Журнал «Безнең мирас»

    Мәскәүдә татар мәчетләре

    Мәскәүдәге «чит халыклар бистәләре» арасында иң мәгълүмнәреннән булган Татар бистәсе якынча XVI гасырда барлыкка килә. Монда гомер кичергән мөселманнар (нигездә, татарлар) шул чордан башлап бүгенгәчә Россия халкының төп өлешен тәшкил итә башлый. Әлбәттә, ассимиляциягә бирешмәс өчен, һәр буын татар кешеләренә бик зур тырышлык куярга туры килә. Мәскәүдә бер үк вакытта алман, гөрҗи, мещан (белорус), Рогожка (старообрядецлар) бистәләре оеша. Әмма, алардан аермалы, Татар бистәсе Мәскәүнең үзәгенә сыенып салына. Мәхәллә Зур Татар урамында урнашкан мәчет (1823-1824 нче елларда төзелә, хәзер ул Тарихи мәчет буларак мәгълүм) тирәсендә укмаша. Халыкның милли, дини йолаларын саклап, аларны буыннан-буынга тапшыру эшен имамнар башкара.
  • Университет – яшьлегебез

    Безнең яшьлек Казан университетында узды. 1947 елны без, унөч егет һәм кыз, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кергән идек, 1952 елны аны тәмамлап чыктык. Университетка һәм аның укытучыларына бик тә рәхмәтлебез. Татар теленнән безгә фәннәр докторы Латиф ага Җәләй, доцент Рабига Афзаловна Хәкимова төпле белем бирде, алар туган телебезне яратырга, аның белән горурланырга өйрәтте. Безнең 13 кешелек төркемнән 7 язучы (СССР Язучылар берлеге әгъзалары – Мәхмүт Хөсәен, Роберт Бикмөхәммәтов, Яхъя Халитов, Фәрит Хатипов, Резеда Вәлиева, Шәһидә Максудова, Гариф Ахунов) чыкты, калган алтысы фән өлкәсендә, халык мәгарифендә, нәшриятта һәм радиода эшләде. Розалина СабироваНуруллина белән Марат Сәгыйтов – фән кандидатлары, доцентлар, Роберт Гатауллин белән Сания Сибгатуллина – редакторлар, Васил Һадиев – укытучы, Минзәләдә Муса Җәлил музеен төзүче, Әлфия Зәйнуллина – китапханәче булып Себердә – Кемерово өлкәсендә эшләде.
  • Шагыйрь Шәүкәт Гаделшаның тууына 75 ел

    Шагыйрь, 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шәүкәт Гаделша (Шәүкәт Гаделша улы Сибгатуллин) 1949 елның 16 сентябрендә Төмән өлкәсенең Түбән Тәүде районындагы Киндерле авылында туган. 1972 елда Татарстанга – КамАЗ төзелешенә килә. 1981 елда «Агитатор блокноты» редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1983 елдан ул – прораб, өлкән прораб, шәхси төзелеш компаниясе директоры. Шәүкәт Гаделша беренче шигырьләрен 12 яшендә яза башлый. 1969 елда «Татарстан яшьләре» газетасында шагыйрьнең беренче шигырьләре дөнья күрә. Аның «Ярык мөгез» дигән тәүге китабы 1997 елда Татарстан китап нәшриятында басыла. Шуннан соң бербер артлы «Ядрә тигән» (1998), «Сәмән кадыйм» (2000), «Җилгә моң дыңгычлыйм» (2003), «Аучы җыры» (2004), «Чоңгыл» (2006), «Себерем – үз җирем» (2019) һ.б. җыентыклары дөнья күрә.
  • Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре

    Әбү әд-Дәрдә разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Кәһеф сүрәсенең башыннан ун аятьне күңеленә алган (ятлаган) кеше Дәҗҗалдан имин булыр». Әбү Һөрәйра разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Әгәр берәү бер эштә ант итсә һәм аннан да хәерлерәк эш күрсә, шуны кылсын. Гөнаһтан арыну өмете белән антының кәффарәтен үтәсен». (Мәсәлән, атасы белән сөйләшмәскә дип биргән ант шикелле.)
  • Марис Нәзиров. Тукмалган көчек

    Елга кичеп чыккач, көчек Аунады ятып комга. Койды ярга тамчыларны Чык кебек балкытырга. Аунады да көчек, килеп Сарылды аягыма; Татымаган да диярсең Яманлык яңа гына.
  • Әхмәт Дусайлы шигырьләре

    Язмышымның саллы йодырыгы дөмбәсли дә мине дөмбәсли, әллә инде ялгышлардан саклый, туры юлдан гына йөрмәс, ди. Юлларымны үзем сайламыйм шул, син бит, язмыш, үзең йөртәсең, абындыра-нитә йөгертәсең, егылмасам, арттан төртәсең, үзең тагын тартып торгызасың тагын төртеп егар өченгә...
  • Алтын Урданың дин галимнәре

    Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) – утыздан артык саллы хезмәт авторы. Шулардан тарих фәне өчен иң әһәмиятлеләре – Мостәфад әл-әхбәр фи әхвәли Казан вә Болгар» һәм «Вафият әл-аслаф вә таһият әл-әхлаф». «Мостәфад әл-әхбәр фи әхвәли Казан вә Болгар» әсәрендә галим Болгар, Алтын Урда, шулай ук татар ханлыклары тарихын тасвирлый. «Вафийат әл-аслаф вә тахийат әл-әхлаф» әсәрендә исә бөтен ислам дөньясы галимнәре һәм тарихи шәхесләренең биографиясен бәян итә. Ш.Мәрҗани хезмәтләрендә Алтын Урда галим-теологлары хакында да саллы мәгълүмат табарга мөмкин. Галим биографик тасвирламаларны язганда урта гасыр гарәп чыганакларына, әс-Суюти, әл-Макризи, Ибн Тагриберди, Ибн Халдун һәм башкаларга таяна. Ш.Мәрҗани шулай ук үз кулына эләккән кулъязмалар турында да яза. Алар арасында Алтын Урда чорына караганнары да бар.
  • Тарихчы-галим Михаил Худяковның тууына 130 ел

    Тарихчы, археолог, этнограф, тарих фәннәре докторы Михаил Георгиевич Худяков 1894 елның 3 сентябрендә Вятка губернасындагы Малмыж шәһәрендә туган. 1912 елда – Казандагы Икенче ирләр гимназиясен, 1918 елда Казан университетын тәмамлый. 1919-1925 нче елларда – губерна музееның тарих-археология бүлеге һәм бер үк вакытта ТАССР Халык мәгарифе халык комиссариатында Шәрык академиясенең уку-укыту бүлеге мөдире. Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыятен оештыручыларның берсе һәм аның сәркатибе.
  • Көлке куа килә...

    «Сабантуй» газетасы редакциясендәге мәҗлестә шагыйрь Рәдиф Гаташның Илдар Юзеевка карата әйткәннәре: – Александр Блокка бер яшь шагыйрь болай ди икән: «Бер шагыйрь «Миңа язарга Блок комачаулый», – дип әйтә, ди, Сез моңа ничек карыйсыз?» Блок әйткән: «Вполне возможно, мне, например, Толстой мешает!» Шуның кебек, Илдар абый, син безгә гомер буе язарга мешать итеп яшәдең. Моннан соң да шулай яшә!
  • Тел галиме Ризаэтдин Газизовның тууына 130 ел

    Тел галиме Риза (Ризаэтдин) Сәлахетдин улы Газизов 1894 елның 28 августында Алабуга өязендәге Турай авылында туган. 1917 елда ул Казан татар укытучылар мәктәбен тәмамлый, Шәрекъ педагогика институтында укый. Турай мәктәбендә (1918-1919), Казан мәктәпләрендә (1922), Татар-башкорт хәрби мәктәбендә (1925-1932), Алабуга педагогика техникумында (1934-1935), Зөя авыл хуҗалыгы техникумында (1936-1937), Биектау районының Мүлмә урта мәктәбендә (1938-1939 ) укытучы булып эшли. 1944-1961 нче елларда исә СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли, бер үк вакытта Казан университетында һәм Казан педагогика институтында укыта.
  • Идел буе Болгар дәүләтенең иҗтимагый-сәяси төзелеше

    Идел буе Болгар дәүләте гадәти феодаль дәүләт булган. Илдә әмир хакимлек иткән. Дәүләт оешкан башлангыч чорларда аның башлыгы эльтебер дип аталган. Әле Төрки каһанлыгында ук, соңрак Хәзәр илендә кабилә берләшмәләренең гаскәр башлыкларын нәкъ шулай дип йөрткәннәр. Бу сүзнең төгәл мәгънәсе ачыкланып бетмәгән, алай да аның тамыр сүзе «эль» борынгы төркиләрдә кабиләләр берлеге, дәүләт яки ил дигәнне белдергән. Ул бүгенге төрки халыклардагы «ил» дигәнгә туры килә һәм «эльтебер» сүзе илтабар дигән мәгънәне аңлаткан булса кирәк (Урта Азия төркиләрендә, мәсәлән, Илтотмыш дигән хан да булган). Соңгырак чорда, мөселманлык киң таралганнан соң, бу төшенчәне «әмир» дигән гарәп сүзе алыштырган. Шул ук вакытта кайбер авторлар, беренче чиратта, Ибне Фадлан, гарәп дөньясында гомуми кабул ителгәнчә, болгар хакимен уртак төшенчә белән патша, падишаһ мәгънәсендә «мәлик» дип тә атаган.
  • Рәшидә абыстай вәгазьләреннән

    «Васыятем шул: пакь булыгыз, гыйбадәттә булыгыз, зекердә булыгыз, хакыйкый булыгыз! Барыгызга да шушы догам: Аллаһы Тәгалә барыбызга да әлеге дога, теләквасыять бәрәкәтендә дөньяда һәм ахирәттә бәхет-сәгадәткә ирешергә насыйп әйләсә иде. Хатакимчелекләребез ярлыканып, калган гомерләребездә игелек кылып яшәргә, бакый дөньяга иман белән күчәргә насыйп әйләсә иде! Аллаһы Тәгалә һәркайсыбыздан разый булсын!»
  • Рәшидә абыстай Исхакый: «Мине вәгазьләремнән эзләгез!»

    «Күрешеп, әниегез – Рәшидә абыстай хакында әңгәмә корып алыйк әле», – дип шылтыраткач, мөфти хәзрәт миңа әүвәл әнисе төшкән видеолар җибәрде. «Ул еш кына, мине вәгазьләремнән эзләгез, дип әйтә иде, башта шуларны кара әле», – диде. Анда, чынлап та, абыстайның бик гыйбрәтле вәгазь-нәсыйхәтләрен ишетәсең. Бер язучы: «Мине китапларымнан эзләгез», – дигән. Дөрестән дә, бу видеоларны күргәч-тыңлагач, Рәшидә абыстай күз алдына килеп баскандай була. Шулай да әнисе хакында улы Госман хәзрәттән дә яхшырак сөйләүче табылмастыр.
  • Мунчәли укуларыннан фоторепортаж

    17 август көнне Чүпрәле районының Мунчәли авылында регионара рухи, милли-мәдәни, дини җыен – XVII «Мунчәли укулары» узды. Чарада мәшһүр дин әһелләре, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Быелгы җыен гаиләдәге рухи-мәдәни мирасны, гореф-гадәтләрне һәм хәләл яшәү рәвешен саклауга багышланган иде.
  • Мөнир Вәлиев: «Әтрәчтә дәүләт өчен акча сукканнар»

    – 1990 нчы еллар – илнең таркалып бара, гореф-гадәтләр онытыла, бер үк вакытта ислам диненең яңа тамыр ныгыта башлаган вакыты. Шул чакта авыл мулласы Ислам абый һәм аның хатыны белән киңәшеп сөйләштек тә борынгы бабайлардан мирас булып калган урыннарны, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклау, тарихыбызны искә төшерү өчен бер мәйдан итәргә теләдек. Эшне тар даирәдә генә – үзебезнең Кече һәм Олы Әтрәч кешеләре катнашында башлап җибәрдек, аннары Алабирде халкы да тартыла башлады. Әлеге күркәм бәйрәм 2006 елга чаклы «Шәфкать шәриф» дип йөртелә торган иде. Ни өчен шулай атадык? Чөнки ул халыктан, үзебездән җыелган иганә һәм сәдака акчасына оештырылып килде. Бу изге урынга җыелып, мәрхүмнәр рухына дога кыла, ә аннары чәй-аш мәҗлесе үткәрә торган идек.
  • Чыңгыз Мусин шигырьләре

    Түрә булып җирдә яшәмәдем – Үз-үземә үзем түрәмен. Бу дөньяның чиксез матурлыгын, Хозурлыгын күбрәк күрәмен.
  • Мәүла Колый хикмәтләре

    Ата-ана тугырды безне, мөхиб дуслар, Хөрмәтләрен яхшы кылып йөрмәк кирәк. Аһ-ваһ диү, күңелләре мөшкел булса, Хәлләрене тәгъзим берлә сормак кирәк. Йиеп, эчеп, тәгать кылса, – шөкер кылгыл, Күңелләрен даим хушнуд кылмак кирәк.
Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру