Журнал «Безнең мирас»

Шагыйрь Шәүкәт Гаделшаның тууына 75 ел

🏷 Admin

Шагыйрь, 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шәүкәт Гаделша (Шәүкәт Гаделша улы Сибгатуллин) 1949 елның 16 сентябрендә Төмән өлкәсенең Түбән Тәүде районындагы Киндерле авылында туган.

 

1972 елда Татарстанга – КамАЗ төзелешенә килә. 1981 елда «Агитатор блокноты» редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1983 елдан ул – прораб, өлкән прораб, шәхси төзелеш компаниясе директоры.

 

Шәүкәт Гаделша беренче шигырьләрен 12 яшендә яза башлый. 1969 елда «Татарстан яшьләре» газетасында шагыйрьнең беренче шигырьләре дөнья күрә. Аның «Ярык мөгез» дигән тәүге китабы 1997 елда Татарстан китап нәшриятында басыла. Шуннан соң бербер артлы «Ядрә тигән» (1998), «Сәмән кадыйм» (2000), «Җилгә моң дыңгычлыйм» (2003), «Аучы җыры» (2004), «Чоңгыл» (2006), «Себерем – үз җирем» (2019) һ.б. җыентыклары дөнья күрә.

 

Ш.Сибгатуллин 2024 елның 30 мартында Казанда вафат булды.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру