда исә, лагерьдан качып, чит илгә чыгып китә. 1925 елга кадәр Финляндиядә, аннары Төркиядә яши. Габделбари Баттал-Таймас 1969 елда Истанбулда вафат булды һәм Караҗа-Әхмәт зиратында Зәки Вәлиди кабере белән янәшә җирләнде.
    🏷 Admin
  • Актриса Исламия Мәхмүтованың тууына 80 ел

    Актриса, ТАССРның атказанган артисты (1973), ТАССРның халык артисты (1981), РСФСРның атказанган артисты (1987) Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтова 1943 елның 1 декабрендә Татарстанның Әлки районындагы Югары Әлки авылында туган. 1963 елдан – Республика татар күчмә театрында (хәзерге К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры) актриса. Исламия Мәхмүтова И.Юзеевның «Кыр казлары артыннан» драмасындагы җырлы-моңлы Ясминә роле белән танылу ала. Ул, театрдагы актерлык эшчәнлеге белән бергә, телевизион фильмнарда да уйный. Үзе күргән-белгән, чынлап булган вакыйгаларга нигезләнеп, сәхнә әсәрләре яза («Мәхәббәт чишмәсе», «Күрәсем килгән иде», «Син бит минем бергенәм» һ.б.). Шулай ук башка авторларның әсәрләрен дә сәхнәгә куя: «Яшьлек хатам – йөрәк ярам» (Д.Салихов), «Резидәкәй» (И.Юзеев), «Сынган беләзек» (Р.Сәгъди), «Бәхеткә биш минут кала» (Л.Лерон) һ.б. Исламия Мәхмүтова 2019 елның 3 декабрендә Казанда вафат булды.
    🏷 Admin
  • Артист Идрис Мәсгутовның тууына 75 ел

    Актёр, Татарстанның атказанган артисты (1985), Татарстан Республикасының халык артисты (2009) Идрис Мөдәррис улы Мәсгутов 1948 елның 12 ноябрендә Чистай районының Гаделша авылында туган. 1974 елда Казан театр училищесын тәмамлагач, ул унике ел Әлмәт дәүләт драма театрында эшли. 1986 елдан – Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты. И.Мәсгутов башкарган рольләр: Базарбай – «Ахырзаман» (Ч.Айтматов), Гарәп – «Таһир-Зөһрә» (Ф.Бурнаш), Ырыскол – «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим), Каюм – «Ат карагы» (Т.Миңнуллин), Тархан – «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт), Хисан – «Җирән чичән һәм Карачәч сылу» (Н.Исәнбәт), Миңлебаев – «Су төбендә сөйгәнем» (З.Хәким), Поп – «Зөләйха» (Г.Исхакый), Кыпчакгол – «Идегәй» (Ю.Сафиуллин), Шакирҗан – «Жан Баевич» (Г.Исхакый), Ислам – «Әни килде» (Ш.Хөсәенов), Бабич – «Урланган мәхәббәт» (И.Франко), Җиһанша – «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин), Байморат – «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт) һ.б.
    🏷 Admin
  • Гөнаһ

    Гөнаһ (фарсыча – канунга каршы, язык эш) – дини-әхлакый кануннарга каршы килә торган гамәлләрне, сүзләрне һәм фикерләрне бәяли торган дини төшенчә.
    🏷 Admin
  • Драматург Риза Ишморатның тууына 120 ел

    Драматург, ТАССРның (1953) һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1983), 1938 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы Риза Ишморат (Ризаэддин Фәхреддин улы Ишморатов) 1903 елның 1 ноябрендә Башкортстанның хәзерге Яңавыл районындагы Бәдрәш авылында туган. Аның әтисе чыгышы белән ярлы крәстиян катлавыннан булып, малай чагында ялчылыкта йөри, соңыннан мәдрәсә белеме алып, Бәдрәштә башта хәлфә, аннары шул төбәктәге Йосыф исемле авылда указлы мулла хезмәтләрен башкара. 1913 елда исә, муллалык эшен ташлап, туган-үскән авылы Уразайга (хәзер Татарстанның Актаныш районында) кайта.
    🏷 Admin
  • «Кайтыгыз, торналар» җыры

    «Безнең буын кешеләренең яшьлеге Габдулла абый Рәхимкулов кебек моңлы җырчыларыбызның иҗаты чәчәк аткан чорга туры килде. Бигрәк тә авыл халкы аны бик үз итте, яратты. Җырлавы ягыннан ул – самородок. Беркем дә моны инкяр итми. Ул баянчыларга бик игътибарлы, аларны якын итеп, яратып сөйли иде.
    🏷 Admin
  • Мәрьям ана гөленнән тәсбих

    Ислам динен тоткан борынгы бабаларыбыз тәсбихләрне төрле табигый материаллардан, якынча 8-10 мм үлчәмле детальләрдән ясаган. Мәсәлән, асылташтан, агачтан, төрле үсемлек орлыкларыннан, минералдан яки кабырчыклардан. Күбебезнең әбиләр сандыгында сакланган хөрмә сөягеннән ясалган тәсбихләрне күргәнебез бар. Әлеге табигый материаллар исемлегендә зур тарихлы һәм бик сирәк очрый торган тәсбих ясау төре дә бар. Ул Мәрьям ана гөленең орлыкларыннан эшләнгән.
    🏷 Admin
  • Дирижёр Әзһәр Абдуллинның тууына 100 ел

    Хор дирижеры, педагог, сәнгать фәннәре кандидаты (1971), ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1989) Әзһәр Хәниф улы Абдуллин 1923 елның 20 октябрендә хәзерге Татарстанның Минзәлә районындагы Тауасты Байлар авылында туган. Казан консерваториясен (1952) һәм Мәскәү консерваториясе каршында аспирантура (1955) тәмамлаганнан соң, ул Казан консерваториясендә укыта, бер үк вакытта Татар академия театрының музыка җитәкчесе һәм дирижеры (1957-1967), Татар опера һәм балет театрында дирижер һәм хормейстер (1958-1959), ТАССР Җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе (1967-1968) вазыйфаларын да башкара. Ә.Абдуллинның шәкертләре арасында ТАССРның халык артисткасы В.Гәрәева, удмурт «Италмас» ансамбленең җитәкчесе, РСФСРның халык артисты А.Мамонтов, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклеләре М.Кәшипов, В.Чепкасов һ.б. бар. Әзһәр Абдуллин 1958-1975 нче елларда ТАССР Хор җәмгыятенең идарә рәисе. 1957 елда ул Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында татар композиторлары әсәрләрен башкарган СССР Дәүләт симфоник оркестрына дирижерлык итә. Бөтенсоюз «Мелодия» грамъязмалар фирмасы аның 6 пластинкасын чыгара. Әзһәр Абдуллин 1993 елның 30 августында Казанда вафат булды.
    🏷 Admin
  • Артистка Асия Харисованың тууына 100 ел

    ТАССРның атказанган артисты (1975) Асия Әхмәтша кызы Харисова (Разаутдинова) 1923 елның 20 октябрендә элекке Дөбьяз районының Өмбе авылында туган. 1949 елда Мәскәүдә театр институтын (ГИТИС) тәмамлагач, ул Казанда Татар яшьләр театрында эшли башлый. 1950 елда Татар академия театрына күчә. Актриса төрле характердагы рольләрдә уйный. Асия Харисова башкарган рольләрнең кайберләре: Гөлбану – «Казан сөлгесе», Фәрхи – «Сүнгән йолдызлар» (К.Тинчурин), Галимә – «Яшь йөрәкләр» (Ф.Бурнаш), Сәрия – «Миркәй белән Айсылу» (Н.Исәнбәт), Бибиәсма – «Күк капусы ачылса», Сәхипҗамал – «Карлыгач канат кага» (Х.Вахит), Расиха – «Әни килде» (Ш.Хөсәенов), Мәргубә – «Тормыш җыры» (М.Әмир), Сабира – «Туган туфрак» (С.Шәкүров), Галимәбану – «Галиябану» (М.Фәйзи), Наһар – «Ташкыннар», Гарифә – «Чаткылар» (Т.Гыйззәт), Гөлчирә – «Кыз урлау» (М.Кәрим), Мәхдүмә – «Гөлҗәннәтнең җәннәте» (Ю.Әминов) һ.б. Актриса 2011 елда вафат булды.
    🏷 Admin
Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру