Журнал «Безнең мирас»

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре

Әбү әд-Дәрдә разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Кәһеф сүрәсенең башыннан ун аятьне күңеленә алган (ятлаган) кеше Дәҗҗалдан имин булыр».

 

Әбү Һөрәйра разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Әгәр берәү бер эштә ант итсә һәм аннан да хәерлерәк эш күрсә, шуны кылсын. Гөнаһтан арыну өмете белән антының кәффарәтен үтәсен». (Мәсәлән, атасы белән сөйләшмәскә дип биргән ант шикелле.)

 

Җәбир разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Төн ахырында тора алмам», – дип курыккан кеше витрны төн башында укысын. Ләкин төн ахырында рәхмәт фәрештәләре күбрәк булалар (әҗер-савабы күбрәк)».

 

Әбү Мәсгуд разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Бер яхшы эшкә юл күрсәтүче кеше – саваплы, савабы шул эшләүче белән бер булыр».

 

Ибн Габбас разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Берәү имамда үзенә ошамаган нәрсәне күрсә, аңа карата сабыр булсын. Җәмәгатьтән аерылган кеше (җәмәгатьне таратырга сәбәбче булган кеше) вафат булса, җаһилиять (наданлык) үлеме белән вафат булыр».

 

 

Текстны басмага Айсылу Вәлиева әзерләде. 

"Безнең мирас". – 2024. – №8. – Б. 71.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру